Добавить новость
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Үзгәрде замана: элек шахтер Сабантуйга кайткан, хәзер шахтер янына Сабантуй үзе килә

0 530
Сабантуй Кемерово губернаторы Сергей Цивилев тәкъдиме белән уздырылды. Губернатор әлеге тәкъдим белән Татарстан Президентына чыккан, Рөстәм Миңнеханов, әлбәттә, бу тәкъдимне хуплап каршы алган. Халыкара шахтерлар Сабан туе Кузбассның 300 еллыгы уңаеннан уздырылган масштаблы чаралар планы буенча үткәрелә. Дөресрәге, Кузбасс быел Федераль Сабантуйны уздырып булмасмы дип өметләнгән. Әмма чират Юграда — быел сабантуй Нижневартовск шәһәрендә узды, киләсе 2022 елда Ульяновск әзерләнә. «2023 елда чиратта — Кузбасс», — ддие Кемерово татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Таһир Бикчәнтәев. Кузбасс чиратны көтеп тормаска булган — нигә шахтерлар Сабан туе ясамаска? Татарлар арасында күпме шахтер булган һәм бар?! Шахтер егет Булатның сабантуйга кайту тарихы һәм татарның йөрәгендә урын алган: Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевның үлмәс «Зәңгәр шәл»ен генә искә төшерик. Бер самолет татар Сабантуйга Татарстан 330 кешелек делегация — чартер самолеты килде. Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә 150 кеше. Алар үзләре белән чиккән сөлгеләрдән башлап сандыкларга кадәр татар көнкүреше атрибутларын алганнар иде. Бортта шактый күп санда артистлар, бераз көрәшчеләр, берничә журналист һәм иң кадерле кунаклар — шахтерлар бар иде. Татарстан делегациясе җитәкчесе ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев иде. Әлбәттә, чакырылган шахтерларның бөтенесе дә килә аллмаган. Чөнки кайберләре — чит илдәгеләре — чик аша уза алмаган, кайберләрен яше өлкән булып, балалары ерак юлга чыгармаган. Шулай да, Казахстан, Кыргызстан һәм Донецкидан делегацияләр бар. Шулай ук, Томск, Красноярск, Алтай, Иркутск, Сахалин, Камчатка, Коми, Башкортстан, Оренбург һәм Пермь якларыннан да кунаклар бар. Татарстан делегациясен аэропортта Кемерово татарларының «Дуслык» ансамбле каршы алды. Пассажирлар багаж көткән арада ансамбль баян сузып җибәрде, татарлар түгәрәкләнеп җырлый-бии дә башладылар. «Без татар җырларын руслар арасында да, башка халыклар арасында да рәхәтләнеп җырлыйбыз. Тирә-яктагы татар авылларына концертлар белән чыгабыз. Ансамбльгә костюмнар алырга матди яктан Татарстан ярдәм итте. Элек Төзүчеләр мәдәният сарае иде, хәзер Яшьләр үзәге инде ул — безнең анда бүлмәбез бар, җыелабыз, җырлыйбыз. Утыз ел инде коллективыбызга. Биредә танышып өч татар гаиләсе барлыкка килде», — диделәр ансамбльдәгеләр. Сабантуй ат чабышыннан һәм эшләпә аукционыннан башланды Шахтерлар сабантуе федераль сабантуй үрнәгендә ике көнлек итеп оештырылган. Беренче көнне — Татарстанның сәнгать осталары концерты, икенче көнне — мәйданда Сабантуй үзе. Хәер, хуҗалардан өстәмә булып, беренче көнне ат чабышы узды. Әлбәттә, биредә бу сөлгеләргә уралган татар атлары түгел иде. Татар киленнәре соңгы атны сөлгегә дә күммәде. Бу урыс тройкалары һәм җайдаклар чабышы иде. Ат чабышы Кемерово губернаторы призына үтте. Беренче килгән тройка автомобильгә ия булды. Әмма ничек кенә булмасын, хуҗалар аны Сабантуй кысаларында дип игълан итте. Атлар чабышы Кемерово өлкәсенең Крапивино районы Кабаново авылы янындагы мәйданда узды. Ат чабашының «десерты» — эшләпә аукционы. Беренче урынны алган баш киеме — өстенә җайдак куелган «Сабантуй» дип аталган эшләпә беренчел бәясе 300 сум булып, 2000 сумга сатылды. Сабантуйның беренче көне Татарсан сәнгать әһелләре концерты белән төгәлләнде. Концертта «Казан нуры» оркестры, «Агыйдел» дәүләт ансамбле, Ләүләт фольклор ансамбле, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Фән Вәлиәхмәтов, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар катнашты. Сабантуйның һәр чарасын — атлар чабышын, концертны һәм мәйдандагы өлешен — Кемерово өлкәсе вице-губернаторы Вячеслав Телегин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев ачты. Васил Шәйхразиев: Шахтерларның бригадиры татар булса, участок алдынгы була Кемерово өлкәсе вице-губернаторы Вячеслав Телегин: «Кунакчыл Кузбасс уникаль мәдәни мирасы булган як. Сабантуй бәйрәме милләтара аралашу бәйрәме булсын иде. ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев: «Сезгә Казаннан сәлам җиткереп, һәрберегезнең күзенә карап, бөек татар телендә сезнең белән исәнләшәм: «Исәнмәсез!» Россия Федерациясе субъектларының ике җитәкчесе — Сергей Евгеньевич һәм Рөстәм Нургалиевич Кузбассның 300 еллыгы хөрмәтенә Халыкара шахтерлар сабантуе уздырырга булдылар. Лениногорск муниципаль районы җаваплы итеп билгеләнде һәм алар кыска арада эшен җиренә җиткерделәр. Без сабантуйларны ясый беләбез. Ул безнең милләтнең көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Елга бер мәртәбә җыелып, үзебезнең исән-сау булуга горурланып, рәхмәтләр әйтеп, үткән елыбыз турында сөйләшеп утырабыз. Татар тормышында шахтерлар хәрәкәте, шахтерлык профессиясе әһәмиятле урын алып тора. Ветеран шахтерлар белән сөйләшкәндә шул күренә: бригадир татар булса, бригада алдынгылар рәтендә, участок алдан бара икән, начальнигы татар. Бу безнең өчен горурлык. Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы сабантуйлар уздыруга аеруча басым ясый. Халыкара шахтерлар сабантуе ясау өчен тулы бер катламны күтәрдек һәм гаҗәпкә калдык: Сахалиннан Калининградка кадәр шахталар һәм рудниклар булган һәр җирдә татарлар хезмәт куйган. Аларның хезмәтләре бәяләнгән — орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. Алар үз һөнәрләрен буыннан буынга күчерә алганнар. Кызганыч, шахтер ветераннарыбызның күбесе өлкән яшьтә булу сәбәпле килә алмадылар. Әмма Кыргызстаннан, Казахстаннан, Донецкидан, Сахалиннан, Свердловскидан, Башкортстаннан һәм башка җирләрдән килеп җитә алган бриллиантларыбыз да бар». Икенче көнне өр-яңа зур мәйданда Сабантуй үзе үтте. Сабантуй үткән мәйдан «Московская площадь» дип атала. Ул әле бәйрәм алдыннан төннәр буена ясалып, яңа гына салынып беткән. Мәйданда Кузбассның 300 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Тантанага Россия Президенты Владимир Путинның килүе көтелә. Яңа мәйданның беренче сынавын татарлар уздырды Кемерово өлкәсе мөфтие, Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Бикчәнтәев: «Бу мәйданда әле бер генә бәйрәм дә үткәне юк. Кайчан гына биредә буш җир иде. Март айларында гына эш башланып, бәйрәмгә өлгертү өчен төннәр буе эшләделәр. Биредә 6 июльдә Кузбассның 300 еллыгына зур тантана булачак, Россия Президенты Владимир Путинның килүе көтелә. Шушы мәйданны без - татарлар, беренче булып сынап карадык. Мәскәүдә Кузбасс мәйданы бар. Шунлыктан Кузбасста төзелгән иң зур мәйдан-стадион да Мәскәү исемен йөртә. Мәйданның 50 мең кеше сыйдырышлы. Ул шәһәр читендә, Томь елгасы буенда урнашкан». Мәйданны Лениногорск районы хезмәтчәннәре бизәде — алар бирегә алдарак килеп «Татар авылы» салып куйган. «Татар авылы» — сәүдә рәтләре итеп кулланырга мөмкин булган агач йортлар һәм кунак сыйларлык бер йорт, «авылның» күрке — «мәчет» — манаралы җыйнак кына агач йорт. «Татар авылына» ике яклап зур капкадан кереп була. Татар авылының бәйрәмдә популяр булган тагын бер кисәге — мич. Биредә коймак пешереп, Сабантуйга килүчеләрне тишекле коймак белән сыйладылар. Әйе, тишекле коймак, Лениногорскилылар иң тәмле тишекле коймак рецептын Кукмарага барып өйрәнеп кайтканнар. Дөрес булса, Васил Шәйхразиев коймакны шулай итеп пешерергә тәкъдим иткән ди. Кемерово халкы озын чират торып тишекле коймак ашады. «Татар авылының» икенче ягында итле шулпа, пылау пеште. Анысында да озын чират тезелгән иде. Яхшы яңалык: «Татар авылы» яңадан Татарстанга кайтып китми, ә биредәге татарларга бүләк булып кала. Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Бикчәнтәев һәм биредәге татарлар йортларга кызыгып куюлары булган, Татарстан делегациясе Татарстан Президенты белән элемтәгә кереп йортларны Кемерово татарларына бүләк итү мәсьәләсен хәл иткән. Бу хакта Татарстан сәнгать осталары концертында Васил Шәйхразиев хәбәр итте. Икенче көнне дә яхшы хәбәре бар иде Милли Шура рәисенең — Татарстан Татар милли-мәдәни автономиясенә микроавтобус та бүләк итте. Сабантуйның тагын бер тәгәрмәчле бүләге — батырга автомобиль. Анысы Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдиновка насыйп булды — ул Сабантуй батыры булып калды. «Мин бирегә җиңәргә дип килдем», - диде егет. Кемерово халкының сәхнәгә тәкәгә чыгарганны күргәне булмагандыр. Хәер, безнең дә күргәнебез юк иде, тәкә мәйданга чыгарыла дип беләбез. Әмма сәхнәгә икән, сәхнәгә! Ранис җиңел генә тәкәне чөеп күтәреп алды да, автомобильгә таба китте.  Сабантуйның Кемерово ягы да, Татарстан ягы да хәл итә алмый торган бер минусы — яңгыр коеп узды. Бу көннәрдә Татарстанда яңгыр коеп узу сөенеп туймаслык сөенеч булыр иде, әлбәттә. Ә 18-20 градус җылылык торган Кемерово өчен яңгыр артык тансык кунак түгел. Яңгыр ишеп яуланда бәйрәм тукталып торды да, туктагач тагын дәвам итте. Концерт ике яклап гөрләп торды. Бер яктан төп сәхнәдә профессионаллар җырласа, «Татар авылы» эчендәге сәхнәдә Лениногорск үзешчәннәре мәйдан гөрләтте. Профессионаллар сәхнәсенең иң үзенчәлекле җырын Зөфәр Билалов башкарды — «Җир астында юллар юк». Наил Шәймәрданов белән Кәүсәрия Шәфыйкова җыры. Җир астында юлларның бармы-юкмы икәнен Зөфәр Билаловка караганда шахтерлар күбрәк белә инде, әлбәттә. Икенче якта сабантуй уеннары барды. Сабантуй колгасыннан башка уеннарның барысы да бар иде. Сабантуйның матур бизәге — кунаклар. Мәйданда чуваш йорты, урыс йорты һәм шор тирмәсе куелып, йорт тирәсе гөрләп торды. Бәйрәмнең тагын бер яңалыгын видеомөрәҗәгать белән Кемерово губернаторы Сергей Цивилев җиткерде: «Бездә күп халыклар яши. Алар биредә руслардан соң халык саны буенча икенче урында. Сабантуй халыкларны берләштерүче бәйрәм булсын иде. Без аның ел саен үткәрелүен телибез», — диде ул. Кузбасс Губернаторы урынбасары Вячеслав Телегин киләсе елда Кузбасста халыкара шахтерлар сабантуеның Прокопьевск шәһәрендә булачагын әйтте. Җырлап очкан самолет Сабантуй узды. «Безне алтысында тагын да бәйрәмнең тагын да зуррагы көтә — Кузбассның 300 еллыгы. Монысы безнең өчен генераль репетиция кебек булды», диде оештыручыларның берсе — кунакларның кураторлары. Айдар Фәйзрахманов: Сабантуйга каршы чыгучылар да бар. Минем андыйларга бик ачуым килә. Мин җирнең теләсә кайсы почмагына барып сабантуйны күрсәтергә әзер. Ул безнең татарны күрсәтү. Безнең сабантуй ул искитмәле зур рухи азык. Без үзебезне милләт буларак кына түгел, нинди милләт икәнебезне дә күрсәтәбез. Без үзебезне бик матур күрсәтә алдык. Яңгыр бераз куркытып алса да, берәү дә кайтып китмәде. Ярты сәгатьлек яңгырдан соң безхнең Фольклор дәүләт ансамбле шартлатып үз программасыне, башкалар үз программаларын күрсәтте. Искитмәле матур чара булды. Мин бик канәгать кайтам». Бәйрәм мәйдан таралып, батырга машина ачкычы бирелү белән бетте дип уйласагыз, ялгышасыз. Иң «тәмлесе» самолет бортына калган иде. Күз алдына китерә аласызмы самолет тутырып «Уфтанма» һәм «Мин яратам сине, Татарстан» дип җырлап кайтучыларны? Самолетта Лениногорскилар җыр башлады. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән бергә. Баянчылар көй сузып җибәрде, халык кушылды. Самолетның койрык өлешендә башланган җырлау самолет буйлап алга күчә барды. Дөресрәге, баянчылар һәм берничә башлап җырлаучы күчте. Самолет бөтен кешенең күчеп йөрүен тәэмин итә алмый — үзегез беләсез, җырлыйсың килсә, биредә, утырган килеш баш сузып кына җырлаш. Җыр алга барып җиткәндә — «Керкәле таулары» һәм «Күбәләгем» җырларына Васил Шәйхразиев үзе дә кушылды. Мондый чартер концертлары элек тә булган икән, «Хәния Фәрхиләр белән җырлашып кайткан бар», диде Сабантуй мәсьәләсендә тәҗрибәле конгресс вәкилләре.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Росгвардейцы обеспечили правопорядок во время празднования Курбан-байрам в Кузбассе

СК России возбудил дело о нападении подростков в Улан-Удэ

При участии Росгвардии состоялся I Кузбасский общественный форум «Родные святыни»

Росгвардейцы обеспечили безопасность последних звонков в Кузбассе


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Прокопьевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.