Добавить новость
Август 2010 Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Башкортстанда 2021 елда якты дөньядан кемнәр киткән?

0 330

ГЫЙНВАР

1 гыйнварда Уфада танылган тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор Марат Янборисов вафат булган. Аңа 69 яшь иде.

Марат Янборисов — йөздән артык фәнни эш, китап, монография, дәреслек, уку-методик ярдәмлек авторы.

4 гыйнварда Уфада Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестрын оештыруның чишмә башында торган танылган дирижер, Башкортстанның халык артисты Таһир Камалов 59 яшендә авырудан соң вафат булды. Хезмәттәшләре аның коронавирус инфекциясеннән өзлегүләр белән көрәшүен, табиблар аны саклап кала алмавын сөйли. 

15 гыйнварда Мәскәүдә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, М.Солтанова исемендәге Ислам көллияте (мәдрәсә) директоры Илдар Малахов вафат булды. Ул үлеменә кадәр биш айда Блохин исемендәге онкология фәнни-тикшеренү үзәгендә дәваланган һәм шунда ук кичә төнлә вафат булган. Аңа 54 яшь булган.  ФЕВРАЛЬ

4 февральдә Уфада 37нче яшендә РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Россия ислам университетының гарәп теле мөгаллиме Али Әхмәд вафат булган. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Али Әхмәд 2015 елда РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин чакыруы буенча Мисырдан Россиягә эшкә килгән. 

5 февральдә Уфада 72 яшендә Башкортстанның халык артисты, Мостай Кәрим исемендәге милли яшьлер театры актрисасы Вакилә Калмантаева вафат булган.

8 февральдә Уфада авырудан соң Башкортстанның халык артисткасы Роза Аккучукова вафат булды. «Аккошлар», «Яшел яулык», «Ромашкалар», «Алтын балдак» җырлары зур популярлык казанды.

15 февральдә Уфада Башкортстан Республикасының халык артисты, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюе академия ансамбле оркестры ветеран-музыкантларының берсе Җәүдәт Моратов вафат. 17 февральдә Уфада журналистика ветераны, танылган теле- һәм радиожурналист Сәлахетдин Сукбаев 85 яшендә вафат булган.

18 февральдә Уфада 80 яшендә Башкортстанның атказанган артисты Рива Исхакова вафат булган.

18 февральдә Уфада Башкортстанның халык артисты, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының элеккеге солисты, танылган педагог Флүрә Ногманова озакка сузылган авырудан соң үзенең туган көнендә вафат булган. 

20 февральдә Башкортстанның атказанган артисты, Башкорт дәүләт филармониясе хезмәткәре Римма Госман кызы Дашкина Уфада 76 яшендә вафат булган.

МАРТ

4 мартта татар язучысы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы Зәки Зәйнуллин вафат. Язучыга 87 яшь иде. 20 мартта Уфада Башкорстанның халык шагыйре, Салават Юлаев премиясе лауреаты Факия Тугызбаева 71 яшендә вафат булган.

31 мартта Уфада башкорт телевидениесе ветераны Памира Абдулбаниева 82 яшендә вафат булган. 

АПРЕЛЬ

18 апрельдә Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган театр рәссамы Азамат Гыйләҗев вафат булган. Аңа 65 яшь иде.

21 апрельдә Башкортстанда танылган дин эшлеклесе Ринат Киреев 82 яшендә вафат булган. Ул чирек гасырга якын Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең 707нче мәхәлләсен җитәкләде, озак еллар Бирск, Благовещенск һәм Мишкин районнарының элеккеге имамы — ахун.

22 апрельдә танылган композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Мөфтәдин Гыйләҗев вафат булган.

МАЙ

3 майда Уфада 80нче яшендә язучы, әдәбият белгече, Башкорт дәүләт университеты профессоры Тимергали Килмөхәммәтов инсульттан вафат булган.

9 майда Башкортстан Мәгарифне үстерү институты профессоры, филология фәннәре кандидаты Лотфулла Хәбибов вафат.

20 майда Уфада балалар шагыйрәсе һәм журналистика ветераны, Башкортстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфинур Вахитова авырудан соң вафат булды. Аңа 89 яшь иде. 

23 майда Уфада сынчы, Россия һәм Башкортстан рәссамнар берлеге әгъзасы Айрат Мәглиев вафат булды. Аңа 54 яшь иде. Абыйсы Рамил Мәглиев социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, ул коронавирустан вафат булган.

26 майда Уфада 66 яшендә танылган журналист Рушан Кириев вафат булды. Аның дусты һәм хезмәттәше, «Вечерняя Уфа» газетасы мөхәррире Вячеслав Голов хәбәр иткәнчә, безнең коллегабызга инфаркт булган. 

