Добавить новость
Август 2010 Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Нечкә күңелле гөрбиян» – Рудольф Нуриевның тууына 85 ел

0 128

Metro Рудольф Нуриевны 30 елдан артык белгән кешеләр белән аралашкан. Бу хакта Артем Васев яза.

Грация, сыгылмалык һәм хәрәкәтләренең нәфислеге ягыннан Нуриев хезмәттәш балериннардан өстен булган (Лондон, 1962).

Фото: © GETTY

Любовь Мясникова һәм Габриэла Комлева Нуриевны әле 1950 еллардан ук – Рудольфның Уфадан килеп, Ленинградка Ваганов училищесына укырга кергән чорыннан ук беләләр. Аларның бөек биюче белән дуслыклары 30 елдан артык дәвам иткән. Хәтта хәзер, бу ханымнар Нуриев турында 2023 елда сөйләгәндә дә, күзләрендә ут кабына. Һәм каршыда утыручылар да инде өлкән ханымнар түгел, әйтерсең, яшь кызлар. Һәм Нуриев та һаман исәндер кебек тоела башлый.

Сәер һәм «тыйнак»

– Ул башка малайлардан аерылып тора иде, – дип сөйли Нуриев белән училищеның бер классында укыган СССРның халык артисткасы, балерина Габриэла Комлева. – Беренчедән, ул өлкәнрәк иде, икенчедән, бик тә уен-көлке ярата иде. Тәнәфесләрдә классик балетларның хатын-кызлар вариацияләрен биеп көлдерә торган иде. Карап кына торасы килә торган перпетуум мобиле – мәңгелек двигатель иде ул.

Укырга алганда, педагог Вера Костровицкаяның: «Бу малайдан я йолдыз чыгачак, я, гомумән, берни дә чыкмаячак», – диюен искә төшерә Габриэла Комлева. Аның фаразы чынга аша: Нуриев әле училищеда биегәндә үк башкалардан аерылып тора.

Ваганов училищесының чыгарылыш балында Рудольф Нуриев (уңнан өченче), һәрвакыттагыча, игътибар үзәгендә. Ә Габриэла Комлева (уңнан беренче) үзен тыйнак тота.

Фото © Габриэла Комлеваның шәхси архивыннан

– Безнең класс ул вакытта Ваганов училищесының бөтен чыгарылыш кичәләренә йөри иде. Рудикны мин беренче тапкыр ул «Корсар»да биегәндә күрдем, – дип искә төшерә Нуриевның якын дусты, Иоффе исемендәге физика-техник институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Любовь Мясникова. – Ул искиткеч иде! Якыннан без соңрак таныштык. Әниемнең дусты Лиличка хореография училищесы янындагы музыка кибетендә сатучы булып эшли иде. Элегрәк бит сатучыга, менә бу коралда уйнап күрсәт әле, дип әйтеп була иде – Лиличка утыра да уйный торган иде. Рудик гел шунда йөри, аны трамвайга кадәр озатып куя, сумкасын күтәрешеп бара. Лиличка аны бик кызгана иде: берьялгызы яшәүче малай, кайчан карама, шул бер язгы-көзге пәлтәдән йөри... Бервакыт Лиличка әниемнән, Рудикны чакырып булмыймы, дип сорады... Ул безгә килде, шундый тыйнак малай. Көндезге 3тә килде, төнге 3тә китте. Һәм шуннан бирле һәр якшәмбе безгә кунакка йөри торган булды.

Тупаслыгы аның – битлек иде

Нуриев: «Безнең татар каны тизрәк ага һәм һәрвакыт кайнап чыгарга әзер тора», – ди торган була. Әлбәттә, якыннары моны яхшы белгән.

– Ул тик торганнан да берәрсен кимсетергә мөмкин иде, – дип искә төшерә Габриэла Комлева. – Бик күпләргә монда – интервьюда әйтергә ярамаган сүзләр белән җавап бирә иде. Ләкин мин аның бу эпатажлыгын саклагыч битлек булгандыр, дип саныйм. Аның балачагы авыр булган. Әтисе аны яратмаган. Ата яратуы җитмәсә, малай кешегә ул психологик яктан бик начар тәэсир итә.

