Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Түбән Сонда 19 ансамбльнең җыр бәйрәмендә: «Моңлы җырны тамашачы, сусап, җылы кабул итә»

0 673

Татар җыры фестивален уздыру өчен Түбән Сон мәдәният йорты грант откан иде. Бу проект Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль быел беренче тапкыр массакүләм форматта оештырылды. Җыр фестиваленә авыл Сабан туе тоташып китте. Шулай итеп, чарада катнашучылар, авылыбыз халкы һәм кайткан кунаклар өчен икеләтә бәйрәм булды.

  • Түбән Сон авылы мәдәният йорты татар җыры фестивале өчен президент фонды грантын откан

«Шатланып килдек тырыш, җырга-моңга гашыйк кешеләр яшәгән Сон якларына»

Төш вакытында ук авылыбызның Сабан туе мәйданына берсеннән-берсе матур милли киемнәр кигән татар ансамбльләре җыела башлады. Кунакчыл хуҗалар аларны казанда пешкән пылау, самавырда кайнаган чәй, коймак һәм башка тәм-томнар тезелгән матур табыннар белән каршылады.

Бәйге башланып, игътибарларын сәхнәгә юнәлткәнче, пылау белән сыйланып торган җырчы кызлар, әби-апалар белән аралашып алырга да мөмкинлек чыкты.

Комазан авылында эшләп килүче «Мизгел» ансамбле инде 2010 елда ук оешкан.

«Авылда күптәннән эшләп килсәк тә, конкурсларда, районкүләм чараларда 3 ел элек кенә катнаша башладык. Пушкин картасы нигезендә район мәдәният йортында театр куйдык һәм җыелган акчага коллективыбызга костюмнар тектердек.

Катнашкан барлык бәйгеләрдә дә уңышларга ирешәбез. Бу юлы да бик шатланып килдек тырыш, җырга-моңга гашыйк кешеләр яшәгән Сон якларына.

Безнең Комазанда халык бик актив, мәдәният учагыбыз дөрләп тора. Авылыбызда туып-үскән, хәзерге көндә шәһәрдә яшәүчеләрнең дә безнең арада буласылары килә. Бүген дә Чаллыда яшәүче бер авылдашыбыз кайтып җитеп, «мин дә сезнең белән барыйм әле» дип, безнең белән җырларга килде.

Хәзер шундый чор җитте, халкыбызның моңлы җырлары онытылып бара, шуңа да тамашачы аларны бик сусап, җылы кабул итә. Гармунчыбыз үзенең 1956 елгы, бабасыннан калган данлыклы гармунында уйнап җырлата безне. Безнең коллективның төп үзенчәлеге – гармунга кушылып җырлауда», – ди «Мизгел»нең җитәкчесе Альмира Нафикова.

Төрле ансамбль солистлары белән аралашудан шуны аңладым – җырлау, репетицияләргә вакыт бүлүне кызлар бер дә мәшәкать итеп кабул итми икән. Репетицияләр – алар өчен аралашу, күрешү, дөнья хәлләрен сөйләшеп алу урыны.

Шулай да, кыш көне клубка чыгып чабуы җиңелрәктер әле ул. Ә менә җәен кош-кортын карап, өй белән бакча арасында йөгереп тә гомер үтеп китә. Авыл халкының кырык эше кырык якта кырылып ятканын искә алып: «Барысына да ничек вакыт җиткерәсез?» – дип кызыксынам Түбән Сонның «Ядкәр» ансамбле солисты Илһамия апа Сибгатуллинадан.

«Дөресен генә әйткәндә, без әлеге ансамбльгә килеп, җырларны кабатлап, ял итәбез, Гөлназ. Өйдәге эшнең бетәсе юк инде аның. Килеп, җырлап, эшләргә көч туплап кайтып китәбез әле. Төрле тәм-томнар алып килеп, чәйләр дә эчеп алабыз», – дип көлә ул. – Репертуарыбызга җырларны күбрәк үзенең дә музыкаль белеме булган, авылыбыз җирлеге башлыгы, гармунчыбыз Равил Гафиятуллин сайлый. Татар көйләреннән попурриларны коллектив белән бергәләп, киңәшеп җыябыз», – дип уртаклашты Илһамия апа.

