Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026
1
2
3
4
5
6 7
8
9 10
11
12 13 14 15 16
17
18
19
20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Ленар Галәү турында якыннары: «Үлгән хәбәре килгәнче үк, төшебезгә кереп саубуллашты»

0 19

Гомере кыска булса да, кешеләр күңелендә якты хисләр, уңай фикерләр калдыра алган, елмаю һәм маҗаралар тулы кызыклы тормыш белән яшәгән егет ул Ленар Галәветдинов. Күпләр аны талантлы КВНчы һәм стендапчы буларак беләдер. Шәдче авылында туып-үскән гап-гади егет 2004 елда Мамадышта «Биш бармак» КВН командасын оештырып, чыгышлары белән юмор сөючеләрне шаккатыра. Озак еллар куйган хезмәте матур нәтиҗәгә китерә: 2020 елда әлеге команда «Әйдә, Шаярт!» татар телевизион лигасында җиңү яулый. Соңгы елларда Ленар татарча стендапларда чыгыш ясый, гомумән, татар юморын үстерүгә күп көч куя. КВНчыларга хас булганча, дуслары аны, яратып, «Галәү» дип йөртәләр.

Төп һөнәре буенча Ленар – теләсә кайсы укучыны тарих белән кызыксындыра алырлык укытучы. Институт тәмамлаганнан соң туган авылы мәктәбендә тарих укыта. Укучылары белән бергәләп, туган як тарихын өйрәнә, «Мамадыш тавышы» газетасының беренче мөхәррире Мәхмүт Бөдәйли турында фильм төшерә, аның биографиясеннән яңа фактларны ачыклый. Соңрак Ямаш авылы клубы мөдире булып, Мамадышта балалар һәм яшүсмерләр йорты методисты булып эшли.

Хәрби хезмәтне Таҗикстанда узган курку белмәс егет, 2022 елда махсус операциягә чакыру килгәч, ике дә уйлап тормый, илне саклау өчен сафка баса.

Узган елның сентябрь аенда Ленар соңгы тапкыр туганнарына шалтырата. Шуннан соң элемтә өзелә… «Галәү» Покровское юнәлешендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

Иртәгә Ленарның җәсәде мәңгелеккә туган якларына кайтачак. Шәдче авылы батыр белән бәхилләшергә әзерләнә…

Фото: © Ленар хезмәттәшләре белән. Илдар Галәветдинов архивыннан

«Ялкын булып дөрләде дә янып бетте...»

Ленарның бертуган абыйсы Илдар Галәветдинов – энесе өчен балачактан башлап соңгы көннәренәчә җаваплылык хисе тоеп, аны кайгыртып, барлап яшәгән кешеләрнең берсе.

Без 3 бала үстек. Ленар белән яшь аермабыз 13 яшь. Үземә 10 яшьләр тирәсе булганда, мин энекәшләре булган кешеләргә бик кызыга торган идем. Сеңлекәшем булса да, энекәшле дә буласым килгәндер инде. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, шактый олы яшьтә булсалар да, әти белән әни безгә энекәш «бүләк иттеләр» – өебезгә кечкенә, шаян малай кайтты. Минем энекәшле тормышым башланды.

Үскән чакта шук булды Ленар, кызыклы вакыйгаларга да еш юлыга иде. Берсендә бәрәңге алабыз, Ленар инде тәпи киткән иде, ул да бакчада арабызда йөри. Берзаман юкка чыкты бит бала, менә тотындык эзләргә. Безнең бакча башында кечкенә генә инеш ага, басмасы да бар. Шул басмадан чыкмакчы булган да суга төшкән. Ничек батмаган.

Фото: © Ленар абыйсы Илдар, апасы Гүзәл белән. Илдар Галәветдинов архивыннан

Үсә төшкәч, Ленарның һөнәрләре күренә башлады. Сәхнәләрдә чыгышлар ясады, көрәш белән мавыгып, яхшы нәтиҗәләргә иреште. Яшүсмерләр арасында район Сабан туе батыры булып калганы да булды. Әни ягыннан бабайның абыйсы бик батыр көрәшче булган икән безнең. Ленарга да бу нәселдән күчкәндер, мөгаен. Бу чорларында мин Ленарны күзәтеп, аның нәтиҗәләре өчен сөенеп, урыны белән өйрәтеп, янәшәсендә булырга тырыштым, – ди ул энесе турында.

