Тукай премиясе: «Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән? ...кемне алырсыз икән?»
Быел Тукай исемендәге дәүләт премиясенә әдәбият буенча – өч, рәсем сәнгате буенча – өч, кинематография буенча – ике, театраль сәнгать буенча - өч (драма, хореография һәм опера) намзәт, шулай ук, бер җырчы һәм төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты көч сынаша. 13 намзәтнең дүртесе коллектив булса, тугызы - аерым иҗатчылар.
Тукай премиясенә быел тәкъдим ителүчеләр иҗатының югары дәрәҗәсе турында традицион язмалар көндәлек матбугатта күренә тора, Тукай музеенда традицион очрашу да оештырылды. Мондый язмалар һәм очрашулар бик яхшы, әмма миңа аларның кыска дистанциядә, ягъни, кандидатлар исемлеге чыгу белән комиссиянең соңгы утырышы арасындагы аз гына вакыт эчендә булуы ошамый. Үзен Тукай премиясенә лаек дип санаган намзәтләр, ел буе халык арасында булып, үз иҗатын пропагандаласын иде. Әлеге кыска дистанциядә дә, соңрак та Тукай музеенда экскурсияләр, лекцияләр, осталык дәресләре уздырсыннар – халык янында булсыннар, кыскасы. Намзәтләр арасында андыйлар да юк түгел, әмма бөтенесе дә түгел.
Инде намзәтләргә күз салыйк, шансларны да фаразлап, дөресрәге, фаразлаучыларны төркемләп карыйк.
Хәтерләсәгез, алдагырак елларда Тукай премиясе административ эшлеклеләргә, гади генә итеп әйткәндә, продюсерларга да бирелгәләде. «Алтын Урда» балетының иҗат төркеме составында театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, мәдәният өлкәсендәге әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга керткән өлеш өчен «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Лотфулли Шәфигуллин һәм башкалар алды. Теләүчеләр нык артып киттеме икән, башка сәбәпләрме, соңгы елларда бу хәл тукталган иде (бәлки, туктатылган). Быел яңадан «яшел ут» яндымы соң әллә продюсерларга – быел алар бар һәм бер генә дә түгел. 13 намзәтнең өчесендә зур хөрмәткә лаеклы административ эшлеклеләрнең фамилиясе урын алган.
Берсе - кинематографистлар төркемендәге кинопродюсер, «Регион-студия» ҖЧҖ җитәкчесе Олег Германович Суров.
Команданың Суровтан башка өлеше
Фото: © Владимир Васильев
- Әлеге иҗади төркем (Барыкин А.А., Суров О.Г., Кашинский Е.И., Емельянов Д.В.) махсус хәрби операция турында документаль фильмнар циклы («Кормильцы», «Голоса из колыбели», «Дорога», «Казань – Лисичанск») өчен тәкъдим ителгән.
Икенчесе – Казан хореография училищесы иҗат коллективы составында аның директоры Татьяна Зиновьевна Шахнина.
Т.З.Шахнина
Фото: © Владимир Васильев
- Әлеге иҗади төркем (Татьяна Шахнина, педагоглар Ольга Бородина, Вера Закамская, Марина Мамин-Оглы, Сания Хантимирова) – Татарстан Республикасында хореография сәнгатен саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен, Заһид Хәбибуллинның «Заколдованный мальчик» балетын кую (2024 ел), шулай ук 2006–2023 елларда «Белоснежка и семь гномов» (Карен Хачатурян), «Щелкунчик» (П.И Чайковский), «Аленький цветочек», «Морозко», «Снежная королева» кебек XIX–XX гасыр композиторлары музыкасына куелган әкияти балетлары сериясен булдыру өчен.
Өченчесе – «Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Маганов Наил Өлфәт улы.
Фото: © «Татнефть» матбугат хезмәте
- Аның җитәкчелегендәге иҗат төркеме (Павел Корчагин, Эрдни Чавлинов, Сергей Вертелецкий) төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен тәкъдим ителгән. Ягъни, «Кадим Әлмәт» төркеменең нигезендә торган, хәзер «Татнефть» хәйрия фондының проектлар җитәкчесе, әлеге төркемнең сәнгать җитәкчесе һәм төрки музыка кораллары ясаучы оста.
