Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Быел да бал кортлары үлә: умарталыкларны агудан саклар өчен нишләргә?

0 110

Умартачылар кайсы вакытта, кайсы басуда нинди химикат сибеләчәген белеп торсын өчен WhatsApp мессенджерында махсус төркемнәр дә ясалган. Аграрийлар анда хәбәр салып торырга тиеш. Бал кортларының агулану очраклары билгеле булса, ул урынга тиз генә тикшерү комиссиясе чыга. Эссе һава торышы булу сәбәпле, аграрийлар да культураларны химикатлар белән эшкәртергә мәҗбүр. Шуның белән умартачыларның да җан тынычлыгы югала.

«Пестицидлар кулланучы хуҗалыклар җирле олигархлар кулында»

Бал кортлары өчен «кызыл» зона булып саналган районнар: Мөслим, Мамадыш, Арча, Питрәч, Тәтеш, Буа. Бу көннәрдә генә Арча районында чаң суктылар. Анда бер умартачының 30 умартасы үлгән. Кичә генә Питрәчтә 90 умарта үлгән, Буа районына бәла Тәтеш районыннан килгән, чиктә агу сиптергәннәр. «Кичә генә Буадан умартачы шалтыратты, үзе хастаханәдә ята. „Зинһар, ярдәм итегез“, — дип сорады», — дип сөйләде «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин.

Ул районнарда пестицидлар кулланучы хуҗалыклар арасында бер бәйләнеш тә тапкан. «Бу хуҗалыкларның кемнең кулында булуы кызыклы: элеккеге район башлыгы, берәр җитәкчеләр — җирле олигархлар», — ди ул.

Районнарда WhatsApp хәбәр төркемнәре бар дип әйттек бит, тик районнар арасында элемтә юк. Шуңа күрә чиктәге умартачылар анда нишләп ятуларын белми кала. Шәүкәт әфәнде дә ул төркемнәрне барлык районнар өчен ачарга кирәк дип саный.

«Тавыклар аграрийлардан сатып алган бодайны ашамый»

Шәүкәт Хәйруллин шулай ук басуларга кертелә торган пестицидларның бал кортлары өчен генә түгел, бик күп җан ияләре өчен зарарлы булуын да искәртте. «Ул препаратлардан барлык җан иясе үлә. Америка статистикасы буенча, анда ел саен 72 млн кош агуланып үлә. Бездә дә үләләр дигән сүз. Умарталыкта керпеләрнең үлүен күрәбез. Алар агуланган бал кортын ашый һәм үлә», — ди умартачы.

Пестицидлар куркынычлыгы буенча дүрт класска бүленә. Басуга 1-2 класслысы кертелсә, андагы барлык җан иясе үлә. Үсемлеккә төшкән чык тамчысына килгән бал корты да үлә.

 Умартачылык турындагы законны кабул иткәндә, анда 1-2 классы пестицидларны куллануны тыярга дигән тәкъдим булган, тик ул хыял булып калган. Бүген 2-3 класс пестицидлар кулланылса да, кортлар үлә. Сәбәбе — дөрес кулланмау.

«Мәсәлән, узган елда умартачы шалтыратты, басуны эшкәртергә җыеналар, килегез, ди. Килү белән барысын да төшерә башладым. Чүп үләне инде 40-50 см биеклектә иде. Без дә аңлыйбыз: эшкәртү белән соңга калганнар. «Без өчләтә доза бирәбез», — диләр. Шул ук вакытта бернинди куркынычсызлык чаралары юк. Алар космонавтлар кебек киенергә тиеш. Үзләрен дә кызганыч. Хәзер авылда шундый күренеш бар: тавыклар аграрийлардан сатып алган бодайны ашамый. Анда пестицид калдыклары бик күп. Бүгенге көндә авыл халкы басуларын эшкәртми торган фермерлардан азык эзли, ә без ипи ашыйбыз», — дип сөйләде ул.

1 мартта кабул ителгән яңа санитар кагыйдәләр буенча, санитар зона сакланырга тиеш, ягъни пестицид кертелә торган басулар сулыклардан һәм торак пунктлардан ким дигәндә 300 метр ераклыкта булырга тиеш.

«Без умартачыларны ничек табарга тиеш соң?»

Татарстанның аквакультура һәм умартачылык буенча идарәсе җитәкчесе Марат Миңнебаев Арчада булган хәлгә тагын да ачыклык кертте.

