Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Татар дальнобое: «Соңгы рейсым булмаса иде дип чыгып китәм»

0 536

Тумышы белән Саба районы Сәрдә авылыннан булган Назим Галимов инде ике ел юлларда йөри. Ул дальнобойщик, ягъни зур фуралар белән илебезнең төрле почмагына әле бер әйбер илтә, әле алып кайта.

Назим армия сафларында хезмәт итеп кайта, аннан күрше урам кызына өйләнә, хәзер тормыш иптәше Гөлфинә белән ике ул үстерәләр. Кечкенә малайлары Фаил быел балалар бакчасын тәмамлаган, мәктәпкә җыена, ә олысы Наил 3 сыйныф укучысы.

«Башта 15 елга якын төзелештә бригадир булып, Мәскәүдә эшләдем. Бер ай анда торып, өйгә 1-2 атнага, 1 айга кайта идек. Җиңел машина белән арба тагып, Мәскәүгә эшкә йөрдек. Ул оешма банкротлыкка чыккач, мин кире монда кайтырга мәҗбүр булдым.

Юлда йөргәндә төрле кешеләр белән таныша-күрешә идек. Һәрвакыт шул дальнобойщикларны, бу машинаны йөртүләре авырмы икән, моның белән ничек борылалар, көпчәкләре каян бара икән дип фураларны күзәттем. Гел юлда булуларына карамастан, араларында төрлесе бар: чиста-пөхтәсе, сакал-мыекка батып беткәне дә.

Берсендә җәй көне бер вакытлыча туктау урынында (стоянка) таныш булмаган дальнобойщиктан машинасына утырып карарга рөхсәт сорадым. Үзе машинасын карый иде. Шундый зур машинаның руле артына утырып карау кечкенәдән килгән хыялым булды. Бөтенесен карап, күзәтеп чыктым. Шунда ул миңа аягымдагы резин артсыз аяк киеме (шлепанцы) белән салонга кереп утырган өчен ачуланып карады. Алар анда өйгә кергән кебек яланаяк утыралар икән бит», — дип Назим үзенең дальнобойщик булып китүе турында сөйли башлады.

Шулай итеп Назим зур фураның шоферы булып китә. Аңа берничә компанияне алыштырырга туры килә. «Минем мондый йөк машиналары өчен 2009 елда ук укыган категориям бар иде. Нәрсәгә кирәге булгандыр ул вакытта, белмим, язмыштыр инде. Зур фураларда йөрү өчен тагын топограф картасы дигән әйбер дә кирәк. Нәкъ шушы машина йөртү таныклыгы кебек үк: фотосы бар, чип белән. Җайланмасына тыгып куясың да, ничә сәгать йөргәнне, ял итткәнне, туктап торганны — барысын да карап, белеп була.

ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, бездән менә шушы яздырып барган язманы сорыйлар. Шуңа карап, закон бозу очрагы булса, штраф салалар. Бу руль артына утырдың да чаптың гына түгел шул. Сак булырга кирәк.

Кабина - безнең өй эче кебек. Без шушында яшибез. Аяк киемнәрен пассажир ягыннан салып калдырабыз да, салонда ялан тәпи йөрибез. Машина белән дә яланаяк идарә итәбез», — ди ул.

19 метрлы фура

Назим башта "Скания" дигән фура йөрткән, соңыннан аңа яңа "Мерседес" машинасын биргәннәр. Аның арбасы гына да 16 метр икән, ә инде кабинасы белән бергә 19 метрдан артык.

«Үзем дә башта бу эшкә алынганчы, биек, бөтен уңайлыклары булган машинада рульне тотып, өстән карап барасың, кабинасы да яхшы, йомшак, фатир хәтле дип уйлый идем. Юлда барганда матур табигать белән хозурланып, телевизордан гына күрә торган шәһәрләрне үз күзең белән күрәсең дип, җиңел караганмын.

Безнең күзгә күренгән әйберләрдән тыш күренмәгәне дә шактый булып чыкты. Яңгыр, кар явамы урамда, хәтта таш яуса да, барасы җиреңә барып җитәргә кирәк. Буран дип туктап торып булмый. Безгә билгеле бер вакыт куела, шул сәгатенә тиешле товарны, әйберне алып барып җиткерергә кирәк. Юлда бөке яки буран булып, вакытында килеп җитә алмасаң, сиңа штраф салалар.

Кыш көне буран, бозлавык, юл һәлакәтләре белән бәйле тоткарлыкалар туа, ә җәен инде юлларны ремонтлау аркасында күбрәк вакыт китәргә мөмкин. Аннары йокың кала, боларның барысы да тахографта күренә. Бөтен нәрсә дә вакытка бәйле. Йокы эләкми. Көн дә, төн дә юк бездә.

