Җиләк җыйганда 4 метр тирәнлектәге коега егылган Уфа кешесен берничә көннән коткарганнар
0
103
Уфада дүрт метр тирәнлектәге коега егылып төшкән кешене ике көннән соң коткарганнар. Бу турыда Уфа Гражданнарны яклау идарәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
56 яшьлек ир-ат Жилино бистәсендә бакчасы янында кура җиләге җыйганда коега егылып төшә.
Экстрен хезмәт вәкилләре аның янына коега төшә, трос белән бәйлиләр һәм коедан чыгаралар. Хәзер бу ир-ат хастаханәдә ята.
Әлеге вакыйга сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.