Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
Май 2026
Июнь 2026 Июль 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Актаныш - Карелия - Соликамск - Учалы: бер татар гаиләсе һәм бер татар авылы язмышы

0 349
Чит җирләрдән туган нигезләрен, туган-тумачаларын эзләп кайтучылар да байтак. Кечкенә чакта ниндидер абзыйларның, апаларның инде кечерәеп калган, таушалып беткән өй каршына кайтып, әле череп бетмәгән эскәмияләрендә утырып торулары шаккаттыра иде. Үзе туган өй урынында инде бөтенләй башка йорт, башка кешеләр торса да, хәзерге нигез хуҗалары чәй эчәргә чакырмый калмый иде андый кунакларны. Бакчага чыгып, кайчандыр әби-бабасы утырткан алмагач кәүсәләрен сыйпап узалар… Мондый сәер кунаклар турында «элек аның монда дәү әтисе белән дәү әнисе торган», дип аңлаталар иде. «Әнкәйдән тормышларын яхшылап сорашасы булган» Хәзерге вакытта Башкортстан республикасының Учалы шәһәрендә яшәүче Рәис Гафаров та берничә тапкыр яшәү урынын алыштырган. Рәис әфәнденең әнисе чыгышы белән Актаныш районы Яңа Юл авылыннан. Тугыз яшьлек чагында — 1940 елларда гаиләсе белән Карелиягә күченеп киткәннәр алар. Рәис әфәнде туган җирләре тартуы хакында социаль челтәрләрдә язды. "Минем Әнкәй Актаныш районында туган. 40 елларда аларны вагоннарга төяп Карелиягә җибәргәннәр. Әни юк. әмма бу авылның язмышы миңа кызык. Актаныш татарлары чит җирләрдә ничек яши икән?", - дип язды ул. Без Рәис әфәнде белән элемтәгә кереп, бер татар кешесенең һәм бер татар авылының язмышы хакында белештек. «Кызганыч, сорашып та калмаганмын бит шуны. Күп нәрсәне белми калдым. Совет-фин сугышы вакытында Карелиянең бер өлешендә яшәгән халык, кирәкле әйберләрен генә алгэып, өйләрен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган. Совет хөкүмәте, ул авыл бушагач, илнең башка почмакларында торучы кешләрне шунда күчергән. Актаныштан ничек итеп анда барып җиткәннәрен дә белмим бит. Өйләр бик бай, җитеш, дип сөйли иде әни. Ягарга утын кирәк булгангамы инде, килгән кешеләр койма, сарай кебек нәрсәләрне сүтеп яктылар, дип сөйләгәннәре генә исендә әнинең», — ди Рәис Гафаров. Рәис абый әнисен 90нчы еллар башында туган ягы Актанышка алып кайта. Туган авылы Яңа Юлда аларны инде иске фундамент кына каршы ала. «Камералар юк иде әле ул вакытта, фотоларым да юк шул. Менә „Зөләйха күзләрен ача“ киносын карадым да искә төште шулар. Әнкәйнең документларын актара башладым аннары. „Татарлар“ тапшыруын карыйм, бәлки шунда Актаныштан Карелиягә күчеп киткән кешеләрне күрсәтерләр дип көтәм. Шуларның тормышлары бик кызык миңа, нишләп беттеләр икән», — ди ул. Рәис Гафаровның бабасы башта сугышка киткән, аннан әсирлеккә эләккән. «Бабамның да, әбиемнең дә каберләре Пермь өлкәсе Соликамск шәһәрендә. Бабам анда дары заводында эшләгән. Менә Пермь өлкәсенә үк ничек барып чыгулары минем өчен сер. Хәзер кызык та, тик белеп булмый. Әнкәйнең кәгазьләреннән генә беләм: 1946 елда ул — 16 яшьлек кыз бала целлюлоза-кәгазь комбинатында эшләгән һәм укыган. Соликамскида татарлар күп анда. Шуннан әнием Ерак Көнчыгышта 7 ел армия сафларында хезмәт итеп кайткан егеткә кияүгә чыккан, 1952 елда мин туганмын. Әтине бик каты Башкортстанга чакырганнар һәм 1958 елда без Кушнаренкога кайттык. 