Добавить новость
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

9 бәби, 6 туй, 2 аерылышу: 2024 елда җырчылар тормышында куанычлы һәм борчулы вакыйгалар

0 287

Мөһим вакыйгалар

БРИКС саммиты концертында Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Иран, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Һиндстан һәм башка илләрдән килгән җырчылар белән беррәттән, Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина һәм Татарстанның атказанган җырчылары Ришат Төхвәтуллин белән Айдар Сөләймановлар да чыгыш ясады. Татар сәхнәсендә төрле милләт вәкилләре тарафыннан, төрле телләрдә дөньякүләм билгеле әсәрләр яңгыравы – үзе үк тарихи вакыйга. Ә инде дөньякүләм билгеле артистлар арасында татар җырчылары да булу – икеләтә куаныч булды.

  • Татар аһәңле «Калинка»: БРИКС дәрәҗәсендә чыгыш ясаган татар артистлары

Татар сәнгатенә «кеше түгел» җырчы килде. Тавышы ясалма фәһем кулланып ясалган «кеше түгел» җырчының «Сизәсеңме» җыры «Болгар радиосы» дулкыннарында яңгырады. «Йөзсез Voices», ягъни «Йөзсез һәм тавышсыз» җырчы проектын Яшел Үзән егете Илназ Закиров, Свердлов өлкәсеннән Дмитрий Бабаев һәм 2 виртуаль «кеше» эшли. Командада егетләр булса да, җырлар хатын-кыз тавышы белән яздырыла.

  • Татар сәнгатенә «кеше түгел» җырчы килде. Виртуаль «Йөзсез Voices» эстрадага җыенамы?

Ясалма фәһем ярдәмендә язылган җырга беренче татарча клип – $алисә дигән виртуаль җырчының «Ясалма» җырына клип тәкъдим ителде. Бу – тулысынча ясалма фәһем тарафыннан әзерләнгән җыр: көен дә сүзләрен дә кеше язмаган, клипны да ясалма фәһем эшләде. «Ясалма» җыры һәм клибы «Интертат» продюсерлык үзәгендә әзерләнде.«Татмедиа»ның «Кәеф» медиа лабораториясендә тәкъдим ителде.

  • «Интертат» тулысынча ясалма фәһем ярдәмендә әзерләнгән беренче татар клибын тәкъдим итте

Танышу-кавышулар, тәкъдимнәр, туйлар

Татар эстрадасының популяр җырчысы Илнат Фәрхуллин сөйгәне Регинага тәкъдим ясады. Регина Гәрәева – тумышы белән Башкортстан Республикасының Дүртөйле районыннан. Ул – Башкортстанның атказанган артисты. Регина 15 ел дәвамында Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык бию ансамблендә биюче булып эшләгән.

Фото: © социаль челтәрләр

Илназ Гарипов өйләнде. Җырчы тормыш иптәше Эльвина артыннан 4 ел йөргән. Эльвина – Кыргызстанда туган татар кызы. Соңрак алар әти-әниләре белән Түбән Камага күченеп кайтканнар. Илназ белән танышканда, булачак кәләше Мәскәүдә яшәгән. Аларны Илназның дусты Ренат Галиәскәр таныштырган.

Татарның иң асыл буйдакларының берсе булган алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр үзе дә, Илназ артыннан озак тормыйча, башлы-күзле булып куйды. Ренат үзенең сөйгән кызы Айгөлгә тәкъдимне дусты Илсөя Бәдретдинова концертында ясаган иде.

Фото: © социаль челтәрдән

Татар һәм рус телләрендә рэп башкаручы Альберт Нурминский икенче тапкыр өйләнде. Кәләше Алсу исемле, ул – Казанда танылган фотограф.

Җырчы Гөлназ Сираева популяр алып баручы, элек «Күңел» радиосында эшләгән ди-джей Илгиз Исламгәрәевкә кияүгә чыгарга җыена. Пар бүгенге көндә никах мәҗлесенә әзерләнеп йөри.

Фото: © социаль челтәрдән

Казан шәһәр филармониясе алып баручысы Илнур Фәсхетдинов өйләнде. Илнур туйны туган көненә туры китереп уздырды, шул рәвешле үзенә иң зур бүләкне дә үзе ясады.

