Добавить новость
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Җанисәп вакытында карап торып татар дип яздырачакмын, башкача имзамны куймыйм!»

0 31

Одноклассники челтәрендә Башкортстанда татар һәм башкортларның санын чагылдырган ике карта зур бәхәсләр куптарды. Карта 2010 елгы җанисәп мәгълүматларына нигезләнеп төзелгән. Комментарийларга караганда, кайберәүләр аның нәтиҗәсе белән килешеп бетми.

Илеш кемнеке?

«Менә сиңа мә! Илеш районында 80 процентка якын башкорт яшәгәнен белми идем әле», — дип яза Гөлфизә Кәлимуллина.

— Димәк, сез бу мәгълүматларга ышанмыйсыз? Ни өчен?

— Ул тирәдә татарлар яшәгәне билгеле бит инде. Моны башкортлар да инкарь итмидер. Ышанырлык булса, ышаныр идем. Озакламый тагын җанисәп булачак. Аннары, төрле кеше бар бит, кемдер төрле сүзләргә ышанып, бәлки, файдасы булыр дип уйлап, үзләрен башкорт дип яздырганнардыр. Бөтен бер районның милләтен үзгәртү бер кысага да сыймый. Комментарийлардан күренгәнчә, халык ачыктан-ачык көлә моннан. Хуҗа Насретдин мәзәгендәге шикелле үз ялганыбызга үзебез ышанып яшәргә тиеш булабыздыр, күрәсең, — ди Гөлфизә ханым.

— Сезнеңчә, киләчәк җанисәптән соң башкортларның саны артырмы, кимерме?

— Хәзер катнаш никахлар күп, балаларын ничек яздыралар инде. Артуга килгәндә, өстән нинди фәрман килә — барысы да шуңа бәйле. Сайлаулар кебек. Киметергә тырышмаслар анысы. Хәзер яңа термин барлыкка килде бит: татарча сөйләшүче башкортлар, — дип көлә әңгәмәдәшем.

Гөлүсә Камалова бер танышының тарихын искә төшерә. «Бер гаиләдә ике милләт вәкиле яши. Ник алай дигәч, «Мин армиядә калдым җанисәп вакытында, шуңа мин татар, ә өйдәгеләрне башкортка әйләндергәннәр мин юкта, ди көлеп».

Интернет чыганакларында Илеш районы турындагы мәгълүматка күз салсак, башкортлар, чыннан да, 80 процентка якын, ә татарлар — 15 процент чамасы, диелә. Уфада яшәүче Альберт Әхмәдуллин да бу мәгълүмат белән килешми, аныңча, бу җирләрдә элек-электән татарлар яшәгән. Шул исәптән, Туймазы, Ярмәкәй, Чакмагыш районнарын да кертергә була.

«Уфада да татарлар икенче урында бит, башкортлар 15 проценттан артык түгел. Башкортстанда яшәп, әлбәттә, „башкорт“ булу отышлырак, чөнки ул бар нәрсәгә дә йогынты ясый, хәтта карьерага да. Хатыным татар булуына карамастан, „башкорт“ булып йөри. Заманында ул яшәгән район халкын башкорт исәбенә керткәннәр. Республиканың көнбатышы Татарстан белән чиктәш. Бу өлкәләрдә татарлар күбрәк, ләкин аларны да „күчергәннәр“. Шуннан нәтиҗә ясагыз инде», — ди Альберт Әхмәдуллин.

Шуннан соң әңгәмәдәшем миңа үткән елда Уфада татар диктантын үткәрүнең чак кына өзелми калуын бәян итте: «Мәгариф министрлыгы вәкилләре килеп, тиз арада диктантның текстын үзгәрттеләр. Текст татар телендә калды, ләкин эчтәлеге башка — башкорт ягының бөеклеге турында».

Башкорт милләтчеләре тарихны үзләренә уңайлы итеп язу эшен яхшы алып бара. Татарлар күпләп яшәгән районнарга килеп, татар дигән халык юк, татар теле башкорт теленең диалекты гына дип пропаганда үткәрәләр.


Альберт Әхмәдуллинның хатынының туганнан туган сеңелләренә мәктәптә укыганда ук үзләрен башкорт итеп танырга кушканнар. «1989 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күз салыгыз, татарлар бер миллионнан артык. 2000 елларда алар инде өченче урынга төшеп утырган. Ә башкортлар — икенче. Сезне бу уйландырмыймы?

Башкорт милләтчеләре тарихны үзләренә уңайлы итеп язу эшен яхшы алып баралар. Татарлар күпләп яшәгән районнарга килеп, татар дигән халык юк, татар теле башкорт теленең диалекты гына дип пропаганда үткәрәләр», — ди Уфа татары Альберт Әхмәдуллин.

