Мамадыш ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре яшүсмернең кулын коткару очрагы турында сөйләде
Пациентларның гомере ашыгыч медицина ярдәменең җайга салынган эшенә бәйле. Ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры чакыруга чыкканда 10-20 минуттан соң нәрсә белән очрашачагын күз алдына да китерә алмый торган шартларда даими эшли. Бу турыда Татарстан Сәлаәмтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Әби 16 яшьлек оныгына чия җыярга әйтә, оныгы озак уйламыйча агачка менеп чиягә җыярга тотына. Чия профнастилдан ясалган койма янында үсеп утыра торган була, металл юка, әмма нык. Җил чыгып яшүсмер профнастилга егылып төшә һәм сеңер, нерв, кан тамырларын эләктереп, кулын кисә», – дип сөйләде Мамадыш районының Ашыгыч медицина ярдәме өлкән фельдшеры Сергей Митрофанов. .
Чакыру ашыгыч ярдәм пультына килә, ул чакта яшь фельдшерлар кизү торган. Өлкән фельдшер буларак, яшь хезмәттәшенә ярдәм итәргә дип, бергә чыгып китәләр. Сөлгене сүтмичә, яраны эшкәрткәннәр, бәйләгәннәр, периферик катетер куйганнар һәм кристаллоидлы коллоидлар керткәннәр. Яшүсмерне хастаханәгә китергәннәр, Мамадышта белгечләре үз эшләренең осталары булуын раслаган.
Бүгенге көндә Мамадыш Үзәк район хастаханәсендә тәүлек буе эшли торган ике ашыгыч медицина ярдәме бригадасы һәм бер төнге бригада эшли, бригадалар составына 12 фельдшер керә.