Арчада зыян күргән умартачылар тикшерү комиссиясенә мөрәҗәгать итмәде. Видео төшереп, Интернетка куйганнар. Нәтиҗәдә, без ул хәл турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша белдек. Анда тикшерү комиссиясе чыкты. Умартачының умарталык паспорты юк иде. Авыл советында аның 10 умартасы бар, диелгән, чынлыкта — 35. Андый очракта 10 умарта өчен генә компенсация була ала», — ди ул.

Идарә җитәкчесе умарта паспортының һәм авыл советындагы хуҗалык китабында теркәлүнең мөһим булуын ассызыклады. «Паспорты юк, авыл советында мәгълүмат юк, ди. Без умартачыларны ничек табарга тиеш соң? Без алар турында белмибез. Андый очракта җаваплылык умартачы өстендә була», — ди ул. Мөслимдә дә шундыйрак хәл булган. Умартачы беренче булып 112 номерына шалтыраткан. Агуланган бал кортлары турында идарәдә өч көннән соң Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләреннән генә белгән. 

Бал кортлары үлгән очракта авыл советына, авыл хуҗалыгы идарәсенә, ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк.

Умарта паспорты да кирәкмәгән кәгазь түгел. Анда бал кортларының авыру булмавы күрсәтелә. Ә берәр шундый хәл килеп чыгып, эш судка барып җитсә, бал кортының нидән үлүен ачыклау җиңел түгел, бәлки аның башка авыруы булгандыр.

«Татарстан балы» бренды булачак»

Татарстанда тагын бер проблема бар — үлгән бал кортларын тикшерә торган лаборатория юк, җыелган пробаны башка төбәкләргә җибәрергә кирәк.

«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Дмитрий Крюков сүзләренчә, безгә әле балның сыйфатын тикшерә алырлык лаборатория дә кирәк.

«Бездә бал сыйфатын тикшерә торган лаборатория юк. Министрлык эшләр дип уйлыйм. Берәр ветеринария лабораториясе базасында ул эшләнер. Белгечләрне укытырлар, кирәкле җиһазларны сатып алырлар. Хәзерге вакытта һәр умартачы үз балын мактый, әмма документ нигезендә аның сыйфатын раслый алмыйбыз. Лаборатория кирәк. Без «Башкортстан балы» турында ишетеп торабыз, аны мактыйлар, тәмле, диләр. Минемчә, Татарстан балы калышмый. Ике республикада да бал җыела торган үсемлек базасы бер. Мәсәлән, шул ук юкә. Анда да аграрийлар 2-3 класслы пестицидлар куллана, без бер табигый системада яшибез. Рапс эшкәртү технологиясе бөтен җирдә бер. Бал сыйфаты аерыла алмый. Без дә ул юнәлештә эшлибез, әйе бит, Марат Мансурович?».

Марат Миңнебаев:

«Бездә «Татарстан балы» бренды булдырыла. Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә теркәлә. Комиссия карары килде: безнең бренд уза. Ул «Татарстан балы» дип атала. Август аена патент килер дип көтәбез. Яңа бал инде безнең бренд булачак. Башкортстан белән безнең бал җитештерү күләме бер тирәдә диярлек.

Безгә Венгриядән килгәннәр иде. Татарстан балын аларга тикшертергә җибәрдек. Безнең бал белән кызыксыналар. Быел Европа Татарстаннан бал сатып ала башлар дип өметләнәбез. Документларда балның кайсы районда җитештерелгәне күрсәтеләчәк», — диде. Шәүкәт абый да сүзгә кушылды. «Башкортлар үзләре дә бездән бал сатып ала. Узган елда бер башкорт хатыны миннән бал алды. Нишләп аерылмый, ди? Ул аерылырга тиеш тә түгел, без бит күршеләр», — дип сөйләде ул.

«Без әле дә 7 млн сум акчаның язмышын белмибез»

Узган ике елда зыян күргән умартачылар компенсация ала алганмы соң? 

«2019 елда компенсация өчен Президент 7 млн сум акча бүлеп бирде. Без әле дә аларның язмышын белмибез. Ул вакытта без юк идек. Аны үзләштерә алмагач, Финанс министрлыгы кире алган.

