Добавить новость
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Фирүзә Париж: «Татарча җырлау миңа яңа офыклар ачты»

0 623
«Дөнья дуслык һәм хезмәткә корылган чорда үстек» Фирүзә апа, сүзне балачактан башлыйк әле. Сез нинди гаиләдә үстегез? Әти-әниегез дә сәнгать өлкәсе белән бәйле кешеләрме? Җыр-моңга гашыйк, дус-тату гаиләдә дүрт бала үстек. Мин иң өлкәне, апа кеше. Әтиебез гомер буе колхозда механизатор булып эшләде. Ә әнием 40 елдан артык мәдәният йорты мөдире булып хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкты. Шуңа күрә үзебезне белгәннән бирле сәхнәдән төшмәдек. Балачагым искитмәле матур, бәхетле үтте. Кеше кеше булып үссен өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылган заманда яшәдек. Ул вакытта дөнья дуслыкка, хезмәткә корылган иде. Мәктәпләр гөрләп торды, октябрят булдык, пионерга кердек. Шундый матур балачак бүләк итүләре өчен мин укытучыларыма да, әти-әниемә дә бик рәхмәтле.  Кечкенә вакытымның тагын бер якты хатирәсе — ул әбием. Әбиемнең әкият-хикәятләрен, тормыш гыйбрәтләрен тыңлап үстем. Әбиле бала, гомумән, бик бәхетле бала бит ул. Ул синең сердәшчең дә, ярдәмчең дә, киңәшчең дә. Әби — тормыш укытучым булды, мине бик күп нәрсәгә өйрәтте.  «Сынган борын белән премьерада уйнадым» Фирүзә апа, сез — 20 елдан артык театрда эшләгән актриса. Ни өчен театрны сайладыгыз? Өч яшем тулып узуга, әни мине сәхнәгә чыгарып бастырган иде, шуннан бирле 43 ел сәхнәдән төшкәнем юк. Артист булачагымны һәрвакыт белә идем. Әмма бу теләгемә әти-әнием каршы килде. «Артист тормышы бик авыр бит, гомер буе тәгәрмәч өстендә йөреп, гаиләңне күрмәячәксең», — дип, әтием бигрәк каты торды. Мине киләчәктә укытучы итәселәре килде. «Юк, юк, үземне сәхнәдән башка бер генә өлкәдә дә күрмим», — дип, мин барыбер үземчә эшләдем. Уфадагы сәнгать академиясенең актерлар бүлегенә укырга кердем. Аны тәмамлагач, ике ел Сибай дәүләт башкорт драма театрында уйнадым. Кабат сәнгать юлымны Уфада дәвам иттем, егерме елга якын Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия театрында эшләдем.  Тамашачы сезне нинди роль белән исендә тота? Минем Сибай театрыннан китеп, Уфага кайткан вакытым. Телевидениедә эшләп йөрим. Мәҗит Гафури театрына Мәскәүдән Илдар Гыйләҗев дигән режиссер килгән. «Нәркәс» спектаклен куярга җыена болар. Нәркәс роленә кастинг ярты ел барган. «Режиссеры бик таләпчән, беркемне дә ошатмый», — диделәр. Беркөнне минем телефоным шалтырады. «Фирүзә, син бит матур җырлыйсың, килеп күренеп кенә кит әле», — диләр миңа театрдан. Очрашуга бернигә дә өметләнмичә генә килдем. Вакытымның шулхәтле тар чагы. «Мин күптән түгел генә укып бетердем, тәҗрибәм аз, танылган артист түгелмен. Мине тиз генә карагыз да җибәрегез», — дим. Башыма беренче килгән җырны җырладым да кайтып киттем. Берничә көннән мине рольне алырга чакырдылыр. Минем белән уйнарга җырламый торган кыз алганнар. Ләкин аның бик тә уйныйсы килгәне күренеп тора. Ул бу пьесаны язган автор Илшат Юмагуловның кызы Айсылу булып чыкты. Шулай итеп, Стәрлетамак белән Сибай театрыннан килгән ике артист бергәләп эшли башлады. Инде көз уртасы тора, ә премьера декабрь ахырына планлаштырылган. Вакыт бик аз булу сәбәпле, безгә әлеге спектакльне өйгә кайтмыйча әзерләргә туры килде. Көне-төне эшләдек, шулхәтле алҗыта иде. Театрда кунып калган вакытларым да аз булмады.   