Добавить новость
Август 2010 Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Әти (Кәрим Кара)

0 306

Үз гомеремдә мин күп һәм төрле нәрсәләр турында яздым. Чуар язмышым төрле вакыйгаларга бай булды, гаҗәп кызыклы, искитәрлек шәхесләр белән очраштырды. Әлбәттә, ак кәгазьгә төшкән бар язмаларым да бер үк дәрәҗәдә түгелләрдер. Тик шунысын ышанычлы әйтә алам: мин беркайчан да әсәрләремдә икейөзлеләнгәнем, кемнәргәдер яраклашканым, алдашканым, кеше ышанмастайны сүрәтләгәнем булмады. Гел йөрәгемне әрнеткән, кара көйдергән, дулкынландырган, шатлыктан исерткән хәлләрне тасвирладым. Ул яктан укучым каршында йөзем якты. Кем дә бармак төртеп күрсәтә алмас.

Каләм мине күп нәрсәләрдән мәхрүм итте. Башкалар уйнаганда, көлгәндә, акча артыннан куганда мин башымны иеп кәгазь сырладым, төн йокыларымны калдырып үз хыялларым арасында адаштым. Шул ук вакытта миңа каләм аңлатып бирә алмаслык ләззәт тә бүләк итте. Иҗат итү шатлыгын башка бернәрсә дә алыштыра алмыйдыр. Хәер, бу минем шәхси инануым. Шундый хикмәтле дөньяда бардыр, әлбәттә, бардыр кырыкмаса кырык төрле могҗизалар. Аларын мин белмим.

Бу кадәр озын кереш сүзен нигә язарга уйладым соң әле мин? Сүз бит минем чутсыз фигыльләргә кереп иҗат итүем турында иде.

Бүген төн уртасында кисәк кенә уянып киттем. Йокы сыпырып алгандай юкка чыкты. Ни нәрсә сәбәп соң әле бу йокысызлыкка дип уңга-сулга әйләнгәләгәндә, бер төш ертыгы яктырып киткәндәй булды. Иске өебезнең абзар артыннан өзә басып әтием чыгып килә. Өстендә гадәттәге пинҗәге, якасы кырылып агарган шакмаклы көрән күлмәге, аягына брезент ботинкалары ... Куллары буш булганын мин хәтерләмим аның . Әле дә тубылгыдан үзе тимер станокка кыстырып бәйләгән саплы себеркесен кысып тоткан, төсләре уңган зәңгәр күзләре тирә-якны айкыйлар. Һаман нәрсәдер чистартып, себереп йөргән чагы булса кирәк. Йортта чүп-чар булганны җене сөйми иде мәхрүмнең. Фуражкасын күтәрә төшеп күк йөзенә карап алды да кырт борылып аранга таба титаклады.

Кепка киюе дә үзенчә иде аның. Ул чүпрәк баш киеме кибеттән алганда гына матур күренә, тарта-суза бераздан шәлперәеп төшә. Минем әтиме инде андый нәрсәне башына капларга? Шул чүпрәк кисәген дә рәткә салырга җаен тапкан иде ул. Бер бөтен гәзитне пөхтәләп төреп тасма хәленә китерә дә шул тасманы фуражканың эчке ягына җайлаштырып як-якларын күтәртә. Чак кибеттән алган кыяфәткә керә баш киеме. Әлбәттә, тирли-тирли гәзит кисәге рәвешен югалта. Анысы инде икенче мәсьәлә. Аннан соң ике тиенлек гәзитне алыштырып та куеп була ич ...

Төш шул урында өзелде, ә минем келт итеп уема килде: табак-табак кәгазьләр тутырып, мин бит аның турында телгә алырлык ярты бит тә язганым юк ...

Кайдадыр баш капкачы төпкелендә сакланып яткан хатирәләр яңарды , вакыт тузанына өртелгән истәлекләр үзләре артыннан әйдәделәр, сагыш чорнады бар халәтне. Менә әле дә балачакта йөрим мин, үткәннәрне яңартам. ..

Минем әти башкалардан аерылып торган мәһабәт зат түгел иде. Уртача буйлы, кыска аяклы, шадра йөзле, тыңкыш борынлы булып минем хәтеремә сеңеп калган. Егет чагында да артык уңыш казанмаган ахрысы гүзәл затлар арасында. Минем әни мәрхүмә бик ачуы чыккан чакларда :

-Без аны исәпкә-санга да алмый идек кызлар белән ,-дип ачынып әйтеп куя иде. Әллә ачудан гына булгандыр ул сүзләре, тәгаен шулайдыр. Ник дисәң , әтине бик тә хөрмәт итә иде ул.

