Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Кеше китә – җыры кала» сериалы төшерелә: «Компот ябарга кайтасы бар, тизрәк төшерегез»

0 43

Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча сериалны «ТНВ» каналы заказы белән «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерә. Моңарчы заманча сериал төшерү өчен киносценарийлар махсус язылса, бу юлы команда классик язучының олпат әсәренә алынган.

  • Сүз уңаеннан, Мөхәммәт Мәһдиев, «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен, 1990 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
  • «ТНВ» телеканалы хәбәр итүенчә, фильм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.

Телесериал өчен Татарстанның Казанга якын урнашкан Теләче, Питрәч һәм Арча районнары сайлап алынган. «Кара Чыршы авыл советы» дигән язуны Яңа Җөри/Карачтау авылының элеккеге клуб бинасына кадаклап куйганнар. Бина – 40-60нчы еллар бинасы өчен менә дигән локация. Бары тик түбәсен яңадан ябарга, ишегалдына яңа рәшәткә тотарга туры килгән. Татар сәнгатенә «Карачтау авылы көе» белән кергән Карачтау калкулыкларында, шулай итеп, яңа тарихи сериал төшерелә.

  • Яңа Җөри (Карачтау) авылы Теләче район үзәгеннән 10 км. чамасы ераклыкта урнашкан. Авыл җирлеге үзәге Иске Җөридә, һәм ул 6 авылны берләштерә: Иске Җөри, Олы Тиләҗе, Караширмә, Орымширмә, Яңа Җөри, Алан Җире авыллары.
  • Җөри дигәч, Питрау уза торган Мамадыш районындагы керәшен авылы – Җөрине күз алдына китерәсе түгел.
  • Теләче районындагы Яңа Җөри (Карачтау) авылы легендар Таһир Якуповның нәселе чыгуы белән данлыклы. Ягъни, әтисе Габдулла агай шушы авылдан Казанның Яңа Бистәсенә килеп утырган. Хәзер, «Китап» радиосы инициативасы белән, Теләче районында «Карачтау авылы көйләре» Таһир Якупов исемендәге республика фестиваль-бәйгесе үткәрелә башлады.

«Кеше китә – җыры кала» әсәренең үзәгендә – Кара Чыршы дип аталган, гүзәл табигать кочагына урнашкан татар авылы. Ил кичергән олы hәм кечкенә, шатлыклы hәм фаҗигале вакыйгалар, тормыш ыгы-зыгысы шушы татар авылы аша чагыла, шушы авыл кешеләре язмышы аша уза. Сугышка озату, туй күренешләре, җыелышлар, базар мәйданы язучы каләме аша оста тасвирланган. Шуларның барысын да ипләп кенә кино теленә күчерергә туры киләчәк. Яздан бирле кино төшерү командасы шуның белән шөгыльләнә һәм чама белән декабрьгә кадәр шөгыльләнәчәк, чөнки карлы кадрлар да бар, димәк, җиргә кар ятканны да көтәсе.

Яңа Җөри авылы. Александр Далматов максатны аңлата

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Әлегә 70 съемка көне дип билгеләнгән. Димәк, июльнең соңгы көннәрендә съемканың экваторы көтелә. Фильм 20 сериядән булыр, дип уйланыла, азрак булмас булуын, тагын да күбрәк булырга мөмкин. Һәрхәлдә, фильмның режиссеры Александр Далматов 20 серия мәсьәләсендә дә, 70 көн мәсьәләсендә дә кистереп әйтә алмады.

Мин килгән 31нче көн 2 районнан 3 локацияне колачлаган һәм барлыгы 3 күренешне үз эченә алган иде. Яңа Җөри авылының авыл советы бинасына әйләндерелгән иске клуб алдында Заһриның улын сугыштан калдырырга тырышып өтәләнеп йөргәнен күрәбез. Теләчедәге ике күренеш Мөхәммәт Мәһдиевнең

«Заһри күптән инде авыл советы секретаре Мәрхәбә белән чамадан тыш яктырып сөйләшә башлаган иде.

