Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026
1
2
3
4
5
6 7
8
9 10
11
12 13 14 15 16
17
18
19
20 21
22
23
24
25
26
27
28 29 30 31

Поиск города

Ничего не найдено

Ркаил Зәйдулла: Премиясе булмау премия алу өчен дәлил түгел. Минем әнинең дә премиясе юк

0 210

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе 2 сәгать кызу гына эшләп Гаяз Исхакый, Җамал Вәлиди, Фатих Хөсни, Һади Такташ, Туфан Миңнуллин һәм Максим Горький исемендәге әдәби премияләрнең лауреатларын, Тукай исемендәге дәүләт премиягә Берлек аша тәкъдим ителәсе кандидатларны билгеләде.

Идарә утырышы Берлекнең эшчәнлеген яктыртудан башланды – Берлек рәисенең иҗади эшләр буенча урынбасары Дания Нәгыйм һәм Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр шушы бер айдагы эшләр буенча отчетларын укыдылар, трассада буран белән «көрәшеп» соңга калып килү сәбәпле Факил Сафин үзләренең актив эшчәнлеген яктырта алмады – Ркаил Зәйдулла бу эшчәнлек белән сайттагы яңалыклар аша танышу мөмкинлеген искәртте.

Ркаил Зәйдулла: Бик теләсәгез, Факил абыйга килеп җиткәч сүз бирербез, теләмәсәгез – сайттан укырсыз. Шуңа төп мәсьәләгә күчик – премияләр мәсьәләсенә. Дүшәмбе көнне берләштерелгән остаханәләр утырышы узган. Шулкадәр күңел сөенә – бездә язучылар бик актив икән: урын җитмичә, бөтен тәрәз төпләре, ишек төпләре язучылар белән тулган ди. Югыйсә бездә күпме әдәби кичәләр, язучыларның юбилей кичәләре була, алар Камал театрының, Тинчурин театрының һәм шәһәребезнең башка мәртәбәле залларында уза. Аларда 3-4 язучыдан ары берсен дә очратып булмый. Димәк, язучыларыбызны ешрак күрәсебез килсә, безгә премия бүлү җыелышларын ешрак уздырырга кирәк.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Премия бүлүне кичәләрдән соң карарга кирәк.

Ркаил Зәйдулла: Ел буена таратып һәрберсен аерым-аерым карарга кирәк дигән фикергә килдем әле. Еларгамы-көләргәме... Бу инде күз яшьләре аша көлү булды. Гаяз Исхакый премиясеннән башлыйбыз. Берләштерелгән остаханәләр утырышыннан бердәнбер намзәт буларак Юныс Сафиуллин тәкъдим ителә. Аны барыгыз да беләсез. Гаяз Исхакый премиясе публицистика өчен генә түгел, иҗтимагый эшләр белән катнашкан өчен зур премия буларак уйланылган иде. Премияне алдагы елларда төрле кешеләр алды, иҗтимагый эшләр белән бик матавыкланмаган кешеләр дә алган. Юныс Сафиуллин Дамир Сираҗиев, Ринат Таҗетдинов, Газиз Айдарский турында китаплар язды – шәхесләребезне халыкка танытуда зур эшләр эшли. Исхакыйның пьесаларын сәхнәгә менгезүдә дә өлеше бар – ул аларны сәхнәгә менәрлек итеп кыскартып, шомартып әзерләде. Мин монда бер генә намзәт дип торам, тагын бар икән ич. Чаллыдан ике кеше тәкъдим ителгән: Фәтхулла Абдуллин (үзе Мөслимнән, Түбән Камада яши) – бик актив абзый...

Рәдиф Гаташ: Ул шагыйрь Зөлфәтнең агасы. Ул авылында парк ачты һәм Зөлфәтнең бюстын куйды... Ишетмәде ахрысы...

Ркаил Зәйдулла: ...тагын бер тәкъдим бар – Варис Гали. Ул Мамадыш егете, бик патриот кеше. Гомумән, Мамадышта ватанпәрвар кешеләр күп. Ул очерк прозасы яза. Әлмәттән тәкъдимнәр юк – рәхмәт!

Вахит Имамов: Бер сорау бар – Юныс Сафиуллин бит драматург, нигә ул Туфан Миңнуллин исемендәге премиягә дәгъва итми?