1961 елда кире Пермь өлкәсенә, Медведка бистәсенә күчендек. Бөек төзелешләр башланган вакыт бит… 1967 елда Учалыга үзебезнекеләр — татар-башкортлар янына кайттык. Әти шофер, урман кисүче булып та эшләде», — дип сөйләде Рәис Гафаров. Балачакта рус мохитендә үсүенә карамастан, туган телен саклап кала алган Рәис абый — татарча бик яхшы сөйләшә. Дөрес, ул 1 сыйныфны гына татарча укып кала. «Учалыга килгәндә «исәнмесез», «рәхмәт»тән кала башка сүз әйтә алмый идем, аңласам да. Каникулларда авылга — Чиршы Тартышка кайтып өйрәндем татарчаны. Әтием шул авылныкы. Аннары әнкәй Казаннан төрле газета-журналлар яздыра иде, шуларны укыштыргаладым. Менә сеңлем татарчаны бик әз белә, кызганыч. Кызларым сөйләшә, ә оныклар инде белми. Бозылганбыз, ахры, без… Татарстанга афәрин! Тапшырулар алып баралар, телне белсен дип тырышалар, бөтен ил буйлап Сабантуйлар үткәрәләр. Кайда гына яшәсәм дә, мин үземне «чи татар» дип әйтә килдем. Белгән кешеләр белән татарча сөйләшергә тырышам инде. Кирәксә, башкорт сүзләре дә кыстыргалап җибәрә алам. Әби исән булганда, оныкларын алып, поездда туганнар буенча кунакка йөри иде. Хәзер машина булса да йөрмибез. Актаныш белән дә элемтә юк инде хәзер. Әни үзенең ике туганнары белән аралаша иде исән чакта», — дип сөйләде Рәис абый. Әңгәмәдәшем үзе училище тәмамлап, заводта электромантер булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Яңа Юл авылыннан - Карелиягә Беткән Яңа Юл авылы һәм читкә киткән татарлар тарихын белешергә дип, Актаныш районының туган якны өйрәнү музеена шалтыраттык. «Яңа Юл авылының 1965 елдан соң таркатылуы билгеле. „Актаныш - туган җирем“ китабында Озынкулдан Карелиягә күчүчеләр булган дип язылган. Кызганыч, бездә бу турыда башка мәгълүмат юк», — диде музей хезмәткәре Ильгина Мирзашәрипова. «Төгәл мәгълүмат юк миндә, кызыксынмадым, дөресен генә әйткәндә. Ихтыяри-мәҗбүри кызыксындырып күчендергәннәр инде аларны Карелиягә. Сугыш башлангач, алар аннан качарга мәҗбүр булалар: кайсы кире кайткан, калучылар да булган. Чит җирләргә китүчеләр авыл саен булган ул. Бәхет эзләп киткәннәр, монда рәхәт тормыш булмаган бит инде. Бер кеше Карелия якларыннан туганнарын эзләп кайткан булган», — диде «Актаныш-туган җирем» китабы авторы, тарихчы Йосыф Хуҗин. Кайчандыр чит якларга күченгән актанышлыларның язмышлары белән кызыксынып, Карелиядәге «Чулпан» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Фәридә ханым Фадеева белән сөйләштек. «Рус-фин сугышыннан соң бушаган территорияләргә халыкны күчереп утырту булган. Сөйләгәннәрдән генә ишеткәнем бар. Ул җирләрнең төп халкы вепслар булган, алар белән бергә руслар да яшәгән. Күчереп утырту сәясәте нәтиҗәсендә, татарлар 40нчы еллардан соң килгән бу якларга. Төрле милләт вәкилләре күчерелгән бирегә. Монда тормыш бик яхшы дип сөйләгәннәре исемдә. Кешеләр ничек бар, шул килеш чыгып киткәннәр, бернәрсәләрен дә алмаганнар. Өйләр бик матур, бай булган. Үзем ирем белән монда 1979 елда күчтек. Армия штабы бар иде, ирем хәрби кеше, Казандагы танк училищесын тәмамлады. Без оешма буларак 2014 елда теркәлдек. Кызганыч, Актаныштан килгән татарлар турында бернәрсә дә әйтә алмыйм. Андый зур тикшеренү эшләре әле башламадык, ләкин исәптә бар. Мондый җитди эшләр өчен, әлбәттә, белгечләр һәм акча кирәк. Җанисәп мәгълүматларына караганда, 2010 елда Карелия республикасында 1888 татар исәпләнгән. 2002 елда бөтенләй башка саннар — 2600 татар кешесе булган», — диде Фәридә ханым.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Учалы на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.