Мамадышта 120 миллион сумлык яңа Яшьләр үзәге ачылды
0
900
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мамадыш районының элеккеге Дәүләт банкы бинасында яңа Яшьләр үзәге ачылды. Аны ремонтлауга 120 миллион сумга якын акча бүленгән. Татарстан яшьләре дә иҗади киңлек булдыруда катнашты.
«Мамадыш районының күп функцияле Яшьләр үзәгенең проектын гамәлгә ашыру процессында яшьләр актив катнашкан һәм үз теләкләрен белдергән. Бу киңлек җирле яшьләрнең яраткан урынына, алар үз потенциалын төрле юнәлешләрдә гамәлгә ашыра алачак киңлеккә әйләнәчәк дип ышанам», — диде Татарстан яшьләр эшләре министрының урынбасары Софья Мостафина. Бу турыда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Яшьләр үзәге концепциясе «Шәһәр» Бөтенроссия хакатоны кысаларында яшь архитекторлар тарафыннан эшләнгән.
Хәзер Мамадыш районында яшәүче яшьләрнең очрашулар һәм тренинглар уздыру өчен заманча коворкингы барлыкка килде. Бина шулай ук кинотеатр, тир, фотостудия, тегү һәм аш остаханәсе белән җиһазландырылган. Балалар өчен махсус уен зонасы эшләнгән.
Искәртик, хәзерге вакытта районда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 11 меңнән артык кеше яши.