Мин төп роль — Нәркәс ролендә, сөйгәнем Тимерханны Азат Җиһаншин уйный. Бер репетиция вакытында режиссер Азатка мине яхшырак җилтерәтергә кушты. Янәсе, рольгә тулысынча керсен, эмоцияләргә бирелеп уйнасын. Азатның мине катырак җилтерәтеп, этеп җибәрүе булды, мин сәхнә уртасына битем белән очып барып төштем һәм борынымны сындырдым. Күл кебек кан җыелды… Ашыгыч ярдәм чакырдык. Спектакльнең премьерасына төгәл бер атна калган иде. Битем күмкүк булып коточкыч шеште. «Фирүзә уйный алмаячак», — дип сөйләшәләр. Битемә көн саен гепарин сөртә торгач, шеше бераз кимегән кебек булды. Шул сынган борын белән премьерага чыктым. Ул төзәлгәнче, хәйран вакытлар үтте әле. Ләкин шушы роль миңа танылу алып килде. Ул Уфа тамашачысы өчен чын мәгънәсендә ачыш булды. Күпләр мине җырчы Фирүзә Париж буларак белсәләр, әлеге спектакль аша актерлык сәләтемне күрделәр.  Без әлеге «Нәркәс» спектаклен сәхнәдә унөч ел уйнадык. Соңыннан рольләрне яшь артистларга тапшырдык.  Театр сәхнәсе артында без белмәгән нинди серләр бар, Фирүзә апа?  Элек героинялар белән дублерлар арасында бик көчле конкурентлык булган. Бер-берсенең киемнәренә энәләр кадаганнар, тагын әллә ниләр эшләгәннәр. Мин хәзерге вакытта конкурентлык зур дип әйтмәс идем. Эшләгәндә бер-беребезгә хилафлыклар кылып йөрмәдек. Инде театрдан китсәм дә, хезмәттәшләремнең күбесе белән җылы мөнәсәбәтләрдә калдык. Сер дигәндә, сер һәр өлкәдә бардыр инде ул. Безнең театрның баш режиссеры Айрат Абушахмановка, мәсәлән, җырлаучы артистлар ошамый. Айрат бервакытта да, хәтта музыкаль спектакльләргә дә, җырлый белә торган артистларны төп рольгә куймады. Киресенчә, җырлый белмәүчеләрне җырлатырга тырыша иде.  Ә безнең яшь вакыт, уйнарга теләк шулхәтле зур, үзебезне күрсәтәсе килә. «Уйнап кына карыйм әле шул рольдә», — дип барасың, ә ул «юк» дип кырт кисә.   Минем бүген бу сүзләрне үпкәләп әйтүем түгел. Сәхнә артын ничек бар — шулай сөйләвем генә. «Сез җырлыйсыз, ә башкалар уйный. Миңа уйнаучылар кирәк», — дия иде. Югыйсә, башкалар уйнаган кадәр без дә уйныйбыз, безгә Ходай, өстәп, җырлау сәләтен дә биргән әле. Сәхнәдә җырлап йөргән өчен без «эстрадачылар» булдык.   Баксаң, Айрат моны Казанның Галиәсгар Камал театрында күргән икән. Анда да концертларда катнашып йөргән артистларга караш башкача. «Бикчәнтәев җырлап йөргәнне яратмый, без шуңа эстрадага чыкмыйбыз», — дип, камаллыларның үзләренең сөйләгәне бар. Айрат та шул позицияне сайлады һәм, кызганыч, бүгенге көндә безнең театр артистлары эстрадабызда күренми. Театр белән арагызны кырт итеп өзүгә шул сәбәп булдымы? Әллә инде бу күп еллар дәвамында уйланылган, әзерлекле адым идеме? Миңа һәрвакыт яңалык, яңа сулыш кирәк. Гел бертөрле тормыш белән генә яши алмыйм. Уйладым-уйладым да, кыш уртасында барып, китәргә гариза яздым. Сәхнәдә җырлыйсым, үзем ничек телим — шулай яшисем, ирекле буласым килде.  