Нарат бөресеннән бал рецепты
0
260
Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан нарат бөресеннән бал рецептын тәкъдим итәбез. Бөреләрне әйбәтләп юарга һәм калын төпле савытка салырга. Кайнатма өчен: 500 грамм бөре, 8 стакан су, 15-16 стакан шикәр комы, 2,5 калагы лимон кислотасы. Бу массаны бер сәгать кайнатырга һәм банкаларга тутырып куярга. Чәй эчәргә файдалы бал әзер.