Добавить новость
Август 2010 Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Әни, үләбез», - дип кычкырды» — 29 яшьлек биюче Алинә Идрисова юл фаҗигасендә вафат

0 136

Алинәнең әнисе — баянчы, җырчы, алып баручы Флера Идрисовага куркып кына шалтыраттым. Иңнәренә күтәрә алмаслык хәсрәт төшкән ана, кызының исемен ишетүгә үк, үкси-үкси елады… Аны тынычландырырлык сүзләр дә таба алмадым… Шулай да бераздан Флера апа үзендә бу хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирерлек көч тапты. 

Әнисе: «Алинәгә фатир алып, өйгә кайтып барышыбыз иде»

Флера апа, ире белән аерылгач, Алинәне ялгызы гына тәрбияләп үстергән. Карап торган таянычы, күз нуры булган ул аның. 

Мин үзем баянда уйныйм, җырлыйм. Әтисе дә гармунчы иде. Нәселдән күчә бит ул талант. Алинә дә кечкенәдән сәнгатьне яратып, музыкага тартылып үсте. Азнакайда музыка мәктәбен тәмамлады, җитди итеп бию белән шөгыльләнде. Биш яшеннән төрле район һәм республикакүләм бәйгеләрдә, «Йолдызлык» фестивальләрендә урыннар яулап йөргән бала ул. 

Мәктәпне тәмамлагач, КФУның филология факультетында укыды. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлады. Гел белем алырга, үзенең һөнәрләрен арттырырга омтылып яшәде. Быел юристлык белгечлеге буенча укырга керергә уйлаган иде. Шундый омтылучан, сәләтле балама күзләр дә тидеме икән әллә дим…

Укыган вакытта да төрле җырчыларның төркемендә биеп йөрде. Соңгы вакытта Ринат Рәхмәтуллин төркемендә иде. Эшен чын күңеленнән яратып, бирелеп эшләде. Сәнгать өлкәсендә дуслары бик күп иде, — ди Флера апа.

Казанда төпләнеп яшәү — Алинәнең иң зур хыялы булган. Азнакайга кайтып, яшәп алгач та, барыбер күңеле яраткан шәһәренә тарткан.  

Казанда яшәгән вакытта фатир арендалап торды ул, хуҗасына аена 15 мең сум түли иде. «Кызым, тиккә 15 мең түлисең, әйдә фатир алыйк, ипотекасы да 17 мең бит инде аның», — дип, үзем тәкъдим иттем фатир алырга. Күңеленә ошаган фатирны сайлагач, дүшәмбе көнне документлары артыннан Казанга барырга җыендык. «Әни, минем иртәгә үк барасым килә», — диде. Бер дә юкка күңеле ашкынды аның.  Шуңа алданрак чыгып киттек.

Ул көнне фатирны үзебезгә теркәп, бөтен документларын эшләп бетергәч, кире Азнакайга кайтасы килмәде. «Әни, әйдә бүген калып, кибетләрдән фатирга җиһазлар карыйк», — диде. «Кызым, соңрак эшеңнән ял алырсың да, Казанга яңадан барырбыз. Җитешәбез бит әле», — дидем. Хәзер шул көнне кайтмый калган булсакчы дип үкенәм, — ди Флера апа. 

Алинә соңгы вакытта гел эш белән мәшгуль булган. Әлмәттә, Түбән Камада юбилейлар уздырып йөргән. 

— Соңгы банкетларыннан соң: «Кызым, акчаңны эшлисең дә, тотып та бетерәсең. Бераз алдагы көнне уйларга кирәк», — дип шелтәләп тә алдым үзен. «Әни, мин бүгенге көн белән яшим. Мин бүген бар, иртәгә юк. Бәлки мин иртәгә бәрелеп үләрмен», — диде миңа. Шул сүзләрдән соң өстемә салкын су койгандай булды… Тагын бер тапкыр шулай дип әйтсәң, авызыңа сугам», — дидем. Ә ул кычкырып көлде генә…«Син, әнием, озак яшәячәксең әле. Мин синнән иртәрәк үләрмен төсле», — дип тә әйткәне булды.

Күптән түгел үзебезнең авыл мәчетенә барып, муллага хәер биргән. «Әнәс абый, минем гомерем озын булмый инде. Мин тиздән үләчәкмен. Төшемдә ике-өч тапкыр авариягә юлыкканымны күрдем», — дигән.