Узган елда компенсацияне гаепле хуҗалыктан гына сорый алдык. Тәтеш буенча судка бирдек, тик җиңелдек. Комиссия пробаларны дөрес алмаган иде. Ул проблема бүген дә бар. Арчада комиссия бер авылга өч тапкыр кайтты. Кызганыч, проба ала белмиләр. Өйрәтергә кирәк», — дип сөйләде Шәүкәт Хәйруллин. Марат әфәнде аңа җавап кайтарды:

Комиссия начар эшләде димәс идем. Инструкция буенча проба алды. Суд кадастр номерын сорады. Ул комиссия эшенә керми. Хәзер суд сорый алган барлык кирәкле кәгазьләрне күрсәтәбез.

Шәүкәт Хәйруллин:

Комиссия проба алу өчен чыкмаган иде. Кадастр номерын сораганнан соң, яңадан комиссия килүен сорадык, өч ай көттек. Комиссия чыкмаган проба алу өчен, умартачы үзе илткән. Россия университеты юристы белән эшлибез. Ул сорау ачык калмас. Тиешле хезмәтләргә мөрәҗәгать итәрбез.

«Юкә балы аз булачак»

Коры һава торышы бал уңышына тәэсир итәрме, дигән сорауга Шәүкәт Хәйруллин җавап бирде. Узган елны бу вакытта бал сата идек инде. Кызганыч, быел бал юк әле, умарталар яртылаш буш. Яңгырлар булса, июльдә җыярбыз дип өметләнәбез. Бер ай вакыт бар, көнбагыш чәчәк атачак. Юкә чәчәк атты, әмма бал кортлары юкәгә бармый. Ул эсселек белән бәйле. Дым юк, ә юкә — бик сизгер агач. Юкә балы аз булачак. Быел балга бәя күтәрелер, — ди ул.

«Бал кортларының 40 проценты басудан кайтмады»

«Татарстан умартачылары» оешмасы юристы Алмаз Гамиров үзе дә умарталык тирәсендә үскән. Аларның Мөслим районындагы умарталарында да күңелсез хәл булган.

«Элек умартачылар тыныч яши иде. Хәзер һәркем үз мәнфәгатьләрен кайгырта. Аграрийларга 1-2 класслы пестицид кулланып, уңыш алу отышлырак. Ул бал җитештерүче турында уйламый. Бәлки ул умартачы бөтен гомерен шул эшкә багашлагандыр, эше нәселдән нәселгә күчәдер. Безгә «Август-Мөслим» килде, якында гына рапс чәчте дә, бал кортлары шунда барды. Нишләргә белгән юк. Агрономнарына шалтыраттым: «Миңа барыбер, умартаңны теләсә нишләт», — ди. Шуннан Шәүкәт абыйга чыктым, министрлыкка барып җиттек. 3нче класслы пестицид куллана дип килештек. Басуны эшкәртәсе көнне барлык куркынычсызлык чараларын күрдек. Бер тәүлек узгач, бал кортларын чыгардык, тик бер басу эшкәртелми калган булган. Техника килеп эшкәртте. Бал кортларының 40 проценты шуннан кайтмады.

Агуның бер үзенчәлеге бар. Бер төрле агуга эләккән бал корты кире кайтып үлә, икенче очракта — кортлар бөтенләй кайтмый. Анда берничек тә исбатлап булмый. Татарстан фермерлары белән килешү җиңелрәк», — дип сөйләде ул.

«Бал шикәрләнүдән аның сыйфаты үзгәрми»

Умартачылар бал сайлап алу буенча да киңәшләр бирде. Күп кеше бал кортларына шикәр ашаталар дип шикләнә бит. «Бал кортына җәй көне шикәр комы ашату мәгънәсез. Җәй көне табигать барысын да үзе бирә. Фальсификат бар. Анда бер үсемлек балын икенче үсемлек балы дип сату күз алдында тотыла. Әлмәттә дүләнә (боярышник) балын сатучы бар иде. Ничек бал корты аннан бал җыйсын инде. Без балны сатып алдык һәм Уфага тикшерергә җибәрдек. Ул көнбагыш балы булып чыкты. Шуны да аңларга кирәк: бал шикәрләнүдән аның сыйфаты үзгәрми. Бал сайлау буенча берничек киңәш биреп булмый, кемгә нинди бал ошый», — дип сөйләде Дмитрий Крюков.

Шәүкәт Хәйруллин сүзләренчә, бал сатып алганда ышанырга гына була. «Бренд — ул җаваплылык. Бик тиз шикәрләнә торган баллар бар. Рапс мае, көнбагыш мае тик тиз шикәрләнә. Аны аңламаган кешеләр бар», — диде ул.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.