Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Сызгырмаска!»: Голлар белән сөендерә алмаган «Ак Барс» – «Салават Юлаев» уенына күзәтү

0 394

Күрше республикалар арасындагы хоккей уенын күпләр көтеп ала, шуңа да сезон дәвамында аларның бер-берсенә каршы матчлар саны да күп. Бу сезонда Казан һәм Уфа хоккейчылары алты тапкыр очрашачак дип көтелә, дүрт уен инде үтте.

Ике команда киемендә дә яшел төс бар, шуңа «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» арасындагы уеннарны «Яшел дерби» дип атыйлар.

Аралар якын булгач һәм матч ял көненә туры килгәнгә, боз сараенда Башкортстаннан килүче җанатарлар да күп иде. Алар бик актив булдылар. Уен дәвамында көндәш команда җанатарлары секторы «Уфа», «Салават» дип яңгыратып торды. Аларга каршы якта Казан командасы җанатарлары секторы да тынмады.

Казанга читтән килүче җанатарлар арасында Уфа командасы җанатарларының башкалардан аермалы ягы бар: алар белән рәхәтләнеп татарча аралашып була.

Туймазыдан килгән Илнур Гыйлметдинов белән яраткан хоккейчылар турында сөйләшеп алдык. «Салават Юлаев»тан ул Алексей Пустозёровны атады, ә «Ак Барс»тан Данис Зариповны үз командаларында күрергә теләвен әйтте, тик ул инде профессиональ хоккейчы карьерасын тәмамлады.

Илнур Гыйлметдинов Казандагы «Ак Барс» – «Салават Юлаев» матчында беренче тапкыр булуын әйтте һәм «Татнефть Арена»дагы атмосфераны бик шәп дип атады.

Бу ике-өч елда «Ак Барс»ның «Татнефть Арена» боз сараенда уза торган уеннарында татарчалык артты. Аренада күпләп татар җырлары яңгырый, җиңү белән тәмамланган матч ахырында җанатарлар «Мин яратам сине, Татарстан»ны башкара.

«Һөҗүм зонасында агрессия җитмәде»

Кызганыч, шимбә кичендә «Мин яратам сине, Татарстан» яңгырамады, чөнки «Ак Барс», бер гол да кертмичә, 0:1 исәбенә җиңелде. Голлар һәм һөҗүмнәр әз булган, шул исәптән җиңелү белән тәмамланган уеннан җанатарлар гадәттә төшенке кәеф белән кайта. Боз сараеннан чыгып барганда, «2:3 исәбенә җиңелсәк, әле болай ук күңелсез булмас иде», – дигән үзара сөйләшүләр дә ишетелде.

Хоккейчылар голлар белән сөендермәде, ә «Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов уеннан соң оештырылган матбугат конференциясендә җиңелүнең сәбәбен һөҗүм зонасында агрессия җитмәве дип аңлатты.

Уен барышы

Беренче период голларсыз узды.

Икенче периодның унынчы минутында, «Салават Юлаев» күпчелектә уйнаганда, Уфа командасы исәпне ачты, голны Александр Хмелевский кертте (0:1).

Өченче период та голларсыз булды.

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Әхтәмов);Лукоянов – Кателевский – Дыняк, Юдин – Журавлёв;Яшкин – Шипачёв – Петров, Адамчук – Лямкин;Кагарлицкий – Сафонов – Свечников, Лучевников – Хенкель;Галиев – Семёнов – Галимов, Альметкин.

«Салават Юлаев»

Самонов (Ежов);Башкиров – Хмелевски – Ливо, Хәфизуллин – Коледов;Шаров – Ефремов – Лещенко, Науменков – Мелош;Дроздов – Кузьмин – Сучков, Зоркин – Василевский;Кулёмин – Гуськов– Пустозёров.

«Сызгырмаска»

Әлеге уенда бер кызыклы мөрәҗәгать булды. Матчларда җанатарларга берәр нәрсә ошамаса, я команда азчылыкта уйнаганда һәм башка төрле эмоцияләрне чагылдырганда трибунада утыручылар еш кына сызгыра башлый. Уен барышында «Сызгырмаска һәм сыбызгылар кулланмаска сорыйбыз», – дигән мөрәҗәгать яңгырады. Әлеге үтенечне җанатарлар сызгыру белән кабул итте.

Матчтан соң «Ак Барс» уенчысы Артём Лукояновтан җанатарлар сызгыруы уен барышында комачауламыймы дип сорадым. «Алар шатлыктан сызгыра бит», – дип шаярып, кыска гына җавап тотты ул.

«Ак Барс»ның киләсе уены Мәскәүдә узачак. Мәскәү «Динамо»сына каршы матч 21 ноябрьдә 19:30 сәгатьтә башлана.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Салават на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.