Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Казанда узган көрәш буенча Татарстан беренчелегенең җиңүчеләре билгеле. 25-26 декабрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Турнирда ун үлчәү авырлылыгында 305 көрәшче бил алышты.
Командалар буенча беренчелекне Яр Чаллының Комсомол районы командасы яулады. Икенче урында — Арча, өчтә — Әлмәт командалары. Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез: 60 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Абрамов Алексей (Алексеевск) 2 урын — Камалов Ришат (Яр Чаллы, Автозавод районы) 3 урын — Хасанов Рамил (Арча), Нургалиев Раббани (Актаныш) 65 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Миңмуллин Илназ (Балтач) 2 урын — Хәмидуллин Зөлфәт (Зәй) 3 урын — Гайфетдинов Илһам (Мамадыш), Левашов Дмитрий (Яр Чаллы, Комсомольск районы) 70 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Фәләхов Ислам (Алабуга) 2 урын — Кәримуллин Динар (Лаеш) 3 урын — Хәкимҗанов Рамил (Арча), Юнысов Булат (Биектау) 75 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Кәлимуллин Рафаэль (Түбән Кама) 2 урын — Садыков Ленар (Яр Чаллы, Комсомол районы) 3 урын — Гафуров Радик (Әлмәт), Гарипов Булат (Азнакай) 80 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Кәлимуллин Ренас (Теләче) 2 урын — Кәримов Марат (Әлмәт) 3 урын — Шәйхетдинов Ренат (Яр Чаллы, Комсомол районы), Гайнуллин Илназ (Буа) 85 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Галимуллин Ранис (Теләче) 2 урын — Шириев Рәсим (Әлмәт) 3 урын — Зарипов Фаяз (Арча), Габдрашитов Азат (Яр Чаллы, Комсомол районы) 90 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Галимов Илнар (Яр Чаллы, Комсомол районы) 2 урын — Галиев Нәфис (Кукмара) 3 урын — Сәмигуллин Рәдис (Балтач), Хуҗин Фарис (Актаныш) 100 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Алтынбаев Айдар (Әлмәт) 2 урын — Хәмитов Элдар (Яр Чаллы, Комсомол районы) 3 урын — Мусин Булат (Казан, Яңа Савин районы), Сафин Илсур (Аксубай) 130 кг үлчәү авырлыгы: 1 урын — Сәлахов Радик (Әлмәт) 2 урын — Галләмов Муса (Теләче) 3 урын — Айзатуллов Рамил (Казан, Яңа Савин районы), Нургалиев Раил (Биектау) 130 кг нан югары үлчәү авырлыгы: 1 урын — Зәйнуллин Фирдүс (Яшел Үзән) 2 урын — Зәйнуллин Илнур (Арча) 3 урын — Ситдиков Альберт (Арча), Гыйләҗетдинов Ранис (Яр Чаллы, Комсомол районы)