«Карап торып татар дип яздырачакмын»

Кем белән генә сөйләшсәк тә, барысы да көчләп, ягъни үз ихтыярларыннан башка «башкорт» булып язылырга туры килгән заманнарны искә алды. Нәкъ менә шул вакытларда татар гаиләсеннән армиягә китеп, «башкорт»лар янына әйләнеп кайтучылар да булган. Татарстанда туып, күрше республикага күчкәч, анда туган балаларга башкорт телендәге туу турындагы таныклык тапшырып, бер гаиләдә ике төрле милләт вәкилләре яшәү очраклары да бар.

Рәшид Сәрвәров комментарийларда үзенең кызыклы тарихы белән бүлешә. «Әнинең беренче ире татар булган, сугышта үлеп калган. Аннан туган кыз бала татар булып исәпләнә. Икенче иреннән мин — татар малае туганмын, чөнки ул чакта без әле Татарстанда яши идек. Миңа бер ел тулмаган чакта Башкортстанга күчкәннәр. Анда ике энем туды, алар башкорт, чөнки туу турындагы таныклыклары башкорт телендә. Менә шулай итеп бер гаиләдә ике төрле милләт булды», — дип яза ул.

Хәзер бу буталчыклар бер яктан тарих, икенче яктан кызык вакыйга кебек кенә калса да, башка мондый башбаштаклыклар кабатланмасын инде дигән теләктә алар.

Әни милләтен үзгәртәсе килеп авыл советы идарәсенә баргач, аңа Башкортстанда башкорт булу «почетлырак» дигәннәр, шуннан шулай калган.


«Туу турындагы таныклыгында минем әнине дә башкорт дип язганнар, Стәрлебаш районыннан иде ул. Гаиләдә унау булганнар алар, яртысы татар, калганы башкорт. Кемгә ничек эләккән инде. Әни милләтен үзгәртәсе килеп авыл советы идарәсенә баргач, аңа Башкортстанда башкорт булу „почетлырак“ дигәннәр, шуннан шулай калган. Әти татар булгач, без дә татар. Менә минем туу таныклыгымда әнием дә татар диелгән инде», — дип үз тарихын сөйләп үтте Стәрлетамактан Галия Рәхмәтуллина.

Илеш районы Кужбахты авылында яшәүче Земфирә ханыма да татар була торып, башкорт булып йөрергә туры килгән.

Үз тарихын ул болай дип сөйләде: «Рәхимов президент булган чак иде ул. Бар халыкны башкортка әйләндерә яздылар ул вакытта. Татарларны институтка алмаячаклар дип, олы улыбыз безне башкорт дип яздырды. Үзем татар булсам да, татар телендә уку бәхете тәтемәде миңа. „Агыйдел“ һәм „Казан утлары“ журналлары аша туган телемне дә, башкортчасын да өйрәндем. Менә киләчәк җанисәп вакытында карап торып татар дип яздырачакмын, башкача имзамны куймыйм. Мин — милләтпәрвар, сатылырга җыенмыйм».

Земфирә ханым сөйләвенә караганда, аларның районында милләт аеру юк, тату яшиләр.

«Бергә дус яшәп була»

Хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче Алла (Һава) Вахитова үзенең Башкортстанда яшәгән вакытын бик җылы итеп, яратып искә ала. «Тумышым белән Казахстаннан булсам да, Ташкентта укыдым, аннары 1972 елда аспирантурага Уфага килдем. Миңа шундый ошады, без мондагы кешеләр арасына җиңел кереп киттек, бер-беребез белән дустанә мөнәсәбәттә, матур яшәдек. Татар һәм башкортларга аерып тормый идек, төрле концертларга да, театрларга да бергә йөрдек», — дип Уфада яшәгән өч елын сагынып сөйләде Һава ханым.

«Милләтләргә кагылышлы мондый катлаулы сорауны күтәрү яхшыга илтмәс, минемчә. Башкортстанда күпләргә татар булудан туктарга туры килде, чөнки башкорт булып укырга керергә, яхшы эш табарга җиңелрәк иде. Үзем Казаннан, ирем рус милләтеннән. Инде 40 елдан артык чит төбәктә яшәп тә, телемне онытмадым. Аннан без бит бөтенләй төрле халык «татар-башкорт җәмгыяте» дип, бөтен җирдә берләштерергә тырышсалар да. Телләребез генә охшаш», — ди «Мирас» журналының элекке хәбәрчесе Рәшидә Заикина.

Кемнән генә сорама, халык үзара дус, тату яши, берсен-берсе аермый, катнаш никахлар да күбәя. Тик менә татар була торып үз ихтыярыңа каршы башкорт булып язылу борчый аларны, күңелләре кителә, дип сөйләде әңгәмәдәшләребез.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Туймазы на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.