Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026
1
2 3 4
5
6
7
8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Поиск города

Ничего не найдено

Әлфәт Закирҗанов: «Әдәби премиянең икешәр кешегә бирелүе аның бәясен төшерә»

0 104

Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге тарафыннан бирелә торган премияләрнең 2026 ел өчен лауреатларын ачыклау утырышы булды. Бу мәсьәлә, аңлашыла инде, фикер каршылыклары белән бара, шактый бәхәс тә уята. «Шулай булырга тиеш тә, әдәби иҗатны бәяләү бертөрле генә була алмый», – диде бу хакта әдәбият галиме, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе, Берлекнең идарә әгъзасы Әлфәт Закирҗанов.

Бер интервьюда: «Ә без әйтеп бетерә алмыйбыз кебек», – дигән галимнән Язучылар берлеге утырышыннан соң әдәби премияләр мәсьәләсендә фикерләрен сорадым, чөнки ул утырышта да премияне ике кешегә бирү мәсьәләсендә каршы булуын әйткән иде. Әлфәт абый «стенага терәп» сорагач: «Алдагы елда, бәлки, искә алыныр», – дип, кайбер мәсьәләгә мөнәсәбәтен белдерергә ризалашты.

Әлфәт Закирҗанов: Беренче фикер. Идарә утырышында кайбер премияләргә икешәр кеше лаек булу турында карар кабул ителде. Мин моны хупламыйм. Бер яктан, бу сан артыннан кууга китерә, икенчедән, күпчелек премияләрнең күләме 30 мең булып (Исхакый премиясе 50 мең), шуны да икегә бүлеп бирү бик аз була бит. Алдагы елда кемдер 3 кешегә бирик дисә, аны да хуплый башларбызмы? Премиянең икешәр кешегә бирелүе бәясен дә төшерә дип саныйм.

  • Фатих Хөсни, Гаяз Исхакый, Максим Горький исемендәге әдәби премияләр ике кешегә бирелде (ягъни, бер премия икегә бүленде). Гаяз Исхакый премиясе - Юныс Сафиуллин һәм Варис Гали; Фатих Хөсни премиясе – Асия Юнысова һәм Нәзифә Кәримова; Максим Горький премиясе – Вера Хәмидуллина һәм Светлана Мингазова.

Икенче фикер. Премиягә тәкъдим ителгән кандидатураларны тикшергәндә алар хакында кыскача гына мәгълүмат бирү кирәк. Әйтик, әлеге язучының төп китаплары, премияләре, тәкъдим ителә торган китапка берничә җөмлә белән бәя бирү һ.б. Ул турыда сүз булса, кемдер: «Кандидатларны беләбез бит инде», дип әйтә дә, үтеп кителә. Ә тәкъдим ителгән китапны укып беләбезме соң? Быел Гаяз Исхакый бүләге Юныс Сафиуллин һәм Вәрис Миннегалиевка бирелде. Премияләрнең күпчелеге әдәби төр белән бәйле булса, Гаяз Исхакый бүләге теге яисә бу иҗатчының милли яшәеш мәсьәләләрен күтәреп чыгуы, җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан әсәрләре өчен бирелә. Юныс Сафиуллин иҗаты җәмәгатьчелеккә яхшы таныш дип уйлыйм. Мисал буларак «Идегәй», «Йөзек һәм хәнҗәр», «Акмулла», «Йосыф-Зөләйха» кебек пьесаларын китерергә була. Ә инде Дамир Сираҗиев, Рәфкать Бикчәнтәев, Ринат Таҗетдинов һ.б. турындагы саллы җыентыкларында чын мәгънәсендә халыкка хезмәт иткән бөек шәхесләрнен матур образы, эшчәнлеге ачыла. Шуңа да аның Гаяз Исхакый бүләген алуы бәхәс уятмый.

Икенче бүләккә лаек булган Вәрис Миннегалиевның хезмәтләре аталмады, белүемчә, «Мең тамырлы Уразбахты», «Рыбная сокровищница Мамадыша» китаплары тәкъдим ителгән иде. Килешерсез, әлеге китапларның Исхакый бүләгенә катнашы юк. Ачыклык кертим, мин Вәрис белән бергә укыдым, иҗатын да шактый әйбәт беләм. Аеруча «Соңгы сәфәр», «Полковник Рахманкол» повестьларын, хикәяләрен яратып укыдым, алар, китап булып басылып чыкса, Фатих Хөсни бүләгенә лаек булыр иде дип саныйм.

  • Гаяз Исхакый премиясе - Юныс Сафиуллин (Татарстан язучылар берлегенең берләштерелгән остаханәләр утырышында тәкъдим ителде) һәм Вәрис Гали (Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тәкъдим итте).

Өченче фикер. Премияләр арасында Максим Горький исемендәгесе дә бар. Татар телендә иҗат итүчеләргә бирелә торган премияләр шактый бит, шуңа да Максим Горький премиясе (14 июльдә бирелә торган Г.Державин исемендәге премия дә бар) рус телендә иҗат итә торган язучыларга бирелсен иде. Билгеле инде, искәрмәләр булырга мөмкин. Шуңа да әлеге бүләккә кандидатларны рус телендәге әдәбият һәм әдәби тәрҗемә остаханәсе тәкъдим итсә, уңышлы булыр.

  • Максим Горький премиясе – Вера Хәмидуллина (Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тәкъдим итте) һәм Светлана Мингазова (Татарстан Язучылар берлегенең рус телле язучылар секциясе тәкъдим итте).
  • Татарстан язучылар берлегенең берләштерелгән остаханәләр утырышы Марсель Галиевның «Чытырманлыкта» китабын тәкъдим иткән иде.

Язучылар премия бүлә: «Премия булса – нур өстенә нур, булмаса – баш бәласе түгел»

Ркаил Зәйдулла: Премиясе булмау премия алу өчен дәлил түгел. Минем әнинең дә премиясе юк

Тукай премиясе турында: Язучылар әдәбият киләчәген сайлады. Өчтән ике - көчкә-көчкә





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Татарстанның кайсы мәчетләрендә ифтарлар үткәреләчәк - исемлек

Татарстан разработает план мероприятий по сохранению лесов в трех лесничествах на 10 лет

В Татарстане развернута масштабная операция по спасению рыбы

Утром понедельника Казань сковали 8-балльные пробки


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.