Бу адымым хезмәттәшләремне бик аптырашта калдырды. «Ничек инде син бюджет оешмасыннан китәсең, пенсиягә ничек чыгачаксың?» — диделәр.   Гомумән, мин безнең халыкта стереотиплы фикерләүнең шул тиклем көчле булуына игътибар итәм. Халык яңалыктан курка, элеккеләргә бәйләнеп яши. Мине дә, даими хезмәт хакы түләнүче дәүләт эшеннән киткәч, нинди акчага яшәр дип уйладылар. Ул сорауны миңа хәзер дә бирәләр әле. Беләсезме, бик әйбәт яшим. Мин хәзер шултиклем иреккә өйрәндем. Теләсәм барып җырлыйм, теләмәсәм — җырламыйм. Җаным теләгән эшне эшләү мөмкинлегем бар. Миңа беркем фәрман бирми, мин — үземә-үзем хуҗа.  Дөрес, әлеге стереотиплы уйлау, пенсиягә кадәр бер урында эшләргә кирәк дигән фикер күбрәк өлкән буынга хас. Яшьләрнең тормышка карашлары үзгә. Алар бүген фриланска, өйдән акча эшләүгә дә уңай карыйлар. Театрда эшләгәндә дә акча җитмәгән вакытлар булгандыр, Фирүзә апа? Театрда акча күп түгел иде. Хәзер хөкүмәт оешмаларында күбрәк түлиләр инде. Ләкин мин, сәхнәдә йөреп, барыбер элеккегә караганда күбрәк акча эшлим.  «Җыр сәнгате — ул бизнес» Яшьләргә җырлап акча эшләп була дип әйтәсегез киләме?  Була. Мин үземә һәрвакыт Казан артистларын үрнәк итеп куям. Шәхси эшмәкәр буларак теркәлеп, тырышып эшлиләр. Барысы да бик матур яшиләр. Аларның тормыш шартларын яхшырту, акча эшләү мөмкинлекләре безнекеннән күбрәк. Башкортстан артистлары моңа яңа өйрәнә башлады.  Җыр сәнгате үзе дә бик күп финанслар таләп итә бит. Әгәр җырлауга син бизнес итеп карыйсың икән, теләсә кайсы бизнес акча сорый. Шунсыз булмый. Әгәр син яңа җырлар яздырып, яңа киемнәр тектереп, яңа клиплар чыгарып тормасаң, үзеңне рекламалауга акча кызгансаң — сине халык белмәячәк тә, күрмәячәк тә. Үзенә сорау булсын өчен, җырчы акча түгәргә тиеш. Җыр сәнгате ул — шул ук эшмәкәрлек.  Бүгенге матди хәлегезне ничек бәяләр идегез? Җитеп-бетеп барамы, теләгәннән артыгын эшлисезме? Аллаһка шөкер, дип бәялим. Һәр нәрсәгә шөкер итеп яшәү миңа тынычлык бирә. Җитми-җитми дип яшәсәң, гомердә дә җитми. Бай булган саен җитми ул. Кечкенә генә алган әйбереңә дә зур итеп куана белергә, Аллаһыбызга рәхмәтле булырга кирәк. Мин үзем матди байлыклардан өстен. «Карале, бу җырчы ничек шәп яши, минем дә шулай яшисем килә», — дип беркайчан уйлаганым булмады. Барлык матди әйберләргә адекват, ниндидер бер фәлсәфә белән карыйм. Кемгәдер карап яшәргә тырышу — тынычлыгыңны җую ул. Көнләшү, узышу, хөсетлек — миңа хас нәрсәләр түгел.  Сәхнәдән тыш тагын берәр эшегез бармы соң? Башка бизнесым юк. Үз вакытында челтәрле бизнеска кереп караган идем, аның үземнеке түгел икәнлеген аңладым. Сәхнәдә генә үземне судагы балык кебек яхшы хис итәм.  Пандемия иҗатыгызга нык йогынты ясадымы?   