Ркаил Зәйдулла: Димәк, берләштерелгән остаханәләр утырышында аның хезмәтләрен Исхакый премиясенә лаек дип тапканнар. Монда бит аның пьесалары тәкъдим ителми. Монда аның күпме хезмәте...

Рәдиф Гаташ: Аңлашылды, әйдә дәвам итик. Яхшы егет.

Ркаил Зәйдулла: Санау комиссиясенә - Булат Ибраһимны, Әлфәт Закирҗановны һәм Хәбир Ибраһимны...

Рәдиф Гаташ: Яхшы егетләр...

Хәбир Ибраһим: Мин саный алмыйм, мин кандидат бит...

Ркаил Зәйдулла: Дәгъвачы диген, әйе, сине ярамый. Димәк, Равил Сабыр. Кемнәр юк безнең?

Дания Нәгыйм: Рөстәм Галиуллин, Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлүсә Батталова... Алар тавышларын...

Ркаил Зәйдулла: Тавышларын конверт белән җибәргәннәр икән...

Рүзәл Мөхәммәтшин: Монда кворум бар бит.

Ркаил Зәйдулла: Минем өчен тавыш бир дигән әйбер дөрес түгел инде.

Нәбирә Гыйматдинова: Монда ничә кеше?

Рүзәл Мөхәммәтшин: 25.

Ркаил Зәйдулла: Чаллылар хәзер килеп җитә.

Бюллетеньнар таратылды һәм җыелды. Санау комиссиясе эшләгән арада Гәүһәр Хәсәнова белән Рүзәл Мөхәммәтшин «Туфан» китабы турында фикер алышып алды, дөресрәге, Рүзәл мактады, Гәүһәр «рәхмәт» дип торды. («Язучы» нәшриятында күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның шигырьләре, эсселары, хатлары һәм аның турында замандашларының истәлекләре «Все плывут и плывут облака» исеме белән рус телендә китап булып басылып чыкты. Төзүче һәм тәрҗемәче – Гәүһәр Хәсәнова).

Ркаил Зәйдулла: Һади Такташ премиясенә «Җирдә була шундый көннәр» китабы өчен Йолдыз Миңнуллина тәкъдим ителә.

Рәдиф Гаташ: Нәрсә ди ул?

Илсөяр Иксанова: Йолдызның китабы турында сөйли. Аны мин тәкъдим иткән идем.

Ркаил Зәйдулла: Такташ премиясенә Башкортстанда татар әдәбиятын пропагандалаучы Мөнир Вафин да тәкъдим ителә. Без, әлбәттә, Башкортстандагы татар язучыларын читкә тибәрергә тиеш түгел. Мөнир Башкортстаннан булган өчен генә түгел, чыннан да, бик әйбәт шагыйрь. Чаллыдан Рәшит Бәшәр тәкъдим ителә – бик әйбәт балалар язучысы...

Рәдиф Гаташ: Бик яхшы китабы да чыкты.

Ркаил Зәйдулла: Әлмәт бүлегеннән Таһир Шәмсуаров тәкъдим ителә. Премиягә ике кешене тәкъдим итергә теләгегез булса, бүлергә дә була.

Нияз Игъламов: Тавышлар бер тирәдә булса, әйтик 14/15 – бүлеп була, берсе 15, икенчесе 5 булса – дөрес булмас.

Ркаил Зәйдулла: 4 намзәт булып, икесен калдырырга була...

Рүзәл Мөхәммәтшин: Булмый, сыздык бит инде...

Ркаил Зәйдулла: Кая ашыгасыз...

Әлфәт Закирҗанов: Җәмәгать, Гаяз Исхакый буенча тавыш бирү нәтиҗәләре, итоги голосования по Исхаки. Юныс Сафиуллин – 11 тавыш, Варис Гали – 11, Абдулла абый – 2. Берсе бозылган...

Ркаил Зәйдулла: Бозмагыз дибез бит...

Әлфәт Закирҗанов: Кеше өчесен дә сызган.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Бозасы килә икән – бозсын!

Рәдиф Гаташ: Икесе дә аламы?

Рүзәл Мөхәммәтшин: Кәҗәсеннән бигрәк мәзәге...