Бәбиләр

Җырчылар гаиләсендә быел 9 сабый дөньяга аваз салган. Бу, әлбәттә, без социаль челтәрләр аша күзәтеп барганнары гына. Барлый башласак, аларның әле тагын да күбрәк булуына һич шик юк. Барлык әти-әниләрне дә әлеге шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сабыйларыгыз сау-сәламәт, пар канатлы булып үссеннәр!

Гүзәлем белән Салават Миңнехановның улы туды. Гаиләдә күңелле мизгелләр. Миңнехановларның улы 3955гр, 55 см булып туды. Сабыйга Ибраһим дип исем куштылар.

Фото: © социаль челтәрдән

Алып баручы, пародияләр остасы Алсу Фаракшина икенчегә әни булды. Алсу Фаракшина ире Альберт белән бер кыз тәрбияли. Алар гаиләсендә тагын бер принцесса дөньяга аваз салды.

«Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин икенче тапкыр әти булды. Шәрифуллиннар гаиләсендә дә кыз бала туды.

Фото: © социаль челтәрләр

Татар эстрадасының яшь артистлары, Ильмира Нәгыймова төркемендә эшләүче Регина һәм Салават Шәрифуллиннарның кызлары туды.

Иҗади гаилә – Рузилә Булатова һәм Флорид Гыйздәтуллиннар беренче тапкыр әти-әни булды. Алар да 2024 елда кызлы булды.

Музыкант, саксофончы Артур Маузер һәм җырчы Лия Шәмсина әти-әни булды. Сабый 17 октябрь көнне дөньяга килгән. Артур белән Лия кызларына Айла дип исем куштылар.

Фото: © социаль челтәрләр

Татьяна Ефремова беренче тапкыр әни булды: аның кызы туды. Җырчы сабыен ире белән бергә табуы турында социаль челтәрдә уртаклашты.

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов икенче тапкыр бабай булды. Аның уртанчы улы Виктор белән Нәргизнең кызлары туды. Сабый Майа исемле.

Алып баручы Марсилә һәм җырчы, баянчы Илфир Искәндәровлар гаиләсе икенче тапкыр әти-әни булды. Алар икенче улларына гомер бирде.

Мактаулы исемнәр, бүләкләүләр һәм башка шатлыклы вакыйгалар

Татар эстрадасының өметле җырчыларының берсе – Гөлназ Асаевага, Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров карары белән, «Башкортстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Агымдагы елда Зинира һәм Ризат Рамазановлар да «Башкортстанның атказанган артисты» булды.

Элвин Грей псевдонимы белән җырлаучы Радик Юльякшинга «Башкортстанның халык артисты» исеме бирелде. Җырчыга мактаулы исемне Уфада узган 35 яшьлек юбилей концертында тапшырдылар. Шулай ук Радик Юльякшин «Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Фото: © социаль челтәрләр

Җырчы Люция Мусинага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде.

Фото: © социаль челтәрләр

Ильмира Нәгыймова «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Җырчы Ришат Төхвәтуллин өчен якынлашып килүче Яңа ел искиткеч зур шатлык алып килде. Ул «Татарстанның халык артисты» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды.

Фото: © социаль челтәрдән

«Ямьле» төркеме солистлары Альбина Казыйханова һәм Вероника Шакироваларга «Татарстанның атказанган артисткасы» исеме бирелде.

Раяз Фасыйхов «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булды.

Иркәнең ире Артур Шабакаев, махсус операциядә каты яраланып, катлаулы операцияләр кичергәннән соң, Казанга кайтты. Җырчы аның белән барысы да әйбәт булуын әйтте. Хәрби операциядә яраланып кайткан Артур Иркәнең башка хәрби операция һәм үзе турында сүз кузгалтмавын тели. Иркә иренең теләген үтәячәген әйтте.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиевнең төпчек улы Ильяс, армия хезмәтен уңышлы гына үтәп, исән-имин туган якларына кайтты.

Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов, хәрби хезмәткә киткәнче үзе кебек үк сәнгать өлкәсендә эшләгән хезмәттәшләре белән берлектә, «Россия-1» телеканалында кунакта булып кайтты. Телевидение хезмәткәрләре, җырчыга сюрприз ясап, студиягә аның кызы белән оныгын да чакырдылар.

