Добавить новость
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Шикәр вакланды, әти сугыштан кайтмады» — «Баулы-информ» сугыш чоры баласы турында

0 254
Сугыш һәм бала — әлеге сүзләрне берничек тә янәшә куеп та, аңлап та булмый. Ничек кенә булмасын, 1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы бик күп корбаннар китергән, ул гына да түгел, күпме кешеләрнең бәхетләрен урлап, язмышларын үзгәртеп, ятимлек белән сугарган. Итәк тулы бала, ничек үлдең, оялмыйча! Тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары хакында газета битләрендә еш язабыз. Бу чорны кичкән кешеләр белән аралашкан саен хәтер сандыкларында хатирәләр яңара. Моңа кадәр бер кайда, беркемгә сөйләнмәгән серләр ачыла. Бу юлы минем әңгәмәдәшем Баулы шәһәрендә гомер итүче сугыш чоры баласы Мөбәширә апа Исаметова булды, дип яза « Баулы-информ » газетасы. Мин килгәнче Мөбәширә апаның дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Шулай да фатирын бизәп торучы үз куллары белән ясаган курчаклары, бәйләгән чәчәкләрен күрсәтеп сөйләгән арада бераз тынычланды ул. Зал бүлмәсендә эленеп торган зур фоторәсемгә күзе төшеп, анда үзенең яшь чагы икәнлеген әйтеп авыр сулап куйды. – Менә шундый чакларым да бар иде бит, — диде ул фоторәсемне бармак очлары белән кадерләп сыпырып. Мөбәширә апа Исаметова Башкортстанның Туймазы районы Уязы Тамак авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа сигез яшь була. Алга таба укучыма Мөбәширә апа сөйләгәннәрне хикәяләп тәкъдим итәм. Әти китте Сугыш чыкты дигән сүзне без — балалар башта бик аңламадык та. Шул ук елны август аенда әтиебезне дә сугышка алдылар. Әти Хәйруллин Сәлих Шәйдулла улы 1905 нче елгы, күкрәп торган 36-37 яшьлек чагы иде. Өйдә әни кочагына сыенып дүрт бала калдык. Ул вакытта иң өлкән бала — апама 11, миңа-сигез, энемә — алты һәм иң кечкенә сеңлебезгә унтугыз гына көн иде. Әтинең сугышка чыгып китәргә җыенуы бүгенгедәй күз алдында. Әти белән әни берсен-берсе бик яратып яшәделәр. Аларга аерылу авыр булгандыр инде. Ул көнне әти үз-үзенә урын таба алмагандай, өйгә бер керде, бер чыкты. Озак итеп без — балалары уйнаганын карап торганы истә. Нәрсә уйлады икән? Боек иде. Әллә соңгы тапкыр икәнен күңеле сизендеме? Бәллүдә яткан бәбине бер алды, бер куйды. Күкрәгенә кысып кочаклап, аны иснәп-иснәп күз яшьләре белән саубуллашканы күңелемнән беркайчан да китмәде. – Әй, кызым, әгәр дә кайта алмасам, син бит минем йөземне дә күрми калдың. Ничекләр калдырып китим, күңелем сизә, соңгысы бу, соңгысы…– дип елаганын ничек онытылсын. Сеңлемне кире бәллүгә куйды да, без — зуррак балаларны берәм-берәм алдына алып сөйде, битләрдән, чәчләрдән үпте. Ул вакытта кечкенә балаларга иң тәмле булып тоелган әйбер — шикәр иде. Һәрберебезгә зур-зур итеп ватылган кисәкле шикәрләр тоттырды. Әти белән бер үк вакытта авылдан тагын ике ир-ат киткәне хәтердә. Алар атка утырып гармуннар тартып авылны уратып чыгып, саубуллашып киттеләр. Әтиемнең кычкырып җырлаганы хәтердә Без авылдан киткән чакта, Өйнең капкаларын япмагыз. Балаларым ятим кала Сез аларны читкә какмагыз. Без китәбез ахыры Бөгелмәләр аркылы, Өстемдәге ак күлмәгем Кәфен булыр ахры… Шулай булды да… Шул сүзләр мин –сигез яшьлек баланың кечкенә генә йөрәгендә урын алып, гомерем буе колагымда яңгырап йөрде.  