Учалы авылында яшәүче хатынны ире пычак кадап, балта сабы белән бәреп үтергән
0
1269
Башкортстан суды Учалы авылында яшәүче 53 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен карап бетергән. Ул элеккеге хатынын үтерүдә гаепләнә. Бу турыда « Башинформ» хәбәр итте.
Җинаять эше материалларында хәбәр ителгәнчә, ир белән хатын талашкан. Ярсынган ир көнчелегеннән хатынын үтерергә карар кылган. Ул аш-су пычагын алган һәм хатынны идәнгә егып салып, кимендә тугыз тапкыр күкрәгенә, корсагына, башына, битенә һәм муенына кадаган. Аннары ул балта алган һәм шуның сабы белән хатынның башына кимендә өч тапкыр суккан.
Хөкем ителүче ир-ат судта күрсәтмә бирүдән баш тарткан. Тикшерү барышында ул гаебен таныган, үкенүен әйткән. Көнчелек аркасында җинаять кылуын сөйләгән. Хатынын үтергән ирне җиде елга каты режимлы колониягә озатканнар, диелә хәбәрдә.