«Әни, үләбез», — дигән сүзен генә хәтерлим…»

Алинәнең гомере Лаеш районы Имәнкискә авылы тирәсендә өзелгән. Аны руль артында йоклап киткән, ә саклый торган каешы эләктерелмәгән булган дип фаразлыйлар.

— Алинә рульдә иде. Мин аның янәшәсендә утырып кайттым. Казанда BlaBlaCar аша Урыссуга һәм Әлмәткә кайтучы өч кыз алдык. «Бензинга экономия булыр, фатир өчен азрак акчам да янга калыр», — дип сөенде.  

Болай да тизлек ярата иде. Йоклагач, кеше газ педаленә үзеннән-үзе баса икән ул. Алинәнең: «Әни, үләбез!» — дип ачынып кычкыруына йокымнан айнып киттем. Шул ике секунд эчендә борылыштагы юл билгесенә барып бәрелдек. Алинә машинадан 15 метр ераклыкка чыгып очкан. Ә машина 110 метр басу буйлап тәгәрәп барган. 

Кызымның муены сынган иде… Муен сынгач, кеше шунда ук үлә икән ул. Башка бер генә сыдырылган җире дә юк. Җирләгәндә күз алдымда курчак кебек ятты.

Пассажир кызларның икесенә бернәрсә дә булмады. Берсе шулай ук саклык каешын кимәгән булган, аның аягы сынган. Минем күземә кан сауды, кулым сынды, бөтен тәнем күгәреп беткән. Тән сызлаулары бернәрсә түгел икән ул, ә менә җан яраларын нәрсә белән дәваларга? Йөрәккә ут капмый, диләр. Капса, йөрәгем әллә кайчан көеп, көлгә әйләнгән булыр иде инде. Ул кечкенә йөрәгем ничекләр түзәдер бу хәсрәтләргә. Бу хәлләрне башыма сыйдыра алмыйм. Китап язарлык булды бу, кызым. 

Кызымның үле гәүдәсен күрү белән башыма беренче килгән уй «асылынам» булды. Кызымнан башка ничек яшәрмен, дидем. Мин аны берүзем интегеп үстердем. Ике эштә эшләп, кимсенмәсен, башкалар кигәнне кисен, ашаганны ашасын, дидем.

Алинә бердәнбер балам иде минем. Ике бүлмәле фатирда ялгызымны калдырып китте дә барды. Әбисе янына фатир алу сөенече белән уртаклашырга барасы урынга, аның аяк очына, чәчәкләргә күмелеп барып ятты.

Менә хәзер башымда мең төрле «нигә» дигән сораулар бөтерелә. Нигә дүшәмбе генә бармадык икән, нигә ул көнне кайтырга чыктык икән дип үрсәләнәм. Ул юл билгесенә бәрелмәсәк, басуга тәгәрәсәк, исән калган булыр иде кызым дип уйлыйм…

Бу көннәрдә телефоным тынып тормый. Алинәнең дуслары, танышлары бик күп иде. Көне-төне шалтыраталар, кайгымны уртаклашалар. Эх, ул шалтыратулар хәсрәтемне азрак киметсә икән, дим.  

Баласы да калмады, ичмасам, дип тә уйланам… Ул баланың ятим үскәнен күреп җаным икеләтә көяр идеме икән», — ди Флера апа.

Дусты Айгөл: «Минем белән саубуллашырга килгән булган…»

Кызганыч, Алинә бу тормышта үзенең дәвамчыларын калдырырга өлгермәгән шул. Әнисе сүзләренә караганда, берничә тапкыр авырга узып та, йөклелеге күңелсез тәмамланган. Ире белән дә шактый гына матур итеп яшәгәннән соң, аралары суынып, 17 августта аерылышырга тиеш булганнар.

Алинә белән ире бер-берсен үлеп яраталар иде , — дип сөйләде безгә Алинәнең яшьлек дустына әверелгән Айгөл Булатова. Алар арасында чын мәхәббәт булды. Бәлки Алинә сәнгать кешесе булгач, араларына көнләшү дә кергәндер. Ире аның җеназасына да килде, бик нык елады, — ди ул.