– Һай, сеңлем, чибәр дә кыз инде үзең, сугыш вакыты булмаса, күземне йомып, үземнең Әхмәтзарифка димләр идем сине, – дип җае белән бер әйтеп тә салды. Мәрхәбәнең егет сайлаудан яше чыгып бара иде – Заһри кызның иң нечкә кылына чиртте. Ул ара да булмады, Ленинград марҗасыннан бер пот бәрәңгегә алыштырган кара йон күлмәк Заһриның сандыгыннан чыгып Мәрхәбә өстенә күчте...»

дигән 5 җөмләсен эченә алган.

Карачтау итәгендә кино төшә

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Мөхәммәт Мәһдиевнең: «Шул көннән башлап халык белән Заhри арасында ниндидер салкын сугыш башлана, мөмкин кадәр аның белән очрашмаска, сәламләшмәскә тырышалар», дигән җөмләсе кинода Шәйхи картның да, Зәки исемле үсмернең дә Заһри белән исәнләшмичә узуы аша тасвирлана.

Заһри – Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, Шәйхи карт – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов, Зәки – Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курсы студенты Ринат Низамов, Әхмәтзариф – Минзәлә театры артисты Азат Җиһаншин, Мәрхәбә – Чаллы театры артисты Физалия Габидуллина (Казан тамашачысы аны быел сентябрь аенда Чаллының Казан гастрольләре вакытында «Ак калфак» спектаклендә Хәмдия ролендә күрә алачак. – авт.). Шәйхи карт белән бергә урамнан Казан театр училищесы студенты Алия Әбдрәшитова (Низамиевлар курсы студенты) да уза. Болар – Теләче локациясе артистлары.

Теләче. Яңа Җөри. Профессиональ һәм һәвәскәр артистлар Илмир Хәбибуллинның «Мотор. Наааачали» дигән сүзен көтә.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Съемкаларда бинаның эче кулланылмый, команда анысыннан костюмерная ясаган. Биредә артистлар киенә-чишенә. Бинада электр булмагач, эш өчен бөтен уңайлыклар юк, әлбәттә. Грим да урамда салына, үтүк мәсьәләсен дә, кирәк булган очракта, каядыр башка җирдә хәл итәсе була. Кием алыштыру өчен дә махсус урыннар каралмаган. Хәер, моңа беркемнең дә исе китмәде, Олег Фазылҗанов та, башка артистлар да, массовкада катнашырга килгән Теләче ханымнары да, гөрләшә-гөрләшә, шунда киенделәр. Соңыннан бер актер: «Теләче хатыннары дәртле булулары белән аерылып тора», – дип бәя дә бирде аларга.

Съемка мәйданчыгында чәй-кофелар көйләнмәгән, әмма Теләчедә кино төшерү төркеменә хәерхаклы булган кунакчыл апайлар бар. «Теләче» район газетасы журналисты Фәнил Нигъмәтҗанов Мәүгиза апа Зыятдинова йортын шундый «блокпост» дип атады. Мәйданчык әзерләгән арада, режиссер Александр Далматов Мәүгиза апа йортына чәй эчәргә барып килде. Мәүгиза апаны күрергә мин дә аңа «тагылдым». Мәүгиза апа озак еллар Иске Җөри авыл җирлегендә хат ташучы булып эшләгән. Үзешчән сәнгать ветераны да икән әле. «Морячка»ны аның кебек биюче дөньясында юктыр», – дип бәя бирде үз туган ягының патриоты булган журналист Фәнил Нигъмәтҗанов. Мәүгиза апа кичә генә ясаган карлыган джемы белән тиз генә чәй эчеп, эшкә ашыктык, иркенләп сөйләшеп утырырга вакыт булмады.

«Теләче» газетасы журналисты Фәнил Нигъмәтҗанов Олег Фазылҗанов белән сөйләшә.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

«Блокпост» дигәннән, Теләчедә массовка белән Караширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева җитәкчелек итә. Заһри абзый малаен сугыштан калдыру мәшәкатьләре белән авыл советы тирәсендә өтәләнеп йөргәндә эштән кайтучы хатыннарны да ул җыеп килгән иде. «Язлары-җәйләре биредә узды инде Караширмә хатыннарының», – диделәр миңа.

