Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026
1
2
3
4
5
6 7
8
9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Халык җәүһәрләре» турында: «Алар советча түгел, ә безнеңчә, халыкча җырлыйлар»

0 294

«Халык җәүһәрләре» «Рәшит Ваһапов» исемендәге татар мәдәнияте фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырылды. Әлеге милли-мәдәни фестивальнең максаты – авыл, районнарда яшәүче талантлы, әмма зур сәхнәләрдә күренмәгән җәүһәрләрне күрү, үстерү, таныту.

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан

«Пирамида»га килеп керүгә таныш көйләр ишеттем. Карасам, фойеда тамашачылар Актаныш районы «Баламишкин» халык гармунчылар фольклор ансамбле белән гармунга кушылып бии, җырлый иделәр. Өс киемнәремне салып «гардероб»ка тапшырдым да, тизрәк аларга кушылдым. Концерт алдыннан халыкның күңелен күтәргән, аларны 3 сәгатькә якын барасы чара алдыннан «җылытып җибәргән» егетләргә «рәхмәт» диясе генә кала.

Чара «Мирас» татар халык хоры башкаруындагы «Каз канаты» җыры белән башланып китте. Концерт дәвамында сәхнәдә Төркия, Әзербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән «халык җәүһәрләре» чыгыш ясады. Кайберләре, мисал өчен, Кытайдан булган милләттәшебез Маһинур Тахир тамашачыларга видеокотлау һәм җырдан өзек бүләк итте. Чараны Гөлназ Сәфәрова һәм Рамиль Шәрәфиев алып барды.

КичәдәТатарстан Республикасы министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыкара телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова чыгыш ясады:

«Егерме елга якын «Рәшит Ваһапов» исемендәге татар мәдәни-иҗтимагый фонды татар җыр сәнгатен үстерүгә, аны пропагандалауга, яңа талантлар эзләп табуга өлешен кертә, яңа проектларга старт бирә. Әлеге проектлар бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарларны берләштерүгә, аларны бер учак тирәсенә җыюга мөмкинлек бирә, барлык милләт халыкларын берләштерүгә, ныгытуга зур өлешен кертә. «Халык җәүһәрләре» проекты өч ел гына яшәвенә карамастан, 300 кеше монда катнашырга гариза бирде һәм 28 җырчыбыз чыгыш ясады. Милли мәдәниятебез ул җәүһәргә тиң һәм аны кадерләп саклау, халыкка таныту, киләчәк буынга тапшыру - безнең иң изге бурычларыбызның берсе», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ» Абдул Фархан

Фестиваль-конкурс «халыкчан башкару», «эстрада җыры», «инструменталь башкару», «академик вокал», «хореография», «ансамбль» номинацияләрендә үткәрелде. Мәртәбәле жюри 3 турга узган барлык катнашучыларны 1 дәрәҗәдә лауреат дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләде. Сәхнәгә чыккан һәр җырчы үзенең тавышы белән залны сихри бер моңга, җылылыкка «күмде». Залны тутырып килгән тамашачылар рәхәтләнеп җырчыларга кушылып, җырлап утырдылар, һәр конкурстантка җылы алкышлар бүләк иттеләр.

«Сөбханалла!» диясе генә кала!

Катнашучылар арасында төрле яшь категориясеннән кешеләре бар иде. Иң өлкән «халык җәүһәре» – Түбән Камадан 86 яшьлек Нур Мусин «Өммегөлсем» җырын башкарды. Сокланып, бу бабайга күз тимәсә ярый инде дип борчылып утырдым, чөнки күпчелек хәзерге яшьләр белән чагыштырганда, Нур абый күпкә «энергичныерак», бәхетлерәк күренде миңа. Уйлап карасаң, бу абый тормышның әчесен дә, төчесен дә татыган кеше, тик шуңа да карамастан йөзеннән елмаюы да, тормышка мәхәббәте дә югалмаган. «Сөбханалла!» диясе генә кала!

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан

Иң яшь конкурсантка килгәндә, бу – Казахстанның Симәй шәһәреннән Миндияр Ахунҗанов иде. Ул дәү әтисе – Габдулхак Ахунҗанов белән «Ырымбур-кала» җырын башкарды. Кечкенә булуына карамастан, егет сәхнәдә үзен бик ышанычлы һәм горур тотты.

Сәхнәдә күптәннән халыкның йөрәген яулап өлгергән Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале лауреаты Азат Абитовны да күрергә насыйп булды. Ул әнисе Альбина Абитова белән «Әнкәйләрнең назлы күзләре» җырын башкарды.