Бу хөрмәтле ханым вә әфәнделәр иҗат дөрләп вә гөрләп яшәсен өчен шифалы су сибүчеләр - аларга рәхмәттән башка сүз юк. Әмма алар автор түгел. Иҗатын тормышка ашырырга ярдәм итүче булуы - иҗатчының бәхете. Ә Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кайсы иҗатчы артында ниндидер оешманы җитәкләгән андый шәхес тормый?! Кайсы иҗат җимешен иҗатчы үзе генә чыгара алсын?! Һәр иҗатчы ниндидер оешмада эшли һәм һәр оешманың директоры бар инде алайга китсә...
Ничек дөрес икәнен белмим, «менә шулай әле монда» дип төртеп кенә күрсәттем, яме.
Казан хореография училищесының ел саен (диярлек) укучылары белән балет спектакльләре чыгаруы һәм аны Яңа ел каникулларында Опера һәм балет театры сәхнәсеннән (!) тамашачыга тәкъдим итүе гаять мактаулы эш. Әмма да ләкин дәүләт премиясенә баручылар составында төп иҗатчылар күренми. Спектакль икән, аның текст авторы, композиторы, рәссамы, режиссеры һәм башкаручы артистлары була – болар стандарт кебек. Ә бер шәлкем спектакльләр өчен директор һәм педагоглар тәкъдим ителү аңлашылып бетми. Әйе, алар иҗади профессиягә өйрәтүчеләр, ләкин педагогика өчен тәгаенләнгән башка премияләр бар дип беләм. Алар кертелсә дә, иҗатчылар командасына өстәлеп кертелсә, дөресрәк түгел идеме? Бу очракта нигә режиссер булмавын аңлыйм да инде – Казан хореография училищесы белән эшләгән Александр Полубенцев «Иакинф» балеты белән алган иде инде,
Әйтеп кенә каравым, ничек дөреслеген җаваплырак кешеләр беләдер.
«Татнефть» командасына татар халкы һәм Татарстанда яшәүче халыклар төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен генә түгел, «Каракүз» фестивале өчен, «Рухият» программасы буенча чыккан китаплар өчен, бик күп кино проектларына ярдәме өчен, күренекле режиссер Туфан Имаметдинов һәм аның командасына «Аваздаш» һәм «Караш» («Аркадаш») фестивальләрен оештырырга ярдәм иткәне өчен һәм башка бик күп изге эшләре өчен рәхмәтле. «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан төбәкнең борынгы музыкаль мәдәниятен торгызу һәм популярлаштыру максатында оештырылган «Кадим Әлмәт» музыкаль төркеме өчен дә рәхмәтле, гәрчә Казанда һәм республика шәһәрләрендә тәкъдим ителгән программаларын белмәсәм дә (бәлки, алар юктыр да). Тукай премиясенә тәкъдим ителгән проект шушы ансамбль эшчәнлеге дип аңлавым белән хаклы булсам, ни өчен Дәүләт премиясенә «төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты» түгел, ә шушы проектның матур нәтиҗәсе булган музыкаль программа яки күргәзмә тәкъдим ителмәде икән? «Татар тотып карамыйча ышанмый», дигәндәй, проектның асылын барлык татар (һәм Татарстанда яшәгән халыклар) күрсен иде.
Әлеге дә баягы, әйтеп кенә каравым, ничек дөреслеген җаваплырак кешеләр беләдер.
Инде аерым иҗатчыларга тукталыйк. Алар арасында яшьләр булуы һәм, иң мөһиме, ул яшьләрнең иҗади берлекләр аша тәкъдим ителүе матур күренеш. Язучылар берлеге һәм Композиторлар берлеге турында сүз бара.
Җәмәгать, байтак еллар эчендә беренче тапкыр Композиторлар берлеге яшь иҗатчыны чыгара. Моңарчы ул я бөтенләй беркемне дә чыгармады, я исеме дә, җисеме дә онытылган (ни кызганыч) иҗатчыларны чыгарды. Ә быел Ильяс Камал җитәкләгән Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе Тукай премиясенә Эльмир Низамовны һәм аның «Кара пулат» операсын тәкъдим итте. Бу үзе үк җиңү инде. Дәвамлы булсын!
Эльмир Низамов
Фото: © Салават Камалетдинов
-
Эльмир Низамов – «Кара Пулат» операсы өчен.
