Балтачта семинар-киңәшмәгә республика районнары белгечләре җыелды
0
375
(Балтач, 27 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт» , Зәлия Фәйзрахманова). Бүген Балтач районында «Татарстан» күмәк хуҗалыгында зонара семинар-киңәшмә булып узды. Анда Балтач, Әтнә, Мамадыш, Саба, Кукмара, Питрәч районнарының авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты. Җыелышны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов башлап җибәреп, кунакларны район белән таныштырып узды. Семинарны алып барган Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җыелышта катнашучыларны терлекчелектәге нәтиҗәләр белән таныштырып үтте. Узган елгы белән чагыштырганда начар нәтиҗә күрсәткән хуҗалыклар аерып та әйтелде. Азык әзерләү буенча да елның авыр килүен ассызыклап үтте министр урынбасары һәм урындагы җитәкчеләргә авырдан барган хуҗалыкларга игътибарлы булырга кушты. Семинарның икенче өлеше «Татарстан» хуҗалыгының мегафермасында һәм бозаулар фермасында булды. Биредә кунакларны яңа мегаферма белән якыннан таныштырып, бүгенге көндә аның эшчәнлеге, күпме сөт савып алынуы хакында сөйләнде. Шулай ук заманча шартларда малларның тоягын карап күрсәттеләр. Биредә терлекләргә әзерләнгән азыкларның составы белән дә һәркем якыннан таныша алды.