Алинә белән иренең аралары өзелгәнгә шактый вакыт узган булса кирәк. Гаилә дуслары, Алинәнең вафатыннын соң берничә көн үтүгә, иренең башка кеше белән никах укытуы турында да әйтте.

Айгөл белән Алинә бик күптәнге ахирәт дуслар булган. 

Яшүсмер вакытта Азнакайда танышкан идек. Алинә безнең Урсай авылына да кайтып йөрде. Шулай дуслашып киттек. Бергәләп күп нәрсәләр кичерергә туры килде, серләребез уртак булды. Мин кияүгә чыгып, Түбән Камага киткәч, гаиләләребез белән дә аралаша башладык. Алар гел безнең янга киләләр иде. 24 июль көнне генә Алинә безгә кунакка килеп, өч көн торып китте. Шуның җыр-биюләре, елмаюы гел күз алдымнан китми. Туганнарымның юбилеен үткәрде ул. Үзе алып баручы, үзе биюче, җырчы, кыскасы, бар яклап сәләтле, булган кыз иде. Шул юбилей үткәргәндә искиткеч итеп, күбәләктәй биеде. Мин шунда түзә алмадым, аңа карадым да, янына чыгып, кочаклап, үксеп елап җибәрдем. «Син бигрәк матур, синдәй дустым булу белән чын күңелемнән горурланам», — дидем. Кайтканда, минем әниемне авылга кайтарып куйды әле ул. 

Гомумән, бу юлы безнең очрашу гадәттәгечә үтмәде. Без бик озаклап сөйләшеп утырдык. «Әгәр берәр нәрсәгә үпкәләткән булсам, син мине гафу ит, мин дә сине гафу итәм», — диде. Шулай итеп, ул минем белән саубуллашырга килгән булган икән…

Алинәне озатырга бардым. Андагы кешенең исәбе-хисабы юк иде. Исем китте, урам машиналар белән тулган, туганнары, дуслары… Бик аралашучан кеше иде шул, ягымлы, һәркемгә ачык. Алинәгә багышлап, матур-матур шигырьләргә кадәр укыдылар.

Аның үлеме минем тормышымны баштанаяк үзгәртте. Миңа хәзер бик куркыныч. «Мин дә яшь бит. Мондый хәл минем белән дә килеп чыгарга мөмкин бит», — дип уйлыйм. Моңа кадәр андый нәрсәләр турында уйламыйча яшәлгән икән. Тормышның кадерен аңлый башладым. Алинәнең үлеме йөрәкне өзде.

Без беребез дә аның арабыздан китүенә ышанмыйбыз. Шатланып, фатир алдым, Казанга күченәм дип йөргәндә бит ул. Каешын эләктергән булса, исән дә калган булыр иде, дим. 

Ул юлны да бик яхшы белә иде. Борылышны абайламый калуы шаккаткыч. Алинә бит борылышка бөтенләй кермәгән, туп-туры шул билгегә барып бәрелгән. Аның йөртү осталыгы белән, Алинә берәр кайчан авариягә эләгеп һәлак булачак дисәләр, мәңге ышанмас идем, — дип сөйләде Айгөл «Интертат”ка.

Ринат Рәхмәтуллин: «Соңгы вакытта кәефе булмады»

Алинәнең йөртү тәҗрибәсе аз булмаган. Әнисе сүзләренчә, 15-16 яшьтә машина йөртергә өйрәнгән Алинә. Ә 18 яшьтә инде таныклык алып, ныклап рульгә утырган. «Автоледи» бәйгеләрендә җиңүләр яулаган, Мәскәүләргә кадәр үз машинасында барып йөргән.

Ринат Рәхмәтуллин да Алинәнең искиткеч талантлы биюче, җырчы булудан тыш, оста машина йөртүче икәнен әйтте. 

Алинәнең мине Мәскәүдәге банкетлардан төн йокламыйча алып кайтканы булды. Мәскәү трассасының нинди катлаулы икәнен беләсез бит. Кешене мин бит рульгә утыртыр алдыннан йөртеп карыйм, тикшерәм. Ә Алинә утырды да, үзенең машинасындагы кебек, җитез генә йөртте дә китте. 

Мин аннан: «Син ничек шулай оста йөрисең? — дип сорый идем. «Минем йөрү стилем шундый», — дип әйтә иде. Бернәрсәдән дә куркып тормый торган, бик кыю кыз иде. 