Шәхсән миңа бу опера ошый. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры чыгарган һәр милли опера һәм балет төрле составлардагы иҗатчылар белән гел дә Тукай премиясен ала килә, «Кара пулат» алардан бераз гына да ким түгел, уйлап-анализлап карасаң.
Язучылар берлеге дә яшь кешене – Лилия Гыйбадуллинаны чыгарды. Әмма үзен генә түгел - яңа гына 60 яшьлеген билгеләп үткән Илсөяр Иксанова белән бергә чыгарды. Татарстан китап нәшрияты тәкъдиме белән күренекле язучы Рафис Корбан намзәте дә карала. Язучылар һәрвакыт оптимист – күктән баллы кабартма яуганны көтәргә яраталар - быел Тукайның 140 еллыгы уңаеннан премияләрне «оптом» бирмәсләрме дигән өметләре юк түгел.
Илсөяр Иксанова
Фото: © Салават Камалетдинов
-
Гарипова Илсөяр (Иксанова Илсөяр) – «Үткелләрне үтү – дөнья көтү» шигырьләр җыентыгы өчен.
Рафис Корбан
Фото: © Владимир Васильев
-
Корбанов Рафис (Рафис Корбан) – «Әхмәров», «Ватан», «Алиш» китаплары, «Танкистлар» повесте өчен.
-
Сираева Лилия (Лилия Гибадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.
Лилия Гыйбадуллина
Фото: © Александр Эшкенин
«Лилия Гыйбадуллинаны Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим иттек. Әдәбиятка алар буыны килде. Быел Лилиягә Тукай премиясе бирелсә, димәк, бу буынга ишек ачылды дигән сүз», – диде Факил абый Сафин. Мин аның белән 100 процент килешәм һәм алар буынына ишекләр генә түгел, киң итеп капкалар ачылуын телим.
Үз вакытында милләт өчен зур эшләр башкарган, әле дә иҗаттан туктамаган ике өлкән яшьтәге шәхес намзәтен дә карап узыйк. Аларның берсе – 76 яшьлек кинематографист (оператор һәм режиссер) Юрий Гвоздь, икенчесе – 85 яшьлек җырчы Шамил Әхмәтҗанов. Икесе дә, Аллага шөкер, әле җир җимертеп йөри.
-
Юрий Константинович Гвоздь Дәүләт премиясенә дә Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре образлары галереясын булдырган өчен (Илһам Шакиров, Сибгат Хәким, Харис Якупов, Хәйдәр Бигичев, Хәсән Туфан, Равил Шәрәфиев һ.б.) тәкъдим ителгән.
Юрий Гвоздь
Фото: © Владимир Васильев
Ул төрле татар чараларында әнисенең Кушлавыч авылында туган Галия Вафина булуын искәртергә ярата. «Мин – Татарстанда Кинематография институтын тәмамлап диплом алган һәм Казанга кайткан беренче оператор. «Алтын фонд»ка кергән «Беренче театр» фильмында мин икенче оператор идем, шуннан соң мин татар сәнгатенә гашыйк булдым, рус телле булсам да. Минем туганнарым Аппаковларга барып тоташа – мин шушы тирәлек кешесе. Минем барлык фильмнарым фондларда саклана, төрле тапшыруларда мин аларны куллануларын күрәм», – дип сөйләде ул Тукай музеенда намзәтләр белән булган очрашуда.
Икенче аксакалыбыз – Шамил Әхмәтҗанов.
-
Әхмәтҗанов Шамил Сабир улы – «Сорнай моңы» дискы составына кергән татар халык җырлары циклы өчен.
Шамил Әхмәтҗанов
Фото: © Владимир Васильев
Уникаль диапазонлы сирәк тембрлы лирик баритонга ия җырчыны Дәүләт премиясенә Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле тәкъдим иткән. Карагыз әле, 1960 елда әлеге ансамбль «хезмәт ияләренә татар хор культурасын һәм СССР халыкларының музыкаль иҗатын пропагандалаган өчен» Тукай премиясенә ия булган. Тулы бер коллектив премияне алган икән, анда эшләүче һәр кеше үзен шул гомуми премия бер кисәге итеп тоеп горурланып йөри алмыймыни соң?
Әлеге дә баягы, әйтеп кенә каравым.
