Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Яшәсен Мамадышның театраль амбицияләре!

0 136
Мамадышта театр ачылачак. Мамадыш мәдәният йортының театр коллективы бу юнәлештә беренче ныклы адымын ясады — премьера чыгарды. Режиссер Марат Баязитов Хәбир Ибраһимның Альберт Хәсәнов романы нигезендә язылган «Данәгөл» мелодрамасын куйды. Алга таба бу спектакль мәдәният йортында һәм авыл клубларында тамашачыга күрсәтелеп шомартылачак. Икенче этап буларак, коллектив кадрлар белән ныгытылып, спектакль шомартылгач, мәдәният министрлыгына тәкъдим ителәчәк. Чөнки Мамадышта театр кирәклеге мәсьәләсе Мәдәният министрлыгы югарылыгында күтәрелгәч, министр Ирада Әюпова кадрлар һәм репертуар кирәклеген искәрткән. Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов: «Сугыш елларында да театрлар туктамыйча эшләп торган. Мамадышта үзебезнең театр булса, халык шатланып йөрер иде. Театр булган шәһәрләрдә халыкның йөргәнен күрәбез. Театрга район ярдәм итә. Театр коллективы яшәп китсә, аның үз керемнәре һәм чыгымнары булачак. Моны район хакимияте яхшы аңлап эш итә. Муниципаль театрны торгызу юлында беренче эш итеп шушы спектакльне шомартырга, артистлар составын югары дәрәҗәгә күтәрергә кирәк». Мамадышта театр ачу инициативасы белән йөрүчеләрнең берсе — драматург Рәдиф Сәгъди. Рәдиф Сәгъди: «Европаның кечкенә генә шәһәрләрендә дә берничә театр бар. Ә ни өчен безнең зур шәһәрләребезнең берсе булган Мамадышта театр юк?! Театр телебезне саклаучы да. Нигә без исән чакта театр ачмыйбыз?!» Театр коллективы беренче сәхнә әсәре өчен пьесаны озак сайлаган һәм драматург Хәбир Ибраһимның моңарчы беркайда да куелмаган «Данәгөл» пьесасына тукталган. Хәбир Ибраһим: «Мамадышта театр ачыла дигәч, нәрсәгә инде ул шулкадәр театр диючеләр дә бар. Театр һәр районда булса да, комачауламас иде әле. Милләт, тел дип төкерек чәчеп сөйләүгә караганда, татар мохитен булдырырга кирәк. Татар мохитен булдырабыз икән, тел яшәячәк, милләт бетмәячәк. Ә татар мохите нәрсә ул? Ул театр, ул филармония, ул гимназия! Шуларны саклап калсак, милләт яши». Мамадыш муниципаль театр ачу юнәлешендә беренче адымын ясады — спектакль чыгарды. Булачак театр коллективында профессиональ һәм һәвәскәр артистлар бар. Спектакльнең режиссеры Марат Баязитов. Музыканы Илфат Дәүләтшин язган. Вокал буенча педагог - Миңгол Галиев. «Данәгөл» мелодрамасы драматург Хәбир Ибраһимның шул исемдәге пьесасы буенча куелган. Автор пьесаның язучы Альберт Хәсәнов романы нигезендә язылуын әйтә. Мамадыш халкы спектакльне тулы зал белән карады. Тамаша залында пьеса авторы Хәбир Ибраһим, язучы Альберт Хәсәновның туганнары, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Халиков бар иде. Идея һәм бер тамчы күз яше Спектакльнең төп герое — Таһир. Матрос егет Төркия ярында капитан рөхсәте белән биредә яшәүче татар гаиләсендә кунакта була. Мөһаҗир татарның гүзәл кызы Данәгөлгә гашыйк була. Кызын татарга бирүенә сөенеп, ата-ана никах укыта. Әмма егет биредә калмый, аның өчен туган ил, присягага тугрылык дигән төшенчәләр әһәмиятлерәк була. Ул намусы кушканча эшли — «илен саткан» кеше булырга теләмичә, мәхәббәтен калдырып туган ягына — Мамадышка кайта. Спойлер ясамыйм — әсәрнең икенче бүлеген язмыйм. Хәер, аны язу дөрес тә булмас, чөнки автор Хәбир Ибраһим әйтүенчә, алар режиссер Марат Баязитов белән фикер алышканнар һәм икенче бүлеген яңадан эшләргә карар кылганнар. Чөнки биредә вакыйга туксанынчы елларда бара — сөйгәнен калдырып иленә кайткан егет туксанынчы еллар хаосында югалып кала. Авторның төп идеясе, мөгаен, илеңне сайладың сайлавын, ләкин син илеңә кирәк булдыңмы, диюдер. Ләкин бу фикер икенче бүлектә буталып кала һәм гап-гади мелодрамага әверелә. Ә бит максат тамашачы күзеннән бер бөртек яшь сытып чыгару гына түгелдер ләбаса. Тамашачының күз яшен бик арзанга алабыз кайчакта.  Театрда кунак каршылау этикасы Гафу итегез, әз генә бәйләнеп алам. Театрга кунаклар килгән икән — аларның кулына программка тоттырып, кунаклар өчен билгеләнгән урынга озаталар. Әлеге кунаклар түрәләр дигән сүз генә түгел, авторлар яки мәрхүм авторларның туганнары булырга мөмкин. Бу бик табигый кагыйдә. Мин инде тәнәфестә кунаклар өчен чәй бүлмәләре дигән тәртипләргә эчкәрәк кереп тормыйм. Театрлар аны куллана, ләкин аның кирәклеге ул кадәр әһәмиятле түгел. Бер сәгать эчендә беркем дә ачыкмый, бу кунакның фикерен чамалау өчен хуҗага кирәк. Кыскасы, Мамадышка бу этикетны өйрәнергә кирәк әле. Мамадыш мәдәният йортының директорын бөтенләй күрмәдек. Ул бар идеме дигән сорау тугач, булган икәнлеген генә аңладым. Мамадышка театр кирәкме? Мамадышка нигә театр кирәкмәскә тиеш? Кирәк, әлбәттә. «Театрсыз шәһәр — шәһәр була алмый, театрсыз шәһәр — населенный пункт кына», - дигән иде Туфан Миңнуллин заманында. Туксанынчы елларда республикада тагын ике татар театры ачылып, ике шәһәр «населенный пункт» кына булудан туктады: болар — Чаллы һәм Түбән Кама. Яңа гасырда тагын ике коллектив дәүләт театры статусын алды: болар — Буа һәм Әтнә театрлары. Актаныш районы җитәкчелеге дә шушы юнәлештә актив эш алып бара. Мамадыш та кузгалган икән — бары тик алкышлар! Татар мәктәпләре ябыла икән, татар театрлары ачылсын! 




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.