Шикәр Әти китте. Мин ул биргән шикәрне ашамадым. Кечкенә генә чүпрәк кисәгенә төрдем дә, мичнең бер аралыгына яшереп куйдым. Сабый күңелем белән бик күп тапкырлар зур табынга җыелып, шул шикәр белән барыбыз бергә җыелып, тәмләп чәй эчкән вакытларны күз алдына китерә идем. Ләкин алай булмады шул. Әтине көтә-көтә ул шикәр кисәген ачып карый идем. Бер-ике елдан шикәрем сары төскә керде, аннары вакланды. Шулай да аны ачып ашарга кулым бармады. Чөнки без әтине көттек. Кемнәрнеңдер әтиләре кайта да башлады. Андый яңалыкларны ишеткәч, күңел тагын алдана иде. Бәлки безнең әти дә исәндер, кайтып керер кебек иде. Кайтмады, шикәр тузан кебек вакланып, ачып караган саен коелып, юкка чыкты. Әти кайтмады.  Тишек арба Август. Урып-җыю вакыты. Ир-егетләр дә, атлар да сугышка озатылган. Шулай итеп, тормыш ачысы — авырлыклар башланды. Бөтен эш безнең җилкәдә калды. Колхоз эшенә йөри башладык. Унтугыз көнлек сеңлемне гел мин генә карадым. Әни һәм миннән олы апам, энем — өчесе дә басуда. Әни балага дип шешәгә су салып калдыра. Соң ул кечкенә бала су эчеп күпме торсын инде? Елый башлый да, әни янына басуга китәбез. Ә басу авылдан җиде чакрым ерак. Анда барып җиткәнче өч кечкенәрәк инеш аша узасы бар. Кабык арба бар иде, шунда мескен баланы мендәр белән салам да, тартып китәм. Бер тапкыр шулай бик елады апаем. Нишләтергә белгән юк бит. Тагын әни янына киттек. Юлда елый-елый барып, йоклап та китә иде инде сабыкай. Тартып барам шулай арбаны, үзем никтер артыма борылып карамыйм, сеңлемне йоклый дип уйлаганмын ахры. Карасам, арбада мендәр дә, бала да юк! Бик курыктым. Ул үлсә, үзем дә үләм, дип уйлыйм. Елый-елый кирегә чабам. Арбаны да алдым. Үзем уйлыйм, апаемны югалттым, хәзер калдырып, арбаны да югалтсам, әнигә нәрсә диярмен! Хәзер искә төшсә дә, йөрәгем «жу» итеп куя. Уйласаң, апай булмагач, ул арбаның ни кирәге калган булыр иде инде. Шактый гына юл үтелгән булып чыкты. Йөгерә торгач, юл уртасында ак мендәр белән сеңлем ятканын күреп алдым. Ярый әле беркем дә, бер нинди җанвар да очрамаган. Берәр эт — мазар алып киткән булса?.. Ходаем саклаган инде. Шул вакытта сөенгәннәремне белсәгез! Хәзер әни янына барырга кирәк бит инде. Арба тишек. Нишләтергә дә белмим. Бәбәйне арбаның кырыенарак куеп, тишеккә елга буеннан чыбык-чабык салып, көч-хәл белән барып җиттек. Әнигә бу хәл турында беркайчан да әйтмәдем. Ә сеңлем бүгенге көндә вафат инде, ул 67 яшькә кадәр яшәде. Соңгы күрешү Бервакыт шулай әнигә бер кеше килеп, безнең әтиләрнең әле сугышка ук озатылмаганлыгын, Туймазы янындагы полигонда укулар үтүен әйтеп киткән булган. Бу сентябрь ае кергән вакыт иде. Әле икмәкнең бар чагы, әни күп итеп ипи пешерде дә, ваклап кисеп, киптереп сохари ясады. Бер капчыкка тутырды да, бер иртәдә, көтү куу белән, тагын шул бишеккә апайны салып, сохарины асып, мине ияртеп, кырык чакрым юлга җәяүләп чыгып киттек. Яктыда барып җитәргә кирәк, диеп сөйләнгәне истә. Юлда