Без әйләнеп килгәндә, гример тырышлыгы белән йөзе яшелле-сарылы төсмер алган Олег Фазылҗанов көтеп тора иде. Аның Заһрие, Мөхәммәт Мәһдиев язганча, «черек гөмбә суын колагына салып, тәмәке төнәтмәсен эчеп» шундый төскә кергән. Хәзер Заһри абзый улы Әхмәтзарифны сугыштан калдырырга тырышып чабулап йөри. Бала итәкле чәчәкле-чуклы күлмәкләр кигән ханымнар да көтеп торалар.

Режиссер өчен әзерләп куелган, плейбек урнаштырылган ярымпалаткага режиссер Александр Далматов урнашты. Янәшәсендә – икенче рәссам Сәлимә Аскарова. Фильмның куючы рәссамы Булат Гыйльфанов локацияләр әзерләгәндә, съемка мәйданчыгында Сәлимә була. Икенче режиссер һәм режиссер ярдәмчесе, ягъни, помреж – Илмир Хәбибуллин. Кинематография атрибутларының берсе булган «хлопушка» аның кулында. «Нааачали!» – дип ул кычкыра,

Кат-кат дубльләр башланды, кат-кат, кат-кат... Озакка киткәч, массовкадагы ханымнар: «Компот ябасы бар», – дип тә зарлана башладылар. Ни хәл итәсең, сәнгать корбаннар сорый. Компот буласы чия-карлыганнарга әзрәк көтәргә туры килде.

Шәле апайлары кинода уракка төшәргә әзер.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Көндезге аштан соң, команда Питрәч районының Шәле авылына юл тотты. Шәледә офис ролен авыл мәдәният йорты үти. Биредә ир-атларга һәм хатын-кызларга киенергә-чишенергә аерым кабинетлар да бар, туңдырмага йөгереп барып килергә якында гына кибете дә бар. Массовка саллы: урак урырга унлап хатын-кыз, камыл өстеннән йөгереп басудан башак җыярга унлап малай көтеп тора иде. Авыл апайлары ак оекбашлар белән ялтырап торган галуш киеп, уракларын алып килгәннәр. Дөрес, кайберләренең маникюрын, кайберләренең татуажлы кашларын яшерергә туры килде.

  • Бераз читкә китеп зарланып алыйм әле: хәзерге матурлык индустриясе кинематографиянең зур дошманы булып бара. Кабарткан иренле, татуаж кашлы кызлар кастингка килә. Ирене табигый кабарып торган кызларга да ышаныч бетте, ясалма дип уйларлар, дип шикләнеп каласың.

Теләчедә уйнаган актерларга тагын икәү өстәлде: Камал театры артисты – Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов һәм Әлмәт театры артисты Ләйсән Әхмәдиева. Сугыштан яраланып кайткач колхоз председателе итеп куелган Тимерханны Эмиль уйный. Гимнастеркадан йөри. Сериалның төп геройларының берсе Васфикамал роленә Ләйсән алынган.

Әлмәт театрында «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектаклен куеп кайткан режиссер Александр Далматовка Әлмәт театр артистлары аеруча якындыр шул, ул аларның мөмкинлекләрен күбрәк белә – шуңа аларны алган да алган инде.

Чираттагы күренештә хатын-кызлар басуда урак ура һәм көлтә бәйли, алар янына Шәйхи карт килеп, уразада ач эшләгән хатыннарны жәлләп китә, аннары Заһри килеп, «камыл озын калган» дип кычкырынып йөри, шунда ук Зәки дә уралып йөри. Аннары, ат җигеп, колхоз рәисе Тимерхан килә, аңа обкомнан шалтырату турында хәбәр җиткерергә Мәрхәбә йөгереп килә.

Менә апайлар җырлый-җырлый урак ура: «Яңа ярлар иске ярны оныттыра... иске ярлар ике күздән яшь китерә...» Шунда ук малайлар башак җыя. Ике малай Эмиль Талипов белән бергә Миңнур агай атына утырып, читтәрәк урнашты, алар шушы ат белән көлтә төяргә киләчәк.