Фирдүс Гыйматдинов: Кемгәдер кәҗәсе дә кирәк инде.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Аның кәҗәсе инде...

Ркаил Зәйдулла: Димәк, кем дә кем Гаяз Исхакый премиясен Юныс Сафиуллин һәм Варис Галигә ди – кулларын күтәрсеннәр. Берләштерелгән остаханәләр утырышында Җамал Вәлиди премиясенә бертавыштан Рабит Батулла тәкъдим ителгән. Чаллыдан – Рәзинә Мөхияр, Әлмәттән Рәфкать Шаһиев тәкъдим ителгән.

Әлфәт Закирҗанов: Һади Такташ премиясе буенча тавыш бирү нәтиҗәләре: Йолдыз Миңнуллина – 12, Мөнир Вафин – 5, Рәшит Бәшәр – 3, Таһир Шәмсуаров – 3. 2 бюллетень бозылган.

Арткы планда санау комиссиясе эшли

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Рәдиф Гаташ: Нигә бозалар икән соң?

Гәүһәр Хәсәнова: Что за вредители?

Әлфәт Закирҗанов: Бөтенесе сызылган...

Рүзәл Мөхәммәтшин: Бөтенесенә дә каршы булган кеше сыза инде...

Илсөяр Иксанова: Алайса «бөтенесенә каршы» дип әйтергә кирәк.

Әлфәт Закирҗанов: Бер кеше бөтенесен сызган, бер кеше ике кандидатура калдырган – без аларны бозылган дип санадык.

Ркаил Зәйдулла: Ничек инде бозылган? Мин икене калдырдым.

Әлфәт Закирҗанов: Без икене калдырырга була дип тавыш бирмәдек...

Рүзәл Мөхәммәтшин: Нигезләмә буенча бер кандидат...

Ркаил Зәйдулла: Кем дә кем Һади Такташ премиясенә Йолдыз Миңнуллина лаек дип исәпли... исәпләгәнсез инде – кул күтәрә.

Әлфәт Закирҗанов: Җәмәгать, Җамал Вәлиди премиясенә тавыш бирү нәтиҗәләре. Рабит Батулла – 15, Рәзинә Мөхияр – 3, Рәфкать Шаһиев – 6. Бер бюллетень бозылган.

Нәбирә Гыйматдинова: Мин инде тагын Ркаилдан шикләнәм.

Зиннур Мансуров: Мин дә Ркаилдан һәм Вахиттан шикләнәм.

Ркаил Зәйдулла: Миннән шикләнмәгез. Фатих Хөсни премиясен карыйбыз. Берләштерелгән остаханәләр утырышы тәкъдим итә...

Әлфәт Закирҗанов: Җамал Вәлиди премиясе лауреатын раслыйк инде.

Ркаил Зәйдулла: Батулланы раслыйк инде. Дәвам итәбез. Фатих Хөсни премиясенә тәкъдим ителә Амур Фәлах – «Казан утлары»нда басылып чыккан бәяне... Сыза башламагыз әле, сөйләп бетермәдем. Асия Юнысова «Җиләк тәме» китабы өчен. Нәзифә Кәримова «Озын-озак язмышлар» китабы өчен – «Язучы» нәшриятында чыккан, иптәшләр! Лира Ибраһим Чаллыдан тәкъдим ителә – Алабугада яшәгән язучыбыз. Фәрит Имамов Түбән Камада яши. Әлмәттән Илүсә Нәбиуллина бар. Бер кеше калдырабыз. Беркетмә өчен әсәрләр турында әйтеп үтәбезме? Сөйлә, Газинур! Тукта, сыздыгызмы инде? Сызгач, сөйләүнең ни мәгънәсе кала?

Нәбирә Гыйматдинова: Без бит аларның бөтенесенең иҗатын беләбез.

Ркаил Зәйдулла: Белмисез сез...

Нәбирә Гыйматдинова: Беләбез.

Газинур Морат: Мин Асия Юнысова киабының да, Нәзифә Кәримова китабының да редакторы идем. Миңа икесе дә якын...

Гәүһәр Хәсәнова: Боз бюллетеныңны... икесен дә калдырып.