Татар музыкасындагы мәшһүр династия – бертуган композитор Яруллиннар белән дан тотучы Кече Сон авылындагы «Калфагым» ансамбле дә быел үзенең 5 еллыгын билгеләп үткән. Ансамбльгә йөрүче әби-апалар, җырлап-биеп кенә калмыйча, махсус операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм әзерләп җибәрүдә дә актив катнашалар.

«Бүгенге көндә яу кырында булган егетләребезгә кулыбыздан килгән кадәр ярдәм күрсәтәбез. Җылы носкилар бәйләп, чәкчәкләр пешереп, токмачлар кисеп җибәрдек. Барысын да мәдәният йортына җыелышып, күмәк башкарабыз. Районда беренчеләрдән булып безнең авыл башлады әлеге эшне», – ди ансамбльнең солистлары.

«Нәкъ менә халык җырларын башкаруыбыз белән горурланабыз. Халык җырларында – чын мәгънә һәм тирән моң. Мондый чараларның уздырылуы, элекке җырларыбызны үсеп килүче буынга ишеттерү бик мөһим», – дип тә билгеләп үттеләр алар.

Җыр фестивален Татарстанның атказанган артисты, Чаллы театры актрисасы Алсу Хәбетдинова алып барды. Бәйрәм башланыр алдыннан барлык катнашучылар мәйдан әйләнде. Видеога төшергәндә коллективларның берсеннән-берсе матур милли костюмнарына сокланып карап тордым. Гади, самими авыл апаларым исә, үз итеп, «сәлам, Гөлназ» дия-дия, куллар болгап уздылар.

Әлеге 19 коллектив арасыннан 3се – укучы балалардан тупланган ансамбльләр. Югары Сон, Түбән Сон һәм Түбән Ушмы авылы мәктәпләрендә белем алучы, чип-чиста итеп татарча сөйләшүче кыз-егетләр җырлый аларда.

Фестивальдә «Ай җаный, вай җаный», «Күбәләгем», «Картуф», «Шома бас», «Агыйдел буенда», «Әнисә» кебек популяр халык җырлары яңгырады. Кабатланучы җырлар да булды. Мәсәлән «Ай дубыр, дубая» җырын әллә ничә тапкыр тыңларга туры килде. Ләкин аны һәр коллектив үзенчәлекле итеп башкарды. Бәйрәм мизгелләре белән видеоларда уртаклашам, сез дә рәхәтләнеп карагыз әле.

«Тамашачыларның йөзендә рәхәтлек сизелә»

Бәйрәм узачак мәйданны бизәүгә, әлеге фестивальне оештыруга күпме көч кергәнен, җаваплы чара өчен борчылып, ничәмә-ничә төннәр йокламаганын Түбән Сон авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Фирүзә Хәмәдиева бер үзе генә беләдер. Әлбәттә, аның янәшәсендә, һәрвакыттагыча, иң зур таянычы – тормыш иптәше, авылның мәдәният йорты җитәкчесе Ришат абый Ситдиков.

«Ришат бөтен яклап ярдәм итеп тормаса, үзем генә мондый зур чараларны оештырып, ансамбльләр белән эшләп җиткерә дә алмас идем. Хатын-кыз ялгызы гына башкарып чыга торган эшләр түгел. Ришат янәшәмдә булганга гына мин җаныма яраткан эш белән шөгыльләнеп, авылыбызның мәдәният йортында эшли алам», – ди ул.

Фестивальдә Түбән Соннан «Наз», «Ядкәр» ансамбльләре һәм «Зиләйлүк» балалар ансамбле чыгыш ясады. Аларның һәр җыры бәйрәмнең бизәге булды, башкару осталыклары да югары бәяләнде. Әлеге ансамбльләрнең «әнисе», төп оештыручысы, тәмле теле белән авыл апаларын бер йодрыкка туплап торучысы да – Фирүзә апа Хәмәдиева.

