Добавить новость
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
Июнь 2026
Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Түбән Новгород татарлары милли ашлар пешерү бәйгесе оештырды

0 286
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород татарларының «Туган як» газетасында Кадрия Әндәрҗанованың «Табын түрендә — милли ризык» дигән язмасы чыкты. Әлеге язма Бөтендөнья татар конгрессы сайтында урнаштырылган. Татар халкы үзенең меңъеллык тарихы һәм күркәм гореф-гадәтләре белән бар дөньяга таныш дисәк, бер дә арттырып әйтү булмас. Алар арасында халкыбызның милли ашла­ры да үзенә бер мөһим урын алып тора. Шуны истә тотып, 17 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Уразавыл мәдәният йортында Нижгар татарлары конгрессы Түбән Новгород өлкә хакимиятенең эчке региональ һәм муниципаль сәясәт минис­трлыгы, Кызыл Октябрь районы администрациясенең мәдәният бүлеге ярдәме һәм Пильна агропромышленность технику­мы белән берлектә оештырган «Татар кухнясы серләре» дип исемләнгән икенче төбәкара милли ашлар конкурсы узды. Татар халкының телен, йо­лаларын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, милли ашлар пешерү үзенчәлекләрен барлау һәм буыннан буынга тапшыру максаты белән оештырылган дүрт номинациядән торган кон­курста Сергач, Спас, Пильна һәм Кызыл Октябрь районна­рыннан барлыгы 20 катнашучы үзенең аш әзерләү осталыгы белән уртаклашты. Кызыл Октябрь районы җирле үзидарә башлыгы Ринат Жалялов белән Нижгар татарлары конгрессы иҗтимагый оешма со­веты рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина бәйгегә старт биреп, татар кухнясының халкыбыз та­рихында әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм барлык кунакларны җылы сәламләп, катнашучыларга уңышлар теләделәр. Конкурс кагыйдәләре буенча һәрбер катнашучы үзенең визит карточкасын һәм әзерләгән ашын теләсә нинди формада тәкъдим итәргә, ә компетентлы жюри әгъзалары ризыкны татып карап, билгеле критерийлар буенча аңа бәя бирергә тиеш иде. Алдан ук әйтеп үтәргә кирәк, яшь кызлар да, тормыш тәҗрибәсе шактый булган ханымнар да үзләренең кулинар сәләтләрен ачуга бик җаваплы караганнар. Камыр аш­ларын телеңне йотарлык итеп пе­шереп кенә калмыйча, матур гына фото яки видеосюжет, хикәя, ши­гырь, җыр-бию, үзешчән сәнгать номеры ярдәмендә тәкъдим иттеләр, һәрбересе үзенә генә хас булган рецептлары белән дә таныштырды, ә Гөлнара Абдулли­на, Зифа Абдрахманова, Равилә Нәвретдинова, Әнисә Билялетди­нова һәм Татьяна Арланова соста­вындагы жюри ашларга бәя бирде. Тәмле ашлар бәйрәме Сер­гач шәһәре «Березка» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Юлия Гришинаның стаканда пирожный — соңгы вакытларда популярла­шып киткән трайфллар ясау буен­ча мастер-класс күрсәтүе белән башланды. Ул бу чарада конкур­стан тыш катнашты һәм десерт әзерләүнең һәрбер адымын шигъ­ри юлларга сала барды. Конкурсның төп өлешен баш­лап, беренче, «Яшь кондитер» номинациясендә, 12дән алып 18 яшькәчә 7 кыз үзенең уңганлыгын күрсәтте. Шуларның бишесе: Ди­ләрә Аляутдинова (Уразавыл), Динара һәм Айгөл Үмәровалар (Куйсуы), Диләрә Хисяметдино­ва (Рбишча), Лилия Абдюханова (Уразавыл) иң борынгы һәм гади ашамлыклардан саналган кысты­бый, Алина Ибраһимова (Ураза­выл) — өчпочмак, Илнара Садеко­ва (Зур Рбишча) пәрәмәч пешерү серләренә төшендерделәр, ә Ди­нара белән Илнара хәтта тупырда­тып татарча биеп тә алдылар. «Экзотик ашамлык» номина­циясе шартына туры китереп, аш әзерләгәндә традицион ингре­диентлар белән беррәттән экзо­тик продукт куллану мөмкинлеге каралган иде. Бу этапта 5 уңган-булган катнашучы ярышты. Гализә Кукаева Татар Моклока­сында бигрәк яратып пешерелә торган бәрәңге кәкәше алып килгән, ул башта кыска гына үзе, аннары әзерләгән милли ашының рецепты турында сөйләп үтте. Сафаҗайлы