туктап, вакыт уздырмас өчен, апаемны атлап бара-бара имезгәнен хәтерлим. Туймазыга барып җиткәндә кояш байый башлаган иде инде. Әтиемнәрнең хәрби полигоны аннан тагын ун чакрым ераклыкта, читтә булып чыкты. Шулай да караңгы төшкәнче, барып таптык. Полигон ике рәт чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган иде. Андагы солдатлар барысы да яшел төстәге хәрби киемнән, кырмыска оясы кебек. Беркемне дә танырлык түгел. «Ложись, стреляй!» дигән тавышлар гына ишетелеп тора. Бер кеше килде дә, безне куа башлады. Шулай да, ни өчен килүебезне аңлагач, көтәргә кушып, китеп югалды. Безне казарма кебек җиргә кертеп урнаштырдылар. Ул кичне әтине күреп булмады. Безнең янга кертмәделәр. Таң алдыннан бер-ике сәгатькә генә очраштырып алдылар. Шуннан соң ничек кайттык, хәтерләмим. Югыйсә, килгән юлдан җәяү кайтканбыздыр инде. Кайтып бераз вакыт үткәч, әнинең түземлеге калмады. Әйтеп үткәнемчә, бик яратышып, күзләренә генә карашып яшәделәр бит алар. Әни тагын әти янына җыена башлады. Хәтеремдә, безгә авылдан тагын бер хатын да иярде. Тагын мине җитәкләп, апаемны арба белән тартып юлга кузгалдык. Барып җиттек. Әтиләрне сугышка алып киткәннәр иде инде. Соңгы күрешү тегесе булган икән. Шундагы бер офицер гына әйткән әнигә, әтинең кавалериягә эләккәнен.  «Итәк тулы бала, ничек үлдең, оялмыйча!» Сугышка озатып җибәрү бер авыр булса, үле хәбәрләре китергән хатларны алу — халык өчен тагын да авыр сынауга әверелде. Андый хатлар һәр йортка диярлек килде, 1941 нче елның кышкы бер көнендә безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Ул иртәне яхшы хәтерлим. Әни мичкә ягып җибәргән иде. Үзе мич алдында нидер пешереп йөри. Ә мин баздан бәрәңге алып чыгып маташа идем, яртылаш чыгып җиттем дигәндә, безгә кемдер керде. Әнигә ниндидер кәгазь кисәге тоттырды да, кире борылып чыгып та китте. Әнинең шул кадәрле сыгылып төшеп, үксеп-үксеп елаганын беренче тапкыр күрүем иде. Хатны кулында озак тотып тора алмады. Әйтерсең лә ул аның кулларын пешерә иде. Калтыранган куллары белән хатны ачуга ук белән уч төпләрендә бөгәрләде. Шул кәгазьгә ярым пышылдап, үпкәләп нидер әйтте дә сыман: «Ничек оялмыйча, итәк тулы кечкенә балаларны миңа гына калдырып, оялмыйча үлеп ятасың! Мин янганчы, син дә ян!» - диде дә хатны янган мичкә ыргытты... Еллар узды, әтинең сугышта йөргән маршрутын да беләсебез килде. Бергә сугышкан кешеләр сөйләве буенча, алар сугышның иң кайнар нокталарына эләккән, камалышта калганнар. Безнең әтинең атына атканнар да ат егылып калган, ә үзе шуышып сугышчан дуслары янына килгән. Анда безнең авылдан Сәях исемле абзый да булган. Аткан тавышлар тынганчы окопта ятканнар. Әти мескенкәем, мал җанлы кеше иде, атын бик ярата иде. Атышулар тынгач, атны карап киләм, бәлки исәндер, дип кире аты янына киткән. Ат янына барып җитү белән, фашистлар күреп алып, өсләренә граната ыргытканнар. Авылдаш абзый сөйләве буенча, ат та, әти дә 3-4 метр биеклеккә күтәрелгәннәр һәм… әтиебез шул чокырда калган.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Туймазы на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.