Добавить новость
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Бөек Ватан сугышы ветераны Мифтах Нуретдинов: «Сугышта татарлар бердәм булды»

0 267
Мифтах Нуретдинов Башкортстанның Туймазы районы Зирекле авылында туып-үсә. Фронтка 1943 елда чакырыла.  «Сугышка киткәндә миңа 17 яшь иде. Уфаның 28 уку полкында хезмәт иткәндә Мәскәүдән комиссия килеп төште. 250 егеттән 43 кешене сайлап, эшелонга төяп алып киттеләр. Белоруссиянең Могилев шәһәре тирәсенә барып җиткәнче, кая барганыбызны белмәдек. Килсәк, бөтен җирдә самолетлар оча, парашютчылар сикерә. Шунда гына һава-десант гаскәрләренә эләккәнемне аңладым. Буем метр ярым гына булса да, авылда үскән нык тәнле, көр егет идем шул. Ләкин парашюттан сикерергә туры килмәде. Немецларның чигенүе сәбәпле, пехотачылар буларак хезмәт иттек», — дип сөйләде Мифтах абый.  Мифтах Нуретдинов Румыния, Чехословакия, Венгрия, Австрияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Җиңүне Альп тауларында каршы ала. «Сугышка керергә курыкмадым. Илебезне азат итү — бары тик шул гына безнең өчен мөһим иде. Башкасы турында уйламадык. Кечкенәдән Ватаны сакларга, аңа тугрылыклы булырга, илең өчен җаныңны да кызганмаска кирәк дип тәрбияләделәр безне», — ди ветеран.  Бөек Ватан сугышы ветераны дивизияләрендә татар егетләренең бик күп булуын, аларның бер-берсе өчен ут йотып торуын сөйләде. «Сугыш чорында татар халкы бердәм булды. Ярдәмләшеп, бер-беребезне кайгыртып тордык. Командирларыбыз да татарлар иде. Үзебезчә җырлар җырлап, рухыбызны күтәрә идек», — ди ул.  Мифтах ага тагын бер кызыклы очракны искә алды. «Минем авылдагы күршем генерал-майорның элемтәчесе иде. Берсендә аның белән төнлә задание үтәргә барганда күрештек. Ул мине әлеге дә баягы татарча сөйләшүемнән, тавышымнан танып алды. Кочаклашып күрештек тә, ике-өч минуттан аерылыштык. Мин үз юлым, ул үз юлы белән хәрби бурычыбызны үтәргә киттек», — дип сөйли ветеран.  Мифтах Нуретдиновка маршал Георгий Жуков белән очрашырга да туры килгән. «Ул безне сугыштан соң Одессада каршы алды. Казармаларга кереп, бөтен офицерларны куып чыгарды. Бары тик гади солдатлар белән генә аралашты, зарларыбыз, гозерләребезне тыңлады. Безнең белән бергә утырып солдат боткасы да ашады, хәтта», — дип искә ала ул.  Мифтах Нуретдинов сугыштан соң өч ай Житомир танк училищесында укый, аннары Германиядә хезмәт итә. Туган якларына 1950 елның ноябрендә генә кайта. 1973 елда «КАМАЗ» төзелешенә килә. Тормыш иптәше Роза ханым белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. "Әниебез белән бик матур, үрнәк гаилә булып яшәделәр. Кызганыч, әниебез 2014 елда гүр иясе булды. Ул да Җиңү көнен бик нык ярата иде. Әни дә тыл ветераны. Ул сугыш бетүе турындагы сөенечне беренче булып бөтен Азнакай райнына хәбәр салган кеше. Һәрвакыт шул турыда дулкынланып искә ала иде», — дип сөйләде Мифтах Нуретдиновның кызы Лена Нуретдинова. Бөек Ватан сугышы ветераны, 94 яшь булуга карамастан, үзенә 2010 елда бүләк ителгән сары «ОКА» машинасында бакчага йөри. «Барлык автосервисларда аңа бушлай хезмәт күрсәләр. Бөтен җирдә яшел ут яна бабайга», — ди Мифтах абыйның туганнан-туган оныгы Рамил Нуретдинов. Бабайның оныгы һәр елны 9 май көнне ветеранны тәбрикләргә Уфа шәһәреннән кайта икән. «Бабаебыз белән чын күңелдән горурланабыз. Бүгенге тыныч тормышыбыз, аяз күгебез өчен зур рәхмәт аңа», — ди ул.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Туймазы на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.