Добавить новость
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Альберт Борһанов: «Безгә башкортларга каршы булу кирәкми, татарларның ролен күрсәтик»

0 350
Октябрьнең икенче яртысында татар тарихчылары делегациясе «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе Альберт Борһанов җитәкчелегендә Башкортстан Республикасы, Свердловск, Чиләбе, Курган өлкәләренең татарлар күпләп яшәгән шәһәр-авылларын йөреп чыкты. Делегация составында Бөек Ватан сугышы мемориал-музееның фәнни хезмәткәре Михаил Черепанов, тарихчы Нурулла Гариф, Удмуртия татарларының активисты, педагог Вәсилә Хәкимова, Марий Эл Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Сания Газизҗанова һәм башкалар бар иде. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр белән очрашуларга багышланган сәфәрдә «Татар-информ» хәбәрчеләре дә булды. Беренче тукталышны Башкортстан Республикасы Туймазы районында ясадык. Төмәнәк авылы янында урнашкан «Бабай утары»на Туймазы, Октябрьский, Бакалы, Шаран, Бүздәк, Бәләбәй, Чакмагыш районнарыннан йөзләгән татар активисты җыелды. Биредә җанлы аралашу өчен бөтен мөмкинлекләр дә булды. Очрашуга килгән Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов белән Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган эшлеклесе, меңләгән популяр җырлар авторы Рамил Чурагул чараны ямьләндереп җибәрделәр. «Безнең максат — Башкортстанда яшәүче татарларның ролен күрсәтү» — Төмәнәк авылы — ул киләчәктә татарлар белән башкортларны берләштерү урыны булачак дип уйлыйм. Татарлар белән башкортлар арасындагы ызгышның бер файдасы да юк. Безгә башкортларга каршы булу кирәкми. Безнең максат — Башкортстанда яшәүче татарларның ролен күрсәтү, үзебезнең милләттәшләргә игътибар итү һәм, кирәк булса, ярдәм итү. Кайвакыт Казан ягыннан да, Уфа ягыннан да хаталар китә. Анысы конкрет сәясәтчеләр эше. Татарларны төрле төркемнәргә бүләргә теләүчеләр бар, ләкин аларга карап, без бүленергә, таркалырга тиеш түгел, — дип, сүз башлап җибәрде делегация башлыгы Альберт Борһанов . Очрашуда чыгышлар, сәламләү һәм рәхмәт сүзләре күп булды. Мин бары тик нык истә калганнарын гына искә төшереп үтәм. Тарихчы Нурулла Гариф үзенең шәхси музеен җиткерү турында сөйләде, милләтнең киләчәгенә карата фикерләре белән уртаклашты. — Милләтне саклау — ул нәселне саклауга тиң. Бездән соң килгән буынны без үз калыбыбызда калдырырга тиеш. Аның өчен мирасыбызны түкми-чәчми яшьләргә тапшырырга кирәк. Моңа китаплар да, мәдәният тә, тел дә керә. Безнең киләчәгебез бала-оныкчыкларның нинди булуыннан тора, — диде Нурулла Гариф. «Разведкада татарлар бик ышанычлы кадрлар санала» Бөек Ватан сугышы мемориал-музееның фәнни хезмәткәре Михаил Черепановның Гайнан Кормаш, җәлилчеләр һәм Әмир Үтяшев каһарманлыгы турындагы чыгышын бөтен кеше йотлыгып тыңлады. — Күбегез үз нәселегезне өйрәнеп, киләсе буынга шәҗәрәләр төзеп, китапларга кирәкле сүзләр язып калдырасыз. Мин моңа сокланам. Сезнең балалар үзләрен нәселсез кешеләр итеп түгел, ә зур нәсел дәвамчысы итеп тоячаклар. Алар, һичшиксез, тормышта югалып калмаячаклар, — дип башлады сүзен Михаил Черепанов. Аннары Бөек Ватан сугышы темасына кереп китте. — Татарның көче хәйләкәрлектә. Шүрәлене хәйлә белән җиңгән Былтыр — ул әкияти персонаж гына түгел, ә татар егетенең образы. Бөек Ватан сугышында фашистлар пленга төшкән Кызыл армия солдатларын Советлар Союзына каршы сугышка әзерли башлый. Моның өчен милли легионнар төзелә. Идел-Урал легионына кырык меңләп тоткын туплана. Кызыл армия командованиесы фашистларның мәкерле планын җимерүне Мари Эл Республикасы Бәрәңге районында туган татар егете Гайнан Кормашка ышанып тапшыра. Ул аңарчы да диверсия заданиеләрен уңышлы үтәгән була. Гомумән, разведкада татарлар бик ышанычлы кадрлар санала. Гайнан Кормаш махсус рәвештә пленга төшеп, Идел-Урал легионына эләгә һәм үз тирәсенә ышанычлы татарларны — без җәлилчеләр дип белгән каһарманнарны җыя. Алар легионерлар арасында яшерен эш алып баралар. Нәтиҗәдә, уңайлы момент килеп чыгуга коралланган меңләгән легионер Совет партизаннары ягына чыга. Бу хәлдән соң фашистларның башка легионнарга да ышанычы бетә һәм аларны фронт сызыгыннан читкәрәк күчерәләр. Мисал өчен, Идел-Урал, Әрмән һәм Грузин легионнары Франциянең көньягына күчә. 1944 елның 15 августында Америка десанты бернинди югалтусыз Франциянең көньягына