Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Бетәчәк һөнәр ни өчен яшьләрне кызыксындыра? - «Ватаным Татарстан»

0 201

(Казан, 28 май, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Лилия Гыймазова). «Сездә бу авторның китабы бармы?» Соңгы тапкыр әлеге сорауны кайчан бирдегез? Чиксез китаплар, сүзләр, хәрефләр арасыннан юл таба алмый кайчан аптырап йөрдегез? Һәркайсыбыз үзенчә җавап бирер. Дөньядагы иң борынгы һөнәр ияләренең берсе — китапханәчеләрнең әһәмияте турында да фикерләр бер яклы гына түгел бит.

Россиядә 27 май Китапханә көне буларак билгеле. Шул уңайдан без дә «китап патшабикәләре» белән һөнәрләре турында фикер алыштык, алардан киләчәккә баглаган өметләре һәм фаразлары турында сораштык. 

Яңа гасыр

Билгеле ки, бүгенге китапханә — мәгълүмат алу гына түгел, очрашулар һәм аралашу урыны да. Шәһәр китап йортларын алсак, һәркайсында диярлек заманча технологияләр тулы көчкә файдаланыла, укыр өчен генә түгел, утырып эшләү яки ял итү өчен урыннар каралган, китап алу һәм китереп бирү автоматлаштырылган. Авылларда вазгыять башкачарак булса да, әле телефон һәм компьютерлар бик популяр булмаган заманда, «пәрәвезле такта» беренчеләрдән булып китапханәгә кайтып утыра иде. Бүген аларга китап укыр өчен генә түгел, төрледән-төрле чаралар шаһиты булыр өчен дә йөри авыл халкы. Кыскасы, китапханәченең эшчәнлек даирәсе киңәя. Библиографик исемлек төзегәндә ул — күпмедер дәрәҗәдә галим, чара уздырганда — драматург, режиссер, артист, әле тагын язучы, психолог, педагог, дизайнер һәм оештыручы да. Китап фондларында һәм каталогларда адашмаска, укучыга тиешле урыннан тиешле китапны табып бирергә, гаиләсен кайгыртырга — болары да аның эше.

Бу кадәр хезмәткә бирелүче кәгазьле хөрмәтнең күләме күпме соң? Правовые технологии» сайтындагы мәгълүматларга караганда, 2021 елга Россия буенча китапханәчеләрнең уртача хезмәт хакы — 12 мең сум. Иң югары күрсәткечләр — Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанда. Анда китапханәчеләр 25–28 мең сум тирәсе акча ала икән. Мәктәп китапханәсендә эшләүченең хезмәт хакы исә 12 меңнән 18 меңгә җитәргә мөмкин, диелә.

«Яндекс» уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, укучыларның яртысыннан артыгы, ягъни 54 проценты кәгазь китаплар укый, 30 проценты электрон китапларны, 15 проценты аудио форматындагы китапларны өстен күрә.

 Каләм-китап тотып, кайда барырга?..

Китапханәче буласың килсә, махсус белем кирәкме? Әйе. Махсус курслар булса да узарга кирәк. Аннан соң, китапханәчеләрне беркайда да әзерләмиләр, дигән сүзләр ишетелә башлаган иде. Бюджет урыннар белән тәэмин ителгән уку йортлары бар әле. Урта һөнәри белем алам дисәң, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә китапханә бүлеге бар. Бүлекнең предмет-цикл комиссиясе рәисе Рәйсә Латыйпова сүзләренчә, хәзерге вакытта аның көндезге бүлегендә — 15, читтән торып 56 студент белем ала. Киләсе уку елына барлыгы 16 бюджет урын (6сы — көндезге, 10ы — читтән торып уку өчен) каралган.

Югары белемне Казан дәүләт мәдәният институтында, 2020 елдан «Мәгълүмати-китапханәчелек эшчәнлеге» исемен йөртүче кафедрада алырга мөмкин. Кафедра мөдире Айслу Әбделхакова сүзләренчә, бүген китапханәче һөнәрен 92 студент үзләштерә. Киләсе уку елында институт бюджет урыннарга тагын 50 студент (яртысы — читтән торып уку өчен) кабул итәргә әзер. Максатчан уку программасы буенча өстәмә 25 урыннары бар.

Дөресен генә әйткәндә, бүген китапханәче һөнәрен үзләштерүче студентларның санын күргәч, ни уйларга белмисең. Яшьләр арасында әлеге һөнәр белән кызыксыну бар да кебек, тик кайсы китапханәгә кермә, барысында диярлек — өлкән яшьтәге апалар (еш кына абыйлар да күренә).

Китапханәченең яшен сорыйлармы?

Статистикага күз салсак, 2030 елда әлеге һөнәр дөнья йөзендә, гомумән, булмаячак. Моны белә торып та, яшьләрне аны үзләштерергә, китапханәләргә эшкә урнашырга ни этәрә соң?