Эльвина Иматованың бүгенге бәйге хакында «Ту­ган як”ны даими укып баручы каен әнисеннән (хезмәттәше башкару­ында) ишеткәнен һәм нинди аш пешерергә җыенганын оста һәм кызыклы итеп башкарылган юмо­ристик сәхнә күренешеннән бел­дек. Эльвина пахлава әзерләүнең һәр этабын һәм пешерү процес­сын бәйнә-бәйнә ачыклады. «Уразовка» уку үзәге студентлары Гөлнара Хәйретдинова (Уразавыл) һәм Гөлнара Алешина (Актук) ори­гиналь ашамлыкларның берсе — чәкчәкне уку йортларының профес­сиональ аш-су лабораториясендә пешергәннәр һәм әзерләү процес­сын видеога да төшергәннәр. Сергач шәһәрендә яшәүче коч­копожарлы Галия Гришина һәрбер татар мәҗлесенең табын күрке бул­ган, күбрәге кара җимеш, күрәгә, алма, лимон, куертылган сөт ягып пешерелә торган бәлеш эчлеген эксперимент ясап, ананаска алыш­тырып караган. Бәлеш эче тропик җимеш булганга, Галия ханымның ярдәмчесе, кызчыгы Юля аны «Чунга-Чанга» җыры астына үзенчәлекле, оригиналь бию белән тәкъдим итте, Галия үзе дә матур итеп татарча биеп күрсәтте һәм бу милли ашны әзерләү процессы белән алар әниле-кызлы шигъри юллар аша таныштырдылар. «Милли колорит» номинациясен пашатлы Заһирә Абдулхалекова башлады. Аның сәхнәлештергән күренеше тамашачыны тирән уй-хисләргә салып, якты бала­чак, яшьлек хатирәләренә, өй түрендә басып торган ап-ак мичтә әнкәйләрнең таба чыжлатып, телеңне йотарлык итеп аш пешерү, самавырлы табын кору чорына кайтырга мәҗбүр итте. Заһирә ха­ным үзе белән безнең якларның традицион ашамлыгы — карын бәлешен алып килгән иде. Уразавыл балалар бакчасы данын яклаган Кочко-Пожардан килгән аш-су остасы Дина Жиһаншина һәр татар хатын-кызының яраткан ризыгы кыстыбый белән беррәттән, тары боткасы пәрәмәче әзерләгән һәм аларны пешерү серләрен тәфсилләп аңлатып бирде. Шулай ук Кочко-Пожардан Вене­ра Фехретдинова татар халкының милли рухын саклаган ризыклар — пәрәмәч белән өчпочмакны якта­шыбыз, мәскәүле Динар Фәесханов репертуарыннан «Пәрәмәч» җырын башкарып, биеп тәкъдим итте. Уразавыл балалар бакчасы тәрбиячесе Румия Әбдрәхимова (Кызьмавыл) конкурска татар халык кухнясының иң гади һәм яратып ашалганын, камырдан пешерелгән ашамлыклар ара­сында үзенә бертөрле урын алып торган пәрәмәч һәм милли ризыкларның алтын хәзинәсе — чәк-чәк пешереп алып килгән. Бәйгедә катнашу өчен Рбишча авылы хуҗабикәсе Гөлнара Лук­манова да озак вакыт бозылмый һәм үз тәмен саклый торган сый, һәр бәйрәм, аеруча, туй бизәге булган, майда кыздырылган, балга төренгән чәк-чәк пешерүне сайла­ган һәм аны бизәкләп, матур итеп төреп тә китергән. 50 яшь һәм аннан да өлкәнрәк хуҗабикәләр аш-суга уңганлыкларын «Зирәкләр күнекмәләре („Навыки мудрых“)» дигән соңгы, дүртенче номинациядә күрсәттеләр. Актуклы Рәйсә Сәбитова татар табынының күрке булган кайнар камыр ризыгы — өчпочмак пешерү үзенчәлекләре белән уртаклашты. Һәрберебезгә кечкенәдән таныш һәм бүгенгәчә өстәлдән төшмәгән милли ризыгыбызны пешерү алымнары күп, әмма ләкин һәрбер хуҗабикәнеке — үзенчә. «Аның авырлыгы нәрсәдә, ит белән бәрәңгене камырга төрдең дә мичкә озаттың, аннары рәхәтләнеп пешкәнен көтеп утырасың!» — диләр берәүләр. Өчпочмакны дөрес итеп пешерү шактый мәшәкатьле эш, Рәисә ханым аны әзерләү техно­логиясе турында бик теләп бәян итте. Бу номинациянең икенче катнашучысы Ирина Барди­на милләттәшебез булмаса да, бәйрәм табынының төп ризыкларының берсе — гөбәдия, авылларда төрлечә, мәсәлән, Уразавылда «картош яккан таба күмәч» исеме белән билгеле бул­ган ашамлык һәм каймак пирогы (сметанник) пешерү хакында оста иттереп саф татар телендә сөйләп бирде. Тагын бер конкурсант, Кочко-Пожар балалар бакчасы хезмәткәре Наилә Жиһаншина, мәҗлесләргә бик тәмле камыр ризыклары әзерләргә ярата икән. Бу юлы ул бәйгегә чәй янына бирелә торган татлы, халкыбызның иң популяр ризыкларының берсе булып