Факил Сафин: Без Чаллыдан 2 авторны чыгардык. Берсе – Лира Ибраһим «Ике дөнья арасында» китабы өчен. «Рухият» фонды аша 2025 елда чыгардык. Хикәяләр! Фатих Хөсни премияснең бурычы – хикәя жанрын үстерү. Бик оста хикәяче. Аның моннан алда чыккан китабы да Милли китапханәдә «Иң күп укылучы китап» исемен алды. Фәрит Имамов фантастик әсәрләр - повестьлар яза.

Рәдиф Гаташ: Мин Нәзифә турында 1-2 сүз әйтим. Мин аны яклыйм. Аның әсәре жанры буенча яңа. Андый жанрдагы әсәр булганы юк, әйе! Оригиналь фикерләү, әйе! Бик кызыклы, әйе! Яңалыклар ачыла – Уфа-Мәскәү-Казан арасы, классиклар белән, яшьләр белән мөнәсәбәтләр, гомумән, зур тәрбияви әһәмияткә ия әсәр дип саныйм. Мин әйттем!

Рүзәл Мөхәммәтшин: Мин дә бер сүз әйтим әле, мөмкин булса. Монда 6 кандидат, бәлки, бөтенебез бюллетеньнарны бозып чыгарбыз. Чөнки мин дә Нәзифә апаны 2 куллап хуплыйм – әсәре дә әйбәт, нәшрияты да әйбәт. Менә Марсель абыйның берләштерелгән остаханәләр утырышында Асия апа турында әйткән сүзләре күңелне тырнап узды: «Кешегә 80 яшь, бер премиясе дә юк», дигән – үзем ул утырышта булмадым, укыдым гына. Бу чынлыкка туры килә икән...

Ркаил Зәйдулла: Туры килми... Аның Такташ премиясе бар (2020 елда алган. авт).

Рәдиф Гаташ: Кем әйткән ул сүзне?

Ркаил Зәйдулла: Марсель Галиев. Ул бит кешеләрнең премияләре турында кызыксынмый. Саҗидә Сөләйманова премиясе дә бар

Рәдиф Гаташ: 2-3 премиясе булгач әйбәт инде...

Ркаил Зәйдулла: Егетләр, бер премиясе дә булмау дәлил түгел бит инде! Минем әни 90га җитә – бер премиясе дә юк!

Рүзәл Мөхәммәтшин: Язучылар берлеге әгъзасы...

Ркаил Зәйдулла: Язучылар берлеге рәисенең әнисе ул язучылар берлеге әгъзасы гына түгел.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Аның бит әле әсәренә анализ бирелмәгән...

Ркаил Зәйдулла: Юмористлар барыгыз да. Иптәшләр, комиссия санаган арада сорыйм: безнең Туфан Миңнуллин премиясенә бер генә кеше – Илгиз Зәйниев. Шуңа күрә бюллетень таратып тормыйча гына кул гына күтәрәбезме? Илгиз Зәйниев турында сөйли башласак... исән драматурглар арасында иң күп куелган. Тавыш бирик... Бертавыштан.

Әлфәт Закирҗанов: Фатих Хөсни премиясе буенча тавышлар түбәндәгечә бүленде: Амур Фәлах – 4, Асия Юнысова – 6, Нәзифә Кәримова – 10, Лира Ибраһимова – 5, Фәрит Имамов – 0, Илүсә Нәбиуллина – 1. Бер бюллетень бозылган.

Нәбирә Гыйматдинова: Кем боза һаман?

Рифат Сәлах: Икенче турны үткәрергә кирәк.

Ркаил Зәйдулла: Булган бит инде.

Нәбирә Гыйматдинова: 50 процент булырга тиеш.

Әлфәт Закирҗанов: Хөрмәтле җәмәгать, ничек хәл итәбез? Катнашучы 27 кешенең унысы Нәзифә Кәримова өчен тавыш биргән. Аз түгелме?

Рүзәл Мөхәммәтшин: Яртысыннан күбрәге тавыш бирергә тиеш...

Әлфәт Закирҗанов: Тагын тавыш бирергә кирәк.

Нияз Игъламов: Ике фамилия белән яңа бланклар кирәкме?

Дания Нәгыйм: Асия Юнысова белән Нәзифә Кәримованы язабызмы?