төшә. Американнарның каршылыксыз дошман җиренә килеп урнашуларында татарларның роле зур була: Франциянең көньягын сакларга тиешле легионерлар монда да фашистларга зыян сала. Бу эштә дә татарлар кулы уйнаганын белгән Гитлерның нык ачуы килә. Тарихтан белгәнебезчә, Гайнан Кормаш җитәкчелегендә яшерен эш алып барган солдатларны, шул исәптән Муса Җәлилне дә, Гитлер армиясенә зур зыян салганнары өчен үлем җәзасына тарталар, — дип сөйләде Михаил Черепанов. Франциядәге операцияне Башкортстан татары Әмир Үтяшев оештырган була. Ул да җәлилчеләрнең яшерен оешмасында тора, ләкин фашистлар бу хакта белми кала. — Әмир Үтяшев сугыштан исән кайта һәм 1996 елга кадәр яши. Мин аның белән шәхсән таныш идем. Ул Идел-Урал легионында булган берничә дистә солдатны, шул исәптән Башкортстан егетләрен акларга ярдәм итте. Сезнең якташлар һәм милләттәшләр ватанны гына түгел, Францияне дә тар-мар итүдән саклап калган, — диде Михаил Черепанов. «Башкортстандагы татар мәктәпләренә бүген башкорт милләтчеләре хуҗа» Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән килгән татар тарихчысы, танылган җәмәгать эшлеклесе Нумөхәммәт Хөсәеновның чыгышы да аерым игътибарга лаек булды. — Башкорт милләтчеләре безне башкорт ыруларыннан килеп чыккан дип күрсәтмәкче булалар. Кайсы тарихи истәлектә ыру исемнәре язылган? 1964 елда башкортларның ырулары турында китап чыкты. Аңа кадәр ырулар турында истәлекләр бер китапта да язылмаган. Алар татар волосте исемнәрен алганнар да, ырулар уйлап тапканнар. Күрсәтегез безгә ыру исеме теркәлгән берәр документны! Юк ул, тарихта булмаган. Без шуны белеп торырга тиеш, — диде Нумөхәммәт Хөсәенов. Нумөхәммәт Хөсәенов Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты галимнәренә «Уфа өязе татарлары» китабын нәшер итүләре өчен рәхмәтен әйтте. Борынгы документларга нигезләнгән китапта һәр авылда кайсы милләт халкы яшәгәне күренә. Очрашуда Башкортстанның татар авыллары турында китаплар язганда әлеге басмага нигезләнергә кирәк дигән тәкъдим яңгырады. — Китап иртәрәк чыккан булса, башкорт милләтчеләренең ырулар турындагы әкиятләренә каршы тору җиңелрәк буласы иде, — диде ул. Нумөхәммәт Хөсәенов милләтне саклау буенча да берничә тәкъдимен әйтте. — Башкортстанда татар мәктәпләре бетеп бара. Мәктәпләр хөкүмәт кулында, шуңа күрә татар мәктәпләренә бүген башкорт милләтчеләре хуҗа. Без хәзер нишли алабыз соң? Безнең мәчетләребез бар. Аларның туксан процентын татарлар тота. Татарларга мәчетләр тирәсендә берләшергә кирәк. Чувашия Республикасында шундый яхшы тәҗрибә бар. Безгә Чувашия татарларының мәхәллә төзү буенча тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк. Газета-журналларда көндәлек тарихыбыз язылып бара. Татар матбугатын сакларга кирәк. Ата-бабаларыбыз милләт өчен күпме көч түккәннәрен искә төшерик. Без дә көчебезне кызганмыйк. Милләт өчен эшебезне башлап, татар матбугатына язылыйк. Балаларыбызга татар мультфильмнары күрсәтик, — диде ул. «Төмәнәк авылына нигез салучылар татарлар булган» Туймазы районы Төмәнәк авылында туып үскән эшмәкәр, танылган җырлар авторы Фәнир Галимов 2012 елда Төмәнәк авылының 350 еллыгына чыккан «Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?!» дигән китап белән таныштырды. Китап авторлары авыл тарихын борынгы ревизия кенәгәләре (халык саны алу), муллалар тутырып барган метрикалар һәм башка рәсми документлар нигезендә язган. Китапта Төмәнәк авылына нигез салучылар татарлар булганы исбатлана һәм бүген дә анда татарлар яши икәне күренә. Басмага шулай ук Төмәнәкнең һәр гаиләсеннән киләсе буыннар өчен әйтелгән сүз булып сакланачак истәлекләр яздырып керткәннәр. Яңа буын үзенең әби-бабасының, авылдашларының кем булганын белеп торачак. Очрашуга килгән милләттәшләргә Альберт Борһанов Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән китаплар бүләк итте. «Үз җиремдә үз телем» китабы минем игътибарны аеруча җәлеп итте. Биредә язучыларның, күренекле шәхесләрнең татарлар турында язган шигырьләре, истәлекләре, милләт язмышы турында уйланулары тупланган. Минемчә, милли хисләрне уята алырлык бу җыентык белән һәр татар танышып чыгарга тиеш. Очрашу вакытында әйтелгән фикерләр җыр-моң белән үрелеп барды, шуңа күрә ул күңелле дә, эчтәлекле дә узды.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Туймазы на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.