Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Атналык күзәтү: Юльякшинны утыртмакчылар, Салават концерт куя, Башкортстан яна

0 273

Башкортстан ут эчендә

Бу көннәрдә Башкортстанда урманнар яна. Әлегә аеруча куркыныч территория булып Хәйбулла районы кала. Район халкы белән элемтәгә кереп, андагы хәлләрне Гөлназ Хәбибуллина белеште .

«Җирлекнең таулы, урманлы булуы зур кыенлык тудыра. Ир-егетләр утлы сүндерүдә алны-ялны белми. Хатын-кызлар авыллардан килгән волонтерларны ашату, мунча кертүне оештыра. Якташлар май, солярка алу өчен акча күчереп тә, азык алып җибәреп тә ярдәм итә. Мөмкинлеге булган, битараф булмаган һәркем кулыннан килгәнчә зыян күрүче Хәйбулла районына ярдәм итсен иде», — диде журналист Миләүшә Кызрачова-Ишемголова.

Социаль челтәрләрдәге видеолар янгыннарның чыннан да бик көчле булуын, Башкортстан авылларына хәвеф янавын күрсәтә. Андагы комментарийлардан күренгәнчә, халык туган якларының искиткеч матур табигате янып көлгә әйләнүгә бик борчыла, якыннары өчен курка. Шундый көчле янгыннарны сүндерергә вертолетлар җибәрелмәве, коткаручыларның Төркиядә булуы, ә Башкортстанның ут эчендә утыруы турында язалар.

Элвин Грейга ике елга кадәр төрмә яный

Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев арасындагы яз көне чыккан низаг яңа борылыш алган. «Интертат»ка Фирдүс Тямаевның Элвин Грейны үзенә яла ягуда гаепләве һәм аны җинаять җаваплыгына тартырга җыенуы билгеле булды . 

Искә төшерәбез, әлеге низагның башы яз көне Фирдүс Тямаевның Башкортстанның Миякә районындагы концерты өзелүдән башланды. Башта ничәмә километр юл узып килгән җырчыга концертның өзелү сәбәбен подвалны су басканга ут булмау белән аңлаттылар. Аннары җырчының маршрут кәгазе булмавы, концертның шул сәбәпле куя алмавын әйттеләр. 

Фирдүс исә, үзе подвалны шәхси тикшерүен, анда барысы да тәртиптә булуны сөйләде. Бу ялган концертны булдырмас өчен уйлап чыгарылган булу турында әйтте. Татар җәмәгатьчелеге моның төп җанисәп якынлашуда күрде. «Мин — татар» дип җырлау сәбәпле, Тямаевны Башкортстанга кертергә теләмиләр, дип белдерде алар. Әлеге хәлләрдән соң Башкортстан Башлыгының ярдәмчесе Радик Юльякшин — җырчы Элвин Грей инстаграм сәхифәсендә Фирдүс Тямаевка мөрәҗәгать итте. Ул үзенең постында Фирдүс Тямаев белән килеп чыккан вәзгыятькә аңлатма бирде һәм аны милләтара низаг оештыруда, Татарстандагы халыкларны бер-берсенә каршы котыртканнан соң шушы ук риторика белән Башкортстанга да үтеп керүдә гаепләде.

Бу хәлләрдән соң Фирдүс Тямаев Элвин Грейның әлеге постын үзенә яла ягу дип кабул иткән һәм Башкортстан Башлыгы ярдәмчесен гаепләп, полициягә гариза язган. Бу хакта безгә Тямаевның хокукларын яклаучы адвокат Рөстәм Гобәйдуллин сөйләде. 

«Без иң башта Элвин Грейны Фирдүс Тямаевка яла яккан өчен җинаять җаваплылыгына тартуларын сорап, „Вишневский“ полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать иттек. Радик Юльякшинның Тямаевка атап язган постында яла ягу характерындагы җөмләләр очрый. Без аерым шуларга басым ясадык. Мәсәлән, язмасының бер өлешендә ул Фирдүснең мәдәният йорты директорына ришвәт бирүен әйтә. Ришвәт бирү — җинаять. Яки Элвин Грей Фирдүсне җинаять кылуда гаепли.  Бу эш хәзер полция бүлекчәсендә тикшерелә башлаячак», — ди Рөстәм Гобәйдуллин. 