Аннары тиз бозыла торган товар да булырга мөмкин, мәсәлән, җиләк, туңдырма, кыяр яки помидор. Аларны бозсаң, штрафлары 10-20 меңлек кенә түгел, ә миллионлык та була ала. Алла сакласын андый штрафлардан. Менә шушы ул дальнобойщик эшенең авыр яклары», — дип аңлатты Назим үз һөнәре турында.

Кая гына барса да, күңеле белән Назимның да тизрәк гаиләсе янына кайтып, алар белән буласы килә. Өйдә яраткан тормыш иптәше, әтиләрен һәрьяклап авторитет итеп күргән ике улы көтә бит аны. «Гаиләм эшемә хөрмәт белән карый. Сагынышабыз инде, ансыз булмый. Һәр рейстан соң гаиләмне, туган якларны бик сагынып кайтып керәм. Әйләнә-тирә мохит тә сагындыра икән. Көн дә бер-беребезне күреп, видеоэлемтә аша сөйләшеп торсак та, барыбер юксынам үзләрен. Түләүле тукталу урынында арбаны өзеп калдыра идем дә, тяга белән генә капка төбенә кайта идем. Балаларның зур машинага утырып йөрисе килгәнгә күрә инде. Кызык бит, улларымның шул фурага утырып йөреп карыйсылары килә. Арбасы белән кайткан чаклар да булды.

Хәзер мин агач ташыйм. Иң ерак дигәне Пермь, Учалы, Удмуртия якларында йөрим. Махсус шулай сайладым. Шалтыратсалар, көнендә өйгә кайтып җитеп була торган булсын дип. Бу компаниядә безгә — шоферларга мөнәсәбәтләре дә яхшырак, кеше хәленә керә беләләр.

Владивостокка таба чыгып киткәндә, иң беренче уем: якыннарым, туганнарым белән бер хәвеф-хәтәр дә була күрмәсен иде. Кайта башласаң, кимендә ярты ай кайтырга кирәк», — ди ул.

Казан - Находка — 40 көнлек юл

Дальнобойщик Назим — Владивосток, Находка, Мурманск, җылы якка таба Геленджик һәм Новороссийск шәһәрләренә машина белән барып кайткан кеше. Нинди генә кыйммәтле әйберләр ташымый да, кая гына бармый. Берсендә аны Свободный, Находка шәһәрләренә җибәрәләр. Ул якларга самолет белән очу гына да 8-9 сәгать. «Мине ул вакытта Рязаньнан төяделәр. 10 көн эчендә барып җитәргә тиеш идем, 9 көндә Свободный шәһәренә барып җиттем, Находкага да барып килдем. Шунда барып әйләнеп кайтуым 40 көн булды. Владивостоктан Омскка кадәр биеклеге 2 м 40 см булган зур тәгәрмәчләр алып кайттым. Берсе 3 млн сум тора. Аларны бастырып төяделәр. Артта бастырып куелганнары бик хәтәр иде, тауны менгәндә артка тәгәрәп төшеп китсә, нишләтәм мин аны дип борчылдым. Анда бит бездәге кебек түгел җир өслеге: гел таулар, урманнар. Бер тауны 12шәр км төшәсең. Бик кыйммәтле йөк иде ул. Әле вакыты да көз көнгә туры килде. Юлларда кайда бозлавык, кайдадыр җебеткән, я киресенчә, катырган: кайту ягы бик авыр булды.

Пластик тәлинкәләр ясау өчен чимал да, төрле электрик кирәк-яраклары, радио көнкүреш техникасы да ташыган булды. Соңгысы бик кыйммәтле товарлар рәтендә. Таләпләр дә бик катгый куелган иде: иртәнге 4тә торып, ныклап ашагач, мең км туктамыйча барырга кирәк, чөнки юлда төялгән машиналарга һөҗүм очраклары бик еш була. Барган чакта ук, җиңел машина белән якын килеп, фурага керүләр турында да ишеткән булды. Ә машинага куелган навигациядән синең кая барганың, туктаганыңны карап, белеп торалар.

Новосибирскидан Чиләбегә кадәр кайтканда 18 тимер чиләк нәрсәдер төяделәр. Һәрберсе пломбалап ябылган иде. Миңа кораллы сак куйдылар. Юл буе озатып кайттылар. Ниндидер кыйммәтле әйбер булгандырмы, менә шулай сак белән бардым, ашадым, йокладым. Кая баруыңны, нәрсә алып кайтуыңны кешегә әйтергә ярамый. Бу куркынчсызлык кагыйдәләре», — дип аңлатты ул.

«Эшкә барасы да, эштән кайтасы да юк»

Юл газабы — гүр газабы, диләрме әле? Назим юлдагы кыенлыклар, җинаятьчеләр турында да сөйләде: «Теләсә нинди тукталу урыннарында кунмыйбыз без. Хәтта түләүлеләрендә дә фураның тентларын лезвие белән кискән очраклар бар. Минекенә тигәннәре булмады, Аллага шөкер. Анда арткы бортны ачу да кирәкми. Янындагы тентны г хәрефе итеп кисеп кенә карыйлар эчендә нәрсә барын. Фураны бернинди тавыш чыгармыйча бушатып бетерергә була.