Марттан бирле концерт куйган юк бит. Мин берзаман үземнең артист икәнемне дә оныта башлаган идем. Ә, башка эш турында сораганда, әйтергә онытканмын: шул пандемия вакытында бер яңа шөгылем барлыкка килде минем. Вирус башлангач, кызым кайтып, ике ай торып китте. Аның белән икәү SMM юнәлешендә, ул — аккаунтлар алып бару, ә мин блогерлык эшенә укыдык. Блогерлык, инстаграм тормышы миңа яңа мөмкинлекләр ачты. Язылучыларымны арттырырга, инстабитемне кызыклы итеп алып барырга өйрәндем. Реклама кую буенча бик күп тәкъдимнәр килә башлады. Бу эш миңа башта бик кызык кына булып күренгән иде. Инстаграмда утырып, акча эшләп буламы икәнни дип уйлый идем. Берзаман гел остарып беттем.  «Татарча җырлау миңа яңа офыклар ачты» Сез татарча да бик матур җырлыйсыз. «Хисләр», «Ярый әле», «Күзләребез күз­ләр­дә» җырларыгыз шактый киң танылу алырга өлгерде. Татарстан сезне ничек кабул итте? Татарстан мине бик җылы кабул итте. Татар халкы бит ул җырлы-моңлы кешене бик ярата. Казан халкы, гомумән, Татарстан халкы сәнгатьнең бәһасен белә. Мине Татарстан шул ягы белән дә җәлеп итте. Тәүге тапкыр татар сәхнәсенә «Хисләр» җыры белән аяк баскан идем. ТМТVга шул җыр белән барып кердем. Аның премиясен беренче тапкыр 2017 елда алдым.   Татарстанда җырлау мине яңа композиторлар, бик күп музыкантлар белән таныштырды. Казанга чыгу, үземне күрсәтү миңа яңа дуслар, яңа тамашачы алып килде. Алдымда яңа юл, офыкларымны тагын да киңәйтү мөмкинлеге ачылды.  Безнекеләр, киресенчә, Татарстанда җырлавымны бик авыр кабул иттеләр. «Нишләп татарча җырлыйсың, башкортча гына җырла», — дип әйтүчеләр күп булды.  Инстаграмыгызда татарча җырлаган видеоларыгызга карата начар сүзләр язучылар күп. «Бөтен уңышлы җырчыларыбыз Татарстанга тартыла. Фирүзә дә татарларга сатылган», — дигәннәр. Андый кешеләр рухыгызны какшатмыймы? Безнең халыкта, кызганыч, бар шул андый кешеләр. Ләкин мин дәрәҗәле, белемле, аңлы кешенең шундый сүзләр язып утырмаячагын беләм. Без — ике тугандаш республика, безнең җырларыбыз бериш. Мин Татарстанда үземнең тамашачымны арттырырга телим. Алга таба да татарча җырлавымны дәвам итәчәкмен. Аңлаган кеше моны аңлый, тыныч кабул итә. Әле менә «Чияләр» дигән яңа җыр яздырдык. Аңа клип та төшердек. Тиздән дөнья күрер дип уйлыйм.  Ә начар комментарийларга бер дә исем китми. Артист гел ялтырап кына торырга тиеш түгел. Һәр җырчының үзен яратмаган тамашачысы була. Алар да үз фикерен белдерергә хаклы.  Нәкъ менә Татарстан сәхнәсенә юл яруы кыенмы? Кемгә таянасыз? 2014 елдан бирле автор-башкаручы Гүзәлия белән бергә эшлибез. Татарстан сәхнәсе белән мине төп ул таныштырды. Ниндидер кыенлыклар булды дип әйтә алмыйм.  Сезнең җырларда башкорт акценты сизелә. Татар телендә җырлагач, телне камилләштерү өчен ниләр эшлисез?  Гүзәлия белән сөйләшәм, татарча җырлар тыңлыйм. Шул атмасферада ешрак булырга кирәк. Күбрәк аралашкан саен, остара барасың. Телне саклап калу өчен нәрсә эшләргә? Бөтен нәрсә гаиләдән башлана. Балага бакчада яки мәктәптә дәрес биреп кенә, туган телгә өйрәтеп булмый. Әгәр сез гаиләдә үз телегездә аралашмыйсыз икән, ул тел балага туган теле булып керми. Шуңа күрә барысы да әти-әнидән башлана дияр идем. Үзегезнең балаларыгыз туган телдә сөйләшәме? Улым күбрәк рус телендә аралаша. Бакчага биргәндә башкорт төркемендә урын булмау сәбәпле, аны рус төркеменә йөртергә туры килде. Бала бит ул губка кебек, бик тиз үзенә сеңдерә. Кинья да әкрен генә рус теленә күчте дә куйды. Ләкин мин өйдә бөтен нәрсәне дә улыма башкортча сөйлим.  