Фирдүс Тямаев Элвин Грейның гаепле булуын дәлилли алган очракта, җырчыга зур күләмдәге штраф, мәҗбүри эшләр яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы яный. 

Әлеге сорау буенча Фирдүс Тямаев белән элемтәгә чыгып булмады. Җырчы хәзер Германиядә, ул аягына операция ясатты.

Вакыйф Нуруллин ничек яшәп ята?

Татар әдәбиятын Советлар Союзы халыкларына таныткан, заманында бестселлерга әйләнгән «Шинельсез солдатлар», «Әгәр син булмасаң» әсәрләрен язган Вакыйф Нуруллин бүген нинди шартларда яши? Аңа 1981 елда Тукай исемендәге дәүләт премиясен нигә бирмәгәннәр? Язучының туган ягында Рифат Каюмов булып кайтты .

«Авылда очраткан беренче кеше үк Вакыйф абыйның йортына бару юлын аңлатты. Әлеге апа әйткән урынга килеп туктауга, бүрәнәләре искергән кечкенә генә йортны күреп, мин югалып калдым. Әдәбиятта тирән эзен калдырган, халык яратып укыган әдипнең йортын никтер башкачарак күз алдыма китергән идем. Өй эче дә, тышы кебек үк, гади генә. Суны өйгә мәрхәмәтле авылдашлары көн дә чиләк белән кертеп куя икән. Калганын язып тормыйм.

Лаеклы ялга чыккан колхоз рәисләренең, район күләмендәге генә булса да түрәләрнең яшәү шартлары белән чагыштырып карадым да, йөрәгем әрнеде. Балык Бистәсе районының хәзинәсе, горурлыгы булган Вакыйф Нуруллинга исән чагында хөрмәт күрсәтеп булмады дигән үкенеч район җитәкчеләре өстендә калмасмы икән? Кеше бит бу дөньяга мәңгегә килмәгән. Вакыйф абыйның да яше бара… Шәхсән үзем өчен Вакыйф Нуруллинның иҗаты Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Мәхмүт Галәү, Фәнис Яруллин, Туфан Миңнуллин биеклегендә», — ди автор. 

«Мәетне яру, әлбәттә, гөнаһ»

Мәетне яру гөнаһмы? Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән журналист Гадел Әхмәтҗанов шушы хакта сөйләште . «Мәетне яру, әлбәттә, гөнаһ. Бу тулаем алганда гына. Ниндидер искәрмәләр бөтен очракта да була. Әйтик, мәетне сәбәпсез кисү, яру, сөякләрен сындыру гөнаһ санала. Чөнки ярганда мәетнең тиресен генә кисмиләр. Анда кабыргалар сындырыла, киселә, кешенең башы ачыла, баш сөяге киселә, кайбер вакытта буыннар да сына», — дип җавап бирде хәзрәт.

«Васыять язарга җитешми үлеп китсәң?» — «Монда сәбәпсез ярырга кирәкми дигән кагыйдә бар. Бу очракта кешене ярдырырга кирәкми. Туганнары кайгыртырга тиеш, алар кайгыртмаса, мәхәллә яки йөргән мәчете кайгырта ала. Беркем дә карамыйча, бу кешене яралар икән, беренче чиратта, гөнаһ васыять язып калдырмаган өчен, шул кешенең үзенә була. Һәр кешенең васыяте язылган булырга тиеш. Яшькә карамый ул. Икенчедән, туганнарына гөнаһ төшәргә мөмкин. Өченчедән, кайгыртмаган башка мөселманнарга җаваплылык төшә ала. Чөнки без, мөселманнар, бер-беребезне кайгыртырга тиеш. Кайдадыр бер күмүче кешесе булмаган мөселман вафат булса, без аны җирләргә тиеш. Бу — безнең вазифа», — дип киңәшләр бирде Нурулла хәзрәт.

