Башкортстанда ике нәни баласын үтергән әти кеше үз акылында булган дип саныйлар
Былтыр декабрь аенда Башкортстанның Дәүләкән районында 37 яшьлек ир-ат 1 һәм 6 яшьлек ике баласын үтерә, аннары үз-үзенә кул сала. Хәзер тикшерү эшләре ахырына якынлаша. Үлгәннән соң ясалган экспертиза бу ир-ат үз акылында булган дип саный. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Фаҗига булган көнне ир ике баласын машинага утыртып алып чыгып китә. Бераздан балалар һәм ир-ат мәетен Өршәк елгасы буенда табалар. «КП-Уфа» белешмәсе буенча, үлгәннән соң ясалган психолого-психиатрия экспертиза нәтиҗәләре билгеле. Якын арада җинаять эшен тикшерү төгәлләнәчәк. Ул гаепләнүче үлү сәбәпле ябылырга мөмкин. Экспертиза нәтиҗәсе буенча, җинаять кылган чакта ир-ат үз акылында була, диелә хәбәрдә.
«Хыянәтне кичерә алмаган». Башкортстанда әти кеше ике баласын үтергән
Башкортстанда ике нәни баласын үтергән әти кешене аерым зиратта җирлиләр