Кызым туган телебездә чиста сөйләшә. Ул ире белән инде дүрт ел Казанда яши. Өйләнешү белән күчеп киткәннәр иде. Гомумән, минем балалар икесе дә Казанны якын иттеләр. Элек тә, каникул җитү белән, Казанга китеп баралар иде. Кызым балачактан ук: «Әни, мин Казанда яшәячәкмен», — дип әйтеп килде. Нәркәскә Татарстан, татар халкы, аның менталитеты, андагы бер-берсенә булган яхшы мөгамәлә бик нык ошый һәм тәэсир итә.  Үзегезнең дә киләчәктә Казанга күчү нияте юкмы? Балалар даими чакырып торалар. Мин бернәрсәне дә «алай булмас, болай булачак» дип әйтә алмыйм. Чөнки дөнья хәзер бик тиз үзгәрә. Кешегә шул темпка иярергә һәм сыгылмалы була белергә кирәк. Шуңа күрә бу сорауга җавапны кистереп «юк» дип әйтмим. Безнең өчен ничек кулай булса, шулай эшләрбез.  «Кырык көнлек баламны авылга кайтарып куйдым» Фирүзә апа, «кеше күңеле — кара урман» дигән гыйбарә бар бездә. Һәрвакыт май кояшыдай көләч Фирүзәнең дә эчке ярсулары, үзәге өзелгән вакытлары еш буладыр. Мин үземне көчле дип тә, артык йомшак дип тә әйтмим. Кайвакыт күңел төшеп киткән вакытлар була. Ләкин мин психология китаплары укып, күп нәрсәләргә игътибар итмәскә, бик бетеренмәскә өйрәндем. Тормыш ул ничек булырга тиеш — шулай бара. Бик нык теләгән эшең барып чыкмаса, димәк, вакыты килеп җитмәгән. Һәр нәрсәнең үз вакыты була. Аңа кәефне төшереп йөрергә кирәкми.  Яшьли кияүгә чыккансыз, ирегезне бик каты яраттыгызмы? Икенче курста укыганда, минем шулхәтле гаилә корасым килде. Иптәшем белән без ул вакытта бик матур гына йөреп киткән идек. Ярты ел эчендә өйләнешеп куйдык. Бер елдан кызыбыз Нәркәс дөньяга аваз салды. Менә шулай егерме яшемдә гаилә корып, бала алып кайтасым килде минем. Укыганда бәби табуның үз кыенлыклары булуга карамастан, мин әлеге адымыма һич тә үкенмим. «Озакка сузма, бәби тап», — дим кызыма да. Ләкин хәзерге яшьләрнең ашыгырга теләге юк. Аларның хәзер тормышка карашлары икенче төрле. Башта үзләре өчен яшәп каласылары, матди якны ныгытасылары килә. Ә без ул заманда акча җитәрме дип тә, ничек яшәрбез дип тә уйламадык. Ул вакытта гаилә, бала, мәхәббәт төшенчәләре беренче урында тора иде.  Кызыгыз кечкенә вакытында әти-әниегез янында үскән икән. Ничек шулай килеп чыкты? Кызым туганда, мин академиянең соңгы курсында укый идем. Бала карау өчен академик ял алырга мөмкинлек булмады, чөнки миннән түбән курста курчак театры артистлары әзерлиләр. Ә минем актер дипломы белән чыгасым, уку йортын курсташларым белән бергә тәмамлыйсым килде. Кырык көнлек баламны авылга кайтарып куйдым. Нәркәсне әти-әнием һәм, көллияттә укып йөргән җиреннән ял алып, сеңлем карады.  