Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
Май 2026
Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Башкортстанның Ахун авылы халкы Казанга килеп «дипломатик бәлеш» пешерергә өйрәтә ала

0 411

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстанның Учалы районы Ахун авылы китапханәсендә оешкан «Әхыйрәтләр» клубы хатын-кызлары һәм мәдәният йорты коллективлары Казанга барып, үз осталыкларын күрсәтеп кайтырга хыяллана. Алар Казан татарларына «дипломатик бәлеш» пешерергә өйрәтергә вәгъдә итә. Ахун авылы халкы белә н «Татар-информ» хәбәрчесе очрашты.

«Казанга килеп, буза кайнату, көртмәле ләвеше пешерү буенча мастер-класслар күрсәтә алыр идек. Безнең үзебезнең Ахун көе бар. Аны гармунда да, баянда да уйнап карыйлар — безнекечә китереп чыгара алмыйлар. Казанга килеп, барысын да күрсәтер идек», — диде «Әхыйрәтләр» клубына йөрүче Ахун ханымнары.

Көртмәле ләвешен бары тик Ахунда гына пешерәләр. Бу — көртмәлектән ясалган затлы камыр ризыгы. Ахун халкы аны кадерле кунакка пешерә, туй табынына куя. «Кыз сорарга килгән кунакларга көртмәле ләвеше куймагач, хәтта хөрмәт итмиләр дип үпкәләп кайтып китүчеләр дә булган, ди заманында. Менә шундый дипломатик камыр ризыгы ул көртмәле ләвеше!», — ди шушы авылның ветеран укытучысы Зилия Әхмәтова.

Ахун — Башкортстанның зур авылларыннан берсе. Ахун авылының төгәл тарихы билгеле: бирегә 1780 елда Габдулла ахун Даушев килеп утырган. Ул Алтын Урда мирзалары нәселеннән булып, Россия дәүләтенең вәкил-дипломаты рәвешендә Иран, Төркия, Әфган илләрендә, кыргыз, казах җирләрендә илче вазифасын башкарган. Шушы хезмәтләре өчен Россия хөкүмәте, ягъни Екатерина патша аны 40 мең дисәтинә җир белән бүләкләгән.

«Безнең төп телебез — татар теле. Соңгы вакытта гына башкортлаштык, чөнки мәктәбебездә 10 ел башкортча укыттылар. Шул вакытта тел бераз бозылды. Без татарчаны матуррак сөйләшә идек… Әмма без башкортча укысак та, татарлыкны яулап ала алдык. Мин бөтен җирдә татарча сөйлим. Бер башкортның да, бер чарадан да куып чыгарганы юк. Элек безгә укырга китаплар да Казаннан килә иде. Хәзер татарчасын да Башкортстан үзе бастыра. Китабын да бастыра, театрын да куя — тормышыбыз хәзер башкортлар белән тигез…», — ди Зилия Әхмәтова.

«Башта татар авылы булган бу, хәзер ундүртләп милләт яши. Учалыда безне — татар, Уфада башкорт, диләр. Казанда бөтенләй сөйләшергә куркабыз. Каныбыз татар, телләребез бозылган инде. Хәл-әхвәлләр шулайрак», — ди авыл мөәзине Җәүдәт Әмиров.

Бүгенге көндә иң популяр татар язучысы булган Зифа Кадыйрова биредә туган. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры артисты, татар егете Алмаз Әмировның туган ягы да шушында. Күренекле җырчы Нәзифә Кадыйрова да Ахун кызы. Россия киноларында төшүче татар кызы Олеся Фәттахованың да тамырлары Ахуннан. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Учалы на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.