ИЮНЬ

26 июньдә Уфада башкорт телевидениесенең беренче операторы Ринат Әмирханов вафат булган. Ринат Әмирханов төбәк телевидениесендә 1958 елда эшли башлаган.

ИЮЛЬ

1 июльдә Уфада кинорежиссер, «Башкортостан» киностудиясенең элеккеге директоры Азамат Хуҗахмәтов 59нчы яшендә кинәт вафат булган. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, аның иҗат багажында 50дән артык фильм бар. 

21 июль Уфада танылган галим, тарих фәннәре кандидаты Нил Ишемгулов вафат булган. Нил Ишемгуловның бик күп фәнни хезмәтләре Зәки Вәлиди мирасын өйрәнүгә багышланган. 22 июльдә Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесе режиссеры Әхмәт Якупов вафат булган. Ул гомеренең 40 елга якынын республика телевидениесенә багышлаган.

28 июльдә Уфада совет һәм Россия филологы Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, Россия атказанган фән эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге республика премиясе лауреаты Гайсә Хөсәенов вафат булган. Аңа 93 яшь иде.

АВГУСТ

12 августта Уфада озак авырудан соң танылган журналист Фларит Шакиров вафат. Аңа 64 яшь иде. 

18 августта җитди авырудан соң Уфада Татарстан АССР халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Наил Сәрвәров вафат булды. Аңа 75 яшь иде.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Наил Сәрвәров 20 елдан артык Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюе академия ансамблендә классик бию буенча педагог-репетитор булып эшләгән.

18 августта БАССРның атказанган һәм халык артисты, Фәйзи Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле ветераны Равилә Хаҗиева вафат.

СЕНТЯБРЬ

6 сентябрь Уфада танылган композитор, профессор, Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Кубагушев вафат булды. Айрат Кубагушев башкорт композиторлар мәктәбенең иң якты вәкилләренең берсе иде. Ул опера, симфоник, хор, халык уен кораллары оркестры өчен әсәрләр, драматик спектакльләр һәм кинога музыка язган

13 сентябрьдә озакка сузылган авырудан соң 72нче яшендә Башкортстан Республикасы һәм Украинаның атказанган артисты, Зальцбург шәһәре ордены иясе, җырчы Сәйфулла Хәйруллин вафат булган.

Җырчының бай иҗаты Россия генә түгел, Германия, Австрия, Кытай, Украина һәм башка илләрнең тамашачыларына да таныш.

28 сентябрьдә Уфа шәһәрендә 88 яшендә озак авырудан соң Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хор дирижеры, педагог Ризалә Бикмөхәммәтова вафат булды.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Ризалә Бикмөхәммәтова Башкортстандагы югары музыкаль белем бирүне оештыручыларның берсе була. 

ОКТЯБРЬ

4 октябрьдә башкорт тел белгече, педагог-методист, дәүләт эшлеклесе Әхмәр Азнабаев

20 октябрьдә 83 яшендә Санкт-Петербургта Башкортстанның танылган мәдәният эшлеклесе, балет артисты, Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография көллиятенә нигез салучы һәм беренче директоры Алик Салих улы Бикчурин вафат булды.⠀ НОЯБРЬ

1 ноябрьдә Башкортстанның халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ногман Мусин вафат.

10 ноябрьдә Башкортстанның атказанган төзүчесе Вил Хәсәнов вафат булган.

ДЕКАБРЬ

1 декабрь көнне Уфада филология фәннәре кандидаты, Уфа Тарих, тел һәм әдәбият институтының әдәбият бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Флорида Сәлим кызы Фазылова кинәт вафат булган. Аңа 59 яшь иде.

Флорида Фазылова башкорт шигърияте өлкәсендә белгеч, Мостай Кәримнең 11 томлык әсәрләренең тулы җыентыгын төзүче галим-тикшеренүче. 

Бу исемлектәге һәм исемлеккә кермәгән шәхесләрнең авыр туфраклары җиңел, урыннары оҗмахта булсын! Гаиләләре, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

РТРС украсит телебашни России светом в память о Великой Победе

Тамбовская телебашня включит праздничную подсветку в День радио

На Казанской телебашне в честь 9 Мая включат подсветку со Знаменем Победы

Пока вы спали:. Временные ограничения на взлет и посадку с полуночи введены в аэропортах Самары, Казани, Нижнекамска, Пензы, Ульяновска, Оренбурга, Уфы, Тамбова, Чебоксар, Орска, Ижевска и Перми


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Уфа на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.