«Соңгы елларда күңел саф татар моңына, халыкчан моңга сусый башлады»

Шулай ук чарада «Рәшит Ваһапов» исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фәттахов чыгыш ясады.

«Халык җәүһәрләре» идеясен тормыш үзе тәкъдим итте, чөнки соңгы елларда күңел саф татар моңына, халыкчан моңга сусый башлады. Ә халыкчан татар моңы ул – халыкның үзендә икән, әлеге концерт та шуны күрсәтә. «Халык җәүһәрләре»н мактап шалтыраткан бер иптәштән: «Нишләп сезгә «Халык җәүһәрләре» җырчылары шулай ошый?» – дип сорадым. Ул миңа: «Чөнки алар советча түгел, ә безнеңчә, халыкча җырлыйлар», - диде. «Халык җәүһәрләре» фестиваленең төп нәтиҗәсе шунда – безнең татарның нигезе, тамырлары, рухы татар җырын саклый, ә җыр татарның үзен саклый. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен иде», – диде Рифат Фәттахов.

Шулай ук, ул быелдан башлап «Халык җәүһәрләре»нең мөстәкыйль «милли-мәдәни» статус алуын ассызыклап үтте. Моның өчен Рәисебез Рөстәм Нургалиевич Миннехановка,Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, Татарстан Мәдәният министрлыгына һәм бүгенге чараны югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм иткән «Бөтендөнья Татар Конгрессы»на рәхмәтләрен юллады. Рифат Фәттахов шул вакытта «Халык җәүһәрләре»н дәвам иттерергә этәргеч булган кеше Шәфәгать Тәхәветдиновка, халыкка якын итеп күрсәткән «Татарстан Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Тәртип» радиосына рәхмәт сүзләрен әйтте.

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан

Кичәдә тагын бер кат безнең татар халкының никадәр моңлы, хисле кешеләрнең авыл-районнарда да, башка төбәкләрдә дә күп булуына инандым. Гаҗәеп көчле тавышлы җырчыларның зур сәхнәләрдә чыгыш ясый алу мөмкинлекләре булмау күңелне әрнетә. Әгәр мондый фестивальләр булмаса, алар турында кемдер белер идеме икән соң?! Эстраданы «моңсыз», фонограммага җырлаучылар «басып алды», ә чын «халык җәүһәрләре»нә урын юк..

Тамашачылар аңа басып алкышлады!

Концертның икенче бүлегендә хәрби өйрәнүләр вакытында «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов үзенең хит җырын башкарды. Аның сәхнәгә чыгуы халык өчен үзенә күрә бер «сюрприз» булды, тамашачылар аңа басып алкышлады!

Махсус хәрби операция тематикасына кагылышлы номерлар тагын булды: Башкортостан Республикасы Нефтекама шәһәреннән «Исән генә кайтчы, бәбкәм!» җыры белән Фәридә Әхмәтнурова, «Солдатлар турында баллада биюе» белән Удмуртия Республикасыннан «Афәрин» халык бию ансамбле.

Соңыннан барлык катнашучылар чыгып, тамашачылар белән бергә «Туган тел» җырын башкарды, һәм зал тагын да бер сихри «татар җылысы»на «чумды».

3 сәгатькә якын барган концертта күңелле, сикереп торып биисе килә башлаган җырлар да, тормыш турында уйландыра торганнары да шактый булды. Гомумән әйткәндә, фестиваль рәхәт җылы мохиттә үтте дип әйтә алам, тик вакыт ягыннан гына озаграк булды дип уйлыйм, чөнки ахырга таба тамашачылар арый башлады.

«Сәхнәдә җырлау ул – бик зур хезмәт»

Концерт алдыннан сәхнә артына кереп, «халык җәүһәрләре»нең берничәсе белән аралашып чыктым. Яр Чаллыдан «Халык Җәүһәрләре»нә 3 тапкыр килгән Сәрия апа Нәбиуллина:

- Сез кечкенә чактан ук җырлыйсызмы? Тәүге тапкыр сәхнәгә чыккан чагыгыз истәме?

- Әйе, кечкенәдән үк җырлыйм. Иң беренче сәхнәгә чыгуым- ул авыл мәдәният йортында Яңа ел ише бәйрәмнәрне алып бару булды, шуңа өстәп әле Кар кызы ролен дә башкарганым бар. Яшь кызлар арасыннан һәрвакыт мине сайлап куялар иде. Хәзер дә авылга кайтып концертлар куябыз, бәйрәмнәр үткәрәбез. Улым белән үзебезнең әйбәт аппаратурабыз бар, туйлар, никахлар, юбилейлар алып барабыз. Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен, алга таба да шулай яраткан эшемне эшләргә насыйп итсен иде.

