Добавить новость
Август 2010 Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Аны югары үрләр көтә иде»: Венгриядә үлгән татар кызы Элина Вәлиева истәлегенә

0 64

Исеме музыка даирәсендә инде танылган 27 яшьлек Элина Вәлиеваның үлеме турында кайгылы хәбәр 22 декабрьдә мәгълүм була. Ул душта юынган чагында ис тиеп үлгән дип фаразлана.

Элина йөргән егете белән Будапештка ял итәргә барган булган. Бер фатирга (апартаментлар) яшәргә кергәннәр, сүз уңаеннан, шушы ук йортта Otto Studios кунакханәсе дә урнашкан. Бинада авария булып, бүлмәгә көнкүреш газы чыгып торган дип фаразлана. Элинаның гомер җебе шушында өзелә. Егетенең дә газ белән агулану ачыклана.

Венгриядә католиклар бәйрәмнәре булу сәбәпле, Элинаның җәсәден тиз арада алып кайтуда тоткарлыклар туа. Булган проблемаларны җайга салуда соцчелтәрләрдә Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова ярдәм итүе турында яздылар. Моны Элинаның укытучысы Лия Кәримова да раслады. Бик күп дәрәҗәле конкурслар лауреаты, РФ Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Республикасы Президенты стипендиаты булган Элинаның якыннары белән «Татар-информ» агентлыгы элемтәгә керде.

Элина 2015 елда Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Ә консерваториягә кадәр музыкаль тормыш юлына төп орлыкны Уфадагы мөгаллиме, Башкортстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Лия Кәримова салган. Уфа сәнгать институты каршындагы Уфа махсус урта музыка көллиятендә ул 6 яшьтән 18 яшькә кадәр Элинаның остазы булган.

— Андый укучылар турында «гомердә берәү генә очрый» дияргә була. Алты яшьтән бирле шөгыльләнде ул миндә. Искиткеч сәләтле — табигый сәләте дә көчле, өстәвенә гаҗәеп тырышлыгы, җаваплылыгы белән аерылып тора иде. Ул көненә алты сәгатьтән ким шөгыльләнми иде, бу бит өстеннән таяк тотып түгел, үз теләге белән. Элина беркайчан, беркемнән кисәтү, шелтә ишетмәслек итеп укыды. Бөтен биремне 100 процентлык итеп үтәде, — дип искә ала Лия Кәримова.

Ул Элинаның «Россиянең сәләтле балалары» алтын китабына кертелгәнен, «Россиянең сәләтле баласы» медаленә ия булганын, «Яңа исемнәр» халыкара фонды стипендиаты, шулай ук, Башкортстан Президенты, Россия Мәдәният министрлыгы, Мәскәүдәге абруйлы «Роза» фонды стипендиаты булганын әйтте. 11 яшьлек чагында Элина Казанда Рөстәм Латыйпов исемендәге конкурста беренче урынны алган булган.

— Казан консерваториясенең фортепиано кафедрасы мөдире Әлфия Бурнашева Элина турында югары фикердә иде. Бик талантлы кыз дип әйткән иде. Гомумән алганда, Татарстан башка талантларны таныта белә, сездә ул ачык чагыла. Мин күп конкурсларны күргән кеше, моны объектив әйтәм, — диде Лия Кәримова.

Ул Элинаның төрле киңкүләм бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе бик зур булганын ассызыклады. Шушы уңышлары аңа Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенә бюджет бүлегенә укырга керергә мөмкинлек биргән. «Бу безнең республикада „бюджет“ка кергән бердәнбер очрак», — ди укытучысы.

Лия Кәримова сүзләренчә, Элина Казанга аспирантурага фортепианист Евгений Михайлов классына да укырга кермәкче булган, читтән торып уку бүлеге булмагач, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә Юрий Богдановка укырга кергән.

— Шул вакыттан бирле аның зур иҗади тормышы башланды, бәйгеләргә чыга башлады, Италия, Испания, Германиягә барып, барысында да лауреат булды. Дания, Польша, Венгриядә дә төрле чараларда чыгыш ясады. Шушы арада Япониягә сәфәргә әзерләнә иде, Япония шәһәрләрендә уйнарга тиеш иде. Моннан тыш, Элина музыка мәктәбендә укытучы буларак та ачылды. 25 декабрьдә Юрий Богданов Красногорскта Элинага багышлап, Хәтер кичәсе оештырды. Анда Элинаның укучылары, консерваториядәге дуслары уйнады. Элина эшләгән музыка мәктәбе директоры да чыгыш ясады. «Соңгы конкурста Вәлиева укыткан укучылар чыгыш ясады. Барлык номинацияләр буенча аның укучылары беренче урыннарны яулаган иде» дип сөйләде», — диде.