Ркаил Зәйдулла: Яңа бюллетеньнар бастырылган арада Максим Горький премиясенә күчәбез. Берләштерелгән... Объединенное заседание творческих мастерских... шулай буламы ул?

Нияз Игъламов: Әйе.

Ркаил Зәйдулла: Алар Марсель Галиевның «Чытырманлыкта» китабын тәкъдим иткәннәр. Русчасы ничек иде аның?

Нияз Игъламов: «В чаще».

Ркаил Зәйдулла: Анда Максим Горький әсәрләре, аның турында зур мәкалә – ул Марсель Галиевның яраткан язучысы. Чаллыдан Вера Хәмидуллина. Рус телле язучылар секциясеннән – Светлана Мингазова...

Светлана Мингазова иҗаты белән берлекләр берләштерелгәннән соң идарәгә кергән Татьяна Сушенцова таныштырды, Вера Хәмидуллина иҗаты турында Факил Сафин сөйләде.

Ркаил Зәйдулла: Фатих Хөсни буенча ике фамилия язылган бюллетеньнар таратылганчы бер сулыш алыйк инде. Арытты. (Тәнәфес). Максим Горький премиясе буенча тавыш биргәндә дәгъвачылар чыгып тора. Бюллетеньда ике кешене дә калдыра алабыз бит – кем дә кем шуңа риза – кулларын күтәрсен! Теләсәгез – бер, теләсәгез ике кеше калдыра аласыз.

Әлфәт Закирҗанов: Җәмәгать, игътибар! Фатих Хөсни премиясе буенча тавыш бирү нәтиҗәләре: Асия Юнысова – 11, Нәзифә Кәримова – 15. Бер бюллетень бозылган.

Ркаил Зәйдулла: Нинди формада бозылган?

Әлфәт Закирҗанов: Икесе дә сызылган.

Нәбирә Гыйматдинова: Икесенә дә бирергә кирәк.

Ркаил Зәйдулла: Арифметика белүчеләр бар бит монда. Ничек итәбез? Зиннур абый, нәрсә дисез?

Зиннур Мансуров: Өчтән икегә тартамы тавышлар?

Равил Сабыр: 27нең өчтән икесе – 18.

Ркаил Зәйдулла: Без иртәгә кадәр тавыш биреп утырсак та җитмәгән 3 кеше таба алмыйбыз. Кем дә кем Фатих Хөсни премиясен ике кешегә - Асия Юнысова һәм Нәзифә Кәримовага бирергә ди – кулларыгызны күтәрегез! Максим Горький премиясенә тавыш бирдегезме? Хәзер чыкканнарны үзем чакырам.

Нәбирә Гыйматдинова: Куылганнарны...

Әлфәт Закирҗанов: Хөрмәтле җәмәгать! Марсель Галиев – 12 тавыш, Вера Хәмидуллина – 12, Светлана Мингазова 16 тавыш. Кайбер кешеләр икешәр тавыш биргәнгә күбрәк тавыш чыкканга аптырамагыз. Без бөтенесен игътибар белән санадык.

Светлана Мингазова кандидатурасы үтте, язучылар тагын бер кабат Марсель Галиев белән Вера Хәмидуллинага тавыш бирделәр.

Әлфәт Закирҗанов: Хөрмәтле җәмәгать! Марсель Галиев – 10 тавыш, Вера Хәмидуллина – 15. Бер бюллетень бозылган.

Ркаил Зәйдулла: Кем дә кем Горький премиясенә Светлана Мингазова һәм Вера Хәмидуллина лаек дип саный – кулларыгызын күтәрегез.

Ә сез шул вакыт Факил Сафинның бәхетле елмаюын күрсәгез иде – чөнки Вера Хәмидуллина алардан килгән кандидатура.

Хәзер инде иң җаваплы өлешенә күчәбез. Тукай премиясенә кандидатлыкка дәгъва итүчеләрне карыйбыз...

(дәвамы бар)





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Ркаил Зәйдулла: Премиясе булмау премия алу өчен дәлил түгел. Минем әнинең дә премиясе юк

Агротехнологические классы откроют в 35 школах Татарстана

Расширение покрытия и новые технологии: как T2 развивала сеть в Пензенской области в 2025 году

Фиш-глэмпинг под Мамадышем станет новой рекреационной точкой района


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.