Галәветдиновларның нәселендә укытучылар күп. Бәлки, якыннарын күздә тотып, Ленар да булачак һөнәре итеп укытучы һөнәрен сайлый. Диплом алгач, туган авылы мәктәбенә тарих укытучысы булып кайта. Бөтен күңелен биреп, балалар белән эшли башлый. Шушы чорда аны татар КВНы үз эченә бөтереп ала.

Әтиебез дә иҗади кеше иде безнең. Озак еллар район газетасында эшләде, шигырьләр язды. Күпмедер шигырьләрен җыентык итеп тә бастырган идек. Ленарның иҗадилыгы әтидән килә торгандыр. Аннан әти баянда уйнап, әни бик матур җырлый торган иде. Ленар да җырларга яратты. Гомумән, иҗатта янып яшәде. КВНга кереп киткәннән соң, бөтен тормышын шуңа багышлады. Язган мәзәкләрен төнлә дә җибәрде. «Абый, бер мәзәк язган идем, кызыкмы? Түлке бүген үк, хәзер үк җавап кирәк», – ди. Күзләрне ертып ачып укыйм да бәя бирәм (көлә). Менә шундый иде ул минем энем… Ялкын булып дөрләде дә янып бетте, дип тә уйлап куям кайчакларда, – ди Илдар.

«Безнең нәселдә армия хезмәтендә булмаган кеше юк. Ир-ат армиядә булырга тиеш» – бу Ленар һәм Илдарның әтисе Әмирхан абыйның улларына карата төп таләбе була. Ленар да, диплом алганчы, армия хезмәтенә барып кайтырга өлгерә.

Таҗикстанда хезмәт итте. Анда да бер дә тыныч түгел иде. Ләкин армиядән чын ир кеше булып, акыл туплап кайтты. Мобилизация башлангач та, повестка киләчәген аңладык инде. Ленар учебкада БМП командирына укыган иде, сержант званиесендә булды. Белгечлеге шул булса да, Таҗикстанга килеп эләккәч, гранатометчик булып киткән. Шуңа да хәрби операциягә чакыру энемә иң беренчеләр рәтендә килеп төште.

Барыбер, ниндидер сиземләве булгандыр. Китәр алдыннан: «Абый, ничә ел яшәп, бер тапкыр да корбан чалдырганым булмады. Аш уздырып алыйк әле», – диде. Үз исеменнән корбан чалдырды, туганнарны җыеп, Коръән ашы үткәрдек.

Курку белми иде Ленар. Яшь чагында да үзен кыерсытырга бирмәде. Башка авыл малайлары белән конфликтлары булганда каршысына 10 кеше чыгамы, 6 кеше чыгамы, җиңелгәне булмады. «Синең үз-үзеңне саклау инстинктың юк», – дип ачулана торган идем үзен. Шуңа күрә махсус операциягә бармый калу вариантын уйламады, ялгышып кына да андый уйны башына кертмәде. «Чакырганнар икән, китәм», – диде. Киткәндә кәефе дә күтәренке булды, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Фото: © Ленар хезмәттәшләре белән. Илдар Галәветдинов архивыннан

Китәр алдыннан Ленар белән бер могҗизалы хәл була.

Энем бу хакта сөйләгәч, ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. «Авылда ишегалдына чыктым. Коеп-коеп яңгыр яварга тотынды. Шул чакта: «Аллаһы Тәгаләм, мин юлга чыгам бит. Нәрсә була минем белән, әйт әле?» – дип, күккә карадым. Ышанасыңмы, абый, өстемә бер тамчы яңгыр төшмәде. Димәк, мине Аллаһы Тәгалә саклап йөртәчәк. Борчылма, мин кайтам, ләкин аягым яраланып кайтачакмын», – диде. Бу хакта сөйләгәч, гаҗәпкә калдым, – ди Илдар.

