Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Түбән Сонда йомырка бәйрәме: олыларга да, балаларга да шатлык

0 288

Мамадыш районы Түбән Сон авылы 1 Майда балалар тавышыннан яңгырап тора. Бу көн балалар өчен иң көтеп алынган көннәрнең берсе, чөнки алар, өйдән-өйгә йөреп, кызартылган йомырка (бездә күкәй диләр) җыя. Һәр йортта кичтән суган кабыгы яки махсус буяулар белән йомырка кызартыла. Әлбәттә инде, йомыркасы янына тәм-томы да алып куела. Кайбер урамнарда инде балалар иртәнге сәгать алтыда ук май күкәе җыя башлый. Кайберләре пакетларга җыя, икенчеләре тагы да җайлырак ысул тапкан- рюкзакларын алга каратып таккан.

Бүген авылыбыздагы һәр йортның капкалары киң итеп ачып куелган. Бу инде әлеге йорт буш түгел, биредә хуҗалар бар, керми китә күрмәгез дигәнне аңлата. Кайбер хуҗабикәләр, табак белән йомыркаларын күтәреп, балаларны капка төбендә үк каршылый. Китә хәл-әхвәл сорашу, шәһәрдән кайткан балалардан «син кем баласы әле» дип кызыксынулар. Әт-әни баланы алдан, чатырдатып җавап бирерлек итеп өйрәтеп тә чыгара әле. Иң якын туган-тумачаларның балаларына дип аерым бүләкләр дә әзерләнә.

"Күкәй җыю" авылыбыздагы һәр кешенең балачагы белән бәйле иң җылы, рәхәт истәлеге ул. Әти-әниләр, махсус шушы бәйрәмгә дип, матур күлмәкләр алалар иде безгә. Әгәр дә ул күлмәкне күрсәтерлек һава торышы булмаса, кәефебез төшә торган иде. Арып-талып, әлсерәп, йорттан -йортка йөреп күкәй җыеп кайтабыз да, кабат шул йомыркаларны төяп, табигатькә походка китәбез… Шушы матур гореф-гадәтнең оынтылмавы, хәзер инде балаларыбызның да аны белеп үсүе күңелне сөендерә.

Мәрхүмә әбием күкәй җыю бәйрәме белән бәйле бик күп кызык хәлләр дә сөйли торган иде. Бер елны инде 6 сыйныфта укый торган туганыбыз да күкәй җыярга чыккан. Әби абыйның инде шактый зур килеш күкәй җыеп йөрүенә ишарәләп: «Балакаем, cин дә чыккансың әле», - ди икән. Абый исә: «И, Миңлекамал әби, әби чыгарды бит, чебиләргә булса да ярар дип әйтте», - дип көлдергән бөтен халыкны.

Чебиләргә дә җитә, үзебез дә ашыйбыз балалар җыеп кайткан йомыркаларны, яшел суган белән тәмле итеп пирожкиен да пешереп куябыз. Йомырка белән бирелгән тәм-томына бала-чага атна буе рәхәтләнә. 

Безнең бу бәйрәмне «Татар авылында «Пасха» бәйрәме әллә?» - дип тәнкыйть итүчеләр дә еш очрый. Күршедәге керәшен авылы халкы белән бик дус-тату яшибез, бәлки шуларның йогынтысы да булгандыр, инкяр итеп булмый. Ә өлкәнрәк буын исә безнең авылдагы әле бәйрәмне Карга боткасы йоласына барып тоташа дип аңлата. 

Тагын кайсы якларда 1 Майда йомырка җыялар?





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.