– Рудик, чынлап та, нечкә күңелле иде, – ди Любовь Мясникова. – Әнисе Рудольф Валентино турында кино карагач, бу исемне улына куша. Ләкин Уфа өчен «Рудольф» – әдәпсез исем була. Мәктәптә аны «Рудольф-Адольф», «Адольф Гитлер» дип үртиләр. Һәм ул шуңа малайлар белән сугыша торган була. Аны кыйныйлар, ул елый. Ул бик елак малай иде.

Мясникова сүзләренә караганда, әтисе Рудольфны, чынлап та, яратмаган.

– Әтисе Рудольфтан чын ир-егет үстерергә тели, аны үзе белән урманга алып бара, учак ягарга мәҗбүр итә. Ул учак кабыза алмый, егыла, әтисе моның өчен аны гел ачулана торган була. Рудольф бары тик Киров театрына килеп, ялгышмасам, «Дон Кихот»ны куйгач кына, әтисе аны кабул итә. Рудикны анда алкышларга күмәләр. Рудикның нинди икәнлеген күргәч кенә, әтисе белән ике арада мөнәсәбәтләр җылына.

«Ул һәрвакыт театр куя иде. Затлы приемнарга Рудольф иң соңгы булып килә, янәсе, барысы да күрсен: ул – Кояш-Король керде!»

Габриэла Комлева

Ләкин Любовь Мясникова Нуриевның бөтен кешегә дә тупас булмавын ассызыклый:

«Мәсәлән, минем әни янында аның бер начар сүз дә әйткәне булмады. Кемгә нәрсә әйтергә ярамавын ул белә иде».

Йөрәге – Ленинградта

Нуриев тормышындагы фаҗигале хәлләрнең берсе дип, аның 1961 елда чит илгә китүен атарга буладыр. Парижга гастрольләре вакытында ул сәяси сыену сорый. Бу вакыйга турында әлегә кадәр бик күп уйдырма-мифлар йөри, ләкин Нуриевның якыннары моны, үзеннән-үзе шулай килеп чыккан хәл, дип уйлыйлар.

– Ул «сикергәндә», мин шунда идем, – дип искә төшерә Комлева. – Ул алай эшләргә җыенмаган иде. Шуңа күрә «кире кайтмаучы» сүзе аңа туры килми. Чөнки ул – Көнбатышка китеп, 80нче елларда кире әйләнеп кайткан бердәнбер кеше.

– Рудик Парижда калырга җыенмый иде, – дип раслый Мясникова. – Ул үзенә «Жизель»дәге Фәрхәд роле өчен зәңгәр тукыма, уенчык юл алган иде – аларны Ленинградка алып кайтырга теләгән иде. Ул сәяси сыену сорады, чөнки Франциядә булган бер күңелсез хәлдән соң (төннәрен Нуриев труппадан чыгып китеп йөргән, һәм бу хакта махсус хезмәтләр белеп алган. – ред. иск.) КГБ вәкиле аны, имеш, Кремльгә хөкүмәт кичәсенә чыгыш ясарга чакырулары турында әйткән, һәм ул илдән чыгарылмый торганга әйләнүдән курыккан. Чып-чын ахмак хәл!

Нуриевның бик тиздән кире илебезгә кайтырга теләвен сөйли Мясникова. «Чит илгә сикерүенең» икенче елында ук, 1962 елда ул Лондондагы Совет илчелегенә мөрәҗәгать итә, ләкин аңа, «Ватанга хыянәте өчен», булган мал-мөлкәтен конфискацияләп, 7 елга хөкем ителүен әйтәләр. Шуңа да кармастан, Мясникова сүзләре буена, ул туган иле турында онытмый.

«Минем багажым йөртергә җиңел. Ул – бию. Мин аның белән бөтен дөньяны гизә алам. Ләкин барыннан да бигрәк минем ак-зәңгәрсу төстәге Мариин театрында биисем килә».

Рудольф Нуриев

– Мин Парижда аның янында булдым. «Акча ал да, минем белән биегән бөтен кешегә дә блузкалар ал», – дигән иде ул. Ягъни, йөрәге белән, Киров театры балериналары янында иде ул.

– Ул әһәмиятсез тоелган кешеләргә дә игътибарлы иде, – дип өсти Комлева. – Мәсәлән, бездә сәхнә эшчесе Саша абый бар иде. Рудольф гел: «Ә Саша абый әле дә эшлиме? Ничек ул?» – дип сораштыра иде. Бу факт, кеше буларак, аның турында күп нәрсә сөйли.