Лия Кәримова, Элинаның җәсәден Венгриядән алып кайтканда, гел игелекле, ярдәмчел кешеләр очраганын, юллары бик уңганын билгеләп узды. Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова булышлыгы белән, Элина Вәлиеваны җир куенына салу өчен, Уфаның Үзәк зиратында үзәк аллеядә урын бирелгән.

Элина Вәлиеваның, остазы Лия Кәримова йөрәгендә зур урын биләп торуы беренче сүзләреннән ук аермачык ярылып ята иде. Лия ханымның кызы Ангелина да аның Элинаны үз баласыдай күрүен әйтте. «Гаиләдә мин тугач, әниләр Элина белән мине „старшенькая“ һәм „младшенькая“ дип йөртә иделәр», — диде.

— Бөтен әсәрләрен яратып башкара иде, һәр әсәре яратып тыңлана иде Элинаның. Заманча композиторныкын, классикныкын да бертөрле яхшы, оста уйнады ул. Аның холкы да шундый, бик нечкә тоемлый белә иде. Аның әнисе бик музыкаль кеше, туганнары арасында да үзешчәннәр күп.

Шулкадәр кайгыртучан, игътибарлы иде, миңа «ватсап”тан да «нәрсә эшлисез», кан басымы булса, «сәламәтлегегез ничек» дип, гел хәл белешеп торды. «Сезгә ял итәргә кирәк» дип, Абхазиягә билет та алып биргән кеше ул миңа. Аллаһ үз бакчасына иң матур чәчәкләрне җыя диләр. Статистика да бар: бик күп гениаль музыкантлар 27 яшендә киткән, — дип сөйләде Лия Кәримова.

Элинаның Венгриядә егете белән булганын әйттек. Лия ханым әйтүенчә, алар ярты ел очрашып йөргән.

— Мәскәү аспиранты ул, җыр белән мавыга. Аны гаепләүчеләр дә бар, ләкин аның бернинди гаебе юк. Ул да бик борчыла, — диде.

«Аның беркайчан мөлкәт белән бәйле хыялы юк иде. Ул зур эт асрарга тели иде, менә анысы чыннан да хыял»

Мин шалтыратканда, әңгәмәдәшем һәм аның кызы Ангелинаның зиратка, Элинаның каберенә барырга җыенган чаклары иде. «Элина миңа олы апам кебек иде», — ди Ангелина. Аның сүзләренчә, фаҗига булган көнне Венгриядә бик көчле җилле көн булган. Шул җил нәтиҗәсендә дә газ таралган булса кирәк дип фаразлана. Тикшерүнең берничә айга да сузылырга мөмкинлеген әйтте ул.

— Элина Венгриягә беренче тапкыр барды. Архитектурасы да матур булгач, аның барасы килеп йөри иде инде анда. Кызганыч, бу сәфәр аяныч тәмамланды. Моны хыял ук дип тә әйтеп булмыйдыр, аның беркайчан мөлкәт белән бәйле хыялы юк иде. Ул зур эт асрарга тели иде, менә анысы чыннан да хыял, — ди Ангелина.

Ул Элинаның кечкенәдән тырыш булганын сөйләде.

— Әнисе 6 яшьтә фортепианода шөгыльләнергә китергәч, аның әнисе минем әнигә килгән дә: «Минем баланы нишләттегез? Нигә ул көненә унышар сәгать шөгыльләнә?» ди икән. «Сез миңа болайрак, тегеләйрәк уйнап кара дип өйрәттегез, мин шулай уйнап утыра торгач, шулай ун сәгать килеп чыга» ди икән Элина. Бөтен әйберне җитернә җиткереп, идеаль эшли иде ул. Бик ихлас, ачык, күпкырлы шәхес иде ул. Аның дуслары да төрле юнәлешле кешеләр. Аның күңел төрлелеге дуслары төрлелегендә дә чагыла иде.

Ул инде гастрольләре белән җир йөзенең яртысын диярлек гизеп чыккандыр. Якын арада оркестр солисткасы булып, Япониягә барырга тиеш иде. Карьерасының иң кызу, күтәрелеш чорында, гашыйк булып, бәхетле булып китеп барды… Киләчәктә әле аны тагы да югарырак үрләр көтә иде», — ди Ангелина Васенина.