Кызыгыз авылда озак тордымы? Бер елга дип кайтарган идем. Укып бетерүгә, беркем дә син ял итеп ал әле дип тормый. Мине Сибай театрына эшкә билгеләделәр. Бертуктаусыз юлда йөрүләр, Башкортстан авыллары буйлап гастрольләр башланды. Ике ел эшләгәннән соң, анда башка кала алмаячагымны аңладым. Уфага кайтып, Мәҗит Гафури театрында эшли башладым. Менә шулай алты ел вакыт узып китте. Кызымны беренче сыйныфка барыр алдыннан гына үз яныма, Уфага алып китә алдым. Китәсе килмәгәндер? Кызым китмим дип бик нык елады. Көчләп алып киттем. Сәхнә кызыгызны ана назыннан мәхрүм итте дип санамыйсызмы? Вакытны кире кайтарып булса, хәзер ничек эшләр идегез? Балаларым алдында гаебем бар икәнлеген беләм. Мәхәббәтемне тиешенчә бирә алмадым. Яшьлек үзенекен итте, амбицияле вакыт. Бөтен рольләрдә уйныйсым, бер генә фестивальне дә калдырасым килмәде. Һәрвакыт үземә югары рамкалар куеп килдем. Нәркәскә кыз бала буларак та, минем сәхнә тормышы белән яшәвем сәбәпле дә, тиз үсәргә туры килде. Үз яныма алып килгәч тә бөтен өй эшләрен аңа кушып чыгып китә идем.  Хәзерге акылым булса, балаларым янәшәсендә күбрәк булырга тырышыр идем. Ләкин бу турыда сөйләүдән мәгънә юк, вакытны барыбер кире кайтарып булмый.  «Аерылышуыбызның төп сәбәбе — минем кирелегем булгандыр» Гаиләгез һөнәрегез аркасында таркалдымы? Юктыр. Өйләнешкәч, ирем белән озак яшәмәдек. Араларыбыз суыну белән, мөнәсәбәтләребезгә нокта куярга карар кылдым. Кызганыч, аның тормышы бик аянычлы тәмамланды: аерылышып озак та үтми, ул үлеп китте. Икенче ирегез белән кайда таныштыгыз? Иптәшем белән сәхнә таныштырды. Ул безнең спектакльне караган. Аннары сәхнәгә менеп, мине ресторанга чакырды. Шулай аралаша башладык.  Икенче тапкыр тормыш корыр алдыннан икеләнүләр булдымы? Миңа 25 яшь иде. Дөрес эшлимме дигән уйлар башыма бөтенләй килмәде. Тормыш корырга, гаилә белән яшәргә теләгем зур иде. Өйләнешеп ике-өч ел яшәгәч, улыбыз туды.  Икенче ирегезнең кызыгызга мөнәсәбәте нинди булды? Сез үзегез чит кеше баласы үстерә алыр идегезме? Бу турыда мин хәзер дә еш уйланам. Бик күп корбаннарга барган икән ирем минем хакка. Кайвакыт жәлләп тә куям үзен. Аңа да ул вакытта егерме биш яшь. Кеше баласын алырга, аны үстерергә ризалашты. Нәркәскә бөтен игътибарын бирде, аны мәктәпкә йөртте, тәрбияләде. Бу бик зур җаваплылык бит. Кеше баласы кунакка килсә, аны яратасың, кунак итәсең, ә менә шул бала белән гомер буе яшәргә алыну — бөтенләй башка әйбер. Бик җаваплы адымга барган дим мин иптәшемне.  Икенче гаиләгез ни сәбәпле таркалды? Балалар хакына гаиләне саклап калып булмый идеме?  Безнең иптәшем белән аерылышканыбызга ун ел. Аерылышу ул, сәбәпләре нинди булуга карамастан, ике як өчен дә бик авыр нәрсә. Вакытлар узу белән, икебез дә тынычландык. Хәзер инде без аның белән дуслар кебек аралашабыз. Шалтыратышмыйча калган көнебез юк, бөтен мәсьәләләрне уртага салып хәл итәбез. Чөнки безнең уртак улыбыз бар, ә малай кешегә әти, һичшиксез, кирәк. Ир бала әтисенең позициясен белергә тиеш. Әтисе — бер төрле, мин икенче төрле сөйләп йөрсәм, бала кайсы якка авышырга белмичә, алдаша башлаячак. Шундый әйберләргә юл куймас өчен, мин улым алдында әтисенең авторитетын сакларга тырышам. Ир бала өчен ул бик мөһим. Баламның киләчәге матур булсын өчен, элекке ирем белән араларыбызны җайларга, матур мөнәсәбәтләр булдырырга көч таптым.  