Добавить новость
Август 2010 Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Фирдүс Тямаев тагын операциягә керә: «Бәлки, бу – эстрададан китәргә бер билгедер миңа»

0 1114

Фирдүс, Германиядә ясаткан операциядән соң барысы да әйбәт булыр кебек иде.

Безнең халык табибларны сүгәргә ияләшкән. Гадәттә, кеше үзенең хатасын танымый. Мин менә үземнең ялгышымны таныйм. Үзем гаепле, операциядән кайткач та үземне сакламадым. Гармуннар күтәреп, унар чакрым йөрдем. Ахыры хәерле булмаячагын сизенә идем. Себер якларында гастрольләрдә чакта аягым шеште, ялкынсынды. Монда кайтып тикшерткән идем – шул ук киста диделәр. Тикшеренү нәтиҗәләрен Германиягә җибәрдек. Алар яңадан операциягә чакырды. Әмма мин бу юлы Германиягә барып йөрмәскә булдым. Операцияне үзебезнең профессорларга ышанып тапшырам. Бүген иртән анализлар бирдем.

  • Фирдүс Тямаев операциядән соң: «Ярты елдан аяксыз калачаксың дигәннәр иде»

Операцияне кайсы көнне ясатачагымны беркемгә дә әйтмәячәкмен. Алайса әни бик каты борчыла. Үзем ачык авыз бит, болай да бөтенесе шалтырата, сораша башлады. Аллаһы боерса, барысы да әйбәт була. Мин позитивта.

Бу ике елда аягың авыртып интектердеме?

Авыртты, әлбәттә. Аяк сынарлык хәлгә җиткән бит инде.

Операцияне кайда ясатасың?

Уфадагы бер яхшы профессор белән сөйләштек. «Казанга килеп ясый алам яки үзең Уфага килерсең», - диде. Мәскәү табиблары белән дә киңәшкән идек. Тик күңел шушы Уфа табибына тартты.

Фото: © Салават Камалетдинов

Концертларыңны нишләтәсең?

Концертларның планлаштырганнарын куеп бетерәбез. Кайберләрен күчерәсе була. Бу – проблема түгел. Иң мөһиме – баш сау булсын.

Сәхнәдә күпмедер вакыт «үтереп» бии алмассың инде.

Инде хәзер үк сәхнәдә биемим инде. Әкрен генә, сакланып кына йөрим. Исән-сау булган концертларыбызны да ерып чыга алсак... Бөтен нәрсәнең дә уңай якларын эзләргә кирәк. Бу хәл миңа киләчәктә сакланып йөрергә сабак булсын.

Без барысы да әйбәт вакытта үзебезне карамыйбыз. Авырый башлагач, урынга егылгач кына тикшеренергә тотынабыз. Ял итү турында уйламыйбыз. Дөресен әйткәндә, ике ел беркая бармаганнан соң, узган ел көчкә-көчкә Төркиягә ялга барып кайтып булды. Ә бит акчасы булу белән үз-үзләрен карарга тотынучы кешеләр бар.

Санаторийга мин, ялгышмасам, соңгы тапкыр 2013 елда барган идем. Резеда авырлы вакытта «Бәкер»дә ял итеп кайттык. Үзең өчен ел саен бер-ике атна вакыт тап инде син, әйеме?! Акча юклыктан түгел бит ул.

Үзем гел халыкка: «Хәзер «вакыт юк» дигән сүз мода керде. Кунакка йөрергә вакыт юк, туганыңа шалтыратырга вакыт юк, үзеңне сакларга вакыт юк», – дип әйтәм. Менә ул сүз мине дә баса.

Операция кайчан була?

Бу арада гына түгел әле. Декабрь урталарына кадәр чаралар һәм концертларыбыз бар. Төркемемә хәзер эш хакын икеләтә түли башладым. Акчага интегеп йөри күрмәсеннәр. Уфа концертларыннан соң премияләр дә бирдем. Үземә дә запас тупларга кирәк. Берәрсе: «Абый акча кирәк иде, биреп тор әле», – дип килсә, «юк» дип әйтеп булмый бит. Бөтен нәрсә турында уйлыйм, барысын да исәплим. Минем төркемдә 20 кеше эшли. Күбесенең гаиләләре, балалары бар.

  • Фирдүс Тямаев тагын операциягә әзерләнә: «Ничек булса да, төркемне алып калырга»

«Фирдүс, кайгырма, кирәк булса, төркемеңә булышырбыз», – дип дуслар шалтыратты. Алар теләктәшлек белдергәч, бик рәхәт. Юкка гына яшәмим икән дип уйлый башлыйсың. Дусларым, туганнарым гел ярдәмгә әзер. Мин үзем дә шундый инде, өч тиенлек гадилегем бар.

