Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре гыйнварда 7,8 миллиард сум акча эшләгән
0
644
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Быелның беренче аенда Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре 7,8 миллиард сум акча эшләгән, шуның 6 миллиарды терлекчелеккә туры килә. 2020 ел белән чагыштырганда үсеш 6 процент тәшкил иткән. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов шимбә киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Хисап чорында барлыгы 118 мең тонна сөт (үсеш – 5 процент) җитештерелгән, 2,8 миллиард сумлык (үсеш – 7 процент) 109 мең тонна сөт (2020 елга карата – 104 процент) сатылган. Докладчы билгеләп үткәнчә, мондый уңайлы базар шартлары сөт күләменең үсеш темпларын сакларга һәм керемне арттырырга ярдәм итә. Сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеге төрле районда төрлечә. Әгәр берәүләр (Мамадыш, Түбән Кама һәм Ютазы районнары) табышны арттырса, икенчеләре зыянны киметергә омтыла. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре көн саен 3 850 тоннадан артык сөт сава, шуны сатудан 102 миллион сумга якын табыш ала. 43 районның бары тик ундүрте генә республикадагы уртача күрсәткечтән (17,3 килограмм) күбрәк сөт сава. Әлегә Кама Тамагы, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Югары Ослан районнарында уңай динамика күзәтелми. 2021 елда сөтнең продуктивлыгын арттыруда 822 миллион сумнан артык субсидия бирү күздә тотыла, ә савым сыерларының баш санын арттырган хуҗалыкларга өстәмә рәвештә 314 миллион сум каралган. Гыйнварда 34 мең 700 тонна (2020 елга карата – 100 процент) терлек һәм кош ите җитештерелгән, шуның яртысыннан артыгын кош ите тәшкил итә. 2020 елда кошчылык тармагының рентабельлелеге кош итенең бәясе арзанаю нәтиҗәсендә кимегән. Бүгенге көндә кош итен сатып алу бәясе уртача алганда 15 сумга арткан, бу җитештерүне тотрыклыландырырга һәм рентабельлелекне күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, диде Гарипов..