Башкортстанда бер ир-атның эчендә пычак йөзе тапканнар
0
207
Кеше үтерергә маташкан 19 яшьлек егеткә карата җинаять эшен Башкортстанның Сибай районы судына тапшырганнар. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итте. Гаепләү ягы версиясе буенча, былтыр 26 октябрьдә бу егет исерек килеш танышын үтермәкче була. Ул аш-су пычагы ала һәм танышына дүрт тапкыр кадый. Аннары корбаны үлүенә инангач, ул качып китә. Ләкин яраланган ир-ат исән кала. Аңа табиблар вакытында ярдәм күрсәтә. Аннары хокук саклаучылар җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлый. Аны судка карар чыгарганга кадәр сак астына алалар. «Пычакның кискече яраланган ир-атның эчендә сынып кала. Аны табиблар эчтән чыгара. Пычак сабы исә җинаятьчедә була», — дип аңлатканнар судның матбугат хезмәтендә. 19 яшьлек сорау алу вакытында танышына пычак кадавын таный, ләкин үтерергә теләге булуын кире кага. Имеш, ул танышына зыян салырга теләмәгән, чөнки пычак аш-су эшләрендә куллана торган, өстәвенә ул зур да булмаган. Суд бу егеткә хөкем карарын 27 гыйнварда чыгарачак.