Китап алу һәм тапшыру системасы автоматлаштырылган булса да, Татарстан Милли китапханәсендә эшләүче Альбина Хафизова соңгы арада эшкә урнашырга теләүче яшь кызларның артуына игътибар иткән:

— Бу һөнәргә килүемә әнием сәбәпче булгандыр. Институт тәмамлаганнан бирле китапханәдә эшләгән ул. Ә мин укып бетергәнче үк тотындым. Укып бетерүгә, үз һөнәрем буенча эшләрмен дип уйлаган идем дә… Китап арасында «кайнавыма» инде менә 11 ел була. Яңа бинага күчкәч, кызыксыну тагын да артты. Шунысы кызы: иске бинада бер урнашкан кешеләр генә эшләсә, монда эшкә урнашырга теләүчеләрне көн саен диярлек күрәм, — дип сөйләде ул.

«Китапханәче хезмәтенең нәрсәсе кызыктырды һәм хәзерге яшьләрне кайсы ягы кызыктыра соң?» — дип сорадым мин аннан.

— Мин кешеләр белән аралашудан тәм тамам. Иске китапханәгә йөрүчеләр бик аз иде, ләкин эше җитәрлек булды. Монда исә кунакларны еш кабул итәбез, аралашабыз, ярдәм итәбез. Ә башкаларны монда китапка карата мәхәббәт, кызыксыну китерәдер. Һәм кирәктер бу һөнәр. Бигрәк тә бүген — мәгълүматның ярларыннан «ташып» чыккан чагында, — дип җавап бирде Альбина.

Милли китапханәдә 1994 елдан бирле хезмәт куючы Халидә апа Борһанова да һөнәрнең бетмәячәгенә ышана:

— Биш-алты ел элек микән, китап укучы бетә, дигән сүз йөри башлады. Интернет заманында электрон китаплар гына укылачак, имеш. Аллага шөкер, алай булып чыкмады. Яшьләр иң дөрес мәгълүматның кәгазь китапта булуын аңлый, кулга тотып уку рәхәтеннән дә тәм таба. Укучыларыбыз арасында аларның саны күбрәк тә әле. Яшьләр укымый, дип уйлаучылар өчен искәртәм монысын. Ә һөнәребездә кызыктырырлык әйберләр җитәрлек. Күз алдына китерегез, биредә — миллион, хәтта миллиард сүз, аннан да күбрәк хәреф. Шушы төпсез диңгездә маяк булырдай кеше кирәк бит, — дип сөйләде ул. –Белемем буенча филолог мин, ләкин гомеремнең күп өлешен китапханәдә уздырдым. Ирем хәрби кеше булгач, Одесса, Хабаровск шәһәрләрендә дә китап арасында эшләп кайттым. Татарстанда да башка эшкә күчәсем килмәде. Үземне белгәннән бирле китап укырга яраттым мин, күңелем шуңа монда тарткандыр. Яраткан шөгылемне һөнәр итәсем килде. Тик китапханәдә эшләүченең укырга вакыты булмавын эшли башлагач кына аңладым. Элек китап укыр өчен 45 минут вакыт бирелә иде, хәзер анысы да бетте. Ләкин яңа китапларны беренчеләрдән булып кулга алу рәхәтен берни алыштыра алмый инде!

Утын ягып булса да…

100ләп хуҗалыгы булган Әтнә районындагы Ары авылы китапханәсендә «китереп бирү» функциясе дә каралган. Диләрә Галләмова яшьләрне китап укырга кунакка чакырса, өлкәннәргә китап тотып үзе бара икән.

— Авылыбыздагы балалар бакчасында пешекче булып эшли идем, ул ябылгач, китапханәгә килдем. Килгәнемә 14 ел була инде. Эшкә тотынганчы, өч ел әлеге юнәлеш буенча квалификация арттыру курсларында укыдым. Китапханәбез авылдан ераграк урнашкан, шуңа күрә өлкән яшьтәге апа-абыйлар килеп йөри алмый. Алардан нинди китаплар кирәклеген сорашып, үзебез өләшеп йөрибез. Кайберләренә кесәдән акча чыга, чөнки үзебез дә алгалыйбыз. Дөрес, китапханәгә елына 200ләп китап кайта кайтуын. Әмма авылдашлар Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Галимуллина кебек авторларның әсәрләрен яратып укый. Үзем дә күп укыйм. Китап укырга яратмаган кеше китапханәче була алмас ул, миңа калса, — ди Диләрә ханым.

Китапханәләре утын белән генә җылытыла торган клуб бинасында урнашкан. Ул мәдәният учагы турында бер язган идек без. Җылылыкны әле дә гади мичтән алучы клубларның берсендә миңа да еш булырга туры килә. Күршедәге Мамадыш районының Норма авылы халкының шундый мәдәният йортына йөреп торган чагы. Килешли китаплар да кыстырып килә алар: клубтагы бүлмәләрнең берсендә китап киштәләре корып куйганнар, кирәк кеше кирәкле китабын ала да укый.

Дөньядагы иң зур китапханә Вашингтонда урнашкан. АКШ Конгрессы китапханәсендә 158 миллионнан артык китап, язма, аудиобелешмә һәм карта бар дип исәпләнә.

Финляндиянең Вантаа шәһәрендә урнашкан Тиккурилы китапханәсендә… караоке бар! Дөрес, ул калын диварлар белән аерылып алынган. «Китапханәгә җырларга барам әле», — диючләр анда берәүне дә шаккатырмый.

Укырга теләге булган кеше китапны космоста да таба ала. Халыкара космик станциядә урнашкан китапханәдә 100ләп китап бар икән.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Мамадыш на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.