Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Алинә Давыдова: «Хәзер яхшы җырлау, матур булу – беркемгә кызык түгел, шуңа «хайп» кирәк»

0 101

Ничек сезгә бүгенге Чишмә бәйрәме?

Бүгенге бәйрәм миңа ошый. Минемчә, мондый бәйрәмнәрне ешрак үткәрергә кирәк, чөнки ул, беренчедән, дини һәм «Шәҗәрә» кебек бәйрәмнәр белән беррәттән тора. Мондый Чишмә бәйрәмнәрен бик сирәк үткәрәләр. Миңа бәйрәм шунысы белән ошады: монда бөтен апалар ак яулыктан иде, бәйрәм ачылышында намаз да укылган. Бу – бик сөендерә. Оештыручылар да бик кунакчыл булды, зур рәхмәт аларга!

Быел Сабантуйларда бик еш күренәсез, кайларда чыгышлар ясадыгыз?

Быел Сабантуйларда чыгышларым үткән елгыга караганда күбрәк булды. 5-6 Сабантуйда һәм берничә Питрау бәйрәмендә дә катнаштым. Апас, Арча, Мамадыш, Балтач районнарында булырга насыйп булды, Казан Сабан туенда да җырладым. Шулай ук, Казанда июль аенда «Шәҗәрә» бәйрәмендә катнаштым. «Татмедиа» янында узган «Медиа-Питрау»да да, Теләчедә керәшеннәр бәйрәмендә дә чыгышлар ясадым.

Чыгышларыгызның бәяләре үткән елгыга караганда арттымы?

Әйе, бәя 2 тапкырга артты. Бәяләр чыгышларның сыйфаты белән турыдан-туры бәйле. Мин хәзер чыгышларымны тагын да сыйфатлырак итеп, профессиональ дәрәҗәдә эшлим. Биючеләр белән бераз «шоу» элементларын кертергә тырышам. Үзегез күз алдына китерегез: җырчы сәхнәдә үзе генә җырласа һәм биючеләр белән биеп, алар белән синхрон рәвештә хәрәкәтләр кертеп чыгыш ясаса, бу – башка дәрәҗә. Шуңа күрә, бәя арту – ул инде үзеңнең чыгышларыңның сыйфатын ныгыту, арттыру, дигән сүз.

Фото: © Алинә Давыдованың шәхси архивыннан

«Мин гел гади булырга, борынымны чөймәскә тырышам»

Репертуарыгызда күпме җыр бар?

Репертуарымда 40лап җыр бар, хәтта күбрәк тә әле. Мин хәзер үземнең «сольный» концертыма әзерләнәм, шуңа булган җырларымны барлый башладым. Октябрь аенда, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үземнең «сольный» концертымны тәкъдим итәчәкмен. Берничә районга да гастрольләр белән чыгарга исәп бар.

Халыкка сезне кайсы җырыгыз танытты дип уйлыйсыз?

Иң тәүге тапкыр мин халыкка «Соңлама» җыры белән кереп киттем. Бу җырга алмагачлар арасында матур итеп клип та төшергән идек әле. Шуннан «Өзмә», «Ялгышу», «Керәшен кызлары», «Мәхәббәт каеннары» җырлары шулай ук алдынгылар инде. Ә, гомумән әйткәндә, һәрбер җырымның үз популярлык чоры бар, дип әйтә алам.

Үзегезне «популяр җырчы» дип әйтә аласызмы?

«Популярлык» – ул бит инде танылган дигән сүз. Миңа калса, мин үземне «популяр» дип бөтен җирдә берничә көн концертлар куя башлагач, шыгрым тулы заллар җыйгач әйтә алачакмын, әлегә мин үсеп киләм. Тик шуңа да карамастан, минем үземнең тыңлаучыларым, иҗатымны яратучылар, хөрмәт итүчеләр шактый күп, алар көннән-көн арта.

Алинә, «йолдыз чире» белән авырганыгыз булдымы?

«Йолдыз чире» белән авырганым юк, Аллаһка шөкер. Мин гел гади булырга, борынымны чөймәскә тырышам. Мин «сольный» карьерага аяк басканнан бирле, әти: «Кызым, кеше янында кеше булып кал, борыныңны чөймә. «Мин – йолдыз» дигән сүзтезмәне башыңнан алып ат», – диде. Аның сүзләренчә, халык гадилекне ярата.

Фото: © Алинә Давыдованың шәхси архивыннан

«Бу җыр миңа тагын да популярлык өстәде»

Сезгә «Матушка» җырын башкарырга кем тәкъдим итте?

Бу җырның тарихы бик кызыклы. Мин социаль челтәргә фортепианода уйнап, танылган җырларга каверлар төшереп кертергә яратам. Шулай бер көнне язылучыларыма:«Нинди җырга кавер төшерим? Языгыз әле», - дип сорау бирдем. Берсе миңа «Матушка» дип язды. Шул ук көнне ирем, эштән кайткач, радиодан матур җыр ишеткәнен әйтте. Бу шул ук «Матушка» җыры булып чыкты. Һәм шулай итеп, мин аның башта русчасын башкардым, аннары инде татарчага тәрҗемә итеп җырладым. Бу җыр миңа тагын да популярлык өстәде.

Тагын шулай рус җырларының тәрҗемәсен башкарырга тәкъдим итсәләр, ризалашыр идегезме?

Мин Надежда Кадышеваның «Веночек» җырының бер куплетын һәм кушымтасын тыңлаучыларыма тәкъдим иткән идем, тик ул «Матушка» җыры кебек үсеш ала алмады. Бу – җырдан да тора бугай. Бәлки, ризалашыр да идем, бу – минем эчке халәтемнән торачак. Тик тәрҗемәләр башкару белән артык мавыгырга ярамый, күбрәк үзеңнең җырларыңны популярлаштырырга, алар өстендә эшләргә кирәк.

