Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Энгель Фәттаховның улы Илнар федераль эзләүгә бирелгән

0 120

Актаныш районының элекке башлыгы, элекке мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның 39 яшьлек улы Илнар федераль эзләүгә бирелгән, дип хәбәр итә «БИЗНЕС Online».

Илнар Фәттахов Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгәндә зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә, дип яза сайт.

Ул вакытта район башлыгы Фаил Камаев иде. Ул, акча үзләштерүдә гаепләнеп, 23 апрельдә сак астына алынды. Бу атнада Фаил Камаев, тикшерү белән килешүгә барып, сак астыннан өй арестына чыгарылды. Тикшерү белән килешүгә барган очракта, җәза срогы кыскара, килешүгә баручы тикшерүчеләргә үзендә булган мәгълүматларны җиткерергә бурычлы. «Сhelny-biz.ru» хәбәр итүенчә, Камаев «бер төркем җитәкчеләргә каршы күрсәтмә биргән». Ул гаебен таныган, моңа кадәр 5 ришвәт алуда гаепләнгән Камаев хәзер 2 эпизодта гына гаепләнә, калган эпизодлар «ришвәт алу» дип түгел, «вазифаларын арттырып үтәү» дип үзгәртелгән. Камаев бизнесменнардан 1,3 миллион сумлык төзелеш материаллары алуда гаепләнә, шуның өчен ул бизнесменнарга яхшы подрядлар вәгъдә иткән, дип фаразлана. Шулай ук Камаев җир кишәрлекләрен туганнарына биргән, дип гаепләнә.

Илнар Фәттахов 1985 елның 7 ноябрендә туган. КГТУ тәмамлаган. Беренче эш урыны – 2001 елда Актаныш МТСында комбайнер ярдәмчесе, «Актаныш» супермаркетында оператор, коммуналь сервиста, Актаныш райпосында оператор, Актаныш электр челтәрләрендә электромеханик, «Таттелеком»да инженер, 2010 елда – Мәгълүмат технологияләре дәүләт предприятиесендә бүлек җитәкчесе, 2013-2016 елларда – Актаныш башкарма комитеты җитәкчесе, 2016 елдан – Мамадыш районында.

2017 елда ул вакыттагы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов эшеннән китүгә, Илнар Фәттахов та Мамадыш районы башкарма комитеты вазифасыннан «бизнеска» китүе хакында белдерде. Энгель Фәттахов Актаныш районы башлыгы булып кайтты, ул вакыттагы Актаныш җитәкчесе Фаил Камаев Тукай районына җитәкче булып китте.

Илнар Фәттахов, быел май аенда әтисе кулга алынгач, Россиядән киткән, хатынының аккаунтындагы мәгълүматлар буенча Лондонда һәм Дубайда яши.

Энгель Фәттахов ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынды. Тикшерү версиясе буенча, ул төзелеш фирмасыннан өенә 22 миллион сумлык ремонт ясаткан, шуның өчен райондагы «Яшьлек» үзәгенә 28 миллион сумлык ремонтны тапшырырга һәм бюджеттан вакытында түләү булачагын вәгъдә иткән. Энгель Фәттахов гаебен танымый.

  • Энгель Фәттаховның кызы: «Бите юылмаган кешеләрнең пычрак эшләре безне синнән аерды»
  • Энгель Фәттаховның кызы Таңсылу: «Судта әткәйне күргәч, кыен булып китте...»
  • Энгель Фәттахов төрмә хастаханәсеннән судта катнаша: «Йөрәгем авырта, зинһар, җибәрегез»

Фото: ©Таңсылу Галимова архивыннан / Интертат





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.