Добавить новость
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
Июнь 2026
Июль 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Рәшит Ваһапов — «Яшь талантларны үстерүдә күп көч куйган җырчы»

0 191
Бөек татар җырчысы, ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһап улы Ваһапов 1908 елның 7 маенда Түбән Новгород губернасы, Сергач өязе — хәзер Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районындагы Актук авылында, өченче мәхәллә имамы Ваһап мулла Хәйретдинов гаиләсендә дөньяга килә. Рәшит башлангыч белемне дөньяви фикерле әтисе мәктәбендә ала. 1920–1926 елларда читтән торып Түбән Новгород татар педагогика техникумында укый. 1926–1928 елларда Петрякс, аннан соң Печә, Рбишча, Актук, Кызылъяр мәктәпләрендә укытучы булып эшли, соңгысында мөдир була. 1928 елда Ваһап хәзрәт төрле ялалар ягылып репрессияләнә, өч ел сөргендә була. 1937 елда кабат кулга алына һәм «халык дошманы» дип юк ителә. Рәшит Ваһаповның абыйлары шулай ук репрессиягә дучар була. Ул үзе дә эзәрлекләнә, шул сәбәпле гаиләсен алып Мәскәүгә барып урнаша. Әмма «кара сакал» кайда да артыннан калмый, «халык дошманы улы» мөһере аңа гомере буе, инде олы артист булгач та ияреп йөри. Рәшит Ваһапов 1936 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга кабул ителә, ләкин 1937 елгы вакыйгалардан соң студиядән рәсми төстә китә һәм аны ирекле тыңлаучы буларак тәмамлый. Педагоглары аның киң сулышлы, матур тембрлы, иң югары һәм иң түбән ноталарда да иркен, табигый яңгырый торган көчле тавышын, сәхнә өчен генә яратылган тышкы кыяфәтен югары бәялиләр. Ул үзе дә укытучыларына гомере буе рәхмәтле була.  1938 — 1940 елларда Рәшит Ваһапов Мәскәүнең Татар мәдәнияте йорты — элеккеге Әсәдуллаев йортында актер булып эшли. 1941 елның көзендә Мәскәүдә узасы ТАССР әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерләнү максатында, композитор Александр Ключарев башлангычы белән аны Казанга чакыртып алалар. 1941 елның 27 маеннан ул Татар дәүләт филармониясе солисты итеп кабул ителә. Әмма шуннан соң аның беренче гаиләсе таркала, хатыны һәм ике баласы Мәскәүдә кала. Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә Рәшит Ваһаповның музыкант Гани Вәлиев, җырчы Җәваһирә Сәлахова һәм биюче кыз Хәдичә Нуриевадан торган төркеме Татарстан буйлап гастрольләрдә була. Җырчы татар эстрада җырчылары арасында иң актив концерт эшчәнлеге алып баручылардан санала. 1945 елда үз төркемендәге биюче кыз — Зәйтүнә Фәтхуловага өйләнә, аларның тату гаиләсендә ике ир бала үсә. 1940–1950 еллар — Рәшит Ваһапов иҗатының шаулап чәчәк аткан чоры. Ул Мәскәү, Ленинград, Себер, Донбасс, Урал һәм Идел буе тамашачылары алдында чыгыш ясый, СССРның татарлар күпләп яшәгән барлык республикаларына гастрольләргә чыга, халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе булып таныла. Милли музыкаль мирасның алтын фондына кергән әсәрләрне тыңлаучыга бөтен тирәнлеге белән җиткерү осталыгына ирешә. Аның башкаруында халкыбызның «Уел», «Кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия», «Рәйхан», «Эскадрон», «Гөлҗамал» җырлары, композиторлар Салих Сәйдашев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзиләр язган җырлар популярлык казана. Дирижер, профессор Фуат Мансуров Рәшит Ваһаповны легендага тиңли, «… хаклы рәвештә профессиональ татар җыр сәнгатенә нигез салучыларның берсе дип атарга мөмкин», — дип белдерә. Мәшһүр Фәридә Кудашева аның турында «ул чын мәгънәсендә халык җырчысы, халыкчан җырлау остасы иде» дигән бәя бирә. Халык көйләрен башкаруда Рәшит Ваһапов үз стилен, үз мәктәбен булдыра. Татар әдәбиятының аксакалы Гомәр Бәширов үзенең бер мәкаләсендә: «Әгәр Рәшит иҗатына игътибар беләнрәк колак салсаң, бездә эстрада җырларының башлангычы аңа барып тоташа дигән фикергә киләсең», — дип яза. Рәшит Ваһапов — яшь талантларны үстерүдә күп көч куйган җырчы. Үзеннән соң килүче буынга җыр сәнгатендә юл ачкан күренекле шәхес. Хезмәт казанышлары өчен 1950 елда аңа «Татарстанның атказанган артисты», 1957 елда «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Чыннан да Рәшит Ваһапов бик кыска вакыт эчендә татар халкының яраткан җырчысына әверелә һәм шулай ук тиз арада, 1962 елның 14 декабрендә уңышсыз операция вакытында 54 яшендә вафат була. Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнә. Бүген Рәшит Ваһапов турында горурланып сөйләгәндә, аның онытылып барган исемен бөтен татар дөньясына кире кайтарган Рифат Фәттаховның эшлекле тырышлыгын искә алу зарур. Аның эзлекле хезмәте нәтиҗәсендә күренекле җырчы исеме татар сәнгате күгендә, сәхнәгә яңа аяк баскан яшь җырчыларга маяк булып, кабат балкый башлады. 2004 елдан башлап Рәшит Ваһапов истәлегенә Халыкара «Татар җыры» фестивале уздырыла. 2007 елда Рәшит Ваһапов исемендәге фонд булдырылды. 2008 елда туган авылында җырчыга һәйкәл куела, 2016 елда районның милли үзәге булган Уразавылда ике бөек җырчы — Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев истәлегенә мемориал комплекс ачыла. Казанның бер урамы Рәшит Ваһапов исемен йөртә.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сергач на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.