Салават феномены

Салават Фәтхетдинов ел саен ике атна дәвамында Казан уртасында концерт куя. Камал театрында, августта. Бу традициясен 33 ел буе үзгәртми ул. Быел әлеге вакыйга 6-16 августка туры килде.

Салават концерты — ул бренд. Башка җырчыларның концертыннан бер башка өстен, әмма яхшы булгач, аңа таләпләр дә зуррак. Салаватның тамашачысы да башка төрлерәк — зыялырак димме соң… Аның концертын бер дә калдырмыйча, дистә еллар буе районнардан, чит төбәкләрдән, хәтта Себердән махсус килүчеләрне беләм. Күп кенә артистлар өчен дә елга бер тапкыр Салаватка бару — традиция. Тугры тамашачы, кыскасы. Залдагы халык сирәк кенә алкышлый, чәчәккә саранрак, үз дәрәҗәсен яхшы чамалый.

Салават быел, гадәттәгечә, репертуарында мәхәббәткә зур урын биргән. Әллә минем күңел картая башлаган, әллә кәеф шундый туры килде, 60 яшьтән узган ирләрнең «кайнар иреннәр» дип артык хисләнүен кабул итеп бетерә алмадым. Яшь барган саен репертуар да җитдиләнергә тиеш кебек. Бәлки ялгышамдыр, тамашачыны тотып тору өчен шул юнәлеш кирәктер.

«Интертат» инстаграмына бу хакта сораштыру куйгач, халык 70ләп комментарий калдырды. «Нәкъ шул җырларын җырласын, сүз әйтмәгез, — дип «амбразурага» ташландылар. Халык Салаватны үлеп ярата, монда инде сүз өстәрлек түгел…   

Салават Фәтхетдинов концертыннан репортажны сылтама буенча кереп укый аласыз.

Зифа Кадыйрова авылы китапханәсендә татар китапларына кытлык

Рузилә Мөхәммәтова Башкортстанның алтын өстендә утырган татар авылында булып кайтты . Ахун — Башкортстанның Чиләбе өлкәсе чигендә урнашкан, Учалы районындагы авыл. Бүгенге көндәге иң популяр татар язучысы Зифа Кадыйрова биредә туган, язучы Кәрим Кара да шушы авылдан. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры артисты, татар егете Алмаз Әмировның туган ягы да шушында.

«Безнең төп телебез — татар теле. Соңгы вакытта гына башкортлаштык, чөнки мәктәбебездә 10 ел башкортча укыттылар. Шул вакытта тел бераз бозылды. Без татарчаны матуррак сөйләшә идек… Әмма без башкортча укысак та, татарлыкны яулап ала алдык. Мин бөтен җирдә татарча сөйлим. Бер башкортның да, бер чарадан да куып чыгарганы юк. Элек безгә укырга китаплар да Казаннан килә иде. Хәзер татарчасын да Башкортстан үзе бастыра. Китабын да бастыра, театрын да куя — тормышыбыз хәзер башкортлар белән тигез…» — ди Зилия Әхмәтова.

Әмма ахунлыларның берсе аны төзәтеп: «Дәрәҗәле исем биргәндә генә башкортмы-татармы икәнне тикшерәләр инде, башкортка беренче, аннан калганын безгә», — дип әйтеп куйды.

«Бөтендөнья татар конгрессы белән Татарстан китап нәшрияты адресына бер тәнкыйть сүзе — Ахун китапханәсендә татар китаплары аз. Булганы да авылдашлары Зифа Кадыйрова басмалары һәм хәзер Кәрим Караныкын кайтартканнар. Социаль әһәмияткә ия әдәбият программасы буенча басылган китапларның 10 проценты татарлар яшәгән өлкәләргә җибәрелә түгелме? Һәрхәлдә, документлар буенча шулай. Кыскасы, хәбәр итәм: бу китапларыгыз Ахунга килеп җитмәгән. Саный башлавымны көтмичә генә Ахун китапханәсен татарча китаплар белән тәэмин итүегезне үтенәм», — дип төгәлли язманы автор.

 

 

 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Учалы на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.