Мамадышның татар телендә каләм тибрәтүче хатын-кызлары очрашты
0
978
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Мамадыш туган як тарихын өйрәнү музееның Якташлар залында искиткеч җылы очрашу узды. Ул «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова һәм туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Рәйсә Муллаәхмәтова инициативасы белән узды. Очрашуга Мамадышның татар телендә каләм тибрәтүче хатын-кызлары чакырылган иде. Очрашуда туган як авыллары тарихына һәм җирле фольклорны җыюга багышланган саллы җыентыклар авторы Гөлфинур Дувалова иҗаты белән тирәннән таныштылар. Музей хезмәткәре Гөләндәм Давыдова да тарих чоңгылында хезмәтләре тиешенчә бәяләнми калган легендар райондашларының якты исемнәрен халыкка кайтару эшен максатчан дәвам итә. Ул да узган ел чыгарган ике китабының туу тарихын сөйләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Җирле шагыйрәләр Рәсимә Галиева, Рәкыя Дәүләтшина һәм Ландыш Макароваларның халык белән уртаклашыр яңа җыентыклары бар. Җәмәгатьчелеккә исеме күптәннән таныш шагыйрә Илгизә Нәзированың да шигырьләре якын киләчәктә дөнья күрердип көтелә. Көек-Ерыкса авылы китапханәчесе Миләүшә Халикова да әдәбият дөньясына ныклы адымнар белән кереп бара. Үз алдына: «Көн саен — бер шигырь!» — дигән максат куйган. Җыелышта район мәдәният бүлеге начальнигы Степан Спиридоновның да катнашуы аңа җитдилек өстәде, авыл китапларын язганда килеп туган күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертергә ярдәм итте. Очрашуның тагын бер максаты — бу көннәрдәге шактый бәйрәмнәрне дә бергәләп билгеләп үтү иде. Үлемсезлеге белән татарны дөньяга таныткан герой шагыйрь Муса Җәлилне, бөек җырчыбыз Илһам Шакировны искә алдык, алар рухына догалар багышладык. Кичәбергәләшеп «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.