Күз яшьләре белән кайту

Һәм Рудик кайтты... Ләкин, ни кызганыч, хәсрәтле вакыйгалар аркасында.

– Ташкентта археологик экспедициядә йөргәндә, Рудикка әнисенең хәле авыр икәнлеген һәм ярты елдан үләргә мөмкин икәнлеген яздым, – дип искә төшерә Мясникова. – Мин кайтуга, Рудик шалтырата: «Миңа 3 көнгә виза ал да Мәскәүдән каршы ал», – дип. Әлбәттә, үзен утыртып куярлар дип курыкты ул. Хәтта: «Джеки, әгәр минем белән берәр хәл килеп чыкса, мине тартып ал, яме», – дип, Жаклин Кеннедига шалтыраткан. Ләкин бар да әйбәт булды.

Любовь Мясникова, Жаклин Кеннеди (Нуриев аны Джеки дип йөрткән) һәм Рудольф үзе.

Фото: © Любовь Мясникованың шәхси архивыннан

– Миңа калса, аның өчен тормышта иң кадерлесе – әнисе булгандыр, – дип саный Габриэла. – Өенә җибәрмәүләре аның өчен фаҗига иде, хәтта саубуллашырга рөхсәт алу да искиткеч авыр булды. Әмма иң авыры – шундый кыенлыклар аша Уфага кайтып җиткәч, әнисенең аны танымавы иде. Әнисенә инсульт булган иде. Дөрес, икенче көнне ул аны исенә төшерә алды: «Рудольф кайтты», – диде.

Нуриев Киров театры сәхнәсенә дә кайта. 51 яшендә, СПИД белән чирләгән килеш, ул «Сильфида»ны бии.

– Минем моны искә төшерәсем килми, аңа минем үз карашым, – дип борынын җыера Комлева. – Мин аны искиткеч итеп башкарган «Лоуренсия»не биюе белән хәтердә калдырсам, яхшырак булыр. Анда ул зур песи кебек иде. Кыргый һәм искиткеч!

– «Сильфида»ны биегәндә, ул Рудик түгел иде инде, – дип ризалаша Мясникова. – Ләкин зал аны басып алкышлады. Һәм барысы да елады. Ул әйбәт биегән өчен түгел, ниһаять, дөнья ишекләре ачылганга, ул кайта алганга күрә. Мин дә бастым, алкышладым һәм еладым.

Бары тик фактлар

  • Нуриев балет белән очраклы рәвештә мавыга. Ул вакытта кефир заводында фасовкалаучы булып эшләгән әнисе заводның яңа ел лотереясына Башкорт опера һәм балет театрына билетлар ота. 7 яшьлек Рудик шунда беренче мәртәбә балет карый һәм хәйран кала.
  • Рудольфның гаиләсе шул дәрәҗәдә хәерче була ки, 1нче класска ул апасының пәлтәсен киеп бара.
  • Нуриев журналистларга Иркутск – Слюдянка юлында поездда тууы турында сөйләргә яраткан, ләкин рәсми рәвештә бу факт расланмаган.
  • Бервакыт Елизавета IIгә прием вакытында, ул үзенә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми, дип саный һәм, протоколга кармастан, китеп бара.

Саннар

  • 89 тапкыр – Вена операсында «Аккош күле»н башкарганнан соң, Нуриев «бис!» чакыруларга шул санда сәхнәгә кабат чыга. Әлегә кадәр бу рекордны үткән берәү дә юк.
  • 80 млн доллар – Нуриевның байлыгы шулай исәпләнә. Vanity Fair нәшрияты аны «балет дөньясында иң бай кеше» дип атый.

Сүз уңаеннан

Любовь Мясникова һәм Габриэла Комлева «Нуриев сезоны» проекты чакыруы буенча Мәскәүгә килделәр. Бу проект кысаларында «Венеция. Карнавал. Мәхәббәт» фильмын 21 март көнне «Геликон-опера»да бушлай күрсәтәчәкләр, 29 мартта исә Третьяков галереясында «Рудольф Нуриев. Кайту» документаль фильмының премьерасы булачак.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В уфимском отряде спецназа Росгвардии имени М.М. Шаймуратова прошел чемпионат по боксу

«Деловые Линии» переехали в Набережных Челнах на новый адрес

Вкусно, сытно, оздоровительно. Чем кормят в больницах Москвы

Никаких огородов и прополок: метод «ленивой грядки», который увеличил урожай картошки в два раза


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Уфа на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.