Шофер йоклаганда ачкыч тишегенә, я башка җирдән газ сиптерәләр. Ул тагын да тирәнрәк йокыга талган чакта, кабина эченнән бөтен нәрсәләрен җыеп чыгып киткән очраклар турында да күп ишеттем. Рация, магнитола, акча, карта, һ.б. Солярка, йөк, хәтта запас көпчәкләрне — барысын да салдыралар. Юлдагы җинаятьчеләр турында радио-телевидениедән сөйләмиләр бит», — ди ул.

Назимның юлда күргәннәрен сөйләп бетерә торган түгел. Әллә ничәшәр тонналы фурасын юлына кинәт кенә аркылы чыгып яткан исерек кешеләр өчен дә туктатырга туры килгән аңа. Үзе дә чак кына юл һәлакәтенә очрамый калган.

Шулай да һөнәренең уңай яклары да бар икән бит. «Эшкә барасы да, эштән кайтасы да юк — без һәрвакыт эш урынында, — ди ул көлеп. —  Миңа һөнәрем ошый. Зарланганы зарлана инде. Төрле халык, милләт вәкилләрен очратам, яңа шәһәрләр белән танышам. Әмма кая гына барсам да, татарларны эзлим инде мин. Берәр җиргә ашарга кергәндә дә, "әссәләмәгаләйкүм" дип әйтеп куйгалый идем. Татарстанда тәртип, чисталык, каралты-куралар төзек, йортлар матур. Башка төбәкләр белән чаагыштырганда юллар да яхшырак. Әле газ кермәгән төбәкләр дә бар. Пермь якларында, мәсәлән, капка коймалары авып, агач өйләре каралып беткән, түбәләре кыйшайган, күгәрек калайлы, капка төпләрендә утын өелеп тора…

Караңгы авыллар бик күп. Районы-районы белән, бигрәк тә Пермь, Башкортстан якларында тау-таш арасында. Безнең якта халык та тыгызрак урнашкан, авыллар да якын. Мәскәү якларына барганда шул ук Чувашия, Владимир өлкәсен чыгабыз. Менә Владимир өлкәсендә хәерчелек хөкем сөрә инде. Россия буйлап йөргәндә, Аллага шөкер, Татарстанда яшибез бит дигән чакларым күп булды», — ди ул.

Блогер-дальнобойщик

Назим гади шофер гына түгел, ә блогер-дальнобойщик та әле. Юлда күргәннәренең барысын да үзенең социаль челтәрендәге аккаунтына куеп бара ул. Халык бик ярата икән аны. «Блогер булыйм әле дигән уем юк иде. Мин фото-видео куя башладым. Шуннан әкренләп караучылар артты. Дусларым да бу кайсы якларда йөри икән дип кызыксынып карый башладылар. «Блогер. Татар» дигән конкурста катнаштым. Зурлый торган кеше дә түгел инде, ә мине хөрмәт итеп "Татмедиа"га чакырдылар. Шунда бәйгене оештыручылар блогымны татар телендә алып барырга киңәш иттеләр. Хәзер бөтен видеоларымда да татарча сөйлим. Мәсәлән, Мурманскида мин ак төннәр вакытына туры килдем — төнлә дә, көндез дә кояш. Кояш төнлә дә баемый, офыкта тора. Шул вакытта кояш кайчан батар икән дип бер тәүлек йокламыйча көтеп утырдым. Видеога да төшердем. Уразаны ничек тотадыр андагы мөселманнар. Геленджикта булганда диңгездә су коенып алдым.

Карап баручыларга да кызык, миңа да алар белән күңелле. Инстатормыш җанланып китте шулай. Туры эфирларга чыгам да, инстачылар белән әңгәмә корып, төнге озын юлларым да кыскара. Таң атканы да сизелми. Синең белән ятабыз, синең белән торабыз диючеләр дә бар. Урал тавында бер авылда гел ашата торган этләрем бар. Шулар турында да күп сорап язалар», — ди ул.

Минутларын, секундларын санап көткән балалары, гаиләсе янына дальнобойщик әти Сабан туена кайтырга җыена. «Миңа бик күп изге теләкләр язалар. Аллаһы Тәгалә дә, шулар да саклап йөртәдер. Зур рәхмәт аларга барысына да. Кәефләр күтәрәлә, юлары да җиңелрәк тоела. Юлга чыккан саен соңгы рейсым булмаса ярар иде дип уйлыйм, чөнки юлда сине нәрсә көтәсен үзең дә белмисең. Билгесезлеккә карап юл тотасың», — диде дальнобойщик.

Кая гына барса да, Назимга ак юллар һәм яхшы кешеләр генә очрасын дип теләп калдык.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Учалы на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.