санал­ган бавырсак рецепты белән уртаклашырга килгән. Үзенең чыгышын Наилә ханым танылган җырчыбыз Салават Фәтхетдиновның «Салкын чәй» җыры белән төпләде. Музыкаль паузаларда үзешчән артистлар Сәрия Ефремова, Ма­рат Хөсәинов, Екатерина Гроц, Шамилә Айнетдинова һәм Рәмис Абдулкаюмов залда утырган та­машачыларны үзләренең матур җырлары белән сөендерделәр, аларның һәр чыгышын халык кай­нар алкышларга күмде. Шуны да әйтәсе килә, бу бәйгедә камыр ашлары пешерүдә үзләренең сәләтләрен барлаган кайбер хатын-кыз мондый чаралар­да беренче тапкыр гына көч сына­мый. Гализә, Эльвина һәм Заһирә өлкә «Нижгарбикә» конкурсы кат­нашучылары, Галия шушы конкур­ста быел «Нижгарбикә» исеменә, ә Ирина — «Тамашачы симпатиясе”нә лаек булган иде. Жюри җиңүчеләрне билгеләгән арада чараны алып баручылар Гүзәл Алиякберова белән Ека­терина Гроц сәхнә түренә «Туган як» газетасы хезмәткәре, «Ак кал­фак» хатын-кызлар оешмасының районара кураторы Наилә Жиһаншинаны чакырды. Наилә ханым конкурсны гамәлгә куючы­ларга, аны оештыручыларга һәм ярышларда катнашырга вакыт тапкан олысы-кечесенә, тама­шачыларга чиксез рәхмәтләрен белдерде һәм теләсә нинди чара­да һәрвакыт активлык күрсәткән аккалфакчы ханымнар — Заһирә Абдулхалекова белән Эльвина Иматовага Нижгар татарлары авто­номиясе исеменнән затлы, матур итеп бизәлгән «Татар милли ашла­ры» дигән китаплар бүләк итте. Ниһаять, дулкынландыргыч мизгел — нәтиҗәләрне игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү вакыты җитте. Конкурста катнашучыларның һәркайсына үз номинацияләрендә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшы­рылды, аларның һәрбересенең кыюлыгын җыеп, милли кием киеп сәхнәгә чыгарга теләк белдерүе генә дә инде җиңүгә тиң. Әмма ләкин бәйге дигәч, билгеле, җиңүчеләр дә табыла. Жюри һәр номинациядә өчәр җиңүче билгеләде. Аларга бирелгән сал­лы бүләкләр дә мәгънәле иде: 1 урын өчен электр духовкасы, 2 урынга — мультиварка һәм 3 урынга лаек булганнарга мантый пешерү өчен казан тапшырылды. Түбәндә җиңүчеләрнең тулаем исемлеген китерәбез: «Я шь кондитер» номинациясе:  Алина Ибраһимова (1 урын), Ил­нара Садекова (2 урын), Динара Үмәрова (3 урын). “ Экзотик ашамлык» номинация­се:  Галия Гришина (1 урын), Эль­вина Иматова (2 урын), Гөлнара Хәйретдинова белән Гөлнара Але­шина (3 урын). «Милли колорит» номинациясе:  Заһирә Абдулхалекова (1 урын), Динә Жиһаншина (2 урын), Венера Фехретдинова (3 урын). «Зирәкләр күнекмәләре» номи­нациясе:  Ирина Бардина (1 урын), Рәйсә Сәбитова (2 урын), Наилә Жиһаншина (3 урын). Пандемия шартларында һәм аның белән бәйле чикләүләр ва­кытында әлеге конкурсны оешты­ру, тиешлечә алып бару, гомумән, уздыру өчен, әлбәттә, күп көч һәм байтак вакыт сарыф ителгән, ба­рысына да зур рәхмәт! Йомгаклап шуны билгеләп үтәр идек, киләчәк бәйгеләрдә бүген тәкъдим ителгән, еш кына бер-берсен кабатлаган ашамлыклардан гайре, безнең якларга хас булган башкаларын да, мәсәлән, күмәч, күптермә, катлама (умак), кош теле, юканы да онытмаска иде. Татар халык кухнясы бит күптөрле, камыр ашларыннан тыш, бүтәннәре дә бар: катыклы салма, чумар, төрле боткаларны барыбыз да яра­та, аларны пешерү технологиясен дә искә төшерергә ярый. Тулаем алганда, милләтебез кухнясына багышланган конкурс югары дәрәҗәдә, зур оешканлык белән бию, шигырь, җырлар белән үрелеп, бик күңелле атмосферада үтте һәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Катнашучылар да, бәйгене карарга килгән кунаклар да бик күп уңай эмоцияләр алды. Милли рухтагы шундый җылы очрашулар алга таба да булып торсын, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре яшәсен, онытылма­сын! Киләчәк Яңа еллар белән барыгызны да!




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сергач на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.