Фото: © Рамил Гали

Операциядән соң озак сакланырга кирәк булачакмы?

Ай ярым. Барысы да үземнән һәм Аллаһы Тәгаләдән тора инде. Мин теге вакытта кайту белән пластмасс гипсны салып бәргән идем. Бу юлы, исән-сау чыксам, йоклаганда да салмам дип торам. Барысы да әйбәт булачагына ышанам. Алдыма куелган таләпләр бар. Шуларны ничек булса да үтәргә иде. Мескенләнеп торып булмый. Бу тормышта моннан да начаррак әйберләр бар. Шуларны үлчәүгә салып үлчисең дә: «Бары тик алга», – дисең.

Бәлки, бу – эстрададан китәргә бер билгедер миңа. Китәр вакыт җиткәч, Аллаһы тәгалә берәр ничек күрсәтергә тиеш, дип еш уйланам.

Миңа калса, син 70-80гә хәтле сәхнәдә булырсың.

Нинди 70! (көлә). Әле монда хәзер дә гел топ артистлар исемлегендә булып булмас.

Тамашачың нишләр?

Миннән башка да талантлы егет-кызлар бик күп (рәхәтләнеп көлә). Юк ла, әлегә эшлибез, минем шәхсән үземне яраткан тамашачым бар, Аллаһка шөкер. Әле Уфада ун көн концерт куеп кайттык.

Башкортстан яклары белән проблемалар юк ахры хәзер.

Юк-юк, барысы да яхшы. Уфа халкына, Радий Фәритовичка зур рәхмәт. Ун көн эшләдек, тагын өстәмә көннәр алдык. Керем бар, күңелең киң булса төркемгә дә җитә, махсус операциядәге егетләргә дә өлеш чыгарабыз.

Минем бит махсус операциядәге егетләр янына барып кайту ниятем дә бар иде. Хастаханәгә ятасы булгач, барып булмый инде. Ләкин безнең тарафтан гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Аның бер генә көнгә дә тукталып торганы юк. Әле менә дустым Марат 680 меңгә квадрокоптер алды, мин шәхсән ике квадрокоптер сатып алдым. Чаллыдагы якын дустым Әлхәт абый, ут тарттыру өчен, 1 чакрым чылбыр бирде.

Егетләр күпләп эчке киемнәр, носкилар сораганнар иде. Тушенкаларыбыз, җыелган ризыкларыбыз бик күп. Барысы да әзер, шуларны туплап җибәрергә иде. Хәзерге вакытта Нурлат егетләренең алгы сызыкта булуы комачау итә. Яннарына кереп булмый, баш каткан.

Фото: © Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан

Әле бер аралашып торган Тукай районы егете, безнең Нурлат егетләренең дусты һәлак булды. Аны бүген-иртәгә алып кайтырга торалар. Алма кебек егетләребезне югалтасы бер дә килми, шуңа кәеф тә юк.

Нурлат районы халкы аерым бер фура ярдәм җыйды. Башлыгыбыз да бик тырыша. Рүзәл безнең (авт. Минһаҗев) Мөслим егетләренә ярдәм итә. Концертта да бу темага сөйләшүләр алып барабыз. Махсус фонд булдырдык. Ул турыда шушы арада язып чыгачакмын. Һәркемнең шул фондка, хәленнән килгәнчә, акча салу мөмкинлеге булачак.

Авылыбызның ике урамында су юк. Кичә башлык урынбасары, бүген Башкарма комитет җитәкчесе белән сөйләштек. Авылны сулы итүгә финанс ягыннан ярдәм итү ниятебез бар.

Ике ел тукталып торган мәдрәсәбез гөрләп эшләп китте. Концертлардан кергән акчага хәзрәтебезгә эш хакы түлибез. Норлатта балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе оештырырга җыенабыз. Бөтен хыялым – безнең авылдан бер Коръән Кәрим укучы бала булсын иде.

Шундый эшләр белән мәшгульбез. Шуңа күрә аяк монда үзеннән-үзе йөреп тора әле (көлә).

Рәхмәт! Операцияң уңышлы үтсен, Фирдүс.

Фирдүс Тямаев авыл проблемалары һәм махсус операциягә илткән гуманитар ярдәм турында түбәндәге язмада сөйләгән иде:

  • Фирдүс Тямаев «Тямай» исеме турында: «Безнең нәселне башта Түбән Нурлатка кертмәгәннәр»

Фото: © Владимир Васильев

Фирдүс Тямаев тамашачылар белән бергә биеп җырлый:





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

На телебашне в Самаре включат праздничную иллюминацию в День радио

Группа SYYS YS (103) вернулась из большого тура по городам России и Китая

В аэропорту Пскова прекратили прием и отправку рейсов

Телебашни по всей России засверкают 7 мая: в чем дело


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Уфа на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.