Шамил Әхмәтҗановның алда телгә алынган очрашуда әйткән сүзләре бераз күңелне төшерде. «Минтимер Шәрипович гомер буе минем «поклонник» булды. «Шамил, «Арча» җырын синең шикелле җырлаучы дә юк», – ди иде. Ул миңа Тукай премиясе турында сүз башлагач, отказ биреп чыгып киттем, чөнки ул вакытта фатир проблемасы да бар иде, ризалашсам фатирсыз калырмын, дип уйладым», дип сөйләде ул. Бер тапкыр премия урынына комфортны сайлагансың икән, бераздан премия өчен яңадан килү дөрес буламы соң инде? Кайчакта җырчылар турында сөйләшмичә җырлап кына торсын иде бу дип уйлыйсың – бу шул очрак кебек күренде.
Рәссамнарга җиттек – алар өчәү.
-
Рабис Сәләхов – татар халык җырлары мотивлары буенча эшләр циклы өчен.
-
Рифкат Вахитов – «Тарих һәм шәхес» (1998–2019 еллар) эшләр сериясе белән Татарстан Республикасында сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен.
-
Владимир Акимов – «Мое чувашское Ендурайкино» һәм «И снова о вечном…» күргәзмәләре өчен.
Владимир Акимов
Фото: © Владимир Васильев
Рифкат Вахитовка - 88 яшь, Владимир Акимовка - 75 яшь, Рабис Сәлаховка - 67 яшь.
Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге аша Рабис Сәлахов узган. Калганнары башка берлекләр аша һәм ТР Сынлы сәнгать дәүләт музеена таянып узган булса кирәк. Хәзерге вакытта аларның берсенең дә эшләп торган күргәзмәләрен тапмадым. Һәрхәлдә, ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда (аның карамагындагы Заманча сәнгать галереясында, «Хәзинә» галереясында) юк. Көз көне Владимир Акимов күргәзмәсе эшләп алган алуын.
Җәмәгать, бу ни хәл инде: рәссамнең эшчәнлеге дәүләт премиясенә тәкъдим ителә икән – аларның күргәзмәләре (бергә яки аерым) гөрләп эшләп торырга һәм анда көн дәвамында рәссамнар үзләре һәм аның шәкертләре (булса) килүчеләр белән очрашырга, лекцияләр яки осталык дәресләре уздырырга тиештер бит? Әйе, аңлыйм, музейларның эш планы алдан төзелә, ә Тукай премиясе намзәтләре февраль-мартта гына дөньяга чыга. Ә музей ниндидер залларын Тукай премиясе намзәтләре өчен алдан ук броньлап куйса ни була?
Татарстанда болай да рәсем сәнгатенә игътибар җитми, ә инде Тукай премиясенә омтылган рәссамнар да үз иҗатын күрсәтә алмый йөри икән – бу начар, бик начар.
Бөтенесен «кармалап-сыйпап» чыктык, әйеме? Ә фаразларга килгәндә, кемнәрдер быелгы намзәтләрне «фаразларга аеруча катлаулы» дип бәяли. Кемнәрдер: «Барысы да ап-ачык – «Татнефть», Лилия һәм бәлки тагын бер-ике язучы, Тукай спектакле һәм Барыкин командасы ала», – дип кистереп куя. Кемнәрдер: «Синең белән миннән сорап тормыйлар, үзләре карасыннар инде», – ди.
Ә инде нигезләмәгә язылган «широкое общественное признание» ягыннан карасак, «Казанга Тукай кайткан» спектакле алгы планга чыга. Аңа ябырылулар булуы үзе үк аның «иҗтимагый танылуы» турында сөйли түгелме?
-
«Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме, составында: Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Талгат улы, Талипов Эмиль Мансур улы – «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен.
Язучылар мәсьәләсендә Факил абый белән мең кат килешәм, гәрчә миннән сорап тормасалар да.
Иҗади берлекләрнең иҗтимагый әһәмиятен таныйбыз икән, миңа калса, Берлекләр тәкъдим иткән намзәтләргә дә игътибар булырга тиеш – Эльмир Низамов һәм Рабис Сәлахов турында әйтүем.
ххх
Лауреатларны Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендәге комиссия билгели. Җиңүчеләр 25 апрельдә Кырлайда игълан ителә диләр.
Бер генә теләгем – лауреатлар 26 апрельдә Казанда да көн дәвамында халык янәшәсендә булсын иде һәм 26 апрельдә генә дә түгел – ел дәвамында халык белән очрашып татар һәм республикада яшәүче халыклар сәнгатен пропагандаласын иде.