Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Хәния Фәрхи 2014 елда биргән әңгәмәсендә: «Еллар узган саен сагыну көчәя бара»

0 405

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Хәния Хәрхи белән ерак 2014 елда «БСТ» телеканалы журналисты Шамил Кучуков кызыклы әңгәмә әзерләгән булган. Журналист җырчы янына Уфадан Казанга ук килә. Алар Хәния Фәрхи һәм аның тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров белән бер машинада җырчының туган авылы Тәтешле районы Салаюа авылына юл тоталар. Әңгәмә машина эчендә бара. Бу видеоны «ВКонтакте» сәхифәсендә Хәия Фәрхи истәлегенә эшләп килүче төркемгә куйганнар.

Хәния апа, башкорт халкында 2 мәкаль бар. Беренчесе: «Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул» һәм «Туган җиргә караганда, торган җирем яхшырак» диләр. Сезгә моның кайсы туры килә?

Әлһәмдүлилләһ шөкер, икесе дә тигез, дим һәрвакытта да. Мин үземне бик бәхетле язмышлы җырчы дип әйтәм. Чөнки мин – ике республика баласы. Минем өчен киртәләр, чикләр юк. Ике республиканың җыр-моңнары белән баеп яшим. Бик рәхмәтлемен Татарстанга. Монда да зурлыйлар, олылыйлар, барлык исемнәрне, титулларны, Аллага шөкер, алып бетердем бит инде. Килмешәк дип карамыйлар.

Башкортстанга кайтсам, мин бөтенләй үзгәреп китәм. Бу хакта Габделхәй дә гел әйтә инде. Башкортстан дигән язуларны узып китүгә үк бер башка күтәреләм, канатлар үсә, күзләр ялкынлана. Өстәл артында сөйләшә башласак, авыз ерык булса да, күзләргә яшь тула. Моны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый, еллар узган саен сагыну көчәя бара, әлбәттә.

Мин үлеп яратам үземнең Башкортстанымны. Кайда барсам да, кая йөрсәм дә әйтәм бу турыда.

Сез үзегезне «бәхетле язмышлы җырчы» дип әйтсәгез дә, сәнгать юлыгыз катлаулы булган. Сез сәнгать училищесына укырга керергә тырышкансыз, керә алмагач, Мәскәүгә киткәнсез. Аннан соң гына Татарстанга кайткансыз. Сез кайчан да булса Татарстанда шулай дан-шөһрәт казанырмын дип уйлый идегезме?

Уйлаганым да юк иде. Беренчедән, Казан безнең өчен бик ерак. Әмма икенче ягы да бар. Тәтешле, Яңавыл районнары – төньяк районнар. Бездән Уфага да юл иде мин мәктәпне бетергән елларда. Казанга йөреп өйрәнелмәгән иде. Әле соңгы елларда гына халык агыла башлады ул Казанга.

Ә инде Мәскәүдә минем туганнарым бик күп. Әниемнең абыйсы да, сеңлесе дә шунда. Мәскәүгә кечкенә чагымнан барып йөри идем.

Анда лимитчица булып эшли башлагансыз.

Әйе, «лимитчицалар» дип йөртәләр иде безне. Килеп төшкәч кая барасың инде. Анда, беренчедән, ашаталар, торыр урынын бирәләр, киендерәләр, стипендия түлиләр. Бик күп иде анда Учалы ягыннан башкорт кызлары. Без бергә укыдык, Ипполитов-Иванов исемендәге училищега укырга кердем. Әмма русча түгел, татарча җырлыйсы килү мине Казанга алып килде.

Сезнең даныгыз Татарстан чикләрен күптән узды. Сезне Башкортстанда да, Мәскәүдә дә колач җәеп каршы алалар. Гомумән алганда, сез елына 120-150 концерт куясыз икән. Бу – 2 көнгә 1 концерт дигән сүз бит инде. Ничек өлгерәсез?

Ансамбль зур, андагы егетләр тырыш. Башлыйк Габделхәйдән. Ул – минем ирем дә, директорым да, уң кулым да. Безнең һәрберебезнең эше бүленгән. Музыка җитәкчесе үз эшен белә. Мин инде төп программа өчен җавап бирәм. Әле бит физик өлгерү генә түгел, тамашачыны һәрдаим нәрсә беләндер шаккатырып тору да кирәк.

Без 600 чакрымнан артык юл узып, Тәтешлене үтеп, Салаюа ягына юл алдык. Хәния апа, шушы мәлдә нинди уй, хис-тойгылар кичерәсез?

Без Салаюадан Бәдрәшкә җәяү йөреп укыдык. 4 класска кадәр мәктәп бар иде авылда. Кызганычка, тау башында гөрләп эшләгән мәктәбебез янды. Шуннан соң яңа мәктәп салып тормадылар. Әмма мин ул мәктәптә 4 класска кадәр укып калдым.

30га якын бала, көн дә иртән җыелышабыз да, тәрәзәдән бер-беребезгә сызгырышып, уйный-көлә, Бәдрәшкә китәбез. Менә хәзер без удмурт авылы аша узып барабыз. Бу авылда минем бик күп классташларым яши. Алар мин кайткан саен чыгып торалар. Кайсы сыер савучы, завферма булып та эшлиләр. Удмурт халкы – бик тырыш халык. Алар белән һаман да араларны өзмибез.

Төрле чаклар була иде. Мәктәпкә барасы килми бит инде. Язгы ташкын суына, бозлы суга итекне тыгып алабыз да, «әни, баттым» дип, елап кайтып керәбез, мәктәпкә барасы килмичә. Хәзер чыга менә аяк авыртулары белән. Яки көз көне эскерт куялар бит инде. Шуның эченә качышып, мәктәпкә бармыйча, уйнап ятабыз. Берсендә моны сизгәннәр. Басу карап йөрүче Мансур абый (озын буйлы булганга Шүрәле дип йөртәләр иде) шыпырт кына килгән дә, эскерткә куя торган бастырык белән экскерткә бәрә башлады. Бер 3 тапкыр бәргәннән соң, куркып, акырып елап җибәрдем. Шуннан соң, тычканнар тишектән чыгалар бит, шулар кебек, берәм-берәм эскерттән чыгып, елый-елый, мәктәпкә йөгердек.

Үскәндә, мин бик шук идем. Миннән алда абыем булды, миннән соң – 2 энекәшем. Алар уртасында буталып, шукланып үстем.

Менә монда кеше яшәми торган авылыбызга җиттек. Кызганычка, инде бер кеше дә яшәми хәзер биредә. Минем әниләрнең күчкәненә дә 12 еллап бардыр. Бик авыр, бик әрнүле авылның бетүе. (Юлчылар авыл зираты янында тукталалар).

Менә бу – авылыбызның зираты инде, Шамил. Ятимлеге күренеп тора, агачлар да ауган. Әтием, абыйларым янына да кереп булмый. Кайтып та булмый… Күңелемнән чыкмыйсыз. Безнең хәлләр әйбәт, тыныч ятыгыз (күз яшьләрен сөртә).

Менә шулай шул, кайвакыт туган якларга кайту куаныч-шатлык тойгылары гына тудыра, кайвакыт елатып та җибәрә...

Ничек шушы кечкенә авылда туарга насыйп булды икән, дим кайчак. 600 чакрым машина белән кайтып, менә шушы 3 чакрымын керә алмыйча, машинаны калдырып, җәяү кергән вакытлар да була иде. Бу инде – Башкортстанның беткән авылы. Ничек авыр миңа. Мин бит дөнья гизәм. Нинди генә авылларны күрмим, ә менә иң кадерлесе, иң газизе – шушы. Без монда җәй көне дә кайтабыз. Шушы кечкенә генә авылда 2 зират, 4 буа бар. Су кереп, балык тотып үскән балалар без. Самавыр куя иде дә әни, бакча башына гына менеп, җиләк җыеп кайта торган идек. Бакча башында карлыган, бөтнек, шомырт үсә иде. Инде шомыртлар да картайганнар.

Туган авылыгызга кайткач күңелегездә нинди җыр туа?

Яшь тула… Әтидән, дәү әтидән калган «Мәк чәчәге»н җырлыйбыз да елыйбыз без. Безнең гадәт шулайрак. Безнең Башкортстан ягында шаярышып сөйләшү бар бит инде. Без бер-беребезнең шаяруын аңлыйбыз. Кеше кайчан шаяра? Шаяру – тормыш авырлыкларын җиңеләйтеп җибәрсен өчендер. Минем зарланасым, Ходай Тәгаләне ачуландырасым килми. Безнең, Аллага шөкер, барысы да яхшы. Өч туган без, өчебез дә исән-сау. Өчебез дә бик матур яшәп ятабыз.

Алга таба тапшыру Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа, бертуганнары, кияү-киленнәре белән бер табын артында дәвам итә.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Учалы на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.