Башкортстанда танылган җырчының улы, дүрт бала әтисе, укытучы Эльдар Гәрәев вафат булган
0
211
30 ноябрьдә Уфада танылган җырчы Радик Гәрәевнең улы Эльдар Гәрәев 36 яшендә вафат булган. Ул концертлар залы җитәкчесе, администратор һәм Уфа сәнгать училищесы укытучысы иде, дип хәбәр итте «Башинформ».
Радик Гәрәев – танылган җырчы, Опера һәм балет театрының элеккеге директоры, Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты – 1996 елда 40 яшендә вафат булган.
Хезмәттәшләре сүзләренчә, Эльдар Радиковичка инфаркт булган.
«Эльдар Радикович бик яхшы, мәрхәмәтле, ачык һәм зыялы кеше иде. Көтелмәгән һәм кайгылы хәбәр. Аның 4 баласы ятим калды», – ди мәрхүмнең хезмәттәшләре.
Эльдар Гәрәевне 2 декабрьдә Уфаның Көньяк зиратында җирлиләр.