Әлеге күренешләр бик озак төшерелде. Олег Фазылҗанов басу буендагы чирәмгә кырын ятып байтак җыр җырлады, Миңнур ага Эмиль Талиповка үзенең генә түгел, атларының да тәрҗемәи хәлен сөйләп чыккан бугай, җилкәсенә иске бишмәт япкан Физалия Габидуллина да агачлар ышыгында берьялгызы озак утырды. Җиңү сөенеченнән колхоз каланчасында озак итеп чаң какканнан соң Шәйхи картның үлүе күренешенең төшерелү матавыкларын да артистлар белән көлешә-көлешә сөйләшеп алдык. Шәйхи картны уйнаган Зөфәр Харисов Шәленең иске мәчете манарасында азан әйтүләрен искә төшерде.

Кыскасы, икенче режиссер Илмир Хәбибуллин: «Всем спасибо!» – дип кычкырганда, кояш күптән батып, эңгер төшкән иде.

Озак төшерүнең бер сәбәбе – басу юлыннан машиналар уза да уза. Болай кызу хәрәкәтле юл да булмаган, гап-гади басу юлы. Мөгаен, авылда кино төшерәләр, дигән хәбәр актив таралып, авыл кешеләре, юк йомышларын бар итеп, машиналарына утырып, шушы басу юлын ураштырдылар. Узган берсен машина тавышы тынганчы туктап көтәргә туры килә. Берничә тапкыр башак җыючы малайларның русча сөйләшүләре аркасында «дубльләр» барып чыкмады. Әйе, авыл малайлары да үзара русча сөйләшә шул. Башта яланаяк кинога төшәсе малайларга әниләре-әбиләре галушлар сорый башлагач, тукталып, малайларны киендереп алырга туры килде. Җитмәсә, башта хәерхаклы булып гел балкып торган кояш та болыт арасына кереп ял итеп алды. Димәк, тагын тукталып тордык.

Олег Фазылҗанов белән Ринат Низамов чиратын көтә. Алар янында – фильм продюсерларының берсе Нияз Сабиров.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Әйе, озак барды съемкалар. Әмма эшне азаккы җиткермичә беркем дә туктамады. Миңнур агайның аты да түзде, апайлар да, малайлар да эшләде дә эшләде. Монда да ябылмыйча калган компотлар, пешерелмичә калган ашлар күп булгандыр инде. Шәле ирләренең бер өлеше хәләл хатыны пешергән токмачлы ашны ашамыйча йокларга яткандыр. Аның каравы, матур күренеш төшерелде.

Ххх

Съемкалар алга таба Арча районының Гөберчәк авылында да дәвам итәчәк. Мөхәммәт Мәһдиевнең «41нче ел балалары» фильмын төшергәндә дә Гөберчәктән башка булмаган иде. Биредә дә Мөхәммәт Мәһдиевнең туган җиреннән башка булмый, әлбәттә.

Азактан Туфан ага Миңнуллинның Мөхәммәт Мәһдиев турында язган истәлекләреннән бер җөмлә искә төште. Мөхәммәт аганы кино теленә күчерүчеләр өчен киңәш итеп кабул итәрлек сүзләр: «Заманында, хәтерләмим инде, кемдер, Мәһдиев әсәрләрендә сюжет сызыгы акcый, детальләр белән артык мавыга, дип язып чыкты. Ә мин Мөхәммәт повестьларын нәкъ менә детальләргә бай булганы өчен яратам. Мине әдәбият калыплары, әллә нинди «изм»нар кызыксындырмый, шуны гына төгәл беләм – проза әсәре иң беренче чиратта укылырга тиеш. Мәһдиев прозасын укып туеп булмый. Авыл кешесенең холкын, җанын, хыялын, акылын, мутлыгын, хәйләкәрлеген Мөхәммәт Мәһдиев кебек тасвирлый алган язучылар бик сирәк. Шуның кадәр дә ярата иде инде авыл кешесен.

Нинди генә вакыйгаларны сурәтләсә дә, кемнәрне генә әсәрләренә кертсә дә, анда һичнинди шапшаклык, пошлость юк. Хәтта аның ата кара тараканы да җирәндерми».

Шәле басуларында кино төшә

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.