Фото: © социаль челтәрдән

Борчулы вакыйгалар, югалтулар

Артистлар, иҗади һәм шәхси тормышларындагы шатлык-куанычлар белән беррәттән, борчулы хәбәрләре һәм югалтулары белән дә уртаклашып тордылар.

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев йөрәгенә операция ясатты, концертларын күчерергә мәҗбүр булды.Табиблар барысы да: «Вакытында килгәнсең, теләсә кайсы мизгелдә, юлдамы, концерт вакытындамы «эләктереп» алырга мөмкин иде», – диделәр. Без бит гел гастрольләрдә, төнлә дә йөрибез. Йокы булмау йөрәккә бик тискәре йогынты ясый икән», – дип сөйләде ул «Интертат»ка әңгәмәдә.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Җырчы Искан – Искәндәр Шакиров – юл-транспорт һәлакәтенә эләкте. Авария Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләре арасындагы трассада була. Артистның машинасы 3 машинаны эләктергән һәм ягулык салу станциясенең реклама щитына бәрелгән. Искан һәм аның дусты Римма авыр хәлдә Алабуга хастаханәсенә китерелде. Аларга операцияләр ясадылар, берничә тәүлек реанимациядә үткәрделәр . Хәзер икесе дә тернәкләнде инде.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Азат Фазлыев, аягын сындырып, хастаханәгә эләкте, концертларын күчерде.

Айгөл Закирҗанова, кияүгә чыгып 1 ел яшәүгә, аерылышты. Гаилә тормышы килеп чыгуының сәбәбе дип, иренең бик каты көнләшүен атады.

Җырчы Эльвира Хамматова да, бәхетен сынап, икенче тапкыр кияүгә чыккан иде. Ләкин гаилә тормышы дәвамлы булып чыкмады, ул да аерылышты. Хамматова беренче иреннән улын тәрбияли.

Фото: © социаль челтәрләр

Җырчы, тапшырулар алып баручы Эльвира Фазлыева, 4 яшьтә фаҗигале һәлак булган кызы истәлегенә «Аида» көне уздырды да, күз уңыннан юкка чыкты. Җырчы хәзер сәхнәдә дә, чараларда да күренми. Социаль челтәрләрне алып баруын да ташлады. Артист журналистларның шалтыратуларына да җавап бирми. Социаль челтәрдәге язылучылары аны бик юксына.

Фото: © социаль челтәрдән

Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның гаиләсенә зур кайгы килгән. Җырчының әнисе Тәкълимә апа вафат булды. Якын кешесе белән социаль челтәрләрдә хушлашып, җырчы: «Инәй, бәхил бул», – дип язды.

Фото: © социаль челтәрләр

Җырчы Илназ Баһның әнисе вафат булды. Аның соңгы елларда авырып торуы билгеле.

Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов гаиләсенә кайгы килде. Аның иң зур абыйсы үлде. «Иң олы абыем Гарәфетдин китте бүген арабыздан. Унбердән җидәү калдык...» – дип, авыр хәбәр белән уртаклашты җырчы. Озак та үтмәде, Хәйретдиновлар гаиләсе тагын авыр хәбәр җиткерде. Зөфәр Хәйретдиновның әбисе – тормыш иптәшенең әнисе Гөлбстан апа вафат булды.

Фото: © социаль челтәрдән

Сибай концерт-театр берләшмәсе биючесе, Башкортстанның атказанган артисты Раил Ханов махсус операциядә батырларча һәлак булды.

Сиринә Зәйнетдинованың бертуган сеңлесе Гөлинәнең тормыш иптәше, шулай ук, махсус операциядә һәлак булды.

Җырчы Люция Мусина һәм Рөстәм Закировлар гаиләсенең ишеген дә кайгы җиле шакыды – Люция Мусинаның әнисе арабыздан китеп барды.

Фото: © социаль челтәрдән

Башкортстанның атказанган артисты, бик күп җырчыларның популяр хитлары авторы Раил Өметбаев гаиләсе югалту кичерде – җырчының әтисе вафат булды.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сибай на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.