Чыннан да, 2023 елның июлендә Ленар аягы яраланып кайта. Шактый озак вакытлар госпитальләрдә ятарга туры килә аңа. Гипсын салдыргач та, аягы төзәлми, бик каты шешә торган булып кала.

Шул чакта: «Ленар, калдырырга иде сине, артыннан йөреп карыйкмы», – дидем. «Юк, абый, китәм, бөтен малайлар шунда», – диде. Ул юлы бик моңсу китте. Китәр алдыннан, Мамадышка бергә хезмәт иткән егетне алып кайтып җирләделәр. Дустын югалтуны да авыр кичерде.

Башта Ленарны катлаулы «задание»ләргә йөртмәделәр, тынычрак урында хезмәт итте. Элемтәдә торды, видеолар җибәрде, мәзәкләр, җырлар язды. Соңыннан үзенең җитди «задание»гә кереп киткәнен әйтте, хәбәргә чыкмый башласа, борчылмаска кушты. Сентбярьдән бирле җанга үтә торган билгесезлектә яшәдек. Хәбәрсез югалуы турында кәгазь килсә дә, ышанмадык. Әсирлектә түгелме, хәтерен югалтмады икән, дип тә уйладым. Ленарның бер үзенчәлеге бар: ул 100дән артык телефон номерын хәтерендә саклый иде. Аңында булса, хәбәргә чыкмый калмас, дип өмет иттем. Ләкин менә шушы көннәрдә военкоматтан шалтыратып, җәсәден кайтарачакларын әйттеләр. Башка суккан шикелле булды инде, экран сүнде, өмет өзелде…

Тормышны тиз-тиз яшәргә тырышты ул. Кызулыгы да бар иде. Ашкынды, иҗат итте, янды. Үзен кызлар яратса да, өйләнергә дә җитешмәде. Шәхси тормышын да шул иҗат алыштыргандыр инде аның. Берничек тә туктатып булмый торган, бәреп чыккан чишмә кебек иде ул, – диде Илдар Галәветдинов якын кешесе турында.

«Ленар абый төшебезгә кереп саубуллашты»

Рамилә Батырова, Ленарның туганнан туган сеңлесе:

Мин һәм игезәк туганым Ленар абый белән бертуганнар кебек үстек. Абыйсы һәм апасы булганга, аның үзенең дә бик тә абый буласы килә иде. Шуңа да без – 2 яшькә генә кечкенә сеңелләре өчен абый булды ул. Бүген төнге 3кә тикле йоклый алмадым. Бөтен мизгелләрне, Ленар абый белән бәйле хатирәләрне барлап яттым. Бертуганымны югалткан сыман авыр…

Ленар абый бик гади булды, беркайчан мактанып, масаеп йөрмәде. Биш тиен кебек гади, дип әйтәләр аның кебекләр турында. Бик иҗади гаиләдә үсте, үзе дә идеяле, үзенчәлекле, кабатланмас кеше иде. Аз гына гомер кичерсә дә, бар кешенең дә исендә кала торган…

Кирәк булганда, сценарийлар да язып бирә торган иде. Илһам бик тиз килә иде Ленар абыйга. Төнлә дә, шалтыратып, үзенең мәзәкләрен сөйли ала иде. Аның өчен көн белән төн юк иде. Илһамы килгән икән, аңа тиз арада моның белән бүлешергә кирәк.

Фото: © Ленар туганнан туган сеңелләре Рамилә һәм Рәзилә белән. Рамилә Батырова архивыннан.

Көчле, курку белмәс иде ул. «Минем сеңлекәшләргә тисәгез, кирәгегезне бирәм», – дип әйтеп куя торган иде авыл егетләренә. «Ленар абый, синең аркада безне хәтта егетләр дә озатмый бит», – дип көлешә торган идек игезәк туганым белән. Сабантуйлар җитсә, мәйданнар батыры булыр иде. Татар егетләренә хас барлык үрнәк сыйфатларны үзендә туплаган егет иде ул.