Әти мулла гаиләсендә туган. Әти-әнисе бик тә укымышлы затлар булганнар диләр. Һәр заманның үз максатлары бит. Әти дини белем алмаган алуын, ә менә зур авылда беренчеләрдән булып шоферлыкка укып чыккан, абруйлы саналган. Гомер буе руль артында булды ул, тимер чокыды ,шөреп борды. Сугышка кадәр машиналар нинди булганнарын бераз төсмерләргә була. Шул чакларда ук Миасс, Чиләбе , Уфа араларында чапкан ул. Әнигә яратып өйләнгән. Яшь кәләшен ерак рейсларга да гел үзе янында утыртып йөрер булган.

Сугыш башлангач, әтине беренче көннәрдә үк машинасы белән бергә фронтка озатканнар. Сталинградта булган, минада шартлап чак үлемнән калган, Берлинга кадәр барып җиткән. Әтинең Берлинда булуы турында күп әйберләр хәтерләтә иде безнең өйдә. Мәсәлән, немец бритвалары. Шул бритваларны кадерләп төреп комод тартмасында саклый иде ул. Гел шулар белән кырынды , башка лезвиеларны санга сукмады. Аның озын, тубык тиңетен күн пәлтәсе бар иде, анысы да Герман җиреннән. Үзе эшләгән пыяла шкафның түрендә тышына ау этләре төшерелгән ялтыр тимердән ясалган берничә савыт сакланды.

-Берлинда чакта солдатларга туган өйләренә бушлайга посылкалар салырга рөхсәт иттеләр, - дип сөйләгәннәре хәтердә. Әни сүзләреннән беләм: әти авылга унбер посылка салган. Булгандыр, булгандыр, бик хуҗалыкчыл кеше иде ...

Укучымда ялгыш фикер калмасын. Әтиемнең медальләре, Сталин башы төшерелгән Рәхмәт хатлары чутсыз иде. Никтәндер артык әһәмият бирмәде ул наградаларына. Хәзерге көндә МОПР , БГТО значокларын буйдан буйга тезеп , күкрәк киереп йөргән кешеләрне очратсам әти искә төшә. Аның медальләрен күлмәгемә тагып, мин урамга мактанырга чыканнарымны хәтерлим әле. Сугыш юлын үткән иптәшләре белән төшкән карточкалары да хәтти иде. Барысы кадерсезләнде, таралды, югалды. Хәзер килеп терсәкне тешләп булмый. Иң җанны үртәгәне – мин югары белемле күсәк нигә вакыт табып, кадерле кешемне каршыма утыртып башыннан үткәннәрен кәгазьгә теркәмәдем икән? Аның яшьлек чоры, сугыш еллары, сугыштан соңгы тормышы турында бернәрсә дә белмим бит мин!.. Имеш тә, югары материялар турында баш ватканмын, күккә төбәлгән булган уйларым, искелек калдыклары нигә кирәк ? Ах, юләр дә була соң адәм баласы, бодайдан арышны аера алмый. Яши - яши генә чын кыйммәтләрне төшенә башлыйсың икән, ә вакыт үткән була, тү-тү...

Аның холкы -гадәте турында берничә сүз әйткән идем. Сыны тулырак күзаллансын өчен тагын өстәмә. Әйткәнемчә, киемне бик кадерләп кия иде ул. Юклык чакта ( сугыштан соңгы еллар !) авыл кешесендә нинди кием? Иң ару саналганы кара төстәге билле фуфайка. Күрше Фассатар картта бүген кибеттән алган фуфайкасы да капырыш күренә, ә әтинең стенага элгәндә дә тышына гәзит каплап саклаган фуфайкасы яңага алыштыргысыз, бер тузан бөртеге тапмассың, кып итеп тора. Гади чүпрәк бүрекне дә килештереп кия белә иде ул. Эш киеме белән яхшыганы һичкайчан бутамады. Урамга чыкса ботинкалары ялтырап торыр, күлмәк-пинҗәгенең бар сәдәфләре каптырулы булыр. Чәчен артык үстереп йөртмәде, һәр көнне ялтыратып кырынган булды. Ерып чыкмаслык баталак-чумалакта да итегенең балтырына пычрак ягылмады аның, кайда ничек басып үткәндер урамнан ? Сакчыл иде, харап сакчыл иде мәрхүмең . Бер тарихны яңартсам күпләр ышанмаслар да. Берлиннан ( әлеге Берлиннан !) дошман вилсәпиден алып кайту җаен тапкан ул. Шул вилсәпидне кара көз җиткәч, чистартып -майлап аш өенең стенасына кертеп элер булган . Салкында кышлатырга ярамый икән андый затлы әйберне. Мин буй җиткергәндә өй стенасында вилсәпид эленеп торган боҗралар сакланалар иде әле.

