Добавить новость
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
Июнь 2026
Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Түбән Новгородта татар фермерларына һәм терлекчеләренә мактаулы бүләкләр тапшырганнар

0 444
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең « Туган як » газетасында Ринат Тимершин фермерларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, язма әзерләгән. Зур авырлыклар белән булса да, уңыш җыелган, азык кайгыртылган, терлекне кышлатырга җылы каралтылар әзерләнгән… Көз. Нәкъ шул вакытта безнең илдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Традиция буларак, тантанада урак батырларын, алдынгы терлекчеләрне һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен тәбриклиләр, бүләклиләр. Ләкин менә икенче ел инде дөньяда хөкем сөргән коронавирус пандемиясе бу бәйрәмгә үзгәрешләр кертә һәм шул сәбәпле Сергач районы администрациясе игенчеләр бәйрәмен шәһәрнең мәдәни ял итү үзәгендә зурлап үткәргән традициядән баш тартырга мәҗбүр. Шуңа да карамастан, аграрийлар игътибарсыз калмады — аларны тиешле санитар кагыйдәләрне истә тотып, район хакимияте вәкилләре хуҗалыкларына барып хөрмәтләде, хезмәт алдынгыларына төрле дәрәжәдәге грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Әйтергә кирәк, регион хакимияте һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы Дипломнарына һәм Рәхмәт хатларына 8 аграр предприятие җитәкчеләре лаек булган, шуларның яртысы милләттәшләребез. Терлекчелек тармагында озак еллар уңышлы эшчәнлек алып барган Печә фермерлары Рәшит Җамалов белән Наҗия Магҗанова губернатор дипломы һәм өлкә Законнар чыгару җыенының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр, Губернатор дипломына Кочко-Пожар җирләрендә зур күләмдә иген һәм шикәр чөгендере үстергән КФХ җитәкчесе Илдус Шаипов та ия булган. Ул чәчү әйләнешендә бөртекле культураларның һәм шикәр чөгендеренең элиталы орлыгын гына чәчә, басуларны тукландыру, эшкәртүгә дә зур игътибар белән карый. Берничә ел элек Камкада Шамил Османов оештырган крестьян-фермерчылык хуҗалыгы да безнең төбәккә хас булган авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә зур уңышларга ирешкән. Аның җитәкчесе өлкә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грамотасы белән бүләкләнгән. Сергач районында бердәнбер күмәк хуҗалык буларак Печәдә Нариманов исемендәге СПК эшчәнлек алып бара. 2003 елдан аны Сабир Магҗанов (фотода) уңышлы җитәкли. Озак еллар буе бу СПК иген җитештерү буенча районда алдынгылар рәтендә, шикәр чөгендерен дә үстерә. Аграр тармактагы намуслы хезмәтен югары бәяләп, быел Сабир Садек улына «Россия агропромышленность комплексының хөрмәтле хезмәткәре» исеме бирелде. Югары бүләкләргә лаек булган милләттәшләребезне чын күңелдән тәбриклибез! Аграр предприятиеләр җитештергән продукция нижгарлылар өчен бик кирәкле, ә авыл хуҗалыгы үсешенә өлкәдәге күбесе торак пунктлар язмышы бәйле. Намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Сергач на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.