«Президент грантына 2 ансамбльгә күлмәкләр тектерү максаты белән гариза җибәргән идек. Аллаһка шөкер, грантлы булдык. Күз явын алырлык костюмнар тектердек. Районыбыздагы 19 татар вокаль ансамблен авылыбызга җыеп, халык җырларын ишеттерү, шундый матур җыр бәйрәме уздыру да насыйп булды. Халык җәүһәрләре булган җырларны кадерләп саклап, буыннарга җиткерүче ансамбльләр белән таныштык. Авылыбызда эшләп килүче ансамбльләрнең дә дәрәҗәсен, тырышлыгыбызның нәтиҗәсен күрсәтә алдык. Бүген бирегә килгән барлык кешеләрнең дә йөзендә рәхәтлек сизелә. Шуны күреп күңел аеруча сөенә», – диде бәйрәм буе тыз-быз йөреп торган Фирүзә апа ахырдан.

«Шулай оешып эшләгәндә, авылыбыз яши әле»

Түбән Сон авылы җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин әлеге фестивальне Сабан туе белән берләштереп уздыруның бик яхшы идея булын әйтеп үтте.

«Әлеге фестиваль авылыбызның өлкән яшьтәге апа-абыйларын да җәлеп итте. Фестиваль алдыннан балалар өчен уеннар да башланып китте. Шуңа күрә биредә һәркемгә күңелле. Өлкәнрәкләр дә, яшьрәк буын да көне буе рәхәтләнеп ял итә бүген.

Мондый фестивальнең авылыбызда узуы – зур сөенеч. Түбән Соныбызда да, гөрләп, 3 вокаль ансамбль эшләп килә. Аларның солистлары барысы да бер гаилә кебек, ярдәмләшеп торалар. Соңгы вакытта «авыл бетә» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. «Бетә» дип ятсаң, бетә инде ул, ә менә шулай үз күңелебезне күтәреп, оешып эшләгәндә авыл яши әле, Аллаһка шөкер», – дип билгеләп узды ул.

«86 яшьлек әбием күзлексез чигә»

Фестивальнең тагын бер кызыклы өлеше турында язып үтәсем килә. Сәхнә артындагы кечкенә мәйданда аерым бер бәйрәм рухы хөкем сөрде. Биредә авыл халкы һәм кайткан кунаклар өчен сәнгать осталары төрле мастер-класслар күрсәттеләр. Искитмәле матур кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Шушы бәйрәм булмаса, әле кайчан бүгенге көндә инде кулланыштан төшеп калган диярлек, онытылып баручы кул эше – йон эрләп карар идек? Йон эрләү буенча мастер-классны авылдашым Зөлфирә апа Васыйлова оештырды.

«Кияүгә чыкканда бәйли белсәм дә, җеп эрли белми идем. «Тормыш иткәндә кирәк була ул», – дип, эрләргә кайнанам өйрәтте. Гомер буе шулай бәйләү кулдан төшмәде. Инде ялгыз гына яшәсәм дә, һаман сарыклар тотам. Йонны теттерәм дә, эрлим, күп итеп носки-бияләйләр бәйлим. Балалар, оныклар рәхәтләнеп киеп йөриләр. Махсус операциядә хезмәт итүче егетләребезгә дә бәйләп җибәрәм», – ди ул.

Мамадышта яшәүче Алиса Аглеева кул эшләре күргәзмәсендә Урта Кирмән авылында гомер кичерүче әбисе Гөлфәридә апа Шәрипова чиккән әйберләрне тәкъдим итте.