Фирүзә апа, сез читтән караганда лидер хатын-кыз булып күренәсез. Бәлки тормыш иптәшегез сезнең үзеннән көчлерәк булуын кабул итмәгәндер? Әйе, чыннан да ул, иң беренче чиратта, минем йомшаграк булуымны теләде. Мин ул вакытта баш бирми торган идем. Мин ничек әйтсәм, шулай булырга тиеш иде. Шул яшьлегем, кирелегем дә аерылышуга китереп җиткергәндер, бәлки. Еллар үтә барган саен гына компромисска барырга өйрәнәсең икән.  Улыгыз әтисе белән еш күрешәме? Улымның әтисеннән аерылып торганы да юк. Минем белән аралашкан кадәр үк, бертигез аралаша әтисе белән. Әгәр яңа мәхәббәтегезне очратсагыз, сәхнәдән китеп, аның җилкәсенә ышыкланып, тыныч тормыш белән яши алыр идегезме? Алыр идем. Мин, элекке кебек, сәхнәне алай яулаячакмын, болай яулаячакмын дип йөрүче Фирүзә түгел. Игътибарымны күбрәк балаларга бирергә, гаиләмнең кадерен күбрәк белергә, бәяләргә тырышам.  Сез нинди хуҗабикә? Балаларыгызны нәрсә белән сыйларга яратасыз? Камыр ризыклары пешерергә яратам. Балалар яныма кайтса, бәлеш, нарат җиләгеннән пирог сорыйлар, мантый пешертәләр. Ләкин камыр белән көн саен мавыгырга ярамый. Улым белән нәрсә ашаганыбызны контрольдә тотарга тырышабыз. Чөнки Кинья хәзер фитнеска йөри башлады, дөрес тукланырга тырыша. Үзем дә сәламәтлекне кайгыртам, көнне физзарядка белән башлап җибәрәм.  Электән кул эшләре эшләргә яратам. Яңарак кына кофта бәйләп бетереп, шуны киеп йөри башладым. Кибеттәге кофталарга хөрмәтем юк, алар күбрәк синететик материаллардан бәйләнә. Һәр сезон үземә берәр юньле әйбер бәйләп киям.  Үзегез турында гайбәтләр еш ишетеләме? Үзем турында начар әйберләр ишеткәнем юк. Хәзер үзем дә авызымны үлчәп ачарга тырышам һәм кем белән нәрсә сөйләшергә икәнен беләм. Ә сәхнә образы турындагы сүзләр булырга тиеш. Тәнкыйтьне дөрес итеп кабул итә белергә кирәк.  Кешеләрдә иң яратмаган сыйфат нинди? Алдашу! Сезне кайнап торган тормышлы итеп күз алдына китердем. Фирүзә Париж ничек ял итә? Бик арып китсәм, өйдә торып ял итәм. Берни дә эшләмичә китап укыйм, бәйләп алам. Хәзерге вакытта үземә телләр өйрәнергә максат куйдым. Былтыр инглиз теле курсларына йөргән идем. Аннан испан телен өйрәндем. Бик матур тел икән ул. Әле дә телләр өйрәнүне дәвам итәм. Сез Уфада торасызмы? Ике ел элек шәһәр читендә шәхси йорт сатып алдым. Шәһәр тормышы ялыктырды. Үз йортымда тынычлыкта яшисем килде. Яз көне бакчада чокынасың, яшелчә үстерәсең, аларның бер сантиметры үскән саен куанасың. Мал-туарым юк, киләчәктә әтәч-тавык тотасы килә. Балаларыгыз сезнең юлдан китмәдеме? Кызым сәнгатьтән ерак. Шулай да, балалар үзләре бу юлны сайласалар, мин каршы килмәс идем. Ләкин балалар сәхнә тормышының җиңел түгеллеген күреп үстеләр. Аның артында зур көрәш, хезмәт тора. Кызым миңа баштан ук артист булмыйм дип әйтте. Ә улым соңгы вакытта музыка белән кызыксына башлады. Аңа симфонияләр һәм рок музыка ошый. Бәлки бу яшүсмернең фанат буларак кызыксынуыдыр. Аңа унбиш кенә яшь әле, бәлки, мәктәпне тәмамлагач, фикере үзгәреп тә китәр. Әле вакыт бар. 




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сибай на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.