Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026
1
2
3
4
5
6 7
8
9 10
11
12 13 14 15 16
17
18
19
20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Янып торган яшьләр китә...» – КВНчы Ленар Галәветдинов һәлак

0 17

Махсус операциядә татар КВНчысы, стендапчы Ленар Галәветдинов һәлак булган. Кайгылы хәбәрне «Әйдә ШаяРТ»ның социаль челтәрдәге сәхифәсендә җиткерәләр.

Безнең өчен авыр югалту... 2022 елда хәрби хезмәткә чакырылган иптәшебез Ленар Галәветдинов батырларча һәлак булды.

Ул солдат кына түгел, талантлы артист та иде. Аның биргән иҗат ялкыны мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Аның вафат булуы – гаиләсе, дуслары һәм аны белгән һәркем өчен кире кайтарып булмаслык югалту.

Бу авыр вакытта безнең күңел аның якыннары янында. Без сезнең белән! Туганнарының һәм дусларының кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Батырга мәңгелек дан! – диелә анда.

Ленар белән хушлашу 21 гыйнвар көнне Мамадыш районының Шәдче авылында була. Вакыты өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.

Әлеге пост янында бихисап күп кайгы уртаклашу сүзләре язалар.

«Эх, брат. Галәү», «Урыны оҗмах түрләрендә булсын», «Авыр туфрагы җиңел булсын», «Аллаһ булган гөнаһларын кичерсен», «Яшь җаннар китеп бара...», «Ленар абый, минем өчен син – легенда. Авыр туфрагың җиңел булсын», – диләр.

Татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев дустын: «Астанага барганда ресторан-вагонны ничек итеп мәзәкләргә күмгән идек… КВН җиле», – дип искә алган.

«Эх, нинди янып торган яшьләр китә. Отпускка кайткан вакыты иде, КВНда жюрида утырдык бит. Моңсу иде Ленар. Стендапларда катнашып, гөрләтеп сәхнәдә басып торган вакыттагыча түгел иде… Караңгы гүрләрең якты булсын», – дип язган Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова.

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә дә: «И, Аллам. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Бик кызганыч. Шундый яхшы артист, КВНчы. Нишләп соңгы арада күренми, дип уйлаган идем аны», – дип яза.

17 февраль көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак татарча стендап концертын сәхнәдәш дуслары Ленар Галәветдинов истәлегенә багышлаячак.

Ленарның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән видео:





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Для жителей Татарстана ЗАГС РТ предложил устраивать быстрые свидания в офлайне

Татарстан ЗАГСы үз парын эзләүчеләргә офлайнда тиз очрашулар оештырырга тәкъдим итте

Ленар Галәү турында якыннары: «Үлгән хәбәре килгәнче үк, төшебезгә кереп саубуллашты»

«Янып торган яшьләр китә...» – КВНчы Ленар Галәветдинов һәлак


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.