Актаныш егетләре КВНчылар бәйгесендә өченче урын алды
0
240
(Актаныш, 30 август, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). 28 августта «Әйдә, ШаяРТ»ның Төбәкара лигалар финалы Габдулла Кариев театры сәхнәсендә узды. Актанышның беренче мәктәбе егетләре бәйгедә үзләрен лаеклы күрсәтеп 3 урынга лаек булды. Бөтендөнья Татар конгрессының «Әйдә, ШаяРТ»ның Төбәкара лигалар финал уеннарына Төмән, Екатеринбург, Башкортстан, Новосибирск, Әстерхан, Нефтекамск, Мәскәү татар КВНчылары белән бергә Актанышның «Нәмәкәй» командасы да чакыру алган иде.