«Элинага исемне мин куштым»

Элинаның бертуган абыйсы Ришат Вәлиев Элинаның җәсәде 1 гыйнвардан 2 гыйнварга каршы төндә Будапешт-Цюрих-Москва-Уфа рейсы белән кайтарылганын әйтте. Ришат Вәлиев бертуган сеңлесе белән бәйле балачак хатирәләрен уртаклашты.

— Ике яшьлек вакытында, Элина теле ачылгач, мине «Тё-дё» дип йөртә иде. Без Әни белән Элина шулай миңа, туганына, яратып эндәшүенә сөенә идек. Бер серне дә ачам: Элина дип мин исем куштым. «Волшебник изумрудного города» китабын укыган идем, анда героиняның исеме Элли иде. Әнигә: «Элли дип кушыйк әле» дим. Әни әйтә: «Алайса Элина булсын инде» ди.

Бер 20 еллап элек полиция машиналарында «Элина» фирмасы «мигалка»лары торганын хәтерлим. Элина аларны күрде дә, гаҗәпкә калды. Ул шундый самими итеп, үзенчә гаҗәпләнә белә иде. Гомумән, Элина бездән күбрәк белә торган кеше кебек тоела иде миңа.

Үсмер чагында ул берара бал биюләре белән дә шөгыльләнеп алды. Аның песи кебек салмак, нәфис хәрәкәте, матур гәүдәсе дә шуннан дип уйлыйм. Мин аның һәр уңышына, казанышына эчкерсез шатлана идем. Төрле бәйгеләрдә бик күп җиңүләр яулады ул.

Махсус урта музыка көллиятен тәмамлагач, Элина Мәскәү һәм Казан арасында сайланды. Мәскәүгә күченгәч, алай борчылмадым. Мәскәү аны колач җәеп кабул итте. Элина Мәскәүне, Мәскәү аны яратты. Элинага якынрак булам дип, Әни дә шунда күченде.

Без сирәгрәк очраша башладык. Ара ераклыгы бар бит. Сирәк күрешсәк тә, бик теләп, куанып очраша идек. Сеңелкәш үлеме — бернәрсә белән дә каплап булмаслык ачы югалту. Элиночка минем өчен хатын-кыз матурлыгы, гаделлек, киң күңеллелек, ихласлык үрнәге иде. Ә иң мөһиме — Әнигә мөнәсәбәттә өлге иде ул минем өчен. Элина өчен Әни беренче урында торды.

Югалту хәсрәте ачысын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый, ул бөтен күңелне биләп алган. Әнинең хәсрәте — галәм белән дә чагыштырып булмаслык. Бик авыр хәлебез, — дип сөйләде.

Ришат Вәлиев Элина тормышында зур эз калдырган кешеләргә — укытучыларга, дусларына рәхмәтле булуын әйтте.

Элина Вәлиеваны 2 гыйнвар көнне җирләгәннәр. «ВКонтакте» шәхси битендә дә абыйсы татарча: «Элина, сеңлем. Ничек шулай килеп чыкты? Син киттең… Мин сине бик яратам, беркайчан да онытмаячакмын…» — дип язып калдырган.

«Җирдәге гомерең бик кыска булса да, ул искиткеч булганы сөендерә. Чибәрлегең, шәп чыгышлар, сәяхәтләр, тыңлаучыларыңның соклануы белән тулы тормыш иде ул. Сүз дә юк, искиткеч зур югалту. Мондый кыз тәрбияләп үстерү — һәр Әнинең хыялы. Элина безнең йөрәкләрдә мәңгегә яшәр. Туганнарың һәм якыннарыңа сабырлык, Элинасыз яшәргә өйрәнүдә көч һәм сабырлык!» — дип теләкләр язып калдыручылар бик күп.

«Татар-информ» редакциясе дә Вәлиевлар гаиләсенә, туганнарына, дусларына, остазларына, Элинаны якын күргән һәммә кешенең авыр кайгысын уртаклаша.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Будь Здоров»: 21 год заботы о самом главном

Крупный туроператор анонсировал летние пакетные туры с перелетом по России: от Сочи до Байкала

Благодатный огонь встретили в Ульяновске

Где в России больше всего зарядных станций для электромобилей: свежие данные и тенденции


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Уфа на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.