«Мин бу бәйрәмгә үземнең 86 яшьлек әбием чиккән әйберләрне алып килдем. Ул менә шундый альяпкычлар, өстәл япмалары чигә, бөтен буш вакытын шуңа багышлый. Өлкән яшьтә булса да, күзләре яхшы күрә, күзлек кимичә чигә. Ул элек мәктәптә физика-астрономия укытучысы булып эшләде. Хәзер инде кул эшләре белән шөгыльләнә. Миңа калса, бик матур итеп, нәфис итеп чигә. Мин кырыйларын эшләргә генә булышам», – дип сөйләде безгә Алиса.

Авылдашыбыз Зөбәйдә апа Гайнуллинаның чигү үрнәкләре дә күз явын алырлык.

«Чигәргә, мәктәптә укыганда ук, хезмәт укытучыбыз Әлфинур апа өйрәткән иде. Шуннан бирле яратып чиктем. Ләкин берара чикмичә тордым. Социаль челтәрләрдә утыра башлагач, чигүле әйберләр килә дә чыга, килә дә чыга бит лентада. Кызыгып, мин дә үземнең кул эшләремне фотога төшереп куйдым. Шуннан чигеп бирүемне сорап мөрәҗәгать итүчеләр барлыкка килде. Заказга кулъяулыклар, өстәл япмалары, мендәр тышлары, сөлгеләр чигәм. Күргәзмәләргә бик еш чакыралар, быел район Сабан туена да бардык», – дип сөйләде Зөбәйдә апа.

Зөбәйдә апа чигү үрнәкләрен дә, интернеттан эзләмичә, үзе уйлап чыгарып төшерә икән. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә чиккән әйберләргә сорау зур. «Милли бизәкләребез модага кереп бара», – дип саный ул.

Әнә шундый кул эшенә оста кызлар арасында бер чибәр егет тә утыра иде. Урта Кирмән авылының тарих укытучысы Ринат абый Хәйруллин бәйрәм кунакларын мунча себеркесен дөрес итеп бәйләргә өйрәтте. «Себеркесез мунча – мунча түгел инде ул», – дип саный Ринат абый. Ни өчен мунча себеркесенең яфрагы коела? Себеркене кайсы вакытта җыярга кирәк? Нинди себеркеләр белән чабыну файдалырак? Оста бу хакта тәфсилләп, тәмле итеп, «Интертат»ка да сөйләде. Әлеге язма белән түбәндә таныша аласыз:

  • «Яфрагы ертылып, төбе калса, ныгыган» – Ринат Хәйруллиннан мунча себеркесе бәйләү серләре

Җиңүчеләр

Мин мастер-класслар карап йөргән арада, фестивальгә нәтиҗәләр ясар вакыт та килеп җитте. Коллективларның җырларны башкару, сәхнәдә үз-үзләрен тоту осталыгын бәяләү өчен, жюрига авылыбызның күренекле шәхесе, танылган автор-башкаручы, композитор Чулпан Зиннәтуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мулланур Габитов, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Дания Сибгатуллина, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Розалия Ибраһимова һәм аның урынбасары Луиза Мисбаховалар чакырылган иде.

Коллективлар яулаган урыннар:

1 урын – Түбән Сон авылының «Наз» ансамбле

2 урын – Катмыш авылының «Гөлзәвәр» вокаль ансамбле

3 урын – Кече Кирмәннең «Җәүһәрләр» вокаль ансамбле һәм Шәдче авылының «Сандугач» вокаль ансамбле

Балалар коллективлары арасында:

1 урын – Түбән Сон авылының «Зиләйлүк» балалар ансамбле

2 урын – Түбән Ушмы авылының «Яшьлек» ансамбле

3 урын – Югары Сон авылының «Әйлән-бәйлән» ансамбле

Туган авылымда халыкны берләштерүче шундый матур бәйрәм узуына чын күңелдән сөенеп калдым. Милли моңнарыбызны сакларга, аларны ишеттерергә теләк белдереп, ансамбльләр оештыручы һәм аларга яратып йөрүче кешеләр булганда, әлеге татар җыры фестиваленең киләчәге матур булыр, ул алдагы елларда тагын да зуррак масштабларда үтәр дигән ышаныч калды.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.