«Илсөя Бәдретдинова һәм Гүзәл Уразованыкына җитәрлек концертлар куючы юк»

Татар эстрадасыннан кем беләндер дуэт яздырасыгыз киләме?

Безнең Искан (Искәндәр Шакиров) белән «Очар идем» дигән җырга дуэтыбыз бар, тик анда минем тавышым компьютер аша үзгәртелгән, шуңа минеке икәнне аңлап та булмый. Менә Dj Radik (Радик Яруллин) белән дуэт яздырырга планлаштырабыз, тик әле моңа кул җиткән юк.

Татар җырчыларының кайсынадыр тиңләшү теләге бармы?

Мине һәм, минемчә, тагын бик күпләрне Илсөя Бәдретдинова илһамландыра. Аның үзенә күрә бер «планка»сы бар. Хатын-кыз җырчылар арасында Илсөя Бәдретдинова һәм Гүзәл Уразованыкына җитәрлек концертлар куючы юк. Әлбәттә, шушы дәрәҗәгә җитәсе, үземнең концертларымны тагын да затлырак, көчлерәк итәсе килә. Бәлки, ул хәзерге вакытта түгел, ә тора-бара, еллар үткәч, популярлашып киткәч булыр.

Хәзер бит татар эстрадасы ул бик актив, үсә, һәм татар мәдәниятен, хәтта татар дискотекаларын да бик күтәрәләр. Минем мондый кешеләргә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Бу – татар телен саклауга бик ярдәм итә. Мин татар эстрадасының тагын үсүен теләр идем. Һәрбер артист үзенең «планка»сын куйсын иде, башкалардан калышмыйк.

Ә берәрсен уздырырга омтыласызмы?

Үз-үзем белән уздырыш уйнасам гына. Әйе, конкуренция бар, ул булырга тиеш. Тик кешене узарга гына тырышсаң, бу яхшыга китерми.

Фото: © Алинә Давыдованың шәхси архивыннан

Сезнеңчә, эстрададага «хайп» аша керү, танылу ул – нормаль күренешме?

– «Хайп»ка мин нормаль карашта, чөнки хәзер кешене ничек тә булса «эләктерергә» кирәк. Хәзер яхшы җырлау, матур булу – беркемгә кызык түгел. Җырчы үзе дә кызык кеше булырга, үзенә җәлеп итәргә тиеш. Артистлар бик күп, шуңа, җырлаудан кала, тагын нәрсәдер эшләргә, «хайп» ясарга кирәк. Әлбәттә, сәхнәгә чыгу, танылу – ул 90%ка җырлардан, иҗаттан тора, әмма «хайп» та булырга тиеш. Минем үземнең мондый әйбергә кергәнем юк, тик кем моны эшли ала – шул бәхетле. «Хайп»ның да төрлесе була бит – юньлесе һәм юньсезе. Халыкның юньсезенә күп игътибар бирүе ачуны чыгара.

Сезгә ир-атлардан игътибар күптер, сөйгән ярыгыз көнләшмиме?

Әйе, ир-атлардан игътибар бик күп. Кайберләре минем кияүдә булмавымны бик телилиәр, «Сез кияүдә түгел», «Балдагыгыз күренми, күренсә дә, болай гына киясез сез аны», – дияләр. Мин боларның барысын да иремә сөйлим, ул берни әйтми, без аның белән көлешәбез генә.

Фото: © Алинә Давыдованың шәхси архивыннан

«Ииреннәремне ясатырга бик теләгән идем»

Костюмнарыгыз бик матур, үзенчәлекле, аларны кайда тектерәсез?

Рәхмәт! Костюмнарымның кайберләрен Луиза Скипина текте. Хәзер мин «Buro Banu» белән эшлим. Бу дизайнер Элара Шәйхи проекты. Элек бу ателье җырчылар белән бик тыгыз эшли иде, хәтта аның Алсу Сафинага да киемнәр теккәне бар иде. Мин дустым, стилистым Лилия Спирина белән бергә киңәшләшеп эшлим, ул миңа нәрсә килешкәнен күбрәк аңлый.

Концерт киемнәренә чыгымнар күп китәме?

Костюмнарның бәяләре кыйбат, бигрәк тә алар «дизайнерский» булгач. Бер костюм 60-70 меңгә төшә.

Ә үзегезгә аена «бьюти» процедураларга сез ничә сум акча бетерәсез?

«Бьюти» процедураларга мин бик йөрмим. Йөрсәм – массажга, спа-салоннарга йөрим, тәнем белән ял итәргә тырышам, чөнки чыгышлар ясап, юлда йөреп ардырта.

Үзегезгә берәр нинди пластик операцияләр ясатканыгыз булдымы?

– Битемә гомеремдә бер тапкыр да берни кадатканым булмады, үстерсәм, шул керфекләрне генә үстерәм. 5 ел элек кашка перманент ясаган идем, шуннан орынганым булмады. Миңа болай да матур. Ииреннәремне ясатырга бик теләгән идем, чөнки хәзер бит барысы да ясата. Хәзер «Аллаһка шөкер ясатмаганмын әле» дим, чөнки моңарга мода бетәчәк. Мода артыннан куам дип, андый әйберләр ясатырга кирәкми. Иң яхшысы ул – кешенең табигый матурлыгы, кызлар шуны аңласын, «бьюти» процедуралар белән мавыкмасын иде, чөнки азагы начар булырга мөмкин.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.