Сезнең гаиләгездә тагын кемнәрдер җырлыймы?

Гаиләмдә ирем гармунда уйный, җырлый, хәтта бии дә әле. Кодагыемның юбилеенда икәү биегәнебезне видеога төшереп интернетка куйган булганнар. Шуннан авылга бәйрәмгә кайткач икебезне чакырып чыгарып биеткәннәр иде әле! Ирем үзебезнең авылныкы, аның белән 2 ул үстердек. Илсур улым белән бүген Чаллыдан икәү килдек, ә беренче улым 39 яшендә үлде.

Татар эстрадасыннан кемнәрне тыңлыйсыз?

Кем туры килә – барысын да тыңлыйм. Хәзер бит кайсы каналны ачма, барысында да бик күп җырчыларның чыгышларын күрсәтәләр. Хәния ханым Фәрхине бик яратып тыңлый идем. Кызганыч, ул хәзер безнең арабызда юк инде, урыны оҗмахта булсын. Асаф Вәлиевны, Зөфәр Хәйретдиновны, Зәйнәп Фәрхетдинованы, Илсөя Бәдретдинованы да яратам. Хәзер сәхнәдә кемнәр җырлый – барысын да хөрмәт итәм, чөнки сәхнәдә җырлау ул – бик зур хезмәт. Алар тере тавышка җырлаган,җырлый һәм җырлаячаклар да.

Фото: © «Татар-информ» Абдул Фархан

Мамадыш җырчысы Марат Локмановка да сораулар биреп өлгердем:

Сезнең иң изге хыялыгыз нинди?

Бүгенге көн күзлегеннән караганда, мин дөньялар тынычланып, гаиләләрнең тулы булып яшәвен телим. Шушы хыялым белән беррәттән, озын озак еллар шушы сулышым, моңым бетмичә, татар халык җырларын пропагандалап, классик әсәрләрне халыкның күңеленә җиткерә алсам ярар иде дигән теләк.

Сезнең нәселдә җырчылар бар идеме?

Безнең нәселдә әбиләр бик матур җырлый иде. Шулай ук әти дә моңлы тавыш иясе иде, ә әни җырлый башласа – аның күңеле тула, ул елый иде. Минем 2 апам, 4 абыем бар. Бер апам аеруча матур җырлый, ул миңа кечкенә чакта вокал буенча «дәресләр» үткәрә, җырларга өйрәтә иде. Бер мәрхум абыем мунчада качып гармунда уйнарга өйрәнә иде, аннары без бергә гаилә бәйрәмнәрендә җырлый идек.Гомумән, безнең гаилә музыкаль.

Нинди җырлар сезнең күңелегезгә аеруча якын?

Минем үземә халык җырлары якын.Реперутарымда «Өянбикә», «Шахта», «Илкәем», «Сарман», «Иске кара урман», «Гөлҗамал» кебек җырлар бар. Мин шушы җырларны онытмыйча, бүген дә халыкка җиткерә алуым белән бәхетле. Хәзер бит берсеннән-берсен дәртле эстрада җырлары чыгып тора, мин аларны да бик теләп өйрәнәм.

Сезнеңчә, татар эстрадасына нинди җырлар җитми?

Татар эстрадасына моңлы, халыкчан, мәгънәле, күңелгә үтеп керә алырдай җырлар җитми дип уйлыйм.

Сез альтернатив җырчыларны тыңлыйсызмы? Дышать, Ранис Гарипов исемнәрен ишеткәнегез бармы?

Юк. (көлә)

Яшь җырчыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

Үзләре өстендә эшләргә, тагын да камилләшергә киңәш итәм. Репертуарларында дәртле җырлардан кала халыкчан җырлар да булсын иде. Уңышлар телим аларга, алдагы елларда сәхнәдә яңа йолдызлар балкыганын көтәбез.

Рәхмәт сезгә!

Фото: © «Татар–информ» Абдул Фархан





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Татарстан расширяет сеть агротехнических классов для школьников

В Мамадыше сняли первый урожай роз с нового тепличного комплекса

Утром после праздников Казань встала в восьмибальных пробках

Татарстанда агроклассларда укыткан укытучыларга 30 мең сум түлиләр


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.