Аның карамагында булган хуҗалык әйберләре идеаль тәртиптә сакландылар. Себерке кирәкме -күзеңне йомып барып аласың, көрәкме, сәнәкме- барысы үз урынында. Кыш та, җәй дә, иртән дә , кич тә. Келәткә керсәң, андагы тәртип гаҗәпкә калдыра иде. Тезелеп киткән инструментлар үткерләнгән, саплары буялган, урасы уралган, көлеп торалар инде менә. Безнең әни мәрхүмә алай четерек түгел иде. Әйбернең бер китеге күренсә чыгара да озата чүплеккә. Әти исә моның артыннан ул әйберләрне кабат җыештырып йөри, чөйгә элә, шүрлеккә озата .

-Дөнья малын алай бәргәләмә әле син, бер кирәкмәсә, бер кирәге чыга аның,-дип сукрана. Кирәге чыккандырмы, юкмы, анысы караңгы, әмма шулай сакчыл булуы истә калган.

Сакчыл гына түгел, бераз саранрак та иде ул, нәрсә яшерергә. Акчаның кыйммәт чагы, һәр тиен исәптә. Ниндидер расхудлар туса, үзе тегеп алган янчыгын кырык алып кесәсеннән, кырык салыр иде, кат-кат исәпләр иде шымартып тезелгән берлекләрне, шуңа баш чайкый-чайкый уфтануларын да кушып җибәрсәң ...

Эшкә маһир булды, тимер эшенә дә, агач эшенә дә. Бер башы ике өй салды ул. Өмәләр ясап буратмады, юк, юк (әллә саранлык, әллә юклык ). Эштән соң озын-озын бүрәнәләрне бурага мендереп почмак чабар, паҗ алыр иде. Кемдер ышанмас ялгыз башы бүрәнәләрне күтәрүенә. Әмма ул чаклардагы өйләрне бүгенге чамасыз зур коттеджлар белән чагыштырасы түгел. Аннан соң , эш рәтен белгән кеше бүрәнә белән эш итүнең үз хәйләләре бар икәнен раслар дим. Ә тимер-томыр белән эш итү тәкъдиренә язылган иде мәрхүмнең. Нинди генә машиналар йөртмәде ул, кайларга гына бармады. Гел руль артында, я булмаса төзәтәм дип машина астында ...

Җәяү йөрергә яратмады. Соңгы чиктә вилсәпидкә атланып булса да йомышын йомышлар иде. Озак еллар өч тәгәрмәчле мотороллерны якын итте. Шуның белән печән-утын ташыды, ат урынына йөртте аны. Үзе үлгәч тә әле шул борынгы комарткыны оныклары әллә дистә ел иләделәр. Сәгать кебек эшли диделәр ...

Мине ярата иде ул. Бердәнбер улын кем яратмасын ди? Миңа кадәре гел кызлар, кызлар. Ерак юллардан кайтканда, кесәсендә минем өчен аерым күчтәнәч була торган иде. Әллә дүрт, әллә биш яшьлек чагымда җиңнәренә кызыл якорьлар тегелгән матрослар бушлаты алып кайтканы хәтергә уелып калган. И шатланган идем дә инде яңа киемгә . Әти минем шатланганга шатланган иде. Якын дуслар да шатландылар кушылып. Мине гел чаналарына утыртып сөйрәп йөрттеләр. Шундый матур бишмәтле дусны ни. Ярты гасыр элек булган иде ул вакыйга . Ә бүгенгедәй күз алда … Үз баласының шатлыгына шатлана алган әти начар кеше булмагандыр дип уйлыйм мин.

Фәрештәгә тиң зат итеп сүрәтли, дип кабул итүчеләр булыр. Юк, минем әти дә, бар адәм балалары төсле, хатадан хали бәндә түгел иде. Ялгышкан, адашкан чаклары еш булды. Ләкин хәзер килеп гел яхшы яклары гына хәтергә килә. Бәлки сагыну билгесе шул була торгандыр.

Еллар үткән саен арадан киткән кадерле, якын кешеләр ешрак искә төшәләр, йөрәкне әрнетәләр. Сагындыралар, сары сагышка салалар. Мин сагынам сине, әти. Менә шул язган сагышлы юлларым синең рухыңа дога булып барып ирешсен иде ...





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Будь Здоров»: 21 год заботы о самом главном

Крупный туроператор анонсировал летние пакетные туры с перелетом по России: от Сочи до Байкала

Благодатный огонь встретили в Ульяновске

Доставленный из Иерусалима Роскосмосом Благодатный огонь прибудет в Барнаул


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Уфа на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.