Алинә минем төркемдә бер ел эшләде. Биюче булып та, җырлап та йөрде. Бик үзенчәлекле, универсаль кеше иде ул. Андый кешеләр бу тормышта бик сирәк очрый. Тормыш яратучан, гел елмаеп, һәр кеше белән үзенең энергиясен бүлешә торган кыз. Хәтта үзенең теләкләренә туры килмәгән эшләрне дә эшли иде ул. Шул хәтле сәләтле, талантлы иде. Гел хәрәкәттә, гел эзләнүдә булды. Аңа эшлә дип әйтергә дә кирәк түгел иде. Артыннан этеп йөргәнне көтеп тормады. 

Әле яңа фатир алу сөенече белән уртаклашкан иде. 15 августта тулысынча күченергә планлаштырып, анда яши алмады, башка «фатир»га кереп ятты.

Күптән түгел төркемебез белән Буага минем юбилейга кайткан иде. Җырлап, биеп, күңел ачып, бергәләп ял иттек.

Юбилейлардан соң Мәскәү, Түбән Новгород, Уфа, Бакалы районына банкетларга бардык. Пандемия вакытында зур концертлар куймагач, шулай банкетларда еш эшли идек. 

Ләкин Алинәнең соңгы вакытта кәефе юклыкка еш игътибар иттем. Тавышлы смсларын да тыңлап утырам, ничектер эчендә бушлык кебек. Бәлки кәефенә шәхси тормышы да тәэсир иткәндер. Шәхси мөнәсәбәтләрен алай бик ачылып сөйләми иде. Ире белән аерылышырга җыенуын гына белә идем, — диде Ринат абый.

Мөнир Рахмаев: «Алинә — уникум шәхес иде»

Мөнир Рахмаев: «Без Алинә белән Чистай районында бер банкетта таныштык. Ул Ринат Рәхмәтуллин белән чыгыш ясады. Бик матур итеп биегәнен, җырлаганын күреп, Алинәнең телефонын алып калдым. Шуннан соң мин аны банкетларга, туйларга чакыргалый башладым.

Алинә — уникум шәхес. Бии дә, җырлый да, сөйли дә белгән кешеләр бик сирәк була. Хезмәт сөючән, тырыш кыз иде ул.

Аның белән соңгы тапкыр июль уртасында языштык. Үзенең фатир алуын, Казанга күченүен хәбәр итте. Бәйрәмнәр булганда чакырырга кушты. Шушы фатирны сатып алган көнне авариягә эләккән икән. Алинәнең үлемен дусты шалтыратып әйтте. Бу хәбәрдән шок халәтендә калдым. Яшь иде бит әле, бик кызганыч, — диде Мөнир Рахмаев. 

Бу көннәрдә Алинәнең һәм әнисенең инстаграм сәхифәләре комментарийлар белән тулган. Алинәне белгән бөтен кешене аның үлеме тетрәндергән.

«Нинди матур чагы, бик кызганыч. Әнисенә, туганнарына Ходай сабырлык бирсен, урыны җәннәттә булсын», «Әнисенең бердәнбер таянычы, өмете иде шул, Алинә. Авыр туфрагы җиңел булсын», — дип комментарийлар калдырганнар. Алинәнең искиткеч матур ак киемнән көнчыгыш биюен башкаруын күз алдында тотып булса кирәк, «ак күбәләгебез китте» дип тә язалар.

Азнакай районы Актүбә бистәсендә яшәүче автор-башкаручы Ләйлә Карамова Алинәгә багышлап җыр да яздырган.

Алнәнең кабере әнисенең туган авылы зиратында чәчәкләргә күмелеп, моңаеп утыра… Шундый талантлы Алинәнең, гөрләп яшәр чагында кара гүргә кереп ятуы бик аяныч. 

 Флера ханым, туганнары һәм Алинәнең барлык күпсанлы дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Хәсрәтегезне күтәрергә Ходай күркәм сабырлыклар бирсен.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Будь Здоров»: 21 год заботы о самом главном

Крупный туроператор анонсировал летние пакетные туры с перелетом по России: от Сочи до Байкала

Благодатный огонь встретили в Ульяновске

Где в России больше всего зарядных станций для электромобилей: свежие данные и тенденции


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Уфа на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.