Махсус операциягә киткәндә: «Ленар абый, исән кайтам, дип ант ит. Югыйсә мин сине базга булса да яшереп куям», – дидем. «И, абыегызны белмисезмени! Дошман кулына эләксәм дә, шуның белән кара-каршы утырып, татарча сөйләшеп, сөтле чәйләр эчәчәк кеше бит мин», – дип шаяртты. Безне шулай шаярулар аша тынычландырырга теләгән, ә үзенең башында йөз дә бер уй булгандыр инде. Яу кырында да кызыклы мәзәкләр яза торган иде.

Яраланып кайтып, яңадан киткәндә, Ленар абыйның бераз кәефсез булуын тойган идек. Җәрәхәтләнгән аягы белән чаба алмаячагын, кыенга туры киләчәген аңлап китте. Сүзләрендә дә дулкынлануы сизелде.

Аның белән соңгы тапкыр август аенда сөйләштек... Безнең яраткан җырларыбыз бар. «Май аенда кар ява», «Ялгыз торна»ны, мин кайткач, кычкырып-кычкырып җырларбыз әле, Рамилә, яме. Иң мөһиме – исәнлектә күрешик», – диде. Соңгы сүзләре шул булды.

Игезәгем белән миңа гел бертөрле төшләр керә. Ленар абый, без бу авыр хәбәрне ишеткәнче үк, безнең төшкә кереп саубуллашкан иде инде. Икебезгә дә ап-ак чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп, ап-актан киенеп, кочаклашып елап, бәхилләшеп киткән иде. Шулай да, кешенең өмете ахыргача өзелми бит ул… Без дә иптәш кызларыбыз хаҗга киткәндә: «Ленар абый табылсын, исән-сау кайтсын», – дип теләкләребезне язып җибәргән идек. Табылды, кайтты, ләкин, кызганыч, исән генә түгел…

«Бу без – юморчылар өчен генә түгел, татар милләте өчен дә зур югалту»

Рамил Агдеев, Татар КВН Лигасы җитәкчесе:

Татар КВНы белән Чаллыдан Казанга күченгәч, Ленар безгә үзенең «Биш бармак» командасы белән уйнарга килде, шунда танышып киттек. Ә 2020 елда Ленар шушы команда белән «Әйдә, Шаярт!» телевизион лигасында чемпион булды. Шушы еллар эчендә без Ленар белән бик якынайдык, дуслаштык. Бергә нинди генә маҗараларга очрамадык, нинди генә сәяхәтләрдә булмадык. Татар КВНы җыелма командасы буларак, Казахтанның Астана шәһәренә баруларыбызны аерым җылылык белән искә алабыз.

Ленар – бик таланты, якты кеше иде. Юмор аннан бертуктаусыз агылып торды. Берүзе рәхәтләнеп көлеп утыра ала иде ул. «Нигә көләсең?» – дип аптырыйбыз. Ә ул үзенең уйларыннан көлеп утыра икән.

Безнең татар юморчылары командасындагы иң сәләтле егет иде Ленар. Мамадышта КВНның үзәге иде. Орбитасында үзе кебек үк сәләтле егет-кызларны туплады. Кешеләрне яратты, аны да кешеләр ярата иде. Яшь командалар туплап, аларның җитәкчесе буларак та чыгышлар ясый иде. Бик күп яшьләргә КВН сәхнәсенә юл күрсәткән кеше ул.

Татар КВН лигасы районнарда гына түгел, төбәкләрдә дә эшли. Төбәкләрдәге сайлап алу этапларына тәҗрибәле мөхәррирләрне җибәрәбез. Ленар да районнарга гына түгел, төбәкләргә дә йөрде. Мәсәлән, Омск шәһәрендә КВН булдырды ул. Бик күп көч һәм хезмәт куйды Ленар татар КВНы, татар стендапы үсешенә. Бу без, юморчылар өчен генә түгел, татар милләте өчен дә зур югалту. Чөнки татар юморы – ул милләтнең бер өлеше.

17 февраль көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә татарча стендап концерты куячакбыз. Әлеге чарада сәхнәдән аның белән бәйле барлык кызыклы вакыйгаларны сөйләрбез, дип уйлап торам. Ул вакыйгалар – газетага яза торган вакыйгалар түгел. Аларны стендап сәхнәсеннән сөйләү урынлырак булачак. Алар кызык та, гади дә, тормышчан да, – диде Рамил.

Рамил Агдеев әлеге вакытта Сочи шәһәрендә КВН фестивалендә. Шуңа, кызганычка, дустын соңгы юлга озатырга кайта алмаячак.

Без «4 татар» командасына тупландык. Беренче каналга, Югары лигага юнәлеш тотабыз. Ленар белән хушлашырга кайта алмасак та, без элемтәдә. Без Ленарның юлын дәвам итәбез, Ленар үзе дә моны теләр иде. Кайту белән, һичшиксез, туган якларына барып, дустыбыз каберен зыярәт кылачакбыз, – диде ул.

«Тормышны шулай тирән аңлау бары тик аңа гына хас иде»

Динара Зиннәтова, «Татарча StandUp» проекты җитәкчесе:

Мин Ленар белән 2022 елдан таныш. Без Казан үзәгендәге бер кафеда стендап кичәсе оештырган идек, һәм ул Ленарны махсус операциягә озату көне белән туры килде. Махсус операциядән яраланып кайткач, берара ул янәдән безнең татарча стендап кичәләрендә катнаша башлады. Аягы каты яралану сәбәпле, аксап йөри иде. Күп тапкыр чыгыш ясый алмаса да, без аның белән дуслашырга өлгердек. Бергәләп җыелып, кызыклы мәзәкләр уйлап таба идек.

Ленар – бик тирән шәхес иде. Гади авыл егете булса да, үзенең тормышка фәлсәфи карашы белән сокландыра иде. Һәрвакыт позитив булды, тормышны яхшы аңлый һәм шушы тормышны яхшы аңлавын юмор аша күрсәтә белде. Аны КВНдагы дуслары да бик яраталар, югары бәялиләр иде. Үзе чыгыш ясаудан тыш, аның күп кенә командаларга мәзәкләр язуда ярдәм иткәнен дә беләм.

«Шалт, Мөхәммәтҗан», 2 сезон. Ленар, яраланып кайткач, куркыныч маҗараларын мәзәкләргә салды, теләсә нинди караңгылыкта елмаю өчен сәбәп табып булганын күрсәтте.

Яңадан хәрби операциягә киткәннән соң да без элемтәдә тордык. Безнең комиклар чатында Ленар гел видеотүгәрәкләр яздырып җибәрә иде. Һәрбер видеосы – шедевр. Шундый куркыныч шартларда булса да, ул бик үзенчәлекле, шәп юмор иҗат итә һәм гел позитив булып кала алды. Һәм, әлбәттә инде, безне аның бу сыйфаты бик сокландыра иде. Безнең концерт алдыннан үзенең теләкләрен җиткерде. «Сезнең белән чыгыш ясарга бик тә теләр идем, 3 тикшерелгән мәзәгем дә бар», – дип, видео яздырып җибәрде. Шуннан соң элемтәгә чыкмады инде.

Потенциалы бик зур иде Ленарның. Мин аның кебек кешеләрне башка белмим. Тормышны шулай тирән аңлау бары тик аңа гына хас иде, – диде Динара.

«Интертат» редакциясе Ленар Галәветдиновның апасы, абыйсы һәм барлык туганнарының авыр кайгысын уртаклаша. Ленарның урыны оҗмах түрләрендә булсын, тыныч йокласын…

Фото: © Рамилә Батырова архивыннан. Иң соңгы фотосы





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Для жителей Татарстана ЗАГС РТ предложил устраивать быстрые свидания в офлайне

Татарстан ЗАГСы үз парын эзләүчеләргә офлайнда тиз очрашулар оештырырга тәкъдим итте

Ленар Галәү турында якыннары: «Үлгән хәбәре килгәнче үк, төшебезгә кереп саубуллашты»

«Янып торган яшьләр китә...» – КВНчы Ленар Галәветдинов һәлак


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.