Учалы районында коточкыч авария: ике кеше үлгән, ике өлкән кеше һәм бер бала имгәнгән
0
836
Башкортстанның Учалы районында авариядә ике кеше үлгән, ике өлкән кеше һәм бер бала имгәнгән. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
Авария Учалы-Миасс юлында Казаккүл авылы янында була. Якынча белешмә буенча, биредә «Kia Sportage» һәм каршыга килә торган «Hyundai Tucson» бәрелешә.
ЮХИДИ белешмәсе буенча, ике машинадан да берәр кеше үлгән. Ике машинаның да